Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Акча һавадан төшми...»

«Акча һавадан төшми...»

Грантлар программасы 

06 апреля 2020

Дәүләт биргән грантларга ике төрле караш бар: берәүләр аннан уттан курыккан кебек курка, икенчеләр, киресенчә, берсен алгач, чираттагысы артыннан йөри башлый. Югыйсә грант алуның шартлары, таләпләре бөтен кешегә дә бер бит...
Грантлар күптөрле. Без арадан «Агростартап» программасына тукталырга булдык. Ни өчен дигәндә, узган елны фермерлар даирәсендә иң күп кызыксыну уяткан грант ул. Әлеге программа кысаларында дәүләттән акча алган фермерларның берничәсе белән танышып, аларның тәҗрибәләре турында белештек.
Сүз уңаеннан, «Агростартап» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли. Узган елны әлеге программада 36 районнан 132 КФХ катнашкан, шулар арасыннан 103 фермер грант откан. Аларга барлыгы 312,7 млн сумлык акча бирелгән. Грантны отучылар арасыннан иң күбе мамадышлылар – сигез фермер, Азнакай һәм Теләче районнарыннан – алтышар фермер.
 
«АТЛАР – ИҢ АКЫЛЛЫ ҖАН ИЯЛӘРЕ»
z9ercydg2_w
Фәридә Яруллина, Чистай:
– Узган ел «Агростартап» программасы кысаларында 3 миллион сум грант оттым. Моңа кадәр андый программаларда катнашканым юк иде. Хәер, әле фермер булып теркәлүемә дә бер генә ел. Грант алудан куркырга кирәкми, хәзер моны үз тәҗрибәмә таянып әйтә алам. Анда баш җитмәслек бер әйбер юк. Бүген үзебезнең районнан өч фермер белән эшлим, ягъни грант алыр өчен документларын тәртипкә китерергә булышам. Алар миңа туган да, дус та түгел. Киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, каршы килмәдем. Кешенең эшләргә нияте, теләге бар икән, рәхәтләнеп эшләсен. Миңа калса, районнардагы «Фермерлар ассоциациясе» тиешлечә эшләп бетерми. Ә алар һәр районда бар. Әлеге оешма  эш башлаучы фермерга беренче ярдәм күрсәтергә, аңлату эшләре алып барырга тиеш дип саныйм.
Эшем турында: грантны атлар үрчетү өчен дип алдым. Узган ел зур ферма бинасы эшләттем, кимендә, йөз башка исәпләнгән ул. Грант акчасына нәселле атлар сатып алдым. Бүген хуҗалыкта йөз башка якын бахбай бар. Максатым – бер‑ике ел эчендә аларны 200 башка җиткерү. Әле тагын дәүләт программасында катнашып, ит эшкәртү цехы ачасым килә. Атларны тере килеш сатып җибәрү әллә ни табыш китерми.
Күпләр миңа: «Син бит хатын‑кыз. Атлардан курку юкмы?» – дип сорый. Кечкенәдән атлар яратам, гәрчә өйдә беркайчан ат асрамасак та. Ә гаиләбездә ат барлыкка килүгә улыбыз Азат сәбәпче булды. Бик ялынып колын алып кайтуыбызны сорады ул. Үсмер чагы, дип, каршы килмәдек. Тик алты айлык колын бездә бик күңелсезләнде. Иптәш булсын өчен, янә бер колын алып кайттык. Менә шуннан китте инде. Атлар кебек акыллы җан ияләрен бүтән күргәнем юк. Алар барысын да аңлый, шуңа күрә куркуыңны күрсәтергә ярамый. Бер кызык үзенчәлек белән бүлешәсем килә: әгәр ат колакларын артка җибәрә икән, якын барма, ул сиңа карата хәерхаһлы түгел. Әгәр инде колакларын туры тотса, бахбай синең белән кызыксына, янына килергә рөхсәт бирә, дигән сүз.
Менә шулай бер уйламаган җирдән фермер булып киттем. Арендага 60 гектар җир дә алдым. Чистай районы башлыгына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, эш башлаучыларга гел ярдәм кулы суза ул.
 
КУКМАРАДА – ТАВЫК ФЕРМАСЫ?
Динар Гайнуллин, Кукмара:
– Кукмара районы өчен яңа юнәлеш – чеби үстерергә булдык. Иске ферма биналарын ремонтладык, чебиләр өчен махсуслаштырдык. Мин үзем генә түгел, барлыгы 12 ир‑ ат «Индейка» кооперативы астында эшлибез. Без – дүрт егет, узган ел гына әлеге командага кушылдык. Дүртебез дә тавык‑чеби үстерү юнәлешендә эшләячәкбез.
Мин «Агростартап» программасы кысаларында 4 миллион сум грант оттым. Шуның миллионнан артыгы ферма төзекләндерүгә тотылды, калган суммага чеби, азык алырга планлаштырам. Казанның «Залесный» агрофирмасы белән килешү төзелгән инде. Март урталарында 11 мең тавык чебие кайтырга тиеш. Аларны дүрт ай тирәсе карап үстергәч, янә «Залесный» агрофирмасына тапшырачакмын. Ни өчен дигәндә, аның кадәр чебешне суеп, эшкәртү өчен махсус җайланмалар кирәк. Ә бу тагын акчага бәйле. Шуның өчен әлегә менә шул рәвешле генә эшли алабыз. Ә киләчәккә планнар зур, әлбәттә. Кооператив белән тавык итен җитештерү буенча зур бер үзәк булдырысыбыз килә: чебиләрне үзебез чыгарып, үстереп, эшкәртеп сату. Республиканың башка кошчылык фермалары белән конкуренциядә торырлык зур үзәк булдырасы килә.
Кооперативтагы фермерларның уртача яше – кырык тирәсе. Мәсәлән, миңа әле утыз яшь кенә. Дәүләт ярдәменнән башка мондый масштабтагы эшне ача алмас идем. Арабызда шәһәргә китеп, яңадан авылга кайтучылар да бар. Анда кемгәдер эшләп йөргәнче, авылда, ичмаса, үзеңә эшлисең. Әлбәттә, ниндидер шикләнү, курку да бар: әлегә мондый күләмдә чеби үстергәнем юк бит... Берничә тәҗрибәле кеше белән аралаштым, кош фермаларына сәяхәт иттек. Бу эшнең барлык нечкәлекләрен дә өйрәндем кебек. Шуңа күрә барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм. Тагын шунысы да күңелне җылыта: мин үзем генә түгел, кооператив белән. Ә күмәк көч тау күчерә, диләр.
 
«СЫЙФАТЛЫ БАЛЫК ҖИТЕШТЕРӘБЕЗ»
5ims9x2y80y
Рәфис Әхмәтсафин, Бөгелмә:
– Дөресен генә әйткәндә, улым Эдуард башлаган эшне дәвам итүче генә мин. Лаеклы ялга чыккач, менә шулай икенче сулыш ачылды...
Дүрт ел элек Эдуард Бөгелмә районының Иске Исаково авылы янындагы күлне арендага алып, карп маймычларын җибәргән иде. Буш вакытта мин дә аңа булыштым. Ә улым бу өлкәдә профессионал дисәм дә була. Самара өлкәсендәге балык совхозында шактый вакыт эшләде ул. Иске Исаково авылындагы әлеге күл колхозлар чорыннан калган. Совет заманында анда балыклар үрчеткәннәр. Ул ташландык хәлгә килгән иде. Күл дамба белән икегә бүленгән. Улым аның башта кечкенә ягын арендага алды, чистартты. Ике ай буена ничә КАМАЗ чүп түккәнбездер. Боларның барысын да ул үз акчасына эшләде. Эдуардның эшли алганын күргәч, Бөгелмә районы җитәкчелеге күлнең икенче ягын да арендага бирде.
Ә мин исә әзергә килдем дисәм дә була. Яңа «Агростартап» программасы чыкканын белгәч, грантка документлар тапшырдык. Шартлар буенча туры килә идек. Шулай итеп миңа 3 миллион сум акча бирделәр. Май аенда ул акчага улым белән Самара өлкәсендәге балык совхозыннан маймычлар алып кайтачакбыз. Балык үрчеткәндә иң мөһиме – нәсел. Чагыштыру өчен: тавык чебиенең яхшысы ике‑өч ай эчендә өлгерә, начар икән, дүрт айда да булмый. Балык белән дә шулай, маймыч нәселле түгел икән, үсми. Ите дә тәмле булмый.
Баштагы вакытларда: «Күлдә балык тотыйк әле», – дип киләләр иде. Андый кешеләргә беркайчан да рөхсәт бирмәдек. Болай эшләсәң, харап буласың. Ни өчен икәнен аңлатам. Маймычлары суга җибәргәннән соң, ятьмә белән атна саен тотып, үлчәп карыйсың. Күпме ризык ашаганнарын исәплисең. Бер айлык вакытта,10 мең маймычка фәлән кило ризык кирәк икәнен беләсең. Ә балыкчылар, килеп, балыкларыңны тотса, баш санын югалтасың. Ә димәк, күпме ризык кирәк икәнен чамалый алмыйсың. Ризык аз булса, балык үсми, күп икән, артыгы суда бозылып кына ята. Бу балыклар өчен зыянлы. Без сыйфатлы балык ите җитештерәбез, монда һәр нәрсә мөһим.
Балыкларны урнаштыру буенча проблема юк, күпләп сатып алалар. Әлеге дә баягы, моның да үз нечкәлекләре бар. Балык күп булгач, без аның бәясен вак фермерларныкына караганда арзанрак итә алабыз. Мисал өчен, көзге ярминкәләрдә карпның килосы 170 сумнан булса, без 130 сумнан саттык. Бер машина товарны санаулы сәгатьләр эчендә сатып бетереп кайттык. Безнең балыкны бер ашап караган кеше тагын килә. Әйткәнемчә, эш итнең сыйфатында.
Язга Эдуард мәрсин (осетр) маймычлары алып кайтырга җыена. Аның килосы 800 сумнан да ким түгел, кара уылдык өчен дә тотарга була. Кыскасы, алга таба планнары зур. Балыкчылык Татарстанда гына түгел, Россиядә дә киң җәелмәгән. Минемчә, конкуренция булмаган өлкәдә эшләргә җайлырак.
 
 
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» программасы кысаларында авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру максатыннан, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында сайлап алу конкурсын дәвам итә. Грант алучылар ит һәм сөт җитештерү, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, балыкчылык, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре буенча эш башлый алалар.

 
«САРЫМСАК КЫНА, ДИМӘГЕЗ...»
fgbghwurzgy
Азат Сөләйманов, Сарман:
– Моннан өч ел элек үзебезнең пай җирләребезне алып, рәсмиләштергән идем. Барлыгы 21 гектар җир ул. Сарымсак үстерү теләге дә шул чакта бөреләнде. Тик әлегә кадәр һаман хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек чыкмады. Узган ел «Агростартап» программасы барлыкка килгәнен ишеткәч, тәвәккәлләргә булдым. Районга да әйтеп тормадым, туры Казанга – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгына киттем. Анда миңа барысын да аңлаттылар.
ltvj0i3flwo
Грант алыр өчен бизнес‑проект эшләдем. Исәп‑хисап счеты ачып, шунда 400 мең сум акча салдым. (Эш башлаганда 10 проценты үзеңнеке булырга тиеш.) Шулай итеп 2019 елның 20 декабренә 2 миллион 600 мең сум грант акчасы күчте. Ул акчага җир эшкәртү өчен трактор алдым, хәзер чәчкечләр артыннан йөрим.
Җирләр өлгергәч, эш башларга исәп. Алда әйткәнемчә, сарымсак үстерү белән шөгыльләнәсем килә. Ләкин быелга инде соңга калдым, сарымсакны көзен чәчәргә кирәк. Алла боерса, бу эшне сентябрь‑октябрьдә эшләргә исәп. Ә быел пай җиребезнең берничә гектарына кишер чәчәчәкмен. Сарымсак белән кишергә бертөрле чәчкечләр кирәк, шуңа күрә артык чыгымнар булмаячак.
Бөтен планнарны алдан кычкырып куясым килми, әлбәттә. Шулай да әйтим инде: кишерне кореялеләр тәмләткече белән салат ясап сатасым килә. Көзен татлы тамырның бәясе 10 сум була, ә салат итеп сатсаң, килосы 100 сумга баса. Калган нечкәлекләрен эш башлагач сөйләрмен.
Сарымсак үстерү тагын да отышлырак дип уйлыйм. Мисал өчен, бүген кибеттә аның килосы 250 сумнан да ким тормый. Әйе, сатуга үстергәндә, яхшы сарымсак кирәк. Инде Краснодар краендагы фермерлар белән сөйләштем, орлыкны алардан сатып алырга уйлыйм.
Илле өч яшемдә фермер булдым. Бу кадәр күләмдә яшелчә, иген үстерү тәҗрибәм юк иде моңарчы. Әлбәттә, авылда яшәгәч, бакча тотабыз, анда яратып эшлим. Эш башлар өчен шул тәҗрибә җитәр дип уйлыйм. Миннән күреп башка авылдашлар да үз эшләрен ачмаслармы... Гаҗәп хәл бит – безгә сарымсакның күп өлеше Кытайдан керә. Югыйсә аны рәхәтләндереп үзебездә дә үстереп була. Авыл кешесенә эш булыр, кулланучы да чиста һавада үскән, натураль ризык ашар иде. Кыскасы, авыл хуҗалыгы тармагында әллә ниләр майтарырга була. Дәүләт ярдәм кулы сузам дип торганда, тәвәккәлләргә генә кирәк. Мин моны шулай дип танышларга, дусларга да әйтәм. Акча һавадан төшми, эшләп алырга кирәк…
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: