Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Әй, әни, мине шушы нужага дип калдырдыңмы?»

– Әни белән әтинең дәү апасы әткәйне озатырга районга киткән. Фин сугышыннан кайттым, моннан кайта алмам, бәхил булыгыз, дип саубуллашкан әти. Күңеле сизгән, ахрысы – бу юлы ул, чыннан да, әйләнеп кайта алмады. Башта хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган, үлем турында хәбәрне 1941 елның декабрендә китергәннәр, – дип башлап җибәрде сүзен Рәйхана апа.

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, «Кырык беренче ел балалары» рубрикасын дәвам итәбез. Бу юлы Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән бергә тормыш арбасын җигелеп тарткан гади бер авыл баласының язмышын бәян итәбез.

Рәйхана Хисамова ул вакытта Апас районына кергән (хәзер – Олы Кайбыч районы) Иске Чәчкаб авылында 1942 елның февралендә дөньяга аваз сала. Әмма ул әтисенең бу дөньядан инде киткәнен, аннан башка тормышта ятимлек ачысын татып үсәсен белми әле...

«ШӘТ, ШУННАН РӘХӘТ КҮРЕРСЕҢ, БАЛАМ...»

Иң аянычы – Гыйләҗетдин абый да фронтка бердәнбер кызы туасын белмичә киткән. Хәер, Мәйсәрә апа да көмәнле булып калганын ирен сугышка озаткач кына аңлаган.

– Әтине озаткач, күпмедер вакыттан соң, әни эшкә – уракка төшкәч, йөкле икәнен аңлаган һәм бик борчылган. Тәтәби (әнисенең әнисе – авт.): «Шәт, шуннан рәхәт күрерсең, балам...» – дип, баланы табарга киңәш биргән. Мин еш кына, ачуланып: «Әй, әни, ник мине калдырдың, шушы нужаларгамы?» – дия идем. Туасы җан булганмын инде, күрәсең. Әнине картлык көнендә үзем тәрбияләдем, соңгы сулышын минем кулда бирде. Үз гомерендә рәхәт күрмәгәндер ул. Миңа 3 ай булганда, әтинең сеңелләре: «Кызың да, үзең дә кирәкмисең», – дип, безне өйдән куып чыгарган. Әнкәй, гарьләнеп, капка төбенә чыгып утырган. Шулчак югары очтан әнинең бертуганы – кечкенә апа төшеп килә икән. Безне күреп: «Мәйсәрә, нишләп утырасың?» – дигән. «Менә, өйдән куып чыгардылар. Кая барыйм инде хәзер, йә, шушы сабый белән?» – дип, елап җибәргән әни. Төп нигездә абый, килен, дүрт малай бар. Гаилә зур. Анда кайтып булмый... Аллаһка мең шөкер, кечкенә апа безне калдырмаган. Икенче урамда Рабига исемле бер хатын ялгыз яшәп, көн күреп яткан. Ире сугышта ятып калган. Шул мәрхәмәтле хатын йортына безне дә сыендырган.

Бераз хәлләнгәч, Мәйсәрә апа, әтисе һәм күршеләр ярдәме белән, йорт салып чыккан. Баштарак йортның тәрәзәләрендә пыяла да булмаган, капкасы да ясалмаган килеш торган. Шулай бернәрсәсез яңа ызбага чыгып утырган ятимнәр.

«УЛ ӨЙРӘТКӘН ДОГАЛАР ӘЛЕ ДӘ ХӘТЕРЕМДӘ»

– Әнием гомере буена савымчы булып эшләде. Йомшак күңелле, сабыр, тыйнак кеше иде, – дип, хатирәләрен дәвам итә Рәйхана апа. – Ирсез яшәде, кабат кияүгә чыкмады. Динле булды, намазлар укый иде. Миңа да догалар өйрәтте. Хәер, догаларны бер ул гына өйрәтмәде, әнинең дәү апасы да. Ул да безнең белән яшәде. «Мәйсәрә барыбер кияүгә китәр, тор шуларда, Рәйхананы карап үстерерсең», – дигән туганнар. Дәү апабызның ире бакыйлыкка күчкән иде, балалары да булмады. Җитмәсә, тиф белән авырганнан соң, бераз гарипләнебрәк тә калган иде. Дәү апа шуңа да карамастан, өйдә бөтен эшләрне эшләде. Әни кайтканчы, кич белән миңа догалар да өйрәтә иде. Ул өйрәткән догалар әле дә хәтеремдә. Шулар белән һаман да яши киләм... Дәү апаны да әни тәрбияләп озатты.

Рәйхана апа белән сөйләшкәндә район газетасында әнисе турында чыккан мәкаләләргә дә игътибар иттем. Әңгәмәнең буеннан-буена: «Кызым, менә шушы әнкәмнән өзелеп калган кеше инде мин», – дип еш кабатлады Рәйхана апа.

КЫЗЫ ТУГАН ХӘБӘРНЕ АЛЫРГА ЯЗМАГАН

– Әти белән әни берничә тапкыр хат алышкан. Әнкәй аңа бала көткәнен әйткән. Әти бик сөенгән, хатларында минем турында кат‑кат сорап язган. Ләкин мин 1942 елның февралендә генә дөньяга килгәнмен. Әтигә туган хәбәремне алырга язмаган булган...

Сугыш беткән көнне Рәйхана апа хәтерләми. Күрәсең, бала күңеле белән әле ул аны аңлап җиткермәгән. Җитмәсә, көтеп алыр, кайтып керер кешеләре дә юк бит...

– Олылар сөйләгәннәр дә онытылган, – дип, кыска гына төгәлләде бу хакта сүзне.

«БӘХЕТЛЕ ЧАК ИДЕ...»

– Ярдәм кулы сузар кешегез дә әллә ни булмаган, нәрсә ашап үстегез? – дим.

– Ул чакта бар кешенең дә тормышы авыр булды. Күрше кызы белән бакчадан черек бәрәңге җыеп йөргәнне хәтерлим. Аны арыш онына кушып пешерәсең... Шуның белән тамак туйдырдык, кызым, ул чакта, әйтәм бит, ил белән шулай идек...

Үткәннәрне искә алганнан соң, берара тын тордык. Җелегенә үткән ачлык газабы йөзеннән сызылып үтте аның. Әмма тагын яктырып китте үзе:

– Балачак, дигәч, мәктәптә укыган еллар искә төшә. Тамаклар бик туймаса да, бәхетле чаклар иде. Егетләр гармунда уйный, кызлар бии, кич утырыш, аулак өйләр, урам буйлап җырлый-җырлый төшүләр...

Әле тагын кул эшенә дә бик оста, тырыш булган Рәйхана апа, шуларны да искә алып сөйләде.

– Буш вакытта сөлге чиктем, оекбаш-бияләйләр бәйләдем. Китап укырга ярата идем. Китапханәгә миннән дә ешрак йөрүче булмагандыр, – дип көлеп тә куйды.

Рәйхана апаның да яшьлек хыяллары булган. Әлбәттә, иң беренче – туйганчы ипи ашау, тамакны туйдыру. Ләкин төп хыялы укырга китү, дөньяга чыгу булган.

– Авылда җидене бетергәч, мәктәп директоры барыбызны җыеп алып: «Кайбычта укуыгызны дәвам итәргә уйлыйсызмы?», – дип сорады. Укуым яхшы булса да: «Фермага төшәм», – дип кырт кистем мин. Югыйсә урта белем алып, укуымны Уфа шәһәрендә дәвам итә алган булыр идем, дим. Әнинең үзен генә калдырасым килмәде. Үкенмим... Үзем шулай хәл иттем.

«ИРСЕЗ ТОРМЫШ ТОРМЫШ ТҮГЕЛ ИНДЕ УЛ...»

Рәйхана апа 38 ел сыер савучы булып хезмәт куя. 21 яшендә кияүгә чыга. Дәүләтша абый белән дистә елдан артык кына яшәргә өлгерәләр. Кызганыч, иренең гомере кыска була. 33 яшендә өч бала белән тол кала. «Әле ярый әнкәй бар иде, ярдәм итте. Тик ул да ике елдан бакыйлыкка күчте шул. Ирсез тормыш тормыш түгел инде ул, кызым», – ди, авыр сулап Рәйхана апа. Аның бу уфтануы гомере буена җыелган, сизелеп тора.

– Балаларым, Гөлфия, Илшат һәм Ильяс, шөкер, үз юлларын таптылар. Инде оныкларым да үсеп буйга җитте. Тик Илшатым гына – йөрәк ярам: 15 ел элек Яңа ел алдыннан гаиләсе белән юл һәлакәтенә очрады. Бик зур хәсрәт булды. Урыннары җәннәттә булсын, көн саен алар рухына дога кылам! Аларны искә төшермәгән көнем юк, фотолары гына калды.

Мин Рәйхана апаның, бәхетле еллар дигәнен искә төшереп, уйларын балачакка алып кайтам:

– Ә бала чакка кире әйләнеп кайтыр идегезме? – дим.

– Юк, балам, – ди Рәйхана апа, уфтанып. – Рәхәт күрмәдем, нужа гына чиктем... Хәер, мин генә түгел, сугыш чоры балаларының берсенә дә рәхәт булмады.

Рәйхана апа – акъәби, аның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Улы Ильяс, килене Резедә белән бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. Ул балалары, оныкларының игътибарын, ихтирамын тоеп, матур тормышта гомер итә. Намазларын калдырмый, уразаларын тота, һәр туган көн өчен шөкер итеп яши.

 

Әлфия Шаһиева

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера