«Ул әле дә безне тәрбияли...»
Әни... Әнкәй... Адәм баласы өчен моннан да кадерле, күңел түрендәге иң нечкә кылларны тибрәтүче сүз бармы икән?
19 декабря 2019
Без традиция буенча ноябрь азагында зурлап Әниләр көнен билгеләп узабыз. Бик күркәм күренеш. Шул уңайдан күренекле шәхесләрнең әниләре турындагы истәлекләрен бирергә булдык.
«ӘТИ БЕЛӘН ӘНИ – БЕРБӨТЕН...»
Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе:
– Мин әнине – әтидән, әтине әнидән башка күз алдына китерә алмыйм. Алар бербөтен булып яшәделәр, безне дә үз үрнәгендә шуңа өйрәтеп үстерделәр. Әтием – Хәйрулла Динкай улы, сугыш бетүгә, фронтовик дусты Юныс Йосыпов өенә кайтып керә. Чөнки әнисе, улы сугышта чакта вафат булып, йорт бикләнә. Шунда аның балдызы Маһинур белән таныша. Яшьләр бер-берсен ошатып кавышалар.
Әти белән әни өч бала тәрбияләп үстерделәр. Без аларның матур, тату гомер итүләренә, үзара дустанә мөнәсәбәтләренә сокланып яшәдек. Әнием бик йомшак кеше иде. Безне тынычландырыр өчен: «Тавышланмагыз, әтиегез кайта!» – дип бер әйтүе җитә иде.
Мин хәзер шундый фикергә киләм: әнием Маһинур гомере буе әтинең гаиләдәге абруен күтәреп яшәгән. Хәер, бер әни генә түгел, ул чорларда күпчелек татар хатыннары ирне ир итеп яшәделәр, гаиләнең иминлеген, бөтенлеген сакладылар.
Берсендә, әти турында сөйлә-гәндә, әнием болай диде: «Ул бик рәхәт кеше иде. Бер генә тапкыр да ризасызлык күрсәтмәде, тавыш күтәргәне булмады. Пешергән ашымны һәрчак мактап ашады. Эштән елмаеп кайтып керүгә, балалар сырып ала үзен. Берәү булса: «Китегез әле, мин ашамаган да әле», – дияр. Ә ул иң элек: «Әниегез кайда?» – дип сорар иде. Минем аш‑су өендә икәнлегемне белгәч, чишенеп ташлый да балалар белән уйнарга тотына. Белмим, каян шундый әйбәт кеше булгандыр...»
Әти командировкаларга, партия укуларына киткәндә, әни белән хат алыша торган була. Кадерле кешеләремнең бер-берсенә язган хатларын бүген дә кайта‑кайта укыйм. Андагы наз, ихласлык, йөрәк җылысы күңелне алгысытып, матур хатирәләргә алып кайта. Әти хатларында «Маһинурым-күз нурым» дип яза, ә әни аны «Хәйруллам» дип йөртте. Еш кына әти әнигә яратып «карчыгым» дип эндәште. Үз эченә күпме җылылык сыйдырган шушы сүз безнең гаиләгә дә үтеп керде, хәләл җефетем Луизага да вакыт‑вакыт «карчыгым» дип эндәшәм.
Әтием белән әнием 55 ел буе яратышып гомер иттеләр. Әтинең вафатыннан соң әни ялгыз яшәде. Күпме генә үзебезгә яшәргә чакырсак та, бер баласына да бармады, үз фатирында тыйнак кына гомер итте. Әлмәттә әти белән яшәгән фатирга бер яңа әйбер дә керттермәде, соңгы көннәренә кадәр гаилә учагын элек ничек булган, шулай саклап яшәде.
Марсель Галиевнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын тыңлаганда мин көянтә-чиләк белән судан кайтып килүче әниемне, аңа чордаш апаларны күз алдыма китерәм. Без яшәгән Акташ авылы чишмәләре дә яр астында иде, көн саен ничәшәр көянтә су китерде икән әниебез...
«КОЕНЫ ЯҢАРТТЫМ...»
Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре:
– Әниләр турында сүз чыккач, менә тагын мең хатирә яңарып, күңелдә шатлык, үкенеч хисләре уянды... Әйе, һәр кеше өчен үз әнисе – иң яхшысы, иң изгесе. Ә безнеке шулар арасыннан да иң‑иңе кебек тоела. Моны мин генә әйтмим. Туган нигезгә язучы, шагыйрь дусларымның да кайтканы булды. Алар да: «Әниеңдә гаҗәеп бер нур бар, нечкә күңелле», – дияләр иде.
Әнием Сәвия гомере буе Башкортостанның Кушнаренко районы Марс авылында яшәде. Безне, өч улын, ялгызы тәрбияләп үстерде ул. Кызганычка каршы, әтиебез Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады. Әни тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрде. Иң хикмәтлесе – бөтен йөкне үзе тартса да, әни безне укудан аермады. Авыр эшкә чыгарып җибәрмәде. Ике игезәк абыем – Рәшит белән Рәфитне әдәбият тәэсирендә тәрбияләде. Район үзәгенә кайта торган һәр китапны алып, ярыша‑ярыша укый идек. Ашарга ризык, кияргә кием булмаса да, без ул вакытта рухи байлыкка кинәндек. Абыем Рәшит тә шагыйрь иде...
Әнкәй арабыздан киткәнгә утыз биш ел инде. Ә мин әле дә ятимлек ачысын тоям. Әниләрдән дә якын кеше була алмый, моңа яши‑яши тагын мең кат инанасың. Юкка гына «җәннәт әниләрнең аяк астында», димиләр бит. Бүген мин япа-ялгыз. Әни, ике абыем да дөньяда юк. Бердәнбер улыбызны да югалттык... Тормыш иптәшем дә алтынчы ел инде урын өстендә. Соңгы вакытта истәлекләр белән генә яшим, дисәм дә була. Аларның иң күбесе әни турында. Эх, исән булса, хәзер әллә нинди җылы сүзләр әйтер идем, әллә ниләр эшләр идем кебек... Исән чагында әйтеп бетермәдем, ахрысы, дип тә борчылам...
Быел туган якка кайта алмадым. Узган ел дуслар белән кайтып, туган нигез янындагы коены төзекләндердек. Авылдашлар аны әни истәлеге итеп, «Сәвия апа коесы» дип йөртә. Менә шуңа нык сөенәм, әни алдында бер эш эшләдем кебек. Зират коймаларын да яңарттым. Без хәзер алар өчен башка нәрсә эшли алмыйбыз – каберләренә зыярәт кылып, хәер-догада булып торсак кына...
«БЕЗ БИШ БАЛА ҮСТЕК... »
Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре:
– Без әнкәй тәрбиясендә үстек. Ул безгә әткәй тәрбиясен дә бирде, чөнки әткәй мин бишенче класста укыганда дөнья куйды.
Әнкәй безгә әби‑бабай урынына да булды, чөнки үзе дә ятим үскән, ә әткәйнең әти-әнисенең, ягъни авылдагы әби-бабайның, әткәйдән башка да балалары, оныклары күп иде. Без аерым йортта аерым дөнья көттек.
Ул безгә укытучы да булды! Аңа педагоглык тумыштан бирелгән иде. Аның тәрбиясе, үгет-нәсихәтләре, тормыш дәресләре безне олы юлга алып чыкты. Инде олыгайгач, башлы‑күзле булгач, үз дөньяларыбызны коргач та, ул безнең өчен остазыбыз булып калды. Нинди генә эшкә тотынсак та, нинди генә гамәлләр ниятләсәк тә, һәрчак аның белән киңәшләшә торган идек. Аның фатихасын алмыйча, бер генә эшебез дә эшләнмәгәндер, мөгаен.
Әнкәй безне акыллы, эшлекле, конкрет киңәшләр белән тәрбияләде. Гыйбрәтле мисаллар белән, үзенең тормыш тәжрибәсе белән яшәргә, кешеләр белән аралашырга, акны карадан аерырга өйрәтте. Аның сөйләгәннәрен тыңлау, аның белән сөйләшеп утыру, хатларын уку – безнең өчен үзе кабатланмас тормыш сабаклары, тәрбия сәгатьләре булды. Андый дәресләрне беркайда да – мәктәпләрдә дә, вузларда да бирмиләр.
Аның алдан күрүчәнлеге, аналитик фикерләве, принципиальлеге безнең барыбызны да туры юлдан алып баргандыр, дип уйлыйм. Биш бала – биш төрле холык-фигыль, биш төрле гадәт-кыланмышлар, дигән сүз... Биш төрле максат-омтылыш, биш төрле үҗәтлек, биш төрле кирелек, биш төрле мавыгу... Шушыларның барысын да тоеп, белеп, күреп, бишесенә биш төрле юнәлеш, бишесенә биш төрле акыл биреп торырга кирәк! Безнең әнкәй нәкъ шулай эшләде дә...
Аның фани дөньядан киткәненә дә шактый еллар инде. Урыны жәннәттә булсын! Әмма безнең аны бер генә минутка да онытканыбыз юк. Ул әйткән сүзләр, гыйбарәләр, мәкальләр искә төшә, киңәшләре, догалары күңелдән китми... Аның жылы карашына, жылы сүзенә без әле һаман да мохтаҗбыз. Ул әле дә безне тәрбияләвен дәвам итә!
Әнкәй тәрбиясе... Ул игелекле тәрбия безнең йөзебезгә бервакытта да кызыллык китермәде!
«ЗӘВЫКЛЫЛЫК ЭТАЛОНЫ ИДЕ»
Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты:
– Әниемнең исеме Ралан иде, әтисе азәрбайҗан милләтеннән булганга, шундый исем кушканнар.
Әни турында сөйләгәндә иң беренче аның зәвыклы булуына басым ясыйсым килә. Матурлыкны тоя, күрә белә торган гаҗәеп хатын‑кыз иде ул.
Без өч баласын – ике кыз, бер улын – әни һәрвакыт матур киендерде. Күбрәк үзе тегә иде. Ә инде кием-салымны кибеттән сатып ала икән, аңа, һичшиксез, берәр матур деталь өсти. Брошь булсынмы, чигүме... Шул рәвешле безнең кием башкалардан аерылып торды. Казан театр училищесына кабул итү имтиханнарына барганда, әни миңа күлмәк тегеп бирде. Урындыкка бастырып, озак итеп үлчәм алганы бүгенгедәй хәтеремдә. Күлмәккә туры китереп туфли дә алып кайтты. Инде укырга кергәч: «Син актриса, һәрвакыт матур киенеп йөрергә тиеш!» – дип көн саен әйтә иде. Гаҗәп: нинди юклык. кытлык заманнарында да әллә нинди матур әйберләр таба иде ул. Әле берәүдә дә булмаган япон свитеры, француз туфлие... Әни күп еллар «Вузовец» кинотеатрында контролер булып эшләде. Ә ул вакытта кинога эләгү бик авыр иде. Ә әни билетлар табып бирә ала! Менә шуңа күрә дә танышлары күп булган, дип уйлыйм.
Диндә булса да, әни алдынгы карашлы, яңалыкны алга сөрүче хатын‑кыз иде. Әтиебез сугыштан кайткач вафат булды. Әлбәттә, әнигә өч бала белән җиңел булмагандыр. Ә безгә ул аны сиздермәде.
Безнең өйдә китаплар күп иде. Без шул китаплар белән тәрбияләндек. Һәм матур савыт‑саба – монысы шулай ук әнинең зәвыклы мавыгуы булды. Әни аз ашый иде. «Матур савыттан ашасам, аз ризык белән дә тамагым туя», – диюе гел истә.
Сәнгатькә гашыйк кеше иде ул. Өчебезне дә музыка мәктәбендә укытты. Абыйны, мине скрипкага бирде, апам фортепиано сыйныфын тәмамлады. Менә шуңа да матурлыкны, сәнгатьне тою, ярату бар бездә. Без боларның барысы өчен дә әниебезгә бурычлы. Тик ничек кенә тырышсам да, аның кебек була алмадым...
«КҮҢЕЛ ҺАМАН ЫШАНМЫЙ...»
Зөлфия Нигъмәтҗанова, Әлфия Авзалованың кызы:
– Әни безне ялгызы үстерде, әтием белән әле без кечкенә вакытта ук аерылышкан. Шуны әйтим: Әлфия Авзалова кызы булу безгә рәхәт тә, кыен да иде. Кая барма, без – һәрвакыт күз уңында. Алай гына да түгел, фамилиябез журналда исемлек башында тора бит, мәктәптә укытучылар көн саен диярлек дәрес сорады. Шуңа да һәрвакыт әзерләнеп йөрдек. Сынатмаска тырыштык. Әни гастрольләргә киткәндә, без әнинең якын туганы Закирә апа белән кала идек. Әни кайтуга дип бөтен җирне җыештыра идек, чөнки ул чисталыкны яратты. Һәр нәрсәне җиренә җиткерергә тырыштык – керләрне дә гел кайнатып юдык. Әни кайтып керүгә: «Кызлар, молодцы! Булдыргансыз!» – дисә, моннан да зур сөенеч юк иде. Аннан розетка өстендәге тузанны, бармагы белән сыпырып, безгә күрсәтә... Әнә шулай безне ул чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтте.
Мин шактый еллар әни белән гастрольләрдә йөрдем. Үзенә карата да, труппасына карата да бик таләпчән иде ул. Шуның белән бергә позитивлык та бар иде. Берәрсе кәефсезрәк булса, хәзер бер кызык сүз сөйләп ала, кәефне күтәрә.
1989 елда Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткадан Уфага ике тәүлек салкын поездда бардык. Ашарга такы-токы. Шулай интегеп юлда килгәннән соң, безне Уфадан туры Учалыга алып киттеләр. Бер ял итмәгән килеш бит. Дөрес, самолет белән инде, шулай да кыяфәтебез бер дә кешегә күренә торган түгел иде. Учалыда әнине самолеттан бер төркем халык каршы алды. Әни, мәрхүмкәем, и оялды шул чагында. Ул тамашачысы алдына беркайчан да ясанмый, киенми чыкмады. «Артист кеше һәрвакыт гүзәл булырга тиеш», – дия иде. 1989 елгы шул сәфәрне картайган көндә дә искә ала иде.
Әнинең арабызда юклыгына һаман күңел ышанмый әле. Аның бүлмәсе үзе исән чагындагы кебек тора. Шунда көн дә керәм. Киемнәрен алып исним. Үзен күргәндәй булам…
Иллюстрация: Х.Якупов, «Ана портреты»
Добавить комментарий