Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Алабуга: үткәнгә сәяхәт

Алабуга: үткәнгә сәяхәт

Әгәр сез узган гасырларга сәяхәт кылырга ниятләгәнсез икән – бирегә рәхим итегез. Чулман һәм Тойма елгалары кисешкән урындагы гүзәл кала – борынгылыкны яратучылар өчен менә дигән хәзинә.

07 июля 2021

Алабуганың Казан, Яр буе, Зур Покрау урамнарында XIX гасыр өяз каласының йокымсыраулы рәхәт патшалыгына эләгәсең. Купшы‑пөхтә сәүдәгәр утарлары, табыш йортлары, сәүдә рәтләре – вакыт аларга бөтенләй кагылмаган диярсең. Такталарга кызыклы атамалар язылган – «Хлебец», «Мясная лавка», «ТрактирЪ». Һәм бу гасырлар буе сакланып калган искиткеч затлы биналарга ике метрлы, чуен башлы городовой өстән хуҗаларча сокланып карап тора... Әле бит шул ук «ТрактирЪ» нинди дә булса декорация генә дә түгел, ә бәлки чын трактир, төгәлрәге, «ТрактирЪ» музей-театры. Һәм бөек Иван Шишкин музее да ниндидер күчермәләр тупланмасы түгел, ә бәлки рәссам туып‑үскән һәм иҗат белән шөгыльләнгән, шул замандагы бөтен җиһаз-җайланмасы кадерләп сакланган чын йорт үзе.
Алабугада бөтен нәрсә чын һәм уникаль. Кутузовның ординарецы, данлыклы кавалерист кыз Надежда Дурованың картайган көнендә кәнәфиендә төрепкә тартып утырган агач йорты. Яше күптән мең елдан арткан борынгы болгар манарасы. Моннан ике гасыр элек төзелеп, безнең көннәргә кадәр сакланып калган дөньяда бердәнбер җәмәгать кер юу йорты.
Ә тирә-юнь? Танаев урманы, Кызыл Тау, әкияттәгедәй гүзәл Чулман күренешләре... – боларның барысын да Иван Шишкин кайчандыр үз картиналарында мәңгеләштергән. Ялкауланмасаң, барлык бу гүзәллек белән Алабугада хәзер дә хозурланып була, «Түбән Чулман» милли паркының экологик сукмакларыннан үтәргә генә кирәк. Бераз гына үҗәтлек күрсәтсәгез, моннан йөз илле ел чамасы элек рәссамны кулына кылкаләм алырга һәм «Вид на Каму близ Елабуги», «Сосновый бор» яки «Корабельная роща» картиналарын язарга мәҗбүр иткән урыннарны эзләп табарга була әле... Тагын бер нәрсәне әйтү мөһим: Алабугада өйдәге кебек уңайлы. Шәһәр үзәгендәге кунакханәдә тукталсагыз да, иртән сез әтәч кычкырган тавышка уяначаксыз. Тагын кайда шулай иртән портье түгел, ә мактанчык әтәчләр хоры уятыр иде әле үзегезне?
Истәлекле урыннар
АЛАБУГА (ШАЙТАН) ШӘҺӘРЛЕГЕ МАНАРАСЫ
Рус сәүдәгәрләре каласы моннан мең ел элек болгар әмире нигез салган урында калыккан. Шәһәрлек – биек калкулыктагы шул бистәнең калдыклары. Алабуганың иң истәлекле урыны – Алабуга шәһәрлеге манарасы да шул заманнан калган. Әлеге манараны монголларга кадәрге болгарларның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бердәнбер архитектура ядкәре, диләр. Сүз уңаенда шуны да әйтү урынлы булыр: башка шәһәр халкы белән бергә, рәссам Иван Шишкинның әтисе 1867 елда хәрабәләрдән яңадан торгызган аны.
ШИШКИН МУЗЕЙ-ЙОРТЫ
Иван Иванович Шишкин, иртәнге пленэрдан кайткач, әлеге йортның болдырында утырырга яраткан. Шунысы кызганыч: гасыр ярымлык ара аның зур, көчле кулын хөрмәтләп кысу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Кулының зур булуы төгәл билгеле: «Утро в сосновом лесу», «Среди долины ровныя», «Перед грозой» картиналарын һәм башка җәүһәрләрне иҗат иткән Оста кулының исән чагында төшерелгән күчермәсе биредә саклана. Ике катлы зиннәтле йортны исә бөек рәссамның әтисе – икмәк сәүдәсе белән шөгыльләнгән икенче гильдия сәүдәгәре, берара шәһәр башлыгы булып торган Иван Васильевич Шишкин төзеткән.
el4
Иван Иванович Шишкин, иртәнге пленэрдан кайткач, әлеге йортның болдырында утырырга яраткан.
 
БЕХТЕРЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ ӨЯЗ МЕДИЦИНА МУЗЕЕ
Земство хастаханәсенең агач бинасы 1881 елда сәүдәгәр Баранов акчасына салынган. Карболка исе сеңгән диварлардагы экспозициядән шул замандагы дәвалау чаралары белән танышып була. Биредә дару препаратлары әзерләү өчен кечкенә фарфор киле һәм килесап та, әзер дарулар да бар. «VALIDOL» – дип язылган берсенә. Астарак сәер аңлатма: «Противъ желудочныхЪ недомоганiй». Әлбәттә, бүген язылган рецепт түгел инде, ул – «изъ Земской Аптеки 1883 1/10 года»…
Үзенчәлеге
«ЧЕБЕН» ФИЛДӘН ДӘ ШӘБРӘК ОЧРАК
«ТрактирЪ» музей-театры түрендә, аерым витринада, пыяла астында, Корал пулатындагы Россия империясе таҗы кебек диярлек, Алабуга өчен аеруча кыйммәтле экспонат саклана. Бу – өч йөз еллык раритет чәркәсе, аны русча «муха» дип йөрткәннәр. Әлеге чәркәнең пәйда булу тарихы Россиядәге эчкечелек тарихыннан аерылгысыз. Янәсе, Петр патша, гади халыкны трактирларга ияләштерер өчен, анда килүчеләргә беренче чәркәне бушлай бирергә боерган, ди. Хуҗалар патша фәрманына каршы чыгарга базмый, әмма нибары бер аш кашыгы чамасы – 10–15 грамм эчемлек кенә сыя торган чәркә уйлап таба. Халык аңа шундук «муха» дигән кушамат тага. Хәер, бу аеруча зирәкләргә туйганчы бушлай эчәргә бер дә комачауламый – алар берничә трактирга рәттән кереп чыга торган була. Алабуга музейчылары үз фондларындагы хәзинә арасыннан нәкъ менә шул чәркәне казып чыгара да, бу һөнәр ияләренә бик үк хас булмаган җитезлек һәм булдыклылык күрсәтеп, тиз арада патент та алып куя. Хәзер бирегә килүче кунакларны эксклюзив савыт белән гаҗәпләндереп кенә калмыйлар – сувенир чәркәне сату хокукына бары тик алабугалар гына ия.
el6
Риваять
КҮРӘЗӘЧЕ ЕЛАН
Риваять буенча, Алабуга (Шайтан) шәһәрлеге атамасы биек калкулыктагы мәҗүси гыйбадәтханәдә яшәгән күрәзәче еланга бәйле. Язмышын белергә теләүчеләр елан янына агылган. Күрәзәсе өчен еланга кеше гомере белән түләргә кирәк булган – аңа әсирлеккә төшкән дошманнарны корбан иткәннәр. Әмма бервакыт елан юкка чыккан. Бу Болгар дәүләте җимерелер алдыннан булган. Һәм үз ватанын һәм үз халкын ыргылып килгән дошманнан ничек коткарып калу ысулын хан беркемнән дә сорый алмаган... Сүз уңаенда, Алабуга шәһәрлегенә күрәзәче елан әйләнеп кайткан бит. 2016 елның августында. Бронзадан ясалганы.
el5
Күрәзәсе өчен еланга кеше гомере белән түләргә кирәк булган – аңа әсирлеккә төшкән дошманнарны корбан иткәннәр.
Тәмлетамакларга
ЦВЕТАЕВАНЫҢ АЛМА БӘЛЕШЕ
Алабугада сезне һичшиксез искиткеч тәмле каймаклы алма бәлеше белән сыйлаячаклар һәм аның нәкъ менә Марина Цветаева рецепты буенча әзерләнүенә ышандырырга тырышачаклар. Көмеш гасыр шагыйренең ашарга пешерергә яратмавын искә төшереп каршы әйтә күрмәгез тагын үзләренә. Бу шәһәрдә бакыйлыкка күчкән Цветаева истәлеген кадерләп саклаган алабугалар да белмәсә, кем белсен ди бу хакыйкатьне?
el7
Әйе, безгә мәгълүм: ризыкка гомумән битарафрак булган Цветаева, бервакыт пешекчесе нәрсә әзерләргә дип сорагач, рецептлар китабының бер битенә төртеп күрсәткән, ди. Нәтиҗәдә мескен пешекчедән бөтен базар халкы көлгән – хуҗасы кушкан ризыкны пешерер өчен, ул кабан дуңгызының башын эзләп йөргән, имеш... Әмма тарих Маринаның сеңлесе Анастасия Цветаеваның Тарусадагы рәхәт тормышлары турындагы хатирәләрен дә саклый: «Веранда, где вечно кипел на столе самовар, жужжали над вазочками с разнородным вареньем и медом осы, сладкие пироги, ватрушки – и особенно Тәмлетамакларга любимые ржаные сдобные лепешки, которые пекла на сметане пожилая ласковая Катя…»
Ихтимал, нәкъ менә Тарусадагы тормышлары хакында хатирәләр апа белән сеңелнең «каймаклы бәлешне» гаилә ризыгы итүенә сәбәп булгандыр. Еллар узгач, инде Маринаның кызы Ариадна Эфрон да Раштуа бәйрәменә үзенең «алма һәм каймаклы крем белән бөккән» пешерүен сөйләячәк.
Әлеге искиткеч тәмле ризыкны пешерү өчен гайре табигый бернәрсә дә таләп ителми. Бары тик татлы камыр, каймаклы крем‑ соус һәм Антонов алмалары гына кирәк. Табигый ки, төп ингредиент уйчан‑назлы «цветаевча» кәеф булырга тиеш.
ЦВЕТАЕВА БӘЛЕШЕ РЕЦЕПТЫ
Камыр өчен: 2 стакан он, яртышар стакан каймак һәм шикәр, 150 грамм атланмай, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч.
Өстенә агызу өчен: 1әр стакан каймак һәм шикәр, 1 йомырка, 2 аш кашыгы он. Эчлек: 1 килограмм алма.
Әзерләү: шикәрне каймак белән туглыйлар, эретелгән атланмай, он һәм камыр көпшәкләндергеч өстәп, камыр басалар. Табага җәеп, кырыйларын күтәртәләр дә, туралган алманы матурлап тезеп, өстенә каймак-шикәр-йомыркаонны яхшылап туглап агызалар. 180 градуслы газ мичендә 1 сәгать пешерәләр.
el8
НИЧЕК БАРЫРГА:
Казаннан М7 трассасы буйлап Алабуга борылышына кадәр. Ара-208 км.
КАЙДА ТУКТАЛЫРГА: Кунакханәдә, кунак йортында яки хостелда. Бәяләр – хостелда тәүлегенә ике кешегә 800 сумнан алып дүрт йолдызлы кунакханәдә ике кешегә (иртәнге аш белән) тәүлегенә 2890 сумга кадәр.
НӘРСӘ КАРАРГА:
Борис Березовскийның «Летние вечера в Елабуге» традицион Халыкара музыка фестивале. 15, 16, 17, 18 июльдә һәрвакыттагыча open-air форматында узачак. Катнашучылар арасында виолончельче Александр Князев, Бельгиядән килгән музыкаль квартет, Игорь Скляров җитәкчелегендәге «Crystal Trio» ансамбле, Александр Суетин җитәкчелегендәге «Мадригал» борынгы музыка ансамбле, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестры булачак. Бөтенроссия Спас ярминкәсе. 6,7,8 август. Анда Россия Федерациясеннән һәм якын вә ерак чит илләрдән килгән декоратив-гамәли сәнгать, халык нәфис һөнәрчелеге осталары катнаша.
НӘРСӘ САТЫП АЛЫРГА:
Җирле осталарның чыбыктан һәм каен тузыннан ясалган эшләнмәләре, бөтиләр. Бары тик Алабугада гына сатыла торган оригиналь сувенир – «муха» чәркәсе. Патша Россиясе трактирларында мондый чәркәгә эчемлекне бушлай салып биргәннәр

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: