Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Агач өстендә яшәгән Джулия

Агач өстендә яшәгән Джулия

"Без агачлар белән бик тыгыз бәйләнештә яшибез, нибары үзебез сизмибез генә", - ди Джулия.

15 октября 2016

julia-butterfly-hill-3-13-16
«Күбәләк» кушаматлы Америка экология сагында торучы активистка Джулия Хиллны ишетмәгән-белмәгән кеше юктыр. Гигант агач өстендә яшәгән бу туташ турында рок-төркемнәр җырлар чыгара хәтта.
1996 елның августында Джулия җитди авариягә эләгә. Ел дәвамында ул үз аягына басып йөрергә һәм сөйләшергә өр-яңадан өйрәнә. Шулай да Хилл бу аварияне язмыш бүләге дип саный. Башын ярып кергән машина руле турында болай ди: «Башымдагы рульне дә дөрес якка борды ул, тормышыма дөрес юнәлеш бирде».
Ни өчен агач өстенә менеп китә соң ул, дисезме?
zxytdyhwdc
Савыкканнан соң, Джулия Хилл Калифорниягә килә. Монда урманнарны кисүгә каршы оештырылган регги-концертта катнаша. Юк, Джулия бернинди «яшел» оешманың да вәкиле булмый ул чакта. Ул бары күңеле кушканча гына эш йөртә – аның фикеренчә, Америка урманнарын, борын-борыннан нинди булганнар, шул көе сакларга кирәк.
1997 елда Джулия Хилл «Луна» дип үзе үк исем кушкан 60 метрлы, 500 яшьлек мамонт агачына менеп, шунда яши башлый. Джулиянең протест акциясе 738 көн дәвам итә. Бу вакыт арасында аңа шактый күп сынаулар белән очрашырга туры килә: салкын яңгырлар, Эль Ниньо ураганы, агач тирәли туктаусыз очып йөреп торучы полиция вертолетлары, хәрбиләрнең кызны төшәргә өндәве, урман кисүчеләрнең һөҗүмнәре…
1999 елда, ниһаять, консенсуска ирешәләр – Pacific Lumber «Луна» һәм Калифорниянең Стенфорд шәһәре тирәсендәге башка агачларны да саклау турында килешү кабул итә. Шулай итеп, Джулия кызыл гигантны саклап кала. Һәм җәмәгатьчелекнең урманнарга карата булган мөнәсәбәтен дә үзгәртә. Бүген җир йөзендәге урманнарны салау проблемасы иң актуаль мәсьәләләрдән исәпләнә.
x6iaipq7jd4
«Без агачлар белән бик тыгыз бәйләнештә яшибез, нибары үзебез сизмибез генә, - ди Джулия. – Аларның барлыгын табигый күренеш буларак кабул итеп, кадерләрен белмичә, көннәрдән бер көнне бөтенләй юкка чыгарга мөмкин булуларын күз алдына да китермибез. Ә бу – бик мөмкин».
Хәзер Джулиягә 42 яшь. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендәге эшчәнлеген актив дәвам итә. Оратор-мотиватор буларак, чыгышлар ясый (кайчагында аның чыгышлары елына 250гә җитә). Джулия – әйләнә-тирә мохитне саклау буенча берничә фонд оештыра, китаплар яза.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: