Альберт Нигамаев: «Алабуга шәһәрлеген без күтәрдек»
Алабуга кечкенә генә провинциаль шәһәр булса да, аның меңьеллык тарихы бар. Шәһәрдән ерак түгел генә урнашкан «Алабуга» МИЗ бөтен дөньяга билгеле. КФУның Алабуга институтын элек «Кама аръягы академиясе» дип йөрткәннәр. Гаҗәп кешеләр эшләгән монда: татар хатын-кызлары арасында беренче филология фәннәре кандидаты Маһинур Фәйзуллина, Татарстанның халык язучысы Тәлгат Галиуллин, күп төрки телләрдә иркен сөйләшкән Кәрим Җаманаклы һ.б.
Алабуга институты бүген дә һәм халыкн һәм фәнни җәмәгатьчелекне гаҗәпләндереп яши. Мәсәлән, «Артефакт» исемле студентлар археология түгәрәге 2012 елдан бирле бөтен Россия күләмендә үткәрелгән конкурс һәм конференцияләрдә һәрвакыт беренче урынны алып килә. Ә бит бу фәнни җыелыш-киңәшмәләрнең исемнәре генә дә үзләренең колачын һәм дәрәҗәсен раслый: Урал‑Идел буе студентлар археология конференциясе, Башкорт студентлар археология конференциясе... Әлеге түгәрәкнең җитәкчесе Альберт Зөфәр улы Нигамаевның исеме дә шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш. Тирән белемле, үз эшенә бирелгән кеше, диләр аның турында. Студентларга карата да таләпчән.Ул укыткан фәннән зачет яисә имтихан биреп чыккан кеше ул көнне үзенең икенче туган көне саный. Ләкин бер студентны да «батырып», төшереп калдырмый.
Эш мәсьәләсендә үзенә карата да, башкаларга да чын мәгънәсендә аяусыз. Шуны белгәнгә, бервакыт телефоннан сөйләшкәндә аңа: «Әгәр синең кул астында булса, мин эшләмим», – дигән идем, Альберт Зөфәрович бик озак тиргәнде. Аның бөтен сыйфатларыннан иң көчлесе – милли җанлы булуы. Ул бу турыда кычкырып йөрми, ә эше белән исбатлый: тарихны өйрәнә, өзлексез археологик эзләнүләр үткәрә, яңа дәлилләр табып, мәгълүм бер шагыйрьнең «Без ким түгел җирдә һичкемнән» дигән сүзләрен фәнни яктан исбатлый...
Әңгәмәбезне башлаганда, беренче соравым да шуңа кагылышлы булды.
«ХАЛКЫҢНЫ ЯРАТУ – ТАГИБЫЙ КҮРЕНЕШ»
– Сезнең өчен милләт, халык нәрсә ул?
– Мин авыл укытучылары гаиләсендә туып үстем, шуңа күрә кечкенәдән үк беренче урынга җәмгыять, халык мәнфәгатьләрен куярга өйрәттеләр. Сүз уңаеннан әйтеп китим әле, әни рус теленнән укытты һәм мәктәпне тәмамлаганда имтиханда ул миңа дүртле куйды. «Бишлелек белмисең, балакаем», – диде, югыйсә, калган бөтен фәннәрдән бишле иде. Менә сез кайчакта мине гаепләгән таләпчәнлекнең тамырлары каян килә ул.
Барлык предметларны да татарча укыдык, мәктәптә үткән барлык чараларда да катнаштык, һәм шул рәвешле бездә туган халкыбызның яшәешенә, теленә мәхәббәт тәрбияләнде. Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд иҗатларында урын алган «татарлык» дияр идем мин аны. Шунысын да искәртик: бездә милли җанлы кешеләр күп бит ул, ләкин күбесе аны бөтен дөньяга кычкырып кына йөрми, алар өчен халкыңны ярату – табигый күренеш. Минем фикеремчә, милләт тарихын дөрес өйрәнеп, аны балаларга җиткерү, шуның нигезендә аларны тәрбияләү – безнең бурыч...
– Сез кемнәрне остазларым дип саныйсыз?
– Әнием тәрбиясе хакында әйттем, әтигә дә тукталып узыйм инде. Әти Казаннан бөтен татарча вакытлы матбугатны яздырып ала иде. Татарстаннан килгән һәр фәнни экспедиция – фольклор буенча булсынмы ул, тел буенчамы – барысы да безгә туктала. Кичләрен кызыклы да, бәхәсле дә әңгәмәләр була иде. Мин шуларны тыңлап һәм, вакыты җиткәч, үзем дә катнашып үскәнлектән, татар тарихы белән кызыксыну көчле иде. Инде Пермь дәүләт университетында укый башлагач, ул кызыксыну миндә гыйльми тикшеренү рәвешен алды.
Археологиягә җитәкләп алып кергән укытучым, бөтен СССРга даны таралган профессор Владимир Антонович Оборин, моны сизгәч, курс эшләрен, фәнни тикшеренү темаларын Болгар һәм Казан ханлыгының мәдәни, матди һәм башка төрле элемтәләре буенча бирә башлады. Шуңа күрә еш кына Казанга барырга туры килә иде. Шул вакытта Фаяз Шәрипович Хуҗин белән таныштык. Ул элемтәләр, шөкер, бүгенгәчә дәвам итә. Ул миңа букча‑букча китап бирә, Казан археологларының яңа ачышлары белән таныштыра. Өченче курста миңа хәтта Казан университетына күчәргә дә тәкъдим булды.
Фаяз Хуҗин мине Альфред Халиков белән дә таныштырды. Альфред Хәсәнович янына кереп чыккач, бу галимгә ошамадым бугай дигән фикер дә туды әле. Күпмедер вакыттан соң, остазым Фаяз ага: «Сине Халиков бик якын кабул иткән, Пермьдә диплом алгач, кайда укыячагыңны, кайда эшләячәгеңне сөйләшеп, билгеләп куйды инде. Ул мондый мөнәсәбәтне бик сирәкләргә күрсәтә», – диде. Менә шул олуг галим сызган юл буйлап барып мин Казанда аспирантурада укыдым. Фаяз Хуҗин җитәкче-легендә кандидатлык диссертациясен якладым, фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алдым. Бүгенге көнгә кадәр Алабуга институтында эшләвемне дәвам итәм.
– Сөйләвегезгә караганда, сезне фән өлкәсенә хәерхаһлы булып каршы алганнар. Фәндәге юлыгыз да җиңел‑җайлы гына бардымы?
– Остазларыма мин һичшиксез рәхмәтле. Әлбәттә, бу юл гомер буена җиңел генә булмады. Инде бишенче курс ахырына таба ук Альфред Хәсәнович мине тулысынча Татарстанда барган археологик казыну эшләренә «җикте». Монда эшлим‑эшлим һәм иртәгә дәүләт имтиханнары дигән көнне Пермьгә кайтып китәм, имтиханны тапшырган көнне үк – кире Татарстанга, археологик казынуларга... Бик киеренке булуга карамастан, яшьлек барысын да күтәрә һәм җиңә икән.
«БУ ЯДКӘР ҮЗЕ ГЕНӘ БУЛА АЛМЫЙ...»
– Институтта төрле-төрле түгәрәкләр эшли, ләкин сез җитәкләгән «Артефакт» Россия күләмендә бәйгеләрдә җиңү яулый, эшчәнлеге, кем әйтмешли, кайнап тора. Бу бит инде югарыда телгә алган тәрбия нәтиҗәсе, әмма моңа ирешү җиңел түгелдер?
– Безнең түгәрәк 1994 елны студентларның фәнни җәмгыяте буларак оешты. Шул елны без Биләрдә археологик казынулар үткәрдек. Ул ни студентларның, ни матди базаның зур эшләргә сәләтле түгеллеген күрсәтте: палаткалар, йокы капчыклары гына түгел, хәтта көрәкләребез дә юк иде, авыл буйлап көрәк җыеп йөрдек. Шуннан уйладык: болай булмый, нидер эшләргә кирәк. Пермь университетында укыганда профессор Оборин җитәкләгән түгәрәкнең, Казанда Альфред Халиковның археологик түгәрәге тәҗрибәләрен берләштереп, үзебездә дә шундыйны оештырып җибәрдек. Әйтергә кирәк, 90 нчы еллар ахыры, 2000 нче еллар башында безнең түгәрәккә язылырга теләү челәрнең саны институтка керү конкурсыннан зуррак иде.
– Нәрсә белән, ничек итеп шулай җәлеп итә алдыгыз?
– Аның заманасы шундый иде. Халыкның милли үзаңы күтәрелгән чак, ә тарихи мәгълүмат бик аз. Хәтерлисезме, «Без кем?», «Тарихта безнең урыныбыз нинди?» дигән сораулар туган чорны? Белемгә омтылыш, ихтыяҗ зур, ә уку әсбаплары, китаплар әле юк...
– Мәгълүмати ачлык...
– Нәкъ шулай. Боларга өстәп, ул заман студентларында фәнни ачышлар романтикасы дигән әйбер дә бар иде. Шунысын да әйтик: институтта театр, баянчылар түгәрәге эшли, әлбәттә, алары да кирәк, ләкин фәнни түгәрәк безнеке генә. Икенчедән, безнең түгәрәкнең гамәли әһәмияте дә зур, чөнки ул Татарстан археологиясе белән бәйләнгән һәм аны үстерүгә хезмәт итә. Без тулаем Татарстан истәлекләре, хронологик яктан да бары IX–XIII гасырлар белән генә эш итәбез.
– Ярый, 90 нчы еллар күтәрелеше аңлашыла, ләкин бүгенге студент – ул инде икенче, чор икенче, әмма түгәрәк темпларын һич киметмичә эшли.
– Студентлар белән утыз ел эшләү тәҗрибәсенә таянып, аларның үсеш-үзгәреш картинасын бик яхшы күзаллыйм. 90 нчы еллар студенты физик эштән курыкмый, гаять зур казу эшләренә сәләтле иде. Әгәр алар булмаса, без Алабуганың 1000 еллыгын исбатлый, кирмәннең реконструкциясен дә эшли алмаган булыр идек. Әмма әле аларда белгәннәрен халыкка чыгару, чыгышлар ясау осталыгы юк иде. Ул вакытта безне институтта беләләр дә, археологлар даирәсендә, ә киңрәк масштабта – юк диярлек.
Алабугада урта гасырларга бәйле бердәнбер археологик истәлек бар. Ул – тау башында, менә хәзер сез, халык үзе дә белә торган Алабуга шәһәрлеге. Без күтәрдек бит аны. Шунда, эшләрне инде тәмамлап килгәндә, Альфред Хәсәнович: «Кара әле, Альберт, бу ядкәр үзе генә була алмый, юк андый әйбер археологиядә. Кемдер яшәгән икән, аның каберлеге булырга тиеш. Бу ядкәр урнашкан җир уңайсыз, димәк, халык кайдадыр бистә булып урнашып яшәгәндер», – диде. Үзе, урыны оҗмахта булсын, күп тә үтмәде, вафат булды.
Мин аның бу сүзләрен васыяте дип кабул иттем. Һәр яз саен елга буйларында, якын‑тирә болыннарда эзләнеп йөри башладым. Эзләнә торгач, шәһәрлеккә терәлеп үк урнашкан каберлекне, 1997 елны Покровск чиркәве янында бистә урынын таптык. Болар – Алтын Урдага кадәр булган ядкәрләр. Археологик казыну эшләрен тагын да тулырак көч белән башлап җибәрдек. Халыкны кызыксындыру өчен, шул елны «Борынгы Алабуга» дип аталган конференция оештырдык, газета-журналларда, телевидениедә чыгышлар ясый башладык. Сүз әле Алабуганың 800 еллыгы хакында бара иде. Ләкин конференциягә килгән галимнәр безнең күргәзмәгә куелган ядкәрләр белән танышкач, сүзнең тагын да борынгырак чорлар турында баруын әйтә башладылар. Бу этәргеч булды, һәм 2003 елга шәһәребезнең 1000 еллыгы турында кире каккысыз, фәнни яктан исбатланган материаллар туплый алдык.
– Шулай да, заман студентлары археология эшенә атлыгып торамы? Энтузиастлар бармы?
– Хәзерге студент һәр эшне кирәкме-юкмы, аңа ул файдалымы-юкмы бизмәненә салып карый. Кирәк түгел дип таба икән, ул аннан ничек тә читкә китү ягын карый. Ләкин ул эшен күрсәтә белә, язып бастыруга басым ясый. Безнең түгәрәкнең мәкаләләр саны бөтен институт студентларының публикацияләре суммасыннан күбрәк.
– Шулай да аңлашылып бетми, рациональ уйлый торган контингент белән түгәрәк эшчәнлеген барыбер дә югары кимәлдә ничек саклап калырга мөмкин?
– Дөресен генә әйткәндә, ул хәзер автомат рәвештә бара. Беренче курслар өлкәнрәк студентларның казанышларын күрәләр. Күп кенә электрон басмалар түгәрәк эшендә аеруча нәтиҗәле катнашкан студентлардан интервью ала башладылар...
– Ягъни популярлык, танылу...
– Әйе, күбесе: «Монда укырга килгәндә үк үзебезнең археология түгәрәгенә йөриячәгебезне белеп килдек», – диләр. Быел Россия күләмендә беренче тапкыр студентларның фәнни түгәрәкләре арасында конкурс үткәрелде, һәм без анда I урын яуладык. II урын алган түгәрәк 50% ка ким тавыш җыйган булып чыкты.
Без озак сөйләштек. Мөхәммәт ага Мәһдиев «Яңа гына баласы туган яшь ана белән сөйләшү авыр», – дип яза. Чөнки ул гел сабыен гына сөйли һәм сәгатьләр буе туктамый. Альберт Зөфәр улының археология түгәрәге хакындагы әңгәмәсе дә шул әнине хәтерләтә һәм бу табигый да. Чөнки күпме көч салган, күпме авырлыкларны җиңгән ул шушы биеклекләргә ирешер өчен.
Әлбәттә, Болгар, Алтын Урда тирәсендә купкан бәхәсләр турында да сөйләштек. Катлаулы тарихи процессларга үз мөнәсәбәте, үз фикере бар Альберт Зөфәровичның. Тәрәзәдән күренеп торган урман-кырларга карадым. Анда хәзер зур төзелеш бара, җитмешәр тонналы Кытай машиналары ком‑таш ташый. Ләкин археология музееның бер читендә урнашкан Альберт Нигамаевның тар гына кабинетында тарих һәм хәтер яши, фикер кайный, җәйге казулардан алып кайткан ядкәрләр дә үз вакытын көтеп ята. Билгеле инде, хакыйкать тә.
Гомәр Даутов
Добавить комментарий