Алабуга: камиллеккә биш адым
Борынгы Алабугага заманчалыкны ничек өстәргә
Шәһәр тормышының уңайлылыгы кибетләр, эш үзәкләре күп булу яки төрле хезмәтләрнең тоткарлыксыз эшләве белән генә билгеләнми. Әгәр шәһәрдә рәхәтләнеп йөрерлек, дуслар белән аралашырлык урыннар юк икән, ул төссез һәм уңайсызга әйләнә. Алабуга беркайчан да андый булмаган, аның үзенең кабатланмас тарихы һәм архитектур кыяфәте бар. Хәзер исә шәһәрдә үзенә җәлеп итәрлек урыннар тагын да артачак. Кимендә бишкә. Әйдәгез, бераз хыялланып алыйк һәм «Төзекләндерүгә 5 адым» проекты инде тормышка ашырылган дип күз алдына китерик.
«ГУЛЯЙ-ПАРККА», ЧИШМӘ ЯНЫНА
Таныш булыгыз, Алабугадагы «Гуляй-парк» бу. Гаҗәеп гүзәл яшел утрау Чернобыль һәлакәте ликвидаторларына багышланган мемориаль зонадан башланып, Пионерлар паркы янында бетә. Биредә соңгы тапкыр ике ел элек булучылар, бу бит Иске мәйдан, дип аптырый. Дөрес, биредә чыннан да бик моңсу, берән‑сәрән сулган үсемлек кенә үсеп утырган ташландык урын иде шул бу. Хәзер исә төссез мәйданның эзе дә калмаган – «Гуляй-парк» аны да, аның әйләнә-тирәсен дә йотып, унбер гектарга җәелгән!

Эш аның зурлыгында гына да түгел. Биредә шулкадәр шау‑шулы һәм күңелле ки, Марыля Родовичка яки Валерий Леонтьевка (кемгә кайсы күбрәк ошый бит) кушылып, үзеңнең дә борын эченнән генә «Этой ярмарки краски...» дип көйли башлавыңны сизми дә каласың. Яки, киресенчә, тавыштан качып, агачлар күләгәсенә кереп китә аласың. Амфитеатрда фонтанга карап хозурланып утырырга мөмкин. Туйдыргач, велосипед аласың да, йөреп киләсең. Кышын тагын да күңеллерәк – карлы таудан чанада шу, яки җәяү йөр, чаңгы шусаң да була. «Гуляй-паркның» күрке исә – чишмә, аның янына махсус маршрут буенча төшәргә мөмкин. Җәяүләп яки велосипедта, үзеңә ничек күбрәк ошый. Чишмә яныннан Алабуга шәһәрлегенә искиткеч манзара ачыла.

Без паркта бик озак йөрдек, һәм йөргән саен яшеллеккә чумган яңадан-яңа гүзәл почмаклар ачыла барды.
НЕЧАЕВ БАКЧАСЫНДА «ЙОКЫ СӘГАТЕ»
Һәр шәһәрдә көн саен кешеләрнең зур агымнары кисешә торган урыннар бар. Алабугада бу – яңа 4 нче микрорайон. Хәзер исә бу «кырмыска оясында» да вакыт агышы акрынайган тыныч урын бар. Сабыйлары мыш‑мыш йоклап яткан арбаларын төртеп йөргән яшь әниләргә карап торганда, бу бигрәк тә нык сизелә. Хирург Леонид Нечаев исеме белән аталган скверда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итә алсын өчен кирәкле бөтен нәрсә бар – велосипед юллары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, уңайлы эскәмияләр, яшеллек һәм чәчәкләр. Яңа төзелгән шау‑шулы йортлар арасына кысан хрущёвкадагы швед стенкасы кебек килеп кысылган бу скверны район халкы тиз арада үз итте. Ул аларның очрашу һәм аралашу урынына әйләнде. Алабуга хәтта яңа шәһәрдә дә сөйкемле һәм күркәм.



ЧИРКӘҮ МӘЙДАНЫ: ИСКЕ ҺӘМ ЯҢА
Алабугада яңа белән иске янәшәлеге бик табигый килеп чыга. Моңа иң яхшы мисал – Спас чиркәве янындагы Собор мәйданын тәртипкә китерү. Биредә сквер, амфитеатр һәм уңайлы автопарковка пәйда булган. Яңа түшәлгән таш юлдан һәм сквердагы агач сукмаклардан үткәндә, агачлар күләгәсендәге нәфис эскәмияләргә утырып, чиркәү архитектурасы белән хозурланганда, унтугызынчы гасыр сурәтләрен күзаллау бер дә кыен түгел – әнә, Спас ярминкәсе ничек гөрли! Хәзер ул «бер кат астарак» урнашкан Шишкин буаларына күчте. Һәм бүген без анда ниләр булганны Собор мәйданыннан гына күзәтеп тора алабыз.

Спас чиркәвенең нәкъ каршында – совет власте өчен көрәшүчеләрнең каберлеге. Бу да Алабугадагы саклана торган күпсанлы мирас объектларының берсе.

Чиркәү артында исә – Александр Невский кәшәнәсе, аны җирле экскурсия үткәрүчеләр «Алабуганың архитектура энҗесе» дип йөртә. Ул гаҗәеп төзек һәм гүзәл!

КАЙГЫРТУНЫ ҺӘРКЕМ, ҺӘРНӘРСӘ ЯРАТА
Хәтер мәйданын, Иван Шишкин һәйкәлен төзекләндерү, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгындагы Күргәзмәләр залына ремонт ясау... Күргәнебезчә, әлеге проектлар гигант зурлыкта түгел, алар Алабуга үлчәмнәренә туры килә. Әмма кайгыртуга, карап тотуга һәркем, һәрнәрсә мохтаҗ, хәтта мәйданнар белән күргәзмә заллары да. Тегесе дә, бусы да, өченчесе дә халык күп йөри торган урын булганга, әледән-әле биредә дә нәрсәнедер торгызырга, тәртипкә китерергә, яхшыртырга кирәк. Алабугалар һәм туристлар хәзер Хәтер мәйданы буйлап яңадан түшәлгән таш юллардан йөри. Һәм, бер‑ике минутка гына булса да туктап калып, Шишкин буаларының һәм Тойма елгасының биредән ачыла торган манзарасы белән хозурлана. Бер кулына кылкаләм, икенче кулына картина рамы тотып биредә басып торучы Иван Иванович үзе дә шул манзарага соклана кебек.

Табигать гүзәллекләре белән хозурланып туйгач, җәяү китәргә һәм сәүдәгәр Алексей Николаевның элеккеге кибетендә урнашкан Күргәзмә залына кереп, музей атмосферасына чумарга була. Ремонт шулкадәр сак ясалган ки, әлеге бинаның тарихи кыйммәтен һәм үзенчәлеген аз гына да бозмый. Менә шуның өчен без барыбыз да Алабуганы яратабыз да шул! Кәефне бер генә нәрсә төшерә – биредән китәргә кирәк бит. Ә китәсе килми...


2013 елда «Стрелка» Медиа, архитектура һәм дизайн институты шәһәрләрдә уңайлы мохит тудыруга комплекслы якын килү концепциясен эшләгән. «Күнеккәнне төзекләндерүгә биш адым» дип аталган әлеге концепциянең төп идеясе – шәһәрдәге биш җәмәгать зонасын үзгәртү. Соңрак бу концепция моношәһәрләрдәге җәмәгать мохитен төзекләндерү милли программасының нигезе итеп алынган.
БЕЛЕШМӘ
«Күнеккәнне төзекләндерүгә биш адым» проектларының барысы да РФ дәге 319 монопрофильле муниципаль берәмлекләрнең һәркайсында 2018 елның мартына кадәр башкарылырга тиеш.

Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары:
– Шәһәребезне яхшы якка үзгәртү, аны төзекләндерүдә халык үзе дә катнашса, уңышлырак бара. Болай күбрәк нәрсәгә ирешергә мөмкин. Бөтен нәрсә эзлекле һәм ачык эшләнелсә, нәтиҗә дә шәп була. Программаның биш юнәлеше кысасында җирле, республика һәм федераль бюджет акчаларына гамәлгә кертелгән чаралар, бөтенесе бергә дә яки аерым‑аерым да, шәһәр халкының тормыш сыйфатын сизелерлек яхшырта һәм, әлбәттә инде, Алабуганың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыра.







Добавить комментарий