
Алар өчен бар да – «мөмкин»!
8-14 сентябрьдә Казанда начар ишетүчеләр, яисә бөтенләй ишетмәүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионаты булып узды.
20 октября 2016
Ихластан әйтүем. Футбол, хоккей, баскетбол, волейбол ярышларында дәррәү кубып кычкырып, шаулап җан аткан трибуналарны монда күрү мөмкин түгел. Беренчедән, пуля белән ату вакытында спортчыларның психологик халәте бик мөһим роль уйный, аларга концентрацияне югалту һич тә ярамый. Икенчедән, монда чыгыш ясаучы спортчылар җанатарларның шау-шу килеп хуплавын барыбер ишетмәячәк. Инде ачыклык кертергә вакыт: 8-14 сентябрьдә Казанда начар ишетүчеләр, яисә бөтенләй ишетмәүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионаты булып узды.

Һинд кызлары салкыннан курка
Яңгырлы, салкын сентябрь көннәре. Казандагы Мирный бистәсеннән ерак түгел урнашкан «Динамо» спорт базасының ату үзәгенә юл тотабыз. Ярышларның бер өлеше ярымачык тирда үткәрелгәннән соң, башка дисциплиналарда көч сынашу түбә астына, ябык ату залына күчте. Монда инде спортчыларга сәләтләрен, осталыкларын, психологик ныклыкларын күрсәтергә берни дә комачаулый алмый. Һиндстан командасы остазлары әйтүенчә, урамда үткәрелгән ярышлар вакытында спортчы кызлар бик туңган, салкыннан дер-дер калтырап, көчкә атканнар.
Беренче дөнья чемпионатының нәкъ менә Казанда уздырылуы – республика өчен зур бәхет һәм башкалабызның спорт, иҗтимагый чаралар оештыру өлкәсендәге дәрәҗәсен, абруен күрсәтә торган вакыйга.
Ату үзәгендә соңгы елларда зур спорт чараларында кагыйдә булып киткән саклык пунктлары каршы ала. Хәтта спортчыларны алып килгән автобусны ук озаклап, җиренә җиткереп, махсус минаэзләгеч белән тикшерәләр.
Без килеп кергәндә, хатын-кызлар арасында 10 метрдан пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар бара иде. Сүземне залдагы тулы тынлык турында сөйләүдән башлаган идем бит. Атмосферага бераз күнеккәч, очколар санау системасына күз ияләшкәч, чибәр-чибәр кызларның кайсы кем булуын ачыклап бетергәч, менә, ниһаять, ярышны дикъкать вә игътибар белән күзәтә башлыйсың. Башлана эмоцияләр! Кычкырып, кул чабып, шаулап булмаганлыктан, кызлар өчен ныграк та борчыласың әле. Берәрсенең мишень читенәрәк тидерүе була, бар халык арасында, җил искән кебек, «Э-э-һ...» дигән уфтану ишетелә. Борынгы ау алиһәсе Диананы күргәннәрмени, ату кырыннан күзләрен дә алмыйлар. Хәер, без белмәгән-күрмәгән Диана белән чагыштырып булмый... Кызлар булсалар да, әнә ничек төз аталар. Ир-атлардан бер дә калышмыйлар!

Килдем, карадым, ошады, калдым
Кайвакыт, берәрсенең кулы калтырап куя шулай да – әз генә читкә тайпылдымы мылтык көпшәсе, көндәшләрең узалар да китәләр. Ниләр кичерә икән спортчы, нинди уйлар белән ярышка әзерләнә? Бу сорау белән чемпионатта тулы комплект медальләр яулаган Украина спортчысы, яңа гына әлеге титулга ия булган дөнья чемпионаты Сергей Фоминга мөрәҗәгать иттек. Сергей, инде шактый тәҗрибәле спортчы булуына карамастан, чемпионат алдыннан бик нык дулкынланган икән.
– Биш яшьтә начар ишетә башладым. Башта гади мәктәптә укыдым, аннары начар ишетүче балалар өчен махсус мәктәпкә күчтем, ике ел анда белем алдым. Мәктәптә укыганда йөзү һәм җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Соңыннан, техникум бетереп, бер предприятиегә эшкә урнаштым. Шунда эшләп йөргәндә, директорыбыз янына пуля белән ату буенча тренер килеп, ату белән шөгыльләнергә теләүче яшь егетләрегез юкмы, дип, кызыктырып китте. Килдем, карадым, ошады, калдым.
Башта эш белән ату параллель рәвештә барды, тик 2011 елгы Европа чемпионатына эштән җибәрмәгәч (шундый яхшы цех мастерын кем инде Европа чемпионатына җибәрә ди! – авт.), предприятиедән китеп, ярышларга бардым. Ярты еллап беркайда да эшләмәдем, кыенга килде, билгеле. Шуннан ярты ставкага спортсмен-инструктор итеп эшкә кабул иттеләр мине. Узган Европа чемпионатына мин әллә нинди өметләрсез генә килгән идем болай үзе, көч сынау өчен генә. Һәм, көтмәгәндә-уйламаганда, беренче урын яулап куйдым! Дөнья чемпионатына исә мин инде үземдә җиңәргә осталык, сәләт барлыгын белеп килдем, шуңа да психологик киеренкелек көчлерәк булды. Ярышлар да шактый катлаулы, авыр булды, ләкин, күрәсез, уңышка ирештек.
Тыйнак кына, тыенкы гына «уңыш» дип атады ул үзенең җиңүен. Аннары монда аларны берләштергән уртак чир турында сөйләргә кереште. Һәм, әйтергә кирәк, ул аның кимчелекләренә караганда, өстенлекләренә күбрәк басым ясады.
̶ Башкалар белән чагыштырганда, яхшырак ишеткәнгә күрә, мин үз командамда тәрҗемәче ролен дә башкарам – тренерларның әйткәннәрен спортчыларга җиткерәм, - дип сүзен дәвам итте Сергей. - Безне начар ишетүче балалар укый торган мәктәпләргә очрашуларга еш чакыралар. Йөзүчеләр, көрәшчеләр белән бергә йөрибез, балаларны спортка килергә өндибез, спорт ачкан киңлекләр, мөмкинлекләр турында сөйлибез. Балалар шактый күп килә, күбесе түзми, тиздән китә, әмма кайберләре секциядә кала, бик теләп, даими шөгыльләнә башлый. Көндәшләр шактый көчле иде, барысы белән дә танышуыма мин бик шат, шундый яхшы тәҗрибә һәм аралашу насыйп булды бу көннәрдә. Спортчылар белән социаль челтәрләрдә язышабыз, тренировкалардан фотолар җибәрешәбез, чит теллеләре белән аралашуы кыенрак, чөнки халыкара ишарәләр телен мин начаррак беләм.
Казан бик ошады – чиста, пөхтә, матур ул. Кремльдә булдык, мәчетегезгә сокландык. Милли каһарманыгыз Му... Му... (бу урында аз гына сөрлегеп торды да көлеп җибәрде – авт.) Муса Җәлил турында кызыксынып тыңладык, шигырьләрен укырга кирәк, дигән фикергә килдем. Аның шигырьләре кешенең рухын ныгытадыр...

Чит илдә – чикләр юк
...Эһ, Сергей белән сөйләшеп торган арада безнең кызларыбыз төшеп калды: Дарья Булавина – сигезенче, Юлия Чурсина дүртенче урынны яуладылар. Трибуналар да минем белән бер көйләнештә: «Э-э-эһ...»
Ярый, болай да яхшы чыгыш ясадылар бит, 10 медаль, икесе – алтын. Россия – чемпион! Бәлки, остазлары башка фикердәдер, остазлар бит үз командаларының осталык дәрәҗәсен дә, әзерлек дәрәҗәсен дә безгә караганда яхшырак беләләр, дип уйлап кына бетергән идем, матбугат хезмәте җитәкчесе Азамат Мырзаев инде Россия җыелмасының өлкән тренерын яныма җитәкләп алып та килгән. Әллә уйларны укып йөри шунда?
Россия сурдлимпиада җыелмасының өлкән тренеры Сергей Михайлович Кривцов, инде бу чемпионаттагы традицияне дәвам итеп, башта оештыручыларны мактап китте:
– Беренче дөнья чемпионаты булуына карамастан, оештыру эшенең бернинди дә җитешсезлекләре булмады, барыбыз да ярышлардан бик канәгать калдык, проблемалар хакында әйтә алмыйм. Әлеге категория спортчылар өчен ярыш саннары шактый чикләнгән: Европа чемпионаты һәм Сурдлимпия уеннарыннан тыш, башка ярышлар юк. Бу дөнья чемпионатыннан соң берникадәр алга китү сизелер, дип уйлыйм.
Россия җыелмасының нәтиҗәләрен бәяләп, ул болай диде:
̶ Россия спортчыларының әзерлек дәрәҗәсен уңай бәяләр идем. Финалга барысы да диярлек үтте, медальләр өчен көрәштә дә бирешмәделәр. 10 медаль - бик яхшы күрсәткеч. Әлбәттә, алтыннары күбрәк булса, яхшырак булыр иде, димәк, алга таба эшләргә, тагын да җитдирәк максатлар куярга кирәк. Пуля белән ату – психологиягә бик нык бәйле спорт төре, кызганыч, аны бары күнегүләр ясап кына өйрәтеп булмый. Ярышлар кирәк, никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшы. Ярыш вакытындагы киеренкелек бөтенләй башка, тәҗрибә кирәк. Чит ил спортчыларына ул яктан җиңелрәк – чикләр юк, рәхәтләнеп бер илдән икенчесенә күчеп, ярышларда катнашалар, тулысынча сәламәт спортчылар белән ярышалар. Безнекеләргә ул яктан кыенрак, акча мәсьәләсе дә кысанрак. Халыкара ярышларда без ел әйләнәсендә катнаша алмыйбыз, әлеге дә баягы финансларга барып тоташа бу хәл. Спортчылар барысы да кайдадыр эшли бит, спорт белән генә шөгыльләнеп көн күреп, тамакны туйдырып булмый.

Веганнар өчен – бронза
Ул арада ярышлар тәмамланды. Беренче урында – Украина, икенче урында – Сербия, өченчедә – Һиндстан. Менә сиңа мә, Европадан булмаган илгә тәтегән беренче медаль бар. Тизрәк ашыгыйк сенсацияле спортчы янына. Һиндстан кызы медальләр белән бүләкләнү тантанасына әзерләнә торган арада әлеге ил делегациясе белән таныша тордык. Делегациянең җитәкчесе Прахладрао Дешмукх Шарадрао әфәнде (Һиндстан командасының менеджеры буларак исемләнә ул халыкара спорт телендә – авт.) бронза медаль яулаган спортчы кызның әтисе дә икән әле. Күпләр кебек үк, ул да оештыручыларның сыйфатлы хезмәтен билгеләп үтте. Аннан милли мәдәниятләрнең аермасы турында сөйләүгә күчте, кызыклы бер фактны күзәткән булып чыкты һиндлы әфәнде.
– Һиндстанда ату белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны алты меңнән артык, ә начар ишетүчеләр арасында ату белән шөгыльләнүчеләр – дүрт-биш кенә. Шуларның икесе – биредә. Икесе дә студентлар. Соңгы көндә бронза медаль яулаган кыз – Приеша Дешмукх – минем кызым. Һиндстаннан беренче тапкыр дөньяга чыгуы. Ату белән ул өч ел шөгыльләнә, һәм менә – шушындый уңыш. Без бик шат, алдагы Сурдлимпия уеннарына зур өмет баглыйбыз. Безнең кызларыбыз өчен монда килү – гомумән зур уңыш, алга таба яңа үрләр яулау өчен җитди әзерлек мәйданы. Оештыручылар бик тырышканнар: яхшы бүлмәләрдә яшәдек, ярыш шартлары да бик уңайлы. Көндәшләр дә бик хәерхаһлы, күп яңа дуслар таптык. Безнең өчен мондагы төп кыенлык – вегетариан ризыкның бик сирәк очравы. Кайда кермә, бөтен җирдә итле ризык. Гаеп итеп әйтү түгел, бу – мәдәниятләр, халыклар һәм алардагы традицияләрнең дә төрлелеге. Сәяхәт итү, яңа илләр күрү шуның белән кызыклы да – үз милли мәдәниятеңнән аермалы булган мәдәниятләр белән танышасың.

Алар гади түгелләр
Ярыш нәтиҗәләре буенча, инде әйткәнебезчә, Россия җыелмасы төрле дәрәҗәдәге 10 медаль яулады. Җиңүчеләребезнең исемнәре: Роман Кузьмин (2 көмеш, 1 бронза), Юлия Чурсина (алтын), Евдокия Каторгина (алтын), Валерия Кладовикова (2 көмеш), Ирина Борисова (көмеш), Ольга Мисоченко (бронза), Дарья Булавина (бронза).
Ябылу тантанасында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов монда җыелган бар халыкка котлау сүзләрен юллады: «Бу беренче чемпионатның уңышлы тәмамлануы белән барыгызны да котларга рөхсәт итегез. Казанда әле сурдлимпиячеләр арасында шулкадәр югары дәрәҗәле ярышларның моңарчы булганы юк иде. Без Татарстанга мондый әһәмиятле халыкара ярышны оештырырга ышанып тапшыруларына чиксез рәхмәтлебез. Соңгысы булмас, дип өметләнеп калабыз. Үзләренең югары осталыкларын күрсәтеп, чын мәгънәсендә спорт көрәше белән безне куандырган спортчыларның ярышларын карау бик рәхәт булды».
Россиянең Сурдлимпия комитеты Президенты Александр Романцов оештырылу дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте.
Теләсә нинди спорт төренең асылы – ярыш, көндәшлек. Ләкин асылның асылы – көндәшлекне спорт мәйданында калдырып, гади тормышта дуслар, бер-береңне хөрмәт итә торган коллегалар булып калу.
Карап-карап торасың да, аптырыйсың. Гап-гади кешеләр. Мылтыктан, пистолеттан аталар. Күзләренә, үз-үзләрен тотышларына игътибар беләнрәк карыйсың – юк, гади түгелләр икән. Умырткалылар һәм искиткеч көчле рухлылар.

«Кешене хәсрәт тәрбияли»
Сүз уңаеннан, умыртка баганасын имгәтеп, йөри алмый торган Россия сноубордчысы Алена Алехинаның сүзләре искә төшә. «Мин бер сәбәпсезгә депрессияләр белән «җәфаланучы» кешеләр өчен махсус аттракцион ясар идем. Үзем кебек, чыннан да авыр хәлгә юлыккан башка кешеләрнең ситуациясенә куеп торыр идем үзләрен берникадәр вакытка. Депрессияләренең, иң кимендә, берничә елга юкка чыгачагына һич шигем юк. Элеккеге кайгыруларымны миңа хәзер искә төшерү дә көлке. Эһ, ник шул вакытта күңелемне төшереп, борчылып йөрдем икән җыен вак-төяккә, дип тә еш уйлыйм. Һәр мизгелне шаулатып, гөрләтеп яшисе, һәр нәрсәдән тәм табасы калган икән! Кешене гади әйберләргә сөенергә, тормышның һәр минутыннан тәм табып яшәргә көчләп өйрәтеп булмый. Гадәттә, моңа адәм баласын хәсрәт өйрәтә. Хәсрәт тәрбияли. Ләкин сәламәт кешеләрне дә сәламәт ысуллар белән өйрәтеп карыйсы килә...»
Менә нәрсәдә сере бу спортчыларның. Алар, безнең кебек кошлар сайравын, музыка аһәңнәрен ишетә алмыйлар, башка кешеләр белән аралашу мөмкинлекләре дә чикле. Ләкин аларның йөрәкләрендә көрәш уты сүнми. Алар, бернигә карамастан, яраткан эшләре белән шөгыльләнеп, рәхәтләнеп яши бирәләр. Безгә алардан гади генә нәкъ менә шул хакыйкатькә өйрәнергә була – яши белергә.

Тарихка күз салып
Начар ишетүчеләр яисә бөтенләй ишетмәүчеләр өчен төрле ярышлар үткәрү дөнья тарихында ХХ гасырның 20нче елларыннан башлана. 1924 елда Франция башкаласы Парижда беренче җәйге Сурдлимпия уеннары үткәрелә. Аларда спортчылар җиңел атлетика, велосипед спорты, футбол, йөзү буенча көч сынаша. Беренче Кышкы уеннар 1949 елның гыйнвар аенда Австриядә уздырыла. Ярышларны оештыру вазыйфасы Халыкара комитетка (ICSD) йөкләнгән (1924 елның 16 августында оештырыла). Башлыча 10 вәкил-илдән генә торган бу оешма хәзерге көндә составына кергән 90нан артык милли федерация белән горурлана ала. Сурдлимпия һәм паралимпия спортларын берләштерү идеясе дә булган, ләкин ул уңышка ирешмәгән.
Пуля белән ату – беренче җәйге Сурдлимпия уеннары программасында да булган. Сурдлимпия уеннарына һәм ярышларга бары тик иң яхшы ишетә торган колагы да 55 децибелдан начаррак ишетә торган кешеләр генә кертелә. Әлеге ярыш кагыйдәләре гадәти ярышлардагы кебек үк.
Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча Европа чемпионатлары 1967 елдан бирле уздырыла. Казанда 8-14 сентябрьдә узган дөнья чемпионаты – беренчесе. Казанда узачак чемпионат спортның әлеге төре тарихында дебют турниры булып торачак. ICSD һәм Россиянең Сурдлимпия комитеты тарафыннан уздырыла торган турнирда дөньяның 16 иленнән – Венгрия, Германия, Греция, Израиль, Һиндстан, Кипр, Кытай Тайбэй, Латвия, Монголия, Россия, Сербия, Украина, Финляндия, Чехия, Хорватия һәм Швейцария ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнашты. Пневматик һәм кече калибрлы коралдан пуля белән ату ярышлары барышында 12 комплект медаль тапшырылды.
Беренче дөнья чемпионаты Казанның «Динамо» спорт базасының ату үзәгендә үтте. Дөнья чемпионаты киләсе елга Самсун шәһәрендә (Төркия) узачак XXIII җәйге Сурдлимпия уеннарына әзерлекнең хәлиткеч этабы буларак бәяләнә.
Добавить комментарий