Ак чәчәкләр вальсы
Эчке дөньясыннан бөркелгән яктылыгы, бәллүр лирик сопраносы белән күңелеңне яулап ала. Зыялылыгы, затлылыгы белән хәйран калдыра. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Халык уен кораллары оркестры солисты Резеда Галимованы белгән кешеләр аңа әнә шундый бәя бирә. Без аның белән җыр сәнгате, шәхес кадере, ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.
.jpg)
– Резеда ханым, сәхнәдә утыз елдан артык хезмәт иткән артист буларак әйтегез әле, бүген тамашачы зәвыгы җитди музыканы кабул итәрлек дәрәҗәдәме?
– Миңа калса, җитди музыкага мөнәсәбәт һичбер заманда да үзгәрмәде. Ул бит бер көндә генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Җитди музыка – ул безнең тарих, асылыбыз. Андый сәнгатьтән баш тартырга ярамый.
– Ләкин бит андый тамашачы бик аз.
– Әйе, аз, ләкин алар бар!
– Халык күңелендә калырдай репертуарны ничек булдырырга?
– Сайлап алынган музыкаль әсәр тавышка да, дөньяви карашларыңа да туры килергә, күңелеңә ятарга тиеш. Шулай булмаса, аны өйрәнү авыр, сиңа үз-үзең белән көрәшергә туры килер иде. Җырның авторлары – композитор һәм шагыйрь белән бергә эшләгәндә, киләчәктә дә тамашачыга тансык булырдай әсәр туарга мөмкин. Соңгы вакытта мин Наилә Яхина, Илнур Ганиев белән эшләдем. Авторлар белән бергәләп җыр тудыру – җырчы өчен зур бәхет ул. Җырчыга махсус атап язылган әсәрләрне башкару исә – үзе бер ләззәт. Бу очракта композитор музыканы синең диапазоныңны күзаллап яза. Резеда Әхиярова иҗат иткән «Ак чәчәкләр вальсы» әнә шундыйлардан.
Бөтен иҗади тормышыңның буеннан буена синең белән узган әсәрләр була. Алар арасында – халык Җырлары да, чит ил арияләре, заманча музыка да, рус классикасы да. Минем тормыш юлдашларым дип халык Җырлары «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Эрбет»не, «Сөембикә»не (Резеда Әхиярова музыкасы, Разил Вәлиев сүзләре), «Алтынчәч» ариясен (Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан), Рөстәм Яхин романсларын, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Латыйф Хәмиди, Сара Садыйкованың әсәрләрен атап үтәргә була. Танылган Җырчы, композитор Гали Ильясов белән бергә иҗат иткән вакытларны сагынып искә алам. Аның иҗат кичәсендә бергәләп «Синең өчен» дигән Җырны башкардык. Аның ризалыгы белән репертуарым шушы Җыр һәм «Идел вальсы»на баеды.
– Татар эстрадасын алсак, анда нинди проблемалар бар?
– Шундый башкаручылар бар, алар халык алдында чыгыш ясарга атлыгып тора. Аларда азарт бар, дәрт бар. Миңа калса, андый кешеләр үз көчләрен сынап карарга тиеш. Ләкин вакыт барысын да үз урынына куя. Башкаручыларның мөмкинлекләрен дә, аларның үз алларына куйган максатларын да вакыт бәяли. Кемдер данга кызыгып, кемдер акча эшлим дип, сәхнәгә менә. Ләкин дан артында бик күп көч ята. Үзеңне тәрбияләмәсәң, укымасаң, эшләмәсәң, сәхнә гомерең чикле була. Сәхнә бит ул чыгып җырлау гына түгел. Ул тамашачыга композитор белән шагыйрьнең иҗатын, алар салган мәгънәне җиткерү дә. Башкаручы зур җаваплылык тоярга тиеш. Әйтик, без алдан әсәрне өйрәнә, аннан соң композитор белән очраша идек. Аңа җырлап күрсәтү үзе бер имтиханга әйләнә. Шул ук вакытта композиторның теләк-киңәшләрен дә шатланып тыңлый идек. Ул билгеле бер нотаның ничек яңгырарга тиешлеген аңлата, башка үзенчәлекләргә туктала. Композитор синең белән шулай эшләсә, әйткәнемчә, үлемсез әсәр туа, җырчы бер баскычка үсә. Элек эш шулай корылган да иде инде. Син әсәрне оригиналда ишеткәнчә кабатларга тиешсең. Һәм бу кагыйдә музыка мәктәбендә укыганда ук күңелгә салына. Бах әсәрен, мәсәлән, башкача уйнап булмый бит инде. Бу – җаваплылык. Һәр композиторга әнә шулай җаваплы карарга кирәк. Хәзер дә мөмкинлек булганда җырның авторлары белән очрашырга, аларның ни теләгәнен аңларга кирәк. Шулай иткәндә тамашачыны яулау ансатрак.
.jpg)
– Әсәрне кабатларга кирәк, дисез. Хәзер исә классик әсәрләрне заманга яраклаштыралар, үзгәртәләр. Бу – җырны бозумы?
– Кайбер җырларны берничек тә үзгәртеп булмый. Сүзем хитлар турында. Әйтик, «Журавли» җырын тагын ничек башкарып булсын инде? Шулай ук Алмаз Монасыйпов, Салих Сәйдәшев әсәрләрен дә үзгәртү җырчы өчен отышлы түгел. Шуңа күрә ул әсәрләргә карата «хит» дип әйтәләр дә. Шул ук вакытта әсәрне үз манерасында башкаручылар да бар. Аларга классик манерада башкару бик килешеп тә бетмәс иде кебек. Әмма кайбер композиторлар, бер нотаны да үзгәртмәскә дип, катгый әйтәләр иде. Рөстәм Яхин да үзгәртмәскә куша торган булган. Аны белгән, аның белән бер чорда яшәгән кешеләр бар, алар бу фикерне раслый. Тамашачы да беркатлы түгел, ул кемнең җырны башкара алуын, кемнең бозуын яхшы аңлый. Шундый тамашачылар бар: алар бер генә чараны да калдырмый, билгеле бер күренеш турында үз фикерен белдерергә сәләтле. Мондый кеше синең чыгышыңа тискәре мөнәсәбәтен күзеңә карап әйтә ала.
– Музыкаль зәвык бала чактан тәрбияләнергә тиеш, дисез. Ләкин һәр кеше музыка мәктәбендә белем алмый бит. Алар бу зәвыкны ничек булдыра ала?
– Безнең балачакта урта белем бирү мәктәбендәге җыр дәресендә дә җитәрлек белем бирелә иде. Без анда чор турында мәгълүматны, җыр авторлары, аның язылу тарихларын өйрәнә идек. Җырны ниндидер темага бәйли һәм хор белән җырлый идек. Музыка мәктәбендә исә белем тирәнрәк тә, кызыклырак та. Анда инде синең дөньяга карашың үзгәрә. Шуңа күрә музыка мәктәбен тәмамлагач та, аннан аерыла алмаучылар, икенче уен коралында уйнарга өйрәнергә теләүчеләр була. Ләкин моның өчен музыка мәктәбен ташлыйсы килгәндә дә, ташламаска, ихтыяр көчен югалтмаска кирәк. Әйе, ташлыйсы килгән чаклар була. Андый вакытта әти-әниләрнең мәҗбүриләве дә дөрес. Соңыннан бала әти-әнисенә рәхмәт әйтергә дә мөмкин әле. Ә инде кешенең музыка мәктәбендә укырга мөмкинлеге булмаган икән, бездә, гомумән, Россиядә ул зәвыкны булдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Татар дәүләт филармониясендә хәтта махсус шундый программалар каралган. Моннан тыш театрлар бар. Биредә дә төрлесен карарга, танышырга һәм үзеңә якын юнәлешне сайлап алырга мөмкин. Мәсәлән, кемгәдер фольклор якын, кемгәдер – опера һәм башкасы. Безнең халыкның кызык бер үзенчәлеге бар: ул барысына да йөри. Операсына да, драма театрына да, фольклор музыкасына да. Бездә халык бик кызыксынучан. Чит илдә исә билгеле бер юнәлеш яңалыкларын гына күзәтеп баралар.
.jpg)
– Сез үзегез дә бөтен премьераларны карап барасыз бит. Бу нәрсә өчен кирәк?
– Ул премьералар белемне арттыра. Башкалар нәрсә эшли, нинди яңалыклар бар, нинди яңа алымнар уйлап табылган – болар бит бар да кызык. Миңа алар кайсы яктан файдалы дисәк, әйтик, Камал театрындагы «Әлфия» спектаклен алыйк. Ул минем өчен кадерле шәхес – Әлфия Авзаловага багышланган. Аның белән күпме илләр гизелгән, күпме юллар үтелгән. Илһам абый, Хәмдүнә апа белән дә юл сынауларын уздык. Мин алар белән аралашуыма, бергә эшләвемә горурланам. Бу шәхесләр белән миңа беркайчан да кыен булмады, киресенчә, аларның кайгыртуларын тоеп яшәдем. Әлфия апа тамашачыларның да, безнең дә үзен никадәр яратуыбызны һәм хөрмәт итүебезне белсә дә, беркайчан да үзенә өстенлекләр, аерым шартлар таләп итми иде, тыйнак булды. Ягымлы, мөлаем, кызык, аралашучан кеше иде. Хәмдүнә апа да һәр кешене, һәр туар таңны шөкер итеп, шатланып каршы ала белде. Сәламәтлегең ничек дип сорасалар, сүзен: «Менә, малай, бу юлысы котылдым әле», – дип башлый. Ә аннары: «Тамашачы хәлемнең мөшкел икәнлеген сизмәскә тиеш», – дип Җөпләп куя иде. Гастрольдә чакта бервакыт: «Чәй эчәсең киләме?» – дип сорады. «Бик яхшы булыр иде дә...» – дип әйтүгә, табын корылган дип, үзенә дәшеп алды. Югыйсә, мин аны кайтыртырга тиешле кеше бит инде...
Илһам абый белән дә юлда күп йөрдек. Ул беркайчан да беркемгә дә авыр кагылмый, әйтә икән, эш өчен кирәклесен бер тапкыр һәм берәгәйле итеп әйтә. Бик еш Җырчыларга канат куя иде. Миңа: «Җырлаганыңны тыңладым. Сиңа нәкъ менә шулай Җырларга кирәк. Беркайчан да, бернәрсәне дә үзгәртмә. Тавышың нәкъ менә шулай яңгырарга тиеш. Шушы манераны югалтма», – дигән иде. Илһам абый бер әйтте, әйткәне гомерлеккә Җитте.
Аларны һәрвакыт аягүрә басып каршы алдылар. Бу шәхесләр, иртәгә нәрсә буласын уйламыйча, тамашачыга мөмкин булганның барысын да бирәләр иде. Алар үзләрен аямады. Иртәгә тагын юл яки концерт көтсә дә, соңгы тамчы хәлләренәчә эшләделәр. Без дә шулай эшли торган буын. Мин, Татарстан халык уен кораллары оркестры солисты буларак, иртәгә сәламәтлегем ничек булыр дип уйламыйм, соңгы тапкыр чыгыш ясаган кебек эшлим.
– Сәхнә һәм гаилә арасында балансны ничек сакларга? Хатын-кыз Җырчы, сәхнәне сайлап, баланы әни назыннан мәхрүм итмиме?
– Кызым бәләкәй чактан ук артист һөнәренең үзенчәлекләрен күреп, аңлап үсте. Артист әни ул өй белән дә шөгыльләнә, шул ук вакытта сәхнә чыгышларына да әзерләнә. Шөкер, гаиләмдә моны аңладылар, ирем дә, әти-әнием дә ярдәм иттеләр. Бу исә кызымны игътибар һәм наздан мәхрүм итмәскә мөмкинлек бирде. Ләкин кайбер бәйрәмнәрне ул миннән башка гына үткәрде. 11 сыйныфта аның чыгарылыш кичәсе көнне миңа зур иҗади команда составында Владивосток Сабан туенда чыгыш ясарга туры килде. Әмма командировкага чаклы матур күлмәк-туфлиләр алынган, чәчтараш, стилистлар белән сөйләшеп куелган иде. Бәйрәмгә исә безнең гаиләдән әтисе барды. Шулай да, күпмедер вакыт узгач, кызым, минем чыгарылыш кичәсендә булмадың, дип әйтеп куйды. Мин исә, бу бәйрәм матур үтсен өчен, булдыра алганның барысын да эшләвемне аңлаттым. Артист балаларына кайвакытта әнинең яки әтинең эш белән китүен аңларга, кабул итәргә туры килә. Күп очракта алар моңа үсә-үсә генә төшенә.

– Кызыгызга Сөембикә дип исем кушкансыз. Аның берәр тарихы бармы?
– Ул көтеп алынган бала булды һәм аңа Сөембикәдән дә яхшырак исем булмас кебек тоелды. Кызым беркайчан да исеменнән зарланмады. Мәктәптә укыганда, кайтып: «Укытучылар исемемне тутырып әйтә, кыскартмыйлар», – дип шатланып әйткәне истә. Яшьтәшләре дә беркайчан исемен бозмадылар, кыскартмадылар. Холкы буенча ул кыю, Җаваплы. Мөгаен шуңа да аны сыйныф старостасы итеп куйганнардыр. Берзаман укучыларның соңгы дәрескә каласы килмәгән. Сөембикә: «Барыгыз, бар, мин калам», – дип әйткәч, кайтырга Җыенганнарның барысы да кире кереп утырган. Сөембикә музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфын тәмамлады, моңа өстәп вокал буенча да укыды. Әмма музыка юнәлешеннән китмәде. Әйткәнемчә, баланың музыка мәктәбендә укуы һич кенә дә үкенечкә түгел. Музыка мәктәбен тәмамлаган кеше музыкада гына түгел, тарих, хәтта архитектура буенча да мәгълүматлы була. Белемле булгач, аңа һәрвакытта да сайлау мөмкинлеге бар.
– Илһам абый, Әлфия, Хәмдүнә апалардан соң музыка сәнгате бушап калды, дигән хис тумыймы сездә?
– Хәзерге Җырчылар да үзләрен тәрбияләргә тиеш, дип уйлыйм мин. Чөнки тамашачы алардан кәеф кенә түгел, белем дә көтә. Татар халкы нинди дигәндә, чит ил кешесе, мәсәлән, сәхнәдә торган кешегә карап фикер йөртә. Шуңа күрә Җырчының ялкауланырга, башка юлга кереп китәргә хакы юк. Без заманча музыканы да белергә, халык Җәүһәрләрен дә үзләштерергә тиеш. Ни өчен безгә элеккеге Җырлар якынрак? Чөнки аларда көй, мелодия бар. Ул бер тыңлауда истә кала, күңелне әсәрендерә. Ә хәзер истә кала торган көйле Җырлар бик аз. Өч сүзле, ритмлы булса да, истә калмый. Күңелеңә ятмаса, Җырга алынма, диләр бит. Күңелең белән Җырламасаң, ул халыкка барып Җитмәячәк. Хәзерге Җырларда еш кына акцентлар дөрес куелмый. Бу инде композиторның туган телне белмәвеннән дә килә. Андый Җырны аласың да, моны нишләтергә инде дип, хәйран каласың. Шуңа күрә композиторы исән булып, аның белән бу турыда сөйләшеп булса, Аллага шөкер, дисең. Язылып, шул килеш өстәл тартмасында яткан әсәрләр дә шактый бит.
– Иҗаты белән тамашачыны җәлеп итә алмаган җырчы үзе турында гайбәт чыгарып популярлык казанырга тырыша. Ничек уйлыйсыз, бу вакытлы күренешме, әллә озакка тамыр җәярме?
– Андый кешеләр билгеле бер вакыттан соң барыбер төшеп калыр, дип уйлыйм. Бәлки, хәзер кешегә кызыктыр алар, ләкин тора-бара... Җыр бит ул шундый өлкә, анда җырсыз бер генә көн дә яши алмаган кеше генә кала ала. Аңа үзеңне багышларга һәм берни дә өмет итмәскә кирәк. Шунда гына чын мәгънәсендә җырчы дигән абруйны яулап була. Безнең сәхнә ветераннарыбыз шундый. Шуңа күрә мин аларга яшьләр белән бер сәхнәдә эшләү мөмкинлеген бирер идем. Яшь буын алардан хәзер онытылып барган кыйммәтләрне үзләштерер иде. Өлкән буын оешкан булуы белән дә аерылып тора. Хәзер исә сәхнәгә урамда йөргән аяк киеменнән йөгереп чыгып, тиз генә җырлыйм да китәм, диючеләр дә табыла. Концерт бит ут куючының, музыкантның, тавыш көйләүченең – тулы бер төркемнең хезмәте. Урамда йөргән аяк киеменнән чыгып, син җыештыручының да хезмәтен хөрмәт итмисең булып чыга. Тамашачысын хөрмәт итмәгән җырчы – нинди җырчы инде ул…
– Ял иткәндә җырлый торган әсәрегез?
– Андый юк, ләкин башта һаман ниндидер көй яңгырый. Ул син хәзерге вакытта өйрәнә торган җыр була һәм бөтен кәлебеңне биләп ала.
– Хәзер башыгызда нинди җыр әйләнә?
– «Көймә килә» дигән халык җыры.
– Тормыш девизыгыз?
– Яхшы кәефтә булырга тырыш.
– Тавышны ничек сакларга?
– Элек мин бу сорауга башкача җавап бирер идем, хәзер авырткан тамак белән җырламагыз диям. Иң беренче дәваланырга, аннары гына җырларга кирәк. Авырткан килеш тавышның бөтен матурлыгын биреп булмый.
– Иммунитетны ныгыту өчен бер киңәш...
– Иртән лимон салынган җылы су эчәргә кирәк. Аңа бал кушсаң, тагын да файдалырак.
– Фигураны ничек сакларга?
– Аның сере бик гади: кич белән ипи ашамаска. Адәм баласын гомер буе икмәк тәме, икмәк исе озатып бара. Ул бик тәмле ризык, һәм без аңардан тулысынча баш тарта алмыйбыз. Ә менә кичен аннан тыелырга була.
Гөлинә Хисаметдинова
Добавить комментарий