Аның хәтер ярлары
Фәрит Гайнуллин – Орск‑Хәлил металлургия комбинаты (хәзер «Урал корычы» АҖ) ветераны, күп сынаулар кичергән буын вәкиле. Сугыштан соңгы авыр елларда вакытыннан алда өлкәнәйгән һәм ныгыган, күп кыенлыклар күргән, әмма һәр кеше Җирдә үзеннән соң игелекле эз калдырырга тиеш, дип инанган малайлар кавеменнән ул.
21 декабря 2022
Балачагы күпмилләтле мохиттә узган Фәрит, барлык кеше дә бертөрле, бер-берсеннән берничек тә аерылмый, тик төрле телдә сөйләшә генә, дип саный. Һәм үзен нигәдер татар дип үртәүләрен берничек тә аңлый алмый. Бервакыт исә, сыйныф җитәкчесе журнал тутырганда, татарлыгыннан оялып, үзен чуваш дип яздыра. Табигый ки, әлеге ялган тиз арада ачыла. Әмма укытучы сыйныфтагы балаларга: «Әгәр без шундый тату гаилә булмасак, фашизм кебек көчле дошманны җиңә алмас идек. Халыклар бердәмлеге генә илебезгә җиңү китерде...», – дип аңлата һәм Муса Җәлилнең батырлыгы хакында сөйли, Фәритне бүтән беркайчан да үртәүче булмый.
Язмыш юллары катлаулы бит, еллар узгач, Гайнуллиннарга легендар татар шагыйренең варислары белән туганлашырга да насыйп була. Муса Җәлилнең бертуган сеңлесе Хәдичә бервакыт Новотроицкига кунакка килә. «Безнең фатирда ул абыйсының шигырьләрен яттан укыды... Күзенә ирексездән яшь тулды, ул аны күрсәтмәскә тырышты. Тик миллионлаган кешенең сугыш имгәткән язмышын белә торып, хискичерешләрне тыеп буламыни?!»
Фәрит Гайнуллин үзенең «Минем хәтерем ярлары...» дигән китабында Муса Җәлил турында: «Оренбург төбәге Мостафа авылы белән горурлана ала – анда безнең үз халкын җанытәне белән соңгы сулышынача яраткан даһиебез туып үскән», – дип яза.
Фәрит Татарстанны беренче тапкыр 15 яшендә күрә, ул чактагы Чкалов (хәзерге Оренбург) өлкәсенә Идел буе шәһәрләре буйлап экскурсиягә бүлеп бирелгән 11 юламаның берсе аңа эләгә. Ул Бөгелмәдә була. «Биредә вакытның башкача агышы сизелә, татар моңы агыла, татарча сөйләшү колакны иркәли. Миңа биредәге кешеләр дә бөтенләй башка төрле булып күренде – шат күңелле, көләч, тормыш сөючән кебек иде алар», – дип яза аннары китабында.
БЕРЕНЧЕ ЭШ ХАКЫ
Табигый ки, сугыштан соңгы еллардагы бик күп гаиләдәге кебек үк, Гайнуллиннарның да гаилә бюджеты ярлы була. Фәритнең исә ничек тә әти-әнисенә ярдәм итәсе килә. Яшүсмер, беркемгә дә әйтмичә, җәен эшкә урнаша һәм беренче хезмәт хакыннан барысына да бүләк алып кайта. Әтисенең мактавына җавабы кыска була: «...Мин зур инде, менә тиздән паспорт алырмын да, җәйгә генә түгел, чынлап эшкә урнашырмын, шуннан соң тормышыбыз җиңелрәк булыр», – ди.
АРМИЯДӘН СОҢГЫ ГОМЕР
Хәрби-диңгез флотында дүрт ел хезмәт иткәннән соң, Фәрит Новотроицкига кайта һәм яңа төзелеп яткан хром кушылмалары заводына эшкә урнаша. Бик күп һөнәр алыштыра – электромонтер, сменаның кизү электригы, мастер булып эшли. Аның хезмәт биографиясендә Орск‑Хәлил металлургия комбинатында, «Востокэнер‑ гочермет», силикат заводларында эшләү дә бар...
Гайнуллин пар-энергия хуҗалыгы башлыгы булып билгеләнгәндә, яңа төзелгән силикат заводы үзенең ярты куәтенә генә эшли торган була. Автоклав бүлегендә редукцияләштергеч суыту җайланмасының (РОУ) булмавы тулы куәткә эшләп китәргә ирек бирми.
– Әлеге проблеманы хәл итүгә ике елга якын вакыт китте, – дип искә ала ветеран. – Мәскәүдәге киңәшмәдән соң безнең силикат заводы җитәкчелеге әлеге суыту җайланмасын ничек тә табарга карар кылды. Аларны Барнаулдагы казан заводы җитештерә. Оператив киңәшмәләрнең берсендә завод директоры: «Йә, нишлибез, бер урында таптану туйдырды бит, силикат кирпеч җитештерү буенча проект куәтенә чыгасы иде... Илдә зур төзелешләр бара, кирпеч һава кебек кирәк», – диде. Һәм шунда барысы да миңа төбәлде... Минем каршы килүемә беркемнең дә исе китмәде.
Һәм директорның: «Иртәгә үк кичке поезд белән китәсең», – диюеннән соң мин командировкага әзерләнергә кайтып киттем.
Гайнуллин кирәкле җиһазны таба. Алай гына да түгел, форсаттан файдаланып, ул вакытта дефицит саналган арматурага заказны да икеләтә арттыра. Барнаулдагылар: «Директорың кемне җибәрәсен белеп җибәргән... Рәхәтләнеп эшләгез инде!.. Сезгә дигән җиһазларыгызны «КАМАЗ»лар белән җибәрербез. Борчылмагыз. Син поездда кайтып җиткәнче, җиһазлар заводта булачак», – дип ышандыра.
Әмма Гайнуллин өчен җиңел генә тәмамланмый әле бу суыткыч кыйссасы. Ул эшкә чыга, ә вәгъдә ителгән җиһазлар һаман юк. Берничә тапкыр Барнаулга шалтырата. Җавап бер генә: машиналар китте, әле кире кайтмады. Инде кабат барырга җыена. Кинәт директор шалтырата: «Нәбиуллыч, командировкага бармыйсың, эшкә чык, җиһазларны кабул итеп ал», – ди.
Оренбургка килеп җитә язганда, машиналарның юлын кар көртләре бүлгән икән, шунлыктан алар башта Молдавиягә киткән. Новотроицкига исә кире кайтканда гына кергәннәр.
Иң мөһиме – нәтиҗәдә җиһазлар бик тиз арада урнаштырыла, һәм завод проект куәтенә чыга.
УЛ ИНДЕ КҮПТӘН ЛАЕКЛЫ ЯЛДА, ӘММА ХӘЗЕР ДӘ, ШӘҺӘРДӘ ЙӨРГӘНДӘ, ЭЛЕККЕ ШӘКЕРТЛӘРЕ КИЛЕП ИСӘНЛӘШӘ, ХӘЛЛӘРЕН БЕЛЕШӘ, ҮЗЛӘРЕНЕҢ УҢЫШЛАРЫ ХАКЫНДА СӨЙЛИ.
«МИН ТОРМЫШЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ...»
Фәрит Нәбиулла улы Гайнуллин гел яңа җиһаз һәм технологияләр кертү белән генә шөгыльләнми, әлбәттә. Ул заводның партбюро секретаре дә була, төзәтү колониясендә пар казаннары бинасы башлыгы, металлургия комбинатында ведомстводан тыш сак идарәсендә һәм баш энергетик бүлегендә, шәһәр халык мәгарифе идарәсендә, төзелеш техникумында да эшли...
Ул инде күптән лаеклы ялда, әмма хәзер дә, шәһәрдә йөргәндә, элекке шәкертләре килеп исәнләшә, хәлләрен белешә, үзләренең уңышлары хакында сөйли.
Һәм ул, әлбәттә инде, үз шәкертләре өчен бик сөенә: «Чөнки урамдагы шундый бер генә очраклы очрашу да (ә алар бер‑ ике генә түгел) – минем тырыш хезмәтем, үземнең аларга биргән белемем һәм тәрбиям өчен иң яхшы ихтирам билгесе бит. Мин моның белән горурланам», – ди абруйлы остаз.
Фото Гайнуллиннарның гаилә архивыннан
Добавить комментарий