Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Ак Барс» әбисе

«Ак Барс» әбисе

Казанда яшәүче Гөлфизия Камалиева алтмыш яшенә кадәр спорт дөньясыннан бик ерак була. Казаныбызда узган ярышларга да барып йөрми, телевизордан карарга да яратмый. Әмма барысын да бер очрак хәл итә.

26 марта 2025

Бервакыт Гөлфизиянең бертуганы яшүсмер кызы белән «Татнефть Арена»га хоккейга барып кайтуын үтенә. «Ак Барс»­ ның фанзонасына билетны бертуганының кызы укыган көллияттә студентларга бушлай бирәләр. Тик кыз әле балигъ булмаганга, аны трибунага олы кешесез кертмиләр.

– Киттем инде. Дөресен генә әйткәндә, барып йөрисем дә килмәгән иде. Хоккейны берничә мәртәбә телевизордан күргәнем бар: типсә тимер өзәрлек ирләр тимераякта бер алка артыннан йөгереп йөриләр, этешәләр-төртешәләр, сугышалар... – дип, елмаеп искә ала Гөлфизия Госмановна ун еллар элек булган вакыйганы.

Ә үзең барып караган уен бөтенләй башкача күренә, бөтенләй башка тәэсирләр калдыра икән бит.

Арена, андагы атмосфера, җаны‑тәне белән үз командасын яклаган тамашачы – барысы да шаккатыра аны. Ул төнне Гөлфизия Госмановна озак йоклап китә алмый: уен мизгелләре бер‑бер артлы искә төшеп, күз алдыннан китми...

Иртән инде ул икенче кеше булып уяна. Тиздән клуб фанатлары аны, яратып, әби дип йөртә башлаячак, телетрансляция операторлары да үз камераларын тырышып-тырышып аның үзенчәлекле түбәтәенә көйләргә омтылачак.

Гөлфизия Госмановна фан-клубтагы яшь дуслары арасында күчмә уенда.

БӨТЕН МИЗГЕЛЛӘР ТЕРКӘЛЕП БАРА

Бу өр‑яңа дөньяны, фанатлар әйтмешли, «Галя түти» үзенә хас үҗәтлек белән ача бара: үзебездә үткән бер матчны да калдырмаска тырыша, уенның бөтен кагыйдәләрен өйрәнә, уенчыларның исемнәрен ятлый, кем кайсы номер белән уйный, кем кайсы уенда үзен ничек күрсәтә. Хәтеренә ышанып бетмәгәнгә, статистика өчен калын дәфтәр башлый. Алары да бүген инде шактый. Әлеге «хәтер файлларына» күз салу кызык булыр иде.

– 2018 елны «Ак Барс»ка җиңү китергән Гагарин Кубогы финалында ЦСКА капкасына «алтын» голны кем кертте?

«Әби» «амбар кенәгәсенең» битләрен кыштырдатып ала да болай ди: 

– Канадалы Роб Клинкхаммер, 49 номер.

Бөтен мизгелләр теркәлгән бит. Бу «вакчыллык» героинябызның холкында – типографиядәге хезмәттәшләре аны тикмәгә генә, мәзәкләп, «ОТК» дип йөртмәгән. Мондый кешеләр барысын да контрольдә тота. 2010 елда пенсиягә чыкканчы, Гөлфизия Камалиевага иң мөһим заказларны басмага китәр алдыннан карарга бирәләр, чөнки ышаналар. Әле бүген дә вакыт‑вакыт, заказлар күп булганда, эшкә чакырып алалар.

Фанатка әйләнгәч, Гөлфизия Госмановнаның хоккей турындагы мәгълүматлары гына артмый. Элек ул, авылга кайтып килүне санамаганда, Казаннан кая да булса бик сирәк чыгып йөри. Отпуск вакытында берничә тапкыр Мәскәү һәм Ленинградта була, бер‑ике мәртәбә Воронеждагы туганнарына кунакка бара. Ә бүген җанатар сыйфатында ул булган урыннарны билгеләп чыксак, карта Яңа ел чыршысына охшап калачак. Континенталь хоккей лигасына кергән командалар шәһәрләреннән Минскида, Хабаровскида һәм Новосибирскида гына булмаган. Ә болай барысын да йөреп чыккан – Владивостоктан Швейцария Давосына кадәр, анда үз вакытында «Ак Барс» белән «Салават Юлаев» арасындагы матчлар узган иде.

70 яшьлек әби оныклары яшендәге фанатларны дәрте-дәрманы белән сокландыра.

ТҮБӘТӘЙ ҺӘМ 116 НЧЫ НОМЕР

Гөлфирә Госмановна әйтүенчә, хоккей белән «чирләгәннән» бирле үзенә канатлар үскәндәй тоя. Яшәреп китүен дә сизә, бу җирем, теге җирем авырта дип, зарланулар онытыла. Ә сәламәтлек фанат өчен мөһим бит, бигрәк тә уеннар башка шәһәрләрдә булганда. Башта озын юлны узарга, аннары матчның буеннанбуена аякта басып торырга кирәк.

Өйдәге уеннарда исә фанзонада «Галя түти»гә «прогул» куялар. Ул боз мәйданчыгына бераз якынрак булган 17 нче секторга абонемент сатып ала. Ләкин фанатлар аның: «Алга, Ак Барс!» дигән тавышын яхшы ишетә.

Ә тышкы кыяфәтенә килгәндә, бүген «Ак Барс» «әбисе», мөгаен, клубның иң таныла торган җанатарыдыр, һәм аны хәтта клубның рәсми булмаган талисманы дип тә атарга буладыр.

«Ак Барс» түбәтәе өстеннән ак яулык япкан әби образы бик тиз истә кала башлый.

– Җанатар булуга ук диярлек шундый түбәтәй киясем килде, ләкин заказ бирергә урын таба алмадым. Шулай да Аллаһы Тәгалә мине ишетте. «Татнефть Арена»дагы уеннарның берсендә кызыклы түбәтәй кигән ир‑атны күреп алдым. Түбәтәйне хатыны теккән икән. Ул миңа ярдәм итәргә ризалашты. Түбәтәемне нәкъ менә Түбән Камага «Нефтехимик» белән плей‑офф уеннарының тәүге раундына барган‑ да өлгерттеләр. 2020 елның марты иде. Биш ел инде, димәк, матурланып йөрим. Юбилей икән! – дип көлә әңгәмәдәшем.

Ә аның хоккей свитерындагы значокларын күрсәгез! КХЛга кергән барлык клублар значоклары бар анда. Өстәвенә, кечерәйтелгән Гагарин кубогы значоклары өчәү – яраткан командабызның җиңүләре санынча. Лига фанатларының кайсы гына мондый байлык белән мактана ала икән. Яшьләр кайчак: «Галя түти, кара көнгә сатарлык әйберләрең бар инде», – дип тә шаярткалыйлар.

Сүз уңаеннан, җанатар коллегалары да аның имиджын баеткан: 8 Мартка «АВІКА» дип язылган һәм автомобиль номерларында Татарстанны аңлаткан 116 номерлы челтәр (хоккей свитеры) бүләк иткәннәр. Хәзер бер генә матч та аның белән фотога төшмичә узмый икән.

– Кешеләр килеп‑килеп фотога төшүне үтенәләр, мин беркайчан да баш тартмыйм. Түбән Камада арена бездәге кебек зур түгел. Кайчак селфи ясарга теләүчеләрдән «бөкеләр» хасил була, – дип көлә Гөлфизия Госмановна.

Җанатарлар гына түгел, «Ак Барс» уенчылары да бик рәхәтләнеп аның белән фотога төшә.

ӘФСЕН ҺӘМ КАДЕРЛЕ ҖИҢҮ

Ләкин ул барысыннан да канәгать дип әйтеп булмый. Мәсәлән, әби Казан җанатарлары үз командалары өчен тиешле  дәрәҗәдә җан атмый, дип саный. Ул чагыштыра ала. Петербург, Омск яки Уфа трибуналары Казанныкына караганда күпкә көчлерәк гөрли, ди. Шуңа күрә матч алдыннан йөрергә, тамашачыларны активрак булырга өндәргә туры килә. Дөрес, бервакыт аны полиция туктатып: «Җитәр инде өндәп йөрергә!» – дигәч, ачыктан-ачык болай эшләүдән тукый. Ләкин барыбер үз миссиясен дәвам итә.

Тагын әле балаларның Кыш Бабайга үтенечләренә охшаганрак, бераз беркатлы һәм самими ритуалларын да күрсәтми генә башкара. Ләкин сөйләшкәндә яшерми: «Әфсенлим!» – ди. Кайвакыт килеп чыга да, күрәсең, АНДА бу ялваруларны ишетәләр.

– 4 февральдә Санкт-Петербургта безнекеләр СКАны 8:3 исәбе белән җиңде. Ә «Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Галимов беренче периодта ук хет‑трик авторы булды. Беренчесеннән үк аның ул көнне көндәшләр капкасына өч алка кертәсен аңладым! «Әйдә, Артем, син бүген хет‑трик ясарга тиешсең», – дигәнрәк рухта укына башладым. «Нәрсә пышылдыйсың син анда?» – диештеләр янда утыручылар. «Зиһенне чуалтмагыз әле!» – дип кенә җибәрәм», – дип сөйли Гөлфизия Госмановна.

Моны төрлечә аңларга мөмкин, әмма «Ак Барс» әбисенең әфсене, аның фанатларча тугрылыгы белән бергә, яраткан командабызны яңа титулга якынайта шикелле.

Команданы 2018 елда Гагарин Кубогына китергән «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов белән.

«Ак Барс»ның рәсми һәм рәсми булмаган символлары – Ирбис һәм 8 Мартка фанатлар бүләге – «АВІКА» сүзе һәм 116 номер язылган хоккей свитеры кигән Гөлфизия Камалиева.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера