Альберт Әсәдуллин: «Туган шәһәрләрем икәү – казан һәм ленинград»
Кайчандыр Ленинград сәнгать академиясендә укыр өчен яраткан Казанын ташлап китәргә мәҗбүр булган Сукно бистәсе малаеның тавышы бүген бөтен дөньяга мәгълүм, аны халык бик ярата. Әңгәмәдәшебез – җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин.
12 октября 2025
КАБАТЛАНМАС ТАМАША
– Альберт Нуруллович, быел Казан 1020 еллыгын билгеләп үтә. Ә сез туган шәһәрегезнең меңьеллыгында чыгыш ясавыгызны хәтерлисезме әле?
– Әлбәттә! Ул вакытта Казанда берничә концерт мәйданчыгы эшләде, шулай да төп мәйдан Кремль янындагысы иде. Ак ташлы Кремль диварлары фонында бәйрәм концерты – бу искиткеч, кабатланмас тамаша! Гаять зур, колачлы! Артистлар белән тамашачыларны берләштергән искиткеч рәхәт һава торышын һәм гаҗәеп мохитне онытып буламыни?!
Мин биючеләр белән чыгыш ясадым. Барысы да бик яхшы әзерләнгән, яктылык та, тавыш та искиткеч иде! Габдулла Тукай шигыренә язылган «Тәфтиләү»не а капелла җырладым, тамашачылар алкышка күмде. Тагын берничә җыр башкардым, шул исәптән Besame Mucho дигән хитны да.
Егерме ел үтте инде, ә бу соклангыч манзара әле һаман күз алдымда тора!

Әнисе һәм апалары белән, 1952 ел.
РОКТАН – ТАТАР ҖЫРЫНА
– Сезнең репертуарда татар җырлары берничә елдан соң гына пәйда булды бит?
– Сүз дә юк, мин Ленконцертта эшли башлаганда, без бары тик рус телендә генә җырлый идек. Ә менә Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсында Гран‑при откач, «Алтын Орфей» лауреаты булгач һәм үз коллективым белән чыгыш ясый башлагач... Мин хәтта төгәл хәтерлим: бу 1980 ел иде, Донецкидагы гастрольләр вакытында кинәт залдан язу килде: «Зинһар, татар телендә берәр җыр башкарыгыз әле!» «Бик рәхәтләнеп!» - дим. Үзем исә эчемнән тиз-тиз генә белгән татар җырларымны барлыйм...
Музыкантлар, әлбәттә, моңа әзер түгел иде, һәм мин а капелла «Әниемә хат» җырын җырладым. Ул концертта иң кайнар алкышлар татарча җырымнан соң яңгырады. Аннары мин бу җырны, үз әниемә багышлап, программага да кертә башладым. «Залда татарлар бармы?» – дип сорый идем. Бер яки ике кул гына күтәрелсә дә, мин: «Сезнең өчен татарча җыр башкарырга телим. Һәм барыгыз өчен дә, әлбәттә», – дип, аны башкара идем.
.jpg)
– Әйдәгез бераз үткәнгә әйләнеп кайтыйк һәм ничек сәхнәгә килеп эләгүегезне, күп кенә конкурслар лауреаты булуыгызны искә төшерик. Сез бит Казаннан Ленинградка архитекторлыкка укырга киткәнсез…
– Мин чыннан да Сәнгать академиясендә укыдым. Тик нәкъ менә диплом проектын ясар вакыт җиткәч чирләп киттем һәм үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә эләктем. Анда бер айга якын яттым. Терелеп чыккач, безнең остаханә җитәкчесе, Ленинградның атаклы архитекторы профессор Александр Владимирович Жук миңа: «Алик, син хәзер диплом эшен дәвам итә алмыйсың, сиңа башта тернәкләнеп бетәргә, ныклап аякка басарга кирәк», – диде.
Тик бу академиядәге мәҗбүри тәнәфес вакытында яшәр өчен ничектер акча эшләргә кирәк бит. Ул вакытка минем гаиләм, кечкенә улым бар иде инде. Сәнгать академиясеннән чыгып барганда, күрәм, вестибюльдә миңа каршы Ленконцерт администраторы Юра Белишкин килә. Минем зарымны тыңлады да: «Борчылма, әйдә безгә», – диде. Һәм мин Ленконцертка, «Веселые голоса» ансамбленә килеп эләктем. Бик шәп ВИА иде ул!
Ә аннары миңа «Поющие гитары» ансамбле җитәкчесе Анатолий Васильев игътибар итте. Җитмешенче еллар уртасында Александр Журбин музыкасына «Орфей һәм Эвридика» дип аталган беренче совет рок-операсын куярга җыенгач, алар бик озак Орфей ролен башкаручыны эзләгән булып чыкты. Музыка инде бар, ә спектакльдә җырларлык кеше юк. Җырларга гына түгел, нәкъ менә музыкаль спектакльдәге тулы бер партияне башкарырга кирәк. Анда вокалист булу гына аз, ышандырырлык итеп рольгә дә керергә кирәк.
Режиссёр Марк Розовский килә, солистларны карый – берсе дә ошамый... «Алар барысы да багана кебек басып тора, ә миңа табигать баласы, Маугли кирәк», – дип аңлата ул. Шунда бер дусты аңа Пушкиндагы Офицерлар йортында оештырылган бию кичәләрендә Альберт исемле татар егете җырлавын, аның югары ноталарны җиңел алуын әйтә...
«Орфей һәм Эвридика» премьерасы Ленинградта 1975 елның июлендә булды. Әлбәттә, беренче совет рок-операсындагы бу төп роль миңа моңарчы күрелмәгән танылу китерде!

Орфей ролендә.
– Ул еллар... һәм рок-опера?
– Юк, билгеле, ул вакытта спектакльне рок‑опера дип атарга ярамый иде. Ленконцерт парткомы катгый: юк дигәч юк. Сәнгать советының бер утырышы, икенчесе үтә... Икенчесеннән Анатолий Васильевны да, Саша Журбинны да куып чыгара язалар. Һәм менә өченче утырышка әлеге спектакльгә либретто язган драматург Юрий Димитрин килә. Урыныннан торып баса да: «Без, музыка культурасы эшлеклеләре, Бертольд Брехтның кем икәнен барыбыз да яхшы белә», – ди. Барысы да бер-берсенә карашып ала, башларын кага. Ул дәвам итә: «Бертольд Брехтның бөтен дөньяга танылган «Трёхгрошовая опера» пьесасы бар. Һәм менә Бертольд Брехт, антифашист, коммунист (бу сүзләр вакытында худсоветта барысының да иңнәре турая төшә), үз пьесасына зонг җырларын керткән – алар ярдәмендә спектакльдә катнашучылар, үз образларыннан чыгып, алдагы күренешне йомгаклый, аңа фәлсәфи аңлатма бирә һәм киләсе күренешне алдан хәбәр итә. Безнең спектакльдә дә нәкъ шулай! Бу – Бертольд Брехт принцибы. Әлбәттә, бу рок‑опера түгел, бу зонг-опера!» – ди.
Барысы да килешә: «Бу бит бөтенләй башка нәрсә! Әлбәттә, Бертольд Брехт, зонглар!» – диләр. Шул рәвешле «Орфей һәм Эвридика» зонг-операсы исемен раслыйлар. Ләкин ярты елдан соң ук инде афишаларда «рок-опера» дип бастыра башладылар. Бу инде бүтән беркемне дә хафаландырмады, чөнки без Ленконцертка искиткеч күп акча эшли башладык! Бөтен ил буйлап спорт сарайларында дүрт, биш, алтышар мең тамашачы каршында чыгыш ясадык... Һәм алар шыгрым тула иде! Киевта, хәтерлим, динамикларны тышкы якка чыгардылар, чөнки халык бина тирәсендә басып тора... Атлы милиция саклады хәтта! Сез мондый хәлне бүген беркайда да күрә алмыйсыз! Ул чагында бу үзенә күрә бер мәдәни шартлау булды!
Мондый уңыштан соң, аңлашыла инде, мине конкурсларга җибәрә башладылар. Беренчесе 1976–77 елларда «С песней по жизни» Бөтенсоюз конкурсы иде. Анда без Роза Рымбаева белән җиңүче булдык. 1978 елда мин Сочида Бөтенроссия вокал конкурсында Гран‑при алдым, ә 1979 елда СССРның төп конкурсы – Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсында Гран‑при яуладым. Шуннан соң мине автомат рәвештә Болгариядәге «Алтын Орфей» халыкара конкурсына җибәрделәр. Анда, әлбәттә, Орфей барырга тиеш иде!
Ләкин мин Гран‑при алмадым... Анда, ул вакытлардагыча, барысы да алдан ук хәл ителгән иде – болгар егете җиңде. Бик яхшы вокалист. Мин бер баскычка түбәнрәк булып чыктым, ләкин барыбер лауреат бит. Хәтерлим, болгар җырын җырладым, аннан Led Zeppelin төркеменең «Күккә баскыч» җырына охшатып баллада ясадым. Бик югары ноталар алдым! Халык аягүрә басып кул чапты! Шул уңыштан соң, миңа үз ансамблемне бирделәр. Һәм аның белән инде татар җырларын да җырлый башладым.
ПАКЬЛӘНҮ ЯҢГЫРЫ
– Сәхнәдә татарча җырлый башлагач, сез театрлаштырылган уникаль «Мәһди» спектаклен тудырдыгыз, аны кайвакыт татар рок-фолк-операсы дип атыйлар…
– Әйе, ләкин бу әле соңрак булды. Татар телендә ниндидер әһәмиятле әсәр иҗат итү идеясе туды, әмма мин җыр артыннан җыр бара торган гадәти программа эшләргә теләмәдем. Мин бит профессиональ сәхнәдә чын-чынлап нәкъ менә музыкаль спектакль жанрында, «Орфей һәм Эвридика»да пәйда булдым. Үземнең студентларыма, шәкертләремә хәзер гел әйтәм: вокалист үзен бөтен тулылыгында күрсәтә алган иң бөек жанр – музыкаль спектакль ул. Опера, оперетта, мюзикл, рок-опера, сюита, симфоник спектакль... Боларда актёр уникаль образ тудыра ала. Шуңа күрә минем максат концерт кына түгел, ә сюжетлы тамаша кую иде. Нигезендә татар халык җырлары булуын теләдем. Тамырларга кайтасы килә иде. Нәтиҗәдә спектаклебез Коръәннең «Рәхмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән...» сүзләреннән башланып китә. Аннан соң бер мосафир пәйда була, ул уйларында моннан мең ел элеккеге чорга, Бөек Болгар заманына әйләнеп кайта, аннары халыкның мең еллык тарихы күрсәтелә. Асылда бу моноспектакль иде. Моно-рок-фолк-опера.

Әтисе белән, 1983 ел.
Башта минем төп бурычым винил диск яздыру булды. Һәм ул килеп тә чыкты. Бөтен материал студиядә Виктор Динов тарафыннан яздырылды. Аннары, спектакльдәге һәр номер мөстәкыйль булсын өчен, клиплы фильм төшерү идеясе туды. Бу идея белән мөрәҗәгать иткәч, дустым, телевидение режиссёры Леонид Александренко, «Мәһди»не сәхнәдә куярга кирәк, диде.
Ә ничек? Акча каян алырга? Ул: «Мәчеткә бар», – диде. Шулай итеп, мин Равил хәзрәт Гайнетдин белән очраштым. Ул материалның барысын да тыңлады һәм: «Бу бит искиткеч! Мондый бөек вакыйгага иң яхшы бүләк тагын нинди булырга мөмкин?!» – дип сокланды. «Нинди вакыйгага?» – дим. «Ничек, сез белмисезме...»
Һиҗри исәп буенча Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула икән. Кайвакыт кешеләр махсус ниндидер датага әсәрләр яза, мин исә бу хакта белми дә идем. Ә Равил хәзрәт: «Бу сезнең эшегезнең әһәмиятен тагын да арттыра. Моны сезгә Аллаһы Тәгалә Үзе җибәргән!» – диде.
Һәм менә 1989 елның августында, бу бәйрәмгә бөтен дөньядан күренекле мөселман әһелләре җыелган Казанда, Үзәк стадионда спектакль куйдык. Режиссёры Дамир Сираҗиев, берничә номерның музыка авторы Мәсгудә Шәмсетдинова иде. Минем өч искиткеч дустым, композиторлар Андрей Сикле, Андрей Андерсен һәм Сергей Сушко бик зур эш башкарды.
Мин стадион уртасында, яшел келәмдә Кәгъбә образы торачак, дип уйладым. Аның сызымнарын үзем сыздым, мин бит архитектор. Лазерлы зур шоу уйланылган иде, Ленинградтагы фирма белән сөйләштем, һәм алар ике фура белән гаять зур лазер җайланмаларын алып килде. Бу фантастика иде! Бик зур вакыйга, бигрәк тә ул заман үлчәмнәре буенча! Финалда ялтырап торган яшел лазер нуры Сөембикә манарасы буйлап әкрен генә һаман өскәрәк үрмәләде... Һәм аның түбәсендә кинәт балкып киткәндәй булды. Аннан соң – ярымай куелган урында. Иң очында. Менә шундый могҗиза!
Көне буе яңгыр яуды, ә спекакль башланырга бер сәгать кала туктады, болытлар стадион өстендә нәкъ түгәрәк буенча таралды да, йолдызлы күк йөзе ачылды. Могҗиза! Ә финал күренешендә, мин «Фатыйха» сүрәсен укыганда, тагын яңгыр ява башлады. Һәм барыбыз да бу пакьләнү, сафлану, гөнаһлардан арыну, яңарудыр, дип ышандык.

Әнисе белән.
КҮПКЫРЛЫЛЫК ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕК ТУРЫНДА
– Сез үзегезнең укучыларыгызны еш телгә аласыз. Кайда укытасыз?
– Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетында. Анда Музыка, театр һәм хореография институты бар, мин вокал кафедрасы профессоры булып торам. Мине укытырга чакырганда: «Аңлагыз, мин вокаль педагогика буенча бер генә брошюра да укымадым бит», – дип карыштым. Әмма институт директоры Ирина Аврамкова: «Консерватория тәмамлаган профессорлар күп, ә безгә сезнең тәҗрибәгез кирәк, сез аны яшьләргә тапшырыгыз», – диде. Менә шуның белән инде 15 ел шөгыльләнәм.

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шагыйрь мәхәббәте» операсында Шүрәле образында.
– Шәкертләрегезне нәрсәгә өйрәтәсез?
– Артист бриллиант кебек булырга тиеш. Төрле рольләрне бик шәп башкару өчен, аның төрле ялтыравыклы кырлары булу зарур. Кырлары никадәр күбрәк булса, артист шулкадәр баерак, тамашачы өчен шулкадәр кызыклырак.
– Заманча яшь башкаручылар турында нәрсә әйтә аласыз?
– Хәзер талантлар азрак, дип әйтә алмыйм. Материалда әдәпсезлек, күп булу, җиренә җиткереп эшләмәү хафаландыра. Поэзия исә – бөтенләй берни турында да түгел, кайчак мәгънәсе юк. Күңел сафлыгы юк, җырларда йөрәк юк, ниндидер шаблоннар гына. Миңа үпкәләмәгез, әмма бервакыт мин татар эстрада музыкасы турында, ул хәзер бер төрле генә, дип әйттем. Дөресен әйтәм, ничек бар – шулай. Әгәр бу татар җырына русча шигырь куйсаң, ул рус җыры булачак. Әгәр фин теленә алыштырсак, финнарныкы булачак. Тик татар җыры пентатоника, безнең матур мелизмнар белән сугарылган булырга тиеш бит. Алар нәрсәсе беләндер блюз әсәрләренә охшаган. Ни өчендер, бөек Пол Маккартни, Джон Леннон үз иҗатларында шотланд, инглиз халык җырларын файдаланырга оялмаган. Моны рок-музыкага керткән. Ә татар җыры гармониясе, көе буенча рус җырыннан берни белән дә аерылып тормый икән, бу – аяныч.

Казанның 1000 еллыгы уңае белән уздырылган концертта.
«ХАЛЫК КАРШЫНДА МИНЕМ НИНДИ ГАЕБЕМ БАР?»
– Соңгы тапкыр Казанда кайчан чыгыш ясадыгыз?
– 2024 елның язында минем 75 яшемә багышланган юбилей туры узды. Концертлар Казанда гына түгел, Чаллыда, әти-әниемнең туган җире Балтачта, Бөгелмәдә, Түбән Камада булды...
– Монда тагын концертлар белән кайту планы юкмы соң?
– Бар, ләкин берәү дә чакырмый. Ни өчен икәнен аңламыйм. Бәлки, мине чит кешегә саныйлардыр, чөнки бик күптәннән Петербургта яшим. Ләкин иҗатчының кайда яшәве мөһим түгел бит. Бөек биюче Нуриев күп еллар буе чит илдә яшәгән һәм иҗат иткән, әмма аның татар икәнен һәркем белә, Татарстанда аның белән горурланалар. Иң мөһиме, кеше Ватанын йөрәгендә саклап яшәсен һәм аны данлап иҗат итсен. Минем ике туган шәһәрем бар, берсе – мин физик яктан туган Казан. Балачагым үткән Сукно бистәсеннән бернәрсә дә диярлек калмавын күрү моңсу булса да, ул барыбер минем туган шәһәрем булып кала... Ә икенче туган шәһәрем – Ленинград, мин анда артист буларак дөньяга килдем.
Бәлки, Татарстан Мәдәният министрлыгында яшь артистларны гына кайгырталардыр. Гәрчә нормаль дөньяда бер концертта яшьләр дә, үзләрен яхшы хис иткән һәм яшьләрне күп нәрсәгә өйрәтә алырлык өлкәннәр дә булырга тиеш. Чыгышларым башкару осталыгында берни дә югалтмавымны раслый – вокал ягыннан да, актёрлык буенча да. Күпсанлы премияләр – моңа дәлил. Узган ел эчендә генә дә мин дүрт бөтенроссия вокал һәм актёрлар премиясенә лаек булдым.
Минем күп кенә танышларым: «Менә 30 августта – Республика көнендә – читтән килгән артистлар чыгыш ясый, ә нигә сез юк?» – дип сорый. Мин моңсу гына елмаям. Мин татар җырларын җырларга бик яратам, аларны рус тамашачысына җырлаганда, кешеләр елый, аңлыйсызмы? Әмма Татарстанга чакырмыйлар, гәрчә артистлар катнашындагы чаралар бик күп булса да.
Тик беләсезме, мин моның белән ничектер килештем инде. Чакырмыйлар икән, чакырмасыннар, ярар. Аллаһка шөкер, мине ярата торган үз тамашачым бар, спектакльләр, концертларым бар.

– Ә сезне хәзер кайда күрергә мөмкин?
– 8 сентябрьдә Санкт-Петербургның Нева проспектындагы «Колизей» залында соло концертым узды. Беренче бүлектә этнотөркем белән чыгыш ясадык, дөнья халыклары җырларын башкардык: татар, рус, карел, һинд, әрмән... Һәр җыр – кечкенә генә спектакль. Икенче бүлектә джаз‑бэнд белән җырладым. Совет һәм Америка джазын.
Тагын әле мин Петербургның Рубинштейн урамындагы искиткеч «Зазеркалье» музыкаль театрында уйныйм. Идеясен театрга мин үзем алып килгән «Зәңгәр кош» мюзиклында минем өч ролем бар. Аларның берсе – Тылсымчы. Мин аңа Яктылык дигән исем бирдем. Ул балалар белән Зәңгәр кошны эзли һәм аларның бәхеткә юлын яктырта. Бу гаҗәеп матур, образлы спектакль, музыкасы – искиткеч шәп. Киләсе спектакль – 20 сентябрьдә.
Әйе, мин исән, мин эшлим. Миңа 76 яшь. Нибары 76. Мин кайчандыр үземә планка куйдым – «минус егерме» дип яшим. Минус егерме ел.
– Үзегезне формада тоту өчен махсус нәрсәдер эшлисезме?
– Искитәрлек берни дә юк. Ураза тота башладым, инде өч ел. Бию студиясенә йөрергә яратам. Кызганыч ки, еш кына дәресләрне калдырам, әмма Латин Америкасы биюләрне яратам. Бачата, сальса, Аргентина тангосын...
Һәм, әлбәттә, мин Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшим! Ни эшләсәм дә, барыннан да элек мин Аңа багышлыйм! Ул миңа зур бүләк – Тавыш бирде, Аллаһка шөкер, мин аны югалтмадым. Моннан илле ел элек җырлаган ноталарны да җырлый алам. Бу сирәк күренеш, диләр. Һәм бу мактану түгел, бары факт кына.
Мин көн дәвамында биш вакыт намазны да укырга тырышам һәм һәрвакыт: «Йа Раббым, Аллаһым, миңа биргән бөек бүләгең өчен рәхмәт сиңа, минем тавышым Сине данлар өчен һәм кешеләрне сөендерү өчен... Үзең миңа биргән гомер буена җитсен иде ул», – дип телим.
Добавить комментарий