
Алинә Шәрипҗанова: «Ул солдатның елмаюы күз Алдымда тора...»
Татар эстрадасының иң үзенчәлекле җырчыларының берсе ул. Инструменталь ансамбльгә кушылып, татар, инглиз, рус, француз, итальян телләрендә җырлар башкара. Заманында Саратовтан Казанны яуларга килгән кыз үз теләгенә ирешә. Сүзебез – Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова турында. Җырчы узган елның көзендә бер төркем артистлар белән Луганск һәм Донецк шәһәрләрендә концертлар белән йөреп кайтты. Алинә безгә шул сәяхәте, үзенең иҗаты, гаиләсе турында сөйләде.
20 февраля 2025
- Алинә, сез күпләргә үрнәк: катнаш гаиләдә үсеп тә татарчагыз әйбәт. Өйдә әниегез сезнең белән рус телендә, әтиегез татарча сөйләштеме?
– Әйе, катнаш гаиләдә туган бала мин. Саратов өлкәсенең Ершов шәһәрендә яшәдек. Әти‑әнием анда билгеле кешеләр дисәм дә арттыру булмас. Икесе дә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе каршында оешкан вокаль-инструменталь ансамбльдә җырладылар. Әтинең үзе оештырган ансамбле иде ул. Әни белән танышу, кавышулары да шунда булган. Кызганыч, гаиләбездә үзара аралашу күбрәк рус телендә булды. Татар теленә мине әтиемнең әнисе Камилә дәү әнием өйрәтте. Җәйләрен озаклап аның янында яшәдем. Ул шулкадәрле кызыклы кеше иде. Өздереп җырлый, бии, тормышны яратып яшәде. Татар җырларына нәкъ менә ул гашыйк итте мине. Җырлау сәләте, тавышым Камилә әбиемнән күчкән, диләр.
– Зур сәхнәгә килүегез шактый урау юллар аша булган. Сез югары белемле юрист. Бер ел укыганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтын ташлагансыз. Шулай да еллар узгач янәдән шушы югары уку йортына кайткансыз. Моңа нәрсә этәрде?
– Чынлап та, андый хәл булды. Тик бсәнгатьтән китү түгел иде. Якыннар киңәше буенча, юридик белем дә алыйм дидем, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетына укырга кердем. Анда сәнгатькә бик зур игътибар бирделәр. Профессиональ тавыш яздыру студиясенә кадәр бар иде. Биредә белем алганда нинди генә бәйгеләрдә катнашмадым, җиңүләр яуладым. Тик, күргәнегезчә, югары белемле юрист булсам да, тормышымны барыбер җыр сәнгате белән бәйләдем. Ә Казан дәүләт мәдәният институтын аннан соң барыбер тәмамладым. Бер бәйгедә Венера Ганиева белән таныштык. Ул мине үзенә укырга чакырды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Аның студентлары бик күп, әмма Венера Әхәтовна бөтенесенең тормышын да, хәлен дә белеп тора. Аны үземнең икенче әнием, иҗади әнием, дип саныйм.
– Сез опера арияләрен дә, эстрада җырларын да башкара ала торган җырчы. Чит телдә дә җырлыйсыз. Чит илгә эшкә чакырулар булмадымы? Китәр идегезме?
– Татар конгрессы эшчәнлегенә бәйле, чит илләрдә күп чыгышлар ясарга туры килә. Әмма Татарстанда яисә Россиядә генә яши алам. Биредә энергетика башка, суларга рәхәт. Мин бик ватанпәрвәр кеше. Туган илемне бик яратам һәм балаларны да шулай итеп үстерәм. Чит илдә бар нәрсә дә икенче төрле. Төркиягә барып, тәмле пешерәләр дип бер көн сыйланасың, ике көн. Ә аннан соң үзебезнең пәрәмәчләрне сагына башлыйсың. Шуңа чит илгә эшкә дә барасы килми. Монда гына «сайрый» алам.
– Алинә, нәкъ менә шул ватанпәрвәрлек турында сөйләшәсе килә. Сез хәрби зонада хезмәт итүче егетләребез алдында берничә тапкыр чыгыш ясаган җырчыларның берсе. Узган ел көзен Луганск белән Донецкига кадәр бардыгыз. Шул уңайдан сораулар күп: мондый сәфәргә чыгарга нәрсә этәрде? Егетләребез белән аралаштыгызмы?
– Татарстан Рәисе Аппараты үзебезнең «Алга» һәм «Тимер» полкларында хезмәт итүче егетләребез янына барып чыгыш ясап кайтырга тәкъдим итте. Берәүне дә мәҗбүр итмәделәр. «Бара аласызмы, теләгегез бармы?» – дип кенә сорадылар. Тынгысыз кеше буларак, йөрәгем шунда ашкынды. Ни өчен дигәндә, бу тема миңа якын: махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән беренче генә очрашуым түгел. 2022 елның октябрендә Казан ЭКСПОда беренче полкны җырлап озатып калдык. Иң гаҗәбе, шул егетләр белән инде хәрби операция зонасында күрешү насыйп булды. Аларның исәнлеген күреп сөенгәнемне белсәгез! Кочаклашып елаштык. Егетләр киләсебезне алдан белгән, алар да безне бик көткән.
– Ашау, яшәү шартлары ничек булды?
– Ростов өлкәсенә кадәр юл сизелмәде дә. Гадәти гастрольгә чыккан кебек кенә булды. Аны үткәч, Каменск-Шахтинск шәһәрендә кундык та таможняны үттек. Икенче көнне генерал Владимир Майстренко каршы алды, аннан соң юлга кузгалдык. Луганск шәһәрендә кунакханәдә яшәдек, дөресрәге төнгә кунарга кайттык. Хәрби зонада 10 көн булдык.
Луганск белән Донецк – икесе дә бик матур шәһәр. Күренеп тора: Россия бик нык булыша. Мариупольгә кадәр өр‑яңа юллар төзелгән. Хәрби бәрелешләр барган урынга якынлашкан саен куркынычрак. Ниндидер бер көтелмәгән хәл булыр дип тә борчыл-мыйсың. Янган, шартлаган йортларны, кара күмергә калган авылларны, шәһәрләрне күреп, йөрәк өзгәләнде. Урманнар, кырлар да кап-кара. Хәтта агачлар да калмаган. Әлегә кадәр мондый хәлләрне бары тик китаплардан укып, кинолардан гына күргән идек бит.
Без блиндажларда җырлап йөрдек. Фронтка кадәр биш, ун чакрым гына ара, туктаусыз шартлау тавышлары ишетелә. Ләкин син аңа ияләнәсең икән. Адәм баласы барысына да яраклаша. Егетләребезгә зур рәхмәт, алар безнең күңелне җылытты. Шундый яхшы каршы алдылар, чыгышларыбызны яратып тыңладылар, көчле алкышларга күмделәр. Иң мөһиме: алар анда берсе дә төшенкелеккә бирелмәгән. «Туган якка сәлам әйтегез», – дип калдылар.
– Татарча, русча җырладыгызмы?
– Татарча да, русча да. Аларның теләкләре буенча да җыр башкардым. Бер хәрби килеп Виктор Цой репертуарыннан «Кукушка» җырын бүләк итүемне сорады. Бу җырны беркайчан да җырлаганым юк иде. Тиз генә интернеттан табып, телефонга карап җырладым. Хәрбиләр елаштылар да, кушылып җырладылар да. Ул арада хәбәр бөтен җиргә таралып өлгергән. Кая барсак та, «Кукушка»ны җырлагыз әле, дип үтенделәр. Тагын Фирзәр абый Мортазинның «Сәлам әйт, җил» җырын да бик яратып кабул иттеләр. Татарча аңламаган егетләр дә безнең татар көйләренә биеде.
– Аеруча күңелгә кереп калган берәр очрашу булмадымы?
– Булды. Госпитальдә Татарстаннан булган 21 яшьлек егет белән таныштык. Яраланган иде. Ул мине таныды. Татарча матур иттереп: «Алинә апа, сезнең белән фотога төшик әле, әнигә җибәрер идем»,-диде. Фотога төштек. Шуннан әнисенә видео аша сәлам юллавымны үтенде. Әлбәттә, мин каршы килмәдем. «Зөлфия ханым, сезгә улыгыз сәламнәр җибәрә, мин дә кушылам. Сөенечле очрашулар теләп калам», – дидем. Аралаша торгач шул ачыкланды: исеме Максим Хуҗин, Мөслим районыннан. Тәрбиягә алынган бала икән. Кисәк кенә аннан соң исемә төште: ул гаилә турында телевизордан бер тапшыру караган идем. Мөслим районында яшәүче күп балалы Хуҗиннар иде алар. Тәртипле, тырыш гаилә дип, сокланганым истә калган. Максим әнә шул гаиләдән булып чыкты. Ул йөрткән квадроцикл минага эләгеп шартлаган. Яраланган килеш эвакуацияне көтеп, өч көн кырда яткан бичаракай. Алланың рәхмәте белән исән калган. Әле дә Максимны еш искә алам. Елмаюы күңелдән китми. Исән‑имин туган җиренә әйләнеп кайтырга насыйп булсын, дип теләкләр телим. Аның белән янә очрашасым килә. Гаиләсенә әйләнеп кайткач, бүләкләр алып, Мөслимгә барып килермен, дип ниятләп торам.
– Җирле халык белән дә очрашу мөмкинлеге булдымы? Безнең солдатларга мөнәсәбәт ничек анда?
– Җирле халык безне бик җылы кабул итте. Бер начар сүз дә ишетмәдек. Киресенчә, алар безнең солдатларга бик рәхмәтле. Тыныч, имин тормыш кайчан башланыр, дип көтеп яталар. Ләкин озаклап халык белән аралашырга әллә ни җай да чыкмады.
– Сугыш барган җиргә сезне чыгарып җибәрергә якыннарыгыз каршы килмәдеме?
– Каршы килмәделәр, юкса бармас та идем. Иң беренче булып ирем Айдарга шалтыраттым. Ул исә бер дә аптырап калмады. «Балаларны карарга әни, мин бар. Икәүләшеп ничек тә булса ерып чыгарбыз, теләгең булса, бар», – диде. Әле бит ничә көнгә барасы да билгеле түгел иде. Шөкер, гаиләм – иң зур терәгем.
– Алинә, гаиләгез турында күбрәк беләсе иде. Җәмәгатегез Айдар белән бер ул, бер кыз үстерәсез. Балаларга нинди тәрбия бирәсез?
– Айдар – төп таянычым. Мин аңа гел рәхмәтлемен, ул бик ярдәмчел. Сабырлыгыннан кайчагында үзем дә көнләшәм. Аның үз эше бар, гаиләбез өчен тырыша. Айдарыма бик күп җырлар багышлап җыр- лыйм. Айдар бик җитез, мин уйлаганчы ул эшләп куя. Әлбәттә, мондый ир белән яшәү рәхәт. Шундый ул тәрбияләгәне өчен каенанама рәхмәт укыйм. Каенатам да шун- дый җитез, Татарстанның атказанган энергетигы ул.
Айдар белән бер ул, бер кыз үстерәбез. Үз йортыбыз белән Биектауның Калинино бистәсендә яшибез. Мин шофер булып эшлим дип көләм: көне буе балаларны тегендә, монда йөртәм. Хәзер бит балаларның һәр сәгате бүленгән. Кызыбыз Әлмирә фигуралы шуу белән, улыбыз Әмир катнаш көрәш белән шөгыльләнә. Икесе дә музыка мәктәбендә дә белем ала.
– Гадәттә, үз йортыңда тавык та чүпләп бетермәслек эш. Барысына да ничек җитешәсез?
– Үземнең әнием безнең белән яши, ул бик булыша. Бакча эшләре тулысынча аның өстендә дияргә мөмкин. Ике теплицабыз бар. Бакчада нинди генә чәчәкләр үстерми ул. Аларны почта аша да кайтарта, кыскасы, фанат инде. Әнигә 66 тула, Аллага шөкер, әле кызлар кебек. Һаман да эшләп тә йөри.
– Озын чәчләрегезне имиджыгыз дип кабул итәбез. Аны тәрбияләүнең берәр сере бармы?
– Алай зур сере юк: башта шампунь, аннан бальзам белән юам. Тарарга җайлы булсын өчен махсус май сөртәм. Шуның белән шул. Гомергә озын чәч яраттым, өйдә дә рәхәт, җыеп куясың да, коелмый. Кызымның да чәчләре озын, килешле, матур толымнар ясыйбыз. Концертлар вакытында чәчне үземә үзем дә ясыйм, зуррак чараларга оста да чакыртам. Хатын‑кызны озын чәчләр тагын да гүзәл итә, дип саныйм.
– Алинә, бүген нинди максат, теләкләр белән янасыз?
– Беренчедән, бер буш көнем юк, репетицияләр, дәүләт чараларындагы чыгышлар. Шуның өчен аерым концертлар куярга бик җай да юк. Һәм төп эш урыннарым бар: Казан дәүләт мәдәният институтының Югары сәнгать мәктәбе факультетында, соло халык җыры кафедрасында студентларга белем бирәм. Татар дәүләт опера һәм балет театрында чакырылган солист буларак та чыгыш ясыйм.
Күптән түгел зур вакыйга булды – Камал театрының яна бинасы ачылды. Тәүге концертым Камал театрында узган иде. Театрның элеккеге директоры Шамил Закиров ул чакта үзе чакырды. Аңа карата хөрмәтем бик зур. Инде хәзер яңа бинада да концерт кую теләге бар. Эльмир Низамов белән бер программа әзерләгән идек, фортепианадо үзем уйнап, тере тавышка җырладык. Әнә шундыйрак юнәлештә, моноспектакль форматында концерт әзерлисем килә. Кыскасы, планнар, идеяләр күп. Шуларны тормышка ашырырга исәнлек, тынычлык булсын.
Добавить комментарий