Агыйделгә – җәяүләп!
Кыслалар ни өчен кызара. Агыйделдә ничек ял итәргә
Агыйдел – Чулманның иң зур кушылдыгы. Озынлыгы – 1430 км, шуның 50 км – Татарстанда. Татар Ямалысы авылыннан түбәндәрәк Чулманга кушыла.
Ни өчен нәкъ менә Агыйделгә? Хәтерлисезме бер әкиятне: «Бар шунда, белмим – кая, тап шуны, белмим – нәрсәне...»? Әнә шундыйрак мәсьәләне чын-чынлап тагын кайда чишә алам әле мин, йә?! Минем бурыч бит түбәндәгедән гыйбарәт: а) Татарстанда җәяүле һәм велосипед туризмы өчен идеаль урыннар табарга; б) елга һәм күлләр яныннан, кеше кулы тимәгән табигатьле һәм идеаль экологияле урыннардан узарлык маршрутлар төзергә; в) экологиянең идеаль икәнен раслап, бер дистә кысла тотарга.
Агыйдел – минем өчен искиткеч вариант. Картада күрсәтелгән калкулыклар, урманнар һәм болыннар арасыннан ул кинәнеп бормаланып агып ята. Завод-фабрика пычракларыннан ерак Актаныш районы – елга-күлләр һәм сазлыклар төбәгендә дә идеаль экология булмаса, тагын кайда була ала инде ул?!
Бу тирәләр Финляндиядәге «Нууксио» милли паркын хәтерләтә. Фин паркындагы җәяүле маршрутларда туристлар Лапландиядәге төньяк боланнардан да күбрәктер, чын мәгәр. Димәк, чагыштырыр манзаралар бар, дигән сүз.
«ТАБИГАТЕ ШУНДЫЙ КИ, БАЛЫК ИНДЕ КИРӘК ТӘ ТҮГЕЛ…»
Хәзерге Актаныш урнашкан тау итәгеннән үк зәңгәр су тасмасы сузылып китә, ул сәяхәт күңелле һәм җиңел булачак, дип, вәгъдә бирә кебек.
– Бу Агыйдел түгел әле, Иске Идел, елганың элеккеге юлы, – дип сәяхәтчеләрнең дәртен сүндерә төшә беренче очраган кеше һәм офыкка таба ишарәләп, юл күрсәтә: – Ә Агыйдел ә-ә-ә-нә тегендә.
Картадан тикшереп карыйбыз. Агыйделгә кадәр, чыннан да, алты чакрым чамасы барасы. Иске елга юлы буйлап, инешләр, күл һәм сазлыклар яныннан – безгә нәкъ шул кирәк тә. Беренче маршрут өчен арасы да – иң кулае. Картина тулырак булсын өчен теоретик әзерлек тә комачауламас: биредәге табигать, анда яшәгән җан ияләре, тыюлыклы урыннар һәм климат үзенчәлекләре турында барысын да белергә кирәк.
Финляндиядәге «Нууксио»да моның өчен махсус табигать үзәге – «Халтиа» оештырылган. Монда, мәсәлән, чын аю өненә кереп, сәламәтлек өчен куркыныч тудырмыйча, берничә онытылмаслык минут кичерергә мөмкин. Сенсор экраннары ярдәмендә виртуаль сәяхәт кылырга, маршрутсайларга, аның үзенчәлекләрен өйрәнергә һәм хәтта юламан-гид ялларга да була. Сүз уңаеннан, «Нууксио»да җәяүлеләр өчен маршрутлар дистәләгән. Иң кыскасы – ике километрлык, «өйрәнчек» туристлар өчен. Иң озыны – 110 километр, ул бөтен милли парк буйлап, урман, күл, сазлык һәм кыялар аша уза…
Актанышта «Халтиа» тибындагы табигать үзәге дә, җәяүле туризм өчен әзер маршрутлар да юк әле. Аның каравы, импровизация өчен нинди иркенлек! Өстәвенә, социаль челтәрләрдә Агыйдел һәм аның тирә‑ягы турында гел мактап, сокланып язалар. Балыкчылар форумнарының берсендәге Андрейның фикерен нигез итеп алыйк, мәсәлән: «Әгәр Казаннан бу якларга килеп чыксаң, кичүгә хәтле хәрәкәт ит... Мондагы табигать шундый хозур ки, балык инде кирәк тә түгел...».
Менә ачыкладык та. Беренче җәяүле маршрут – кичүгә таба. Старт Иске Идел яныннан башлана.
ШОМЫРТЛЫ-БАЛАНЛЫ ҖӘННӘТ
Елганың иске юлы менә якында гына, бакча артыннан ук уза. Бердәнбер теләк – шунда ук теге як ярга чыгасы килә. Көймә прокаты дигән урын күренми, әмма бу якларда яшәүче Алмас ярдәм итәргә алына. Әзерлек өчен бер‑ике минут киткәндер һәм менә елга тынлыгын иске ишкәк кендекләренең елак ыңгарашуы гына боза. Тагын ун минуттан көймә төбе каршы яр буенда суны болгатып, камышларда яшеренеп яткан ондатраны өркетеп җибәрә. Килеп җиттек!
Көймәдән төшүгә бил тиңентен үлән ерып барасы. Алда – балан куаклары, чын балан урманы. Хыялыбызда шундый картина күз алдына килә: көз ахыры, һәм без өлгереп куе кызыл төскә кергән җиләк белән рюкзакларны тутырабыз. Монда баланны кәрзинләп, чиләкләп җыярга була…
Балан гына булса әле! Баланнан соң шомыртлык дивары башлана, аның җимешләре менә‑менә карала башларга тиеш. Шомырттан соң – гөлҗимеш «басуы». Бу урын әрәмә дип атала, актанышлылар биредә борын-борыннан дару үләннәре, кайнатма өчен баланын, шомыртын җыя, дип аңлатып китә озатып йөрүчебез.
Шомыртлы-баланлы җәннәткә сокланып кинәнгәч, алга таба, Агыйдел тарафына тәпиләргә булдык, әмма юлыбызда – сазлык. Без үз фикер-хыялларыбызның корбаны булганбыз икән, кичү янына, без теләгәнчә, турыдан бара алмыйсың – һәр якта саз, баткак. Иске елга юлын флангтан урап узу өчен, сәяхәтне башлаган урынга кире кайтабыз…
«Нууксио»ның көйләнгән-җайланган маршрутларында хәтта яңа кеше дә адашырлык түгел. Җәяүлеләр өчен һәр сукмакта – аңлаешлы юл күрсәтү системасы. Ә «Халтиа» үзәгендә урынның җентекле картасын алырга мөмкин. «Нууксио» буйлап җәяү, велосипедта яки атка атланып йөрергә була. Кайбер маршрутлардан инвалид коляскасында яки бала арбасы белән килүчеләр дә йөреп кайта ала. Күл буенда прокатка каноэ алырга мөмкин.
АККОШ, ЧЕЛӘН ҺӘМ ПАРОМ
Табигать безне кысыбрак кочаклый, кунакта мөмкин кадәр озаккарак калуыбызны телидер, күрәсең. Әҗәкүл авылы ягына таба бер‑ике чакрым узуга, кабат көтелмәгән тоткарлык. Бу юлы – күңелле сәбәп. Агыйделнең башка бер иске юлы буйлап сузылган болын – искиткеч зур җиләк кыры ул. Җиләк исенә исереп, ярты сәгать эчендә бер чиләк җыеп алабыз – бу әле ашаганны санамаганда.
Болай дәвам итсәк, максатыбызга барып җитә алмаска да мөмкин икәнне аңлап, теләкләрне йөгәнлибез. Җиләге искиткеч тәмле булса да, мондый хозур урыннарга башка игътибар бирмәячәкбез, дип килешәбез. Бәхеткә, бу алай ук кыен эш түгел. Юлыбызда очраган галәмәт зур бөрлегәнлек (мондый нәрсәне беркайчан да күргән юк иде!) безнең ише юлчылар өчен берәр айдан гына кызыктырырлык булачак әле, өлгереп җитәсе бар…
Борма-борма сукмактан ераграк барган саен, табигать тагын да матурлана. Тирә‑якта – зур булмаган күлләр, аларда кешедән куркырга күнекмәгән балык уйнаганы әледән-әле ялтырап күзгә чалына. Бер күл өстеннән безнең күз алдында гына челән очып китә. Икенчесендә, утрау артыннан, үз вәкарен белеп, ашыкмыйча гына, бер аккош йөзеп килеп чыга…
Биредә, Агыйдел бассейнында, сирәк очрый торган кошларны, хәтта Кызыл китапка кертелгәннәрен дә, күрергә мөмкин. Елга каракошын, аккошлар, соры торналар һәм челәннәрне... Бу хакта без походка әзерләнгәндә үк белдек. Тик уку бер нәрсә, ә менә үз күзләрең белән күрү – бөтенләй башка.
Шуннан соң ашкынып атлыйсы да атлыйсы килә башлый. Әмма яхшы нәрсә күп булмый ул. Куе таллык аша безгә таба капитан рубкасы якынаюын күреп алабыз. Алда, куаклар артында, – Агыйдел. Елга аша кичү урыны.
Җәяүле туризм өчен идеаль маршрутны таптык, ахры. Ялга туктап, төн кунар өчен урын табасы һәм кысла тотасы гына кала. Анысы гына инде!..
«Нууксио» паркында биотуалетлар куелган каплаулы җәйге кухнялар һәм учак ягу өчен махсус урыннар бар. Палаткалар өчен бушлай 12 территория дә бүленгән. Һәрберсенә учак урыны, биотуалет көйләнгән, утынлыгы, балтасы бар. «Нууксио»да чүп җыю һәм аны аеру урыннарын да кайгыртканнар.
АЗ-МАЗ УҢАЙЛЫКЛАРЫ БУЛГАН КЕЧКЕНӘ ВАГОН
Агыйделнең тыныч култыклары, таллык, комлы яры – алдан көйләнгән палаткалы шәһәрчек өчен идеаль урын. Әмма андый нәрсә монда да, якын-тирәдә дә юк, ә палатка белән елга ярында төн куну – безнең өчен романтиканың аргы ягы. Төньяктан кабарып килгән куе яңгыр болыты тиз генә мөһим карар кылырга мәҗбүр итә: кире Актанышка кайтабыз, аннан исә транспорт белән Татар Ямалысына юл тотабыз.
Ни өчен нәкъ менә Татар Ямалысына? Беренчедән, анысы да Агыйдел буенда урнашкан, икенчедән, бу авыл балыкчыларның Мәккәсе санала. «Балык тоту өчен гаҗәеп шәп урыннар: бернинди Иделе дә, Актүбәсе дә кирәкми», – дип язып калдырган Магнитогорскидан Марат исемле берәү балыкчылар форумында, үзе тоткан сыла белән фотосын да урнаштырып.
Шулай икән, димәк, килеп‑китеп йөрүчеләр өчен монда махсус көйләнгән куну урыннары һәм тәмле кыслалар, һичшиксез, булырга тиеш, ни дисәң дә, балыкчы кунаклар хәтта Урал якларыннан ук килә бит...
Ямалы тирәсендәге Агыйдел буенда номерларына караганда Башкортстаннан килгән машинаны очратабыз.
– Балыккамы?
– Монда барысы да балык тотарга килә, – дип җавап бирә ир-ат, резин көймәсен суга төшергән җайга. – Тикмәгә генә ике йөз илле чакрым юл үтәр идеммени мин?!
– Ә якын-тирәдә турбаза бармы?
– Турбаза турында белмим, әмма бер‑ике меңгә төн кунарга кертәләр. Әнә теге кечкенә вагоннар тирәсендә... – диде ул, шөкъкәтсез балыкчы йортлары ягына ымлап.
Ярый, анысы да ярап тора. Юлда барганда, яр буенда дебаркадер күренеп кала. Туктап, менеп карыйбыз: ишектә йозак. Тәрәзәдән күренгәне кунакханәдән ким түгел: плитә, өстәл, караватлар. Берәүләр шәп кенә яшәп ята... Әмма, күрәсең, бу номерлар кем өчендер махсус әзерләнгән...
Балыкчы йортлары янында безгә бәхет елмаер кебек...
– Дөресен генә әйткәндә, мин фатирга кертмим, – ди хуҗа кеше, безне баштанаяк игътибар белән тикшергәч. – Ә сез каян? Казаннан? Безгә балыкчылар күбрәк Башкортостаннан килә…
Үзебез өчен түгел, танышлар, чын балыкчылар өчен сораштырабыз, дибез.
– Бик кирәк икән, әнә, вагон тәкъдим итә алам, – дип йомшара төшә әңгәмәдәшебез. – Караватлар, урын-җир, плитә – барысы да бар. Бер төнгә – ике мең.
Безне кызыксындырган вагоннан йөз метр чамасы читтәрәк – көймәләр өчен пирс. Пирста – Россия, Татарстан һәм Башкортостан әләмнәре җилферди. Берәү дә беркемне дә фатирга кертми, ахры, монда да. Җайлап сөйләшмәсәң…
– Ә сездә кысла тоталармы?
– Алла сакласын, – хуҗаның йөзе караңгыланып китә, әңгәмәнең шуның белән тәмамлануын белдереп ул сүзен кисә.
Соңрак шуны беләчәкбез: күптән түгел бу якларда сәнәгать масштабында кысла аулау белән шөгыльләнгән браконьерларны эләктергәннәр. Кыслаларны алар башкалага озатып торган, ә җирле полиция түрәсе яшерен бизнесны «каплап торган».
Шуннан соң биредәге балыкчылар даирәсендә «кысла» сүгенү сүзенә әйләнеп киткән диярлек. Хәер, кысланы законлы ысуллар белән тотудан берәү дә тыймады…
КЫСЛАЛАР НИДӘН КЫЗАРА?..
Кысланы барыбер тоттык без. Актанышка кайткач, җирле кунакханәгә урнаштык (бөркү номерлар кеше башына сигез йөз сум исәбеннән), кич белән Иске Иделгә төшеп, уңайлы култык таптык та, сарымсак ышкыган ипи катысы һәм бераз исләнә башлаган балык кисәкләрен җим итеп, кысла тоткыч җайланмаларны суга төшердек. Иртән тозакларыбызда безне, келәшчәләрен болгый-болгый, дистәләп кысла көтә иде – бу якларда экология белән бар да тулы тәртиптә икән!
Кунакханә ресторанында (ресторан диярлеге чынлыкта исемдә генә) менюга бакканда, без күп илләрдән туристларны җәлеп итә торган финча үзенчәлекләрне янә искә төшердек. Мәсәлән, күл буйларындагы иске крестьян ызбаларында урнашкан кечкенә рестораннар. Әлеге мини-рестораннарда болан ите, яңа тотылган балык, яңа җыелган гөмбә һәм җиләк кебек җирле, табигый продуктлардан гына әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителә... Туристларның өзелеп торганы юк.
Балыкка бай Актанышта исә безгә Ерак Көнчыгыштан кайтартылган сөләйман балыгын тәкъдим иттеләр. Җиләк-җимештән – Төркия лимонын. Менюда кыслалар бар идеме, дип сорап торуның мәгънәсе дә юк.
Аның каравы, безнең Агыйделдәге табигать финнарның «Нууксио»сыннан һич тә кайтыш түгел. Ә кайсыдыр ягы белән баерак та әле!
P.S. Актаныш муниципаль районы сайтында Туризм һәм кунакчыллыкны үстерү программасы белән танышырга була. Монда бик тирән фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре игълан ителгән: районда табигый юнәлешле туризмның төрле төрләрен: экологик туризм, су, балык тоту һәм ау туризмын үстерү өчен потенциаль мөмкинлекләр бар. Программаның максатлары арасында – «дөнья базары таләпләренә җавап бирерлек заманча туристлык продукты булдыру». Аларга ирешүнең анык юллары да билгеләнгән. Планда, мәсәлән, машина кую урыны, бәдрәфләре, палаткалар өчен мәйданчыгы яки кечкенә өйләре булган заманча кемпинг төзү каралган. Бер нәрсә генә бик зур шик уята: программа 2014–2016 елларга исәпләнгән, ә урамда инде – 2019 ел.
Добавить комментарий