Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җәйге кояш торгынлыгы көннәре

Милли киемле иң җете бәйрәм Якутиядә үткәрелә – Ысыах ул. Быел анда 235 мең кеше катнашкан. Ә бит Саха (Якутия) Республикасында нибары 1 миллион кеше яши (миллионынчысы – Саина исемле кыз быел 23 июньдә туган, һәм бу шатлыклы вакыйганы бөтен якут халкы бәйрәм иткән). Логистиканы да исәпкә алу мөһим: биредә бер районнан икенчесенә кадәр ара кайвакыт Казан белән Самара арасыннан да ераграк була. Шулай булса да, кояшны каршылау һәм аның энергиясен бер елга, озын һәм салкын кышка җитәрлек итеп туплап калу өчен, республика халкының яртысы диярлек, хәтта иң ерак һәм юлсыз районнардан да, кирәкле көн һәм сәгатькә бәйрәм итү урыны Ус Хатынга җыела.

Биредә кояшны иң яхшы киемнән каршылыйлар, иң шәбе исә, әлбәттә, милли кием. Ысыахка якутлар алдан ук әзерләнә: иң шәп осталардан кием тектерә, бизәнү әйберләре сатып ала. Нәтиҗәдә купшы киемле якут ирләре, хатын-кызлары һәм балалары үзләренең матурлыгы белән кояштан гына калыша.

Бирегә төрле шәһәрләрдән килүче кунаклар әйтүенчә, бу көнне ирләр – принцка, Шарлотта Бронте романындагы Джейн Эйрныкы кебек эшләпәле хатынкызлар исә Георг III патшалык иткән чордагы инглиз бикәләренә охшаган була.

Гәрчә бәйрәм ике көнгә сузылса да, эш бер Ысыах белән генә тәмамланмый әле. Кулыннан фотоаппарат-диктофонын төшермичә һәм аягын җәлләмичә әлеге бәйрәмне яктыртучылар, бераз ял иткәннән соң, Якут матбугаты көне – 1 июльдә шәхси журналистлар Ысыахын уздыра. Һәм кояш бу көнне алар өчен тагын бер тапкыр чыга, әлбәттә.

Үзенең журналист коллегалары белән кояшны каршылау өчен «Татарстан» 4378 километр ара үтте. Бер уңайдан биредәге каләм әһелләренең шундый матур милли киемнәрне ничек уйлап табуы һәм тектерүе белән дә кызыксынырга булды. Чөнки безнең дә кайвакыт бер‑ике көнгә генә булса да принцка яки Джейн Эйрга әвереләсе һәм үзебезне мәңгелек туңлыктан курыкмаучы һәм табигать белән бер телдә сөйләшүче бәхетле якут итеп тоясы килә бит – хәтта галимнәр дә аларның кояш нәселеннән булуын дәлилләгән әнә. 

     

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: