Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җанҗылымлы Чистай каласы

Җанҗылымлы Чистай каласы

Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановның яраткан шәһәренә мөнәсәбәте бөек рус шагыйре һәм язучысы Борис Пастернакныкыннан һич аерылмый: «И мил моему сердцу Чистополь, и зимы в нём, и жители, и дома...» – дип язып калдырган бит классик. Борынгы өяз шәһәренең бөтен матурлыгын саклаган әлеге җыйнак каланы яратмаска мөмкин түгел, дип саный башлык та.

27 августа 2022

–Мин мондагы Чистай Выселкасы авылында туып-үстем, шунда укыдым, эшләдем, – ди Дмитрий Алексеевич. – Аннан озак кына Казанда яшәдем. Ә инде миңа Чистай районын җитәкләргә тәкъдим иткәч, туган ягыма әйләнеп кайттым, һәм моңа һич үкенмим. Хатыным да бу якның гаҗәеп матурлыгын белеп алды, беркая да китәргә җыенмый. Зур шәһәргә караганда, биредә уңайлырак, чөнки гомер, яшәеш агымы бөтен нәрсәдә сизелә: күктә агылган болытларда да, яңгыр шыбырдавында да, дулкыннар шавында да, чәчәкләр исендә дә.
_209
Монда тормыш ашыкмый гына тәгәри, мегаполислардагы кебек яныңнан выжылдап узып китми, һәм бу тормыш Чистайның үзе кебек, аның борынгы урамнары, сырлы тәрәзә йөзлекләре, сәүдәгәр йортлары, елмаюлы йөзле кешеләре кебек матур... Һәм иң мөһиме – юлда бернинди «бөке»ләр дә юк!
Соңгысы бигрәк тә сөендерә, шуңа күрә җитез генә машинага утырабыз – Татарстандагы иң уңайлы һәм җанга җылы бирә торган өяз шәһәре башлыгы белән көн буе бергә булачакбыз.
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ТЕХНИКУМЫ – КАДРЛАР ЧИШМӘСЕ
Дмитрий Ивановның тормыш һәм хезмәт юлы белән танышканда, белем алу белән бәйле пунктлар санына шаккатасың. Биредә авыл хуҗалыгы белгечлекләре дә, педагогик белгечлекләр дә, хәтта аучылык та бар... Ул – «авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм юынтык суларны агызу системасы инженеры» да, дәүләт-иҗтимагый идарә магистры да. Сингапурда да, «Сколково»да да, Европа эшмәкәрлек берлегендә дә стажировка үткән. «Дәүләт һәм муниципаль идарә структурасы – Австрия тәҗрибәсе», «Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану», «Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итә торган командаларны укыту юнәлешендә һөнәри әзерлек», «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелек белән идарә итү» программалары буенча да белем эстәгән...
– Район башлыгы эшендә кайсы белемнең аеруча кирәге чыкты соң?
– Иң әүвәл – үзебезнең Чистай авыл хуҗалыгы техникумында алганы. Монда иң төп нигез салына. Бу техникумны төрле район башлыклары тәмамлаган: араларында бүген бу вазыйфаны башкаручылары да, ул эштән инде киткәннәре дә бар. Минемчә, Кама аръягы зонасында әлеге уку йорты – төп кадрлар чыганагы, чөнки база бик көчле иде. Мин укыган вакытта анда ике белгечлек бар иде: авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру. Механика юнәлешен тәмамладым, ягъни мин – авыл хуҗалыгы машиналары буенча дипломлы механик.
СПОРТ ТУРЫНДА ХЫЯЛ
– Бу хыял идеме?
– Юк. Хыялым – Әлмәт спорт техникумына укырга керү иде, спорт белән җитди шөгыльләнәсем килде. Тик әти‑әни һәм мәктәп директоры: «Башта безнең техникумны тәмамла, ә аннары җаның ни тели...», – дип күндерделәр. Кыскасы, монда укыдым һәм параллель рәвештә спорт белән дә шөгыльләндем. Миңа бәхет елмайды: укытучым Әдип Салихҗан улы Нуруллин иде, хәзер инде мәрхүм ул. Ул мине грек‑рим көрәшенә өйрәтте. Ул һәм минем сыйныф җитәкчесе Рәхмәтулла Әкмал улы Гомәров спорт карьерама бик зур өлеш керттеләр.
Армиядән дә уңдым – Казандагы Суворов училищесында хезмәт иттем, генералны йөрттем, ә ул миңа тренировкаларны дәвам итәргә һәм Россия ярышларына барырга мөмкинлек тудырды. Армиядән соң да спорт белән шөгыльләнүне туктатмадым. Классик көрәштән соң армрестлингка күчтем. Ул чакта кул көрәше шактый яңа спорт төре иде, без бер-беребез белән көч сынашып шөгыльләндек. Шулай итеп мин Россия җыелма командасына эләктем. Аннары исә ил чемпионаты, соңрак Европа, дөнья чемпионаты...
– Шундый тыйнак кына сөйлисез... Дөнья чемпионаты турында аеруча кызык безгә.
– Мин халыкара класслы спорт мастеры. Һиндстанның Гувахати шәһәрендә (Ассам штаты) узган дөнья чемпионатында җиңү яуладым. Мәскәүдә Европа чемпионы булдым. Ә Россия чемпионатында Екатеринбургта җиңдем.
– Һиндстанда кемне җиңдегез?
– Финалда словак Янгер Манус белән очраштык. Ул вакытта дөнья чемпионы иде инде ул. Без аның белән күптәнге көндәшләр. Израильдә үткән Европа беренчелегендә мин аңа оттырдым – икенче урын алдым, ул – өстен калды. Ә дөнья чемпионатында мин җиңдем.
ЧИСТАЙЧА СПОРТ
Спорт турында сөйләшә-сөйләшә, Чистайдагы спорт объектларын карап чыгабыз. Бу корылмалар бөтен җирдәге кебек стандарт түгел, аларда Чистайга хас ниндидер үзгәлек тоемлана. Борынгы урамнар һәм сәүдәгәрләр йортлары белән бик килешеп, яраштырып төзелгәннәр. «Татнефть-Олимп» стадионына кызыл кирпечтән салынган арка капка аша узасы. Шулай ук стадионның администрация бинасы фасады да «борынгыча» итеп эшләнгән. Скейт‑парк һәм велодром да гомум манзараны һич бозмый, киресенчә тулыландыра гына. Шушында ук эскәмияләрдә бишекле арба белән һава суларга чыккан әниләр ял итә – Чистайның көндәлек хозурлыгы бу.
_3
Ә «Лидер» спорт мәктәбендә вакыт минутлап язып куелган – чистайлыларда спортка хөрмәт зур. Башкача була да алмый: район башлыгы – дөнья чемпионы ич! Үзе үрнәк күрсәтә. Мәктәп директоры Венера Уразгилдиева район башлыгы һәм аңа чемпионлык мәсьәләсендә тиң көндәш өчен иң яхшы армрестлинг өстәлен әзерли.
_4
Үзе дә аның белән кул көрәштереп алырга каршы түгел. Венера Фоат кызы да – армрестлинг буенча Россия, Европа, дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры! Менә сиңа мә, тыйнак өяз шәһәрчеге генә диярлекме соң!
– Аңлавымча, Чистайда кул көрәше бөтен дөньядан алда бара?
– Безнең мәктәп укучылары хәзер Татарстан җыелма командасының нигезен тәшкил итә. Румыниядә узган дөнья чемпионатында ике кызыбыз – Ирина Прусакова һәм Әдилә Фаздалова чемпион исемен яуладылар. Ә егетләрдән җиде кеше 2–3 нче урыннарны алды.
Россия җыелмасының өчтән бер өлеше чистайлылардан тора дип әйтергә була. Венера Уразгилдиева бу мәсьәлә белән бик җитди шөгыльләнә. Безнең спорт мәктәбе яңа спортчылар үстерә.
– Ә Сез үзегез хәзер шөгыльләнәсезме?
– Үзем өчен генә. Йөзәм, өйдә күнегүләр ясыйм, вакыт булганда, спортзалга йөрим. Иртән эшкә барганчы велосипедта йөрергә яратам. Иртә торам, сәгать дүрттә инде уянган булам. Шулай гадәтләнгән.
– Ә хәзер дөнья чемпионатында җиңә алыр идегезме?
– Ветераннар арасында, бераз әзерлек узгач, мөмкиндер. Ә яшьләр белән... Анысы дөрес булмый инде.
– Дөрес булмасын, ди, теоретик яктан караганда гына, аларны егып сала аласызмы?
– Юри бирешеп ятмаячакмын инде, анысы хак.
МАТУР НӘТИҖӘ
– Кызганыч, сез бу урынны яз көне күрмәдегез, – ди Дмитрий Алексеевич, бүген шәһәр китапханәсе урнашкан борынгы сәүдәгәр йортына ымлап. – Без монда сакуралар утырттык. Тирә-ягында гел сакура бакчасы, ул гаҗәеп матур чәчәк ата. «Нигә утыртасыз инде шуларны», - сүгүчеләр дә булды, янәсе, безнең климатта сакура үсмәячәк. Җайлашып үсеп киттеләр. Җиде ел инде безне искиткеч чәчәкләре белән сөендерәләр.
Район башлыгы вазыйфасында һәрвакыт әнә шулай. Каршылыкны җиңә белергә, куелган максатка таба барырга һәм көтә белергә кирәк. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен, кайчак әллә ничә ел таләп ителә. Предприятиеләр озак төзелә, программалар да бер ай эчендә тормышка ашырылмый, тик соңыннан, нәтиҗәне күргәндә, хезмәтеңнең юкка түгеллеген һәм, иң мөһиме, бу нәтиҗәнең матур килеп чыкканын аңлыйсың. Һәм бу – эшебездә иң яхшы бүләк.
_6_или эту
_7
РЕСПУБЛИКАНЫҢ ТАРИХИ ҮЗӘГЕ
– Авыл хуҗалыгы да, җитештерү тармагы да, туризм да үсеш алган районда сезгә кайсы якынрак? Нәрсә белән шөгыльләнү, нәрсәне алга таба үстерү, күтәрү кызыграк?
– Санкт-Петербургтагы «Стратеглар» форумында «Чистай-2020» программасын яклап беренче урынны алдык. Ә аннары, ике елдан соң, без инде бу программаны гамәлгә ашыру буенча беренче урынны яуладык. Анда барысы да анык язып куелган: авыл хуҗалыгы да, сәнәгать үсеше дә, туризм да.
Туризмга килгәндә, без хәзер БРИКС банкының зур проектын тормышка ашырабыз, ул шәһәрнең иске өлешен төзекләндерүне күздә тота. Музейлар, тарихи биналар белән бәйле уналты туристлык объекты тулысынча ремонтланачак. Чистайда кешеләре башка йортларга күчерелгән, туристлык мирасы объектлары булып торган биналар бар, аларда «Бер сумга бизнес» программасы тормышка ашырыла. Эшмәкәрләр бинаны бер сумга сатып ала, өч ел эчендә алар аны төзекләндерергә, кабат торгызырга тиеш: кемдер анда кафе, кемдер кунакханә ача, кемдер офис итеп файдалана.
– Чистай дөнья мәйданына ни белән чыга ала? Чит ил кунаклары каршында нәрсә белән мактанырга, аларны нәрсә белән шаккатырырга була?
– Чистай сәүдәгәрләр чорыннан башланган бик бай тарихка ия. Беренче гильдия сәүдәгәрләре Челышевлар, Шашиннар, Мамонтовлар, Мельниковлар, Поляковлар – бөтен дөньяга билгеле, алар икмәк сату белән шөгыльләнгән. Чистай, гомумән, үзенең икмәк сәүдәсе белән танылган, биредә тегермәннәр дә күп булган. Ә сугыш вакытында монда язучылар яшәгән, шул исәптән Нобель премиясе лауреаты Пастернак та. Ул биредә «Ромео һәм Джульетта»ны тәрҗемә иткән, «Доктор Живаго» әсәрен яза башлаган, димәк, монда туристларны җәлеп итә торган тарихи сәхифәләр җитәрлек.
Шәһәрнең географик урыны да бик шәп. Ул Чулман елгасы буенда, Татарстан Республикасының нәкъ уртасында урнашкан. Каланың тарихи үзәгенә карасагыз, анда һәр объект һәйкәл булып тора. Безнең Чистай үзәгендә 200 дән артык һәйкәл бар.
– Ә Сезнең яраткан урыныгыз нинди?
– Миңа бөтен шәһәр җандай якын. Скарятин бакчасында йөрергә яратам. Язын исә – сакура бакчасында. Яр буенда... Бу арада яр буе белән бәйле зур проектны тормышка ашырабыз, «Тарихи җирлекләр» конкурсында 80 миллион сумлык грант оттык, хәзер исә әнә шуны яр буен төзекләндерүгә тотабыз. Былтыргы грант акчасына тротуарны алыштырабыз, шәһәр үзәген төзекләндерәбез.
БЕР УРЫН БАР
– Рәхәтләнеп ял итеп, көч ала торган урынны атый аласызмы?
– Бер урын бар. Ак тау каршында ул. Бик зур сөзәк тау бите анда, ә аста елга ага. Әнә шул тау битенә менеп баскач, дистәләрчә чакрымга сузылган манзара ачыла, ә аста тау елгасы агып ята, дигән хис туа. Йөрәк лепердәп тибә башлый. Бу бик үзенчәлекле урын. Гражданнарны кабул иткәннән соң, шунда юл тотам. Кешеләрнең моң-зарларын тыңлагач, барысын да йөрәгем аша үткәрәм. Бик авыр халәт ул. Кеше килеп күңелен бушата, җиңеләеп кала да чыгып китә. Ә син шул йөк белән каласың. Йөк бик авыр булса, монда юнәләм.
_8
Шушында килеп басып, кулларыңны җәеп җибәрәсең дә бөтен матурлыкны күреп хозурланасың – шуннан соң яңадан тугандай кебек буласың. Ун минут тулысы белән җитә – хәлем яхшыра, мин янә сафта.
ИГЕЛЕКЛЕ ҺӘМ БӘЙСЕЗ ХОЛЫКЛЫ
– Ә чистайлылар, гомумән, ниндирәк халык?
– Алар бик игелекле һәм бәйсез холыклы. Бу шәһәрне беркем дә, беркайчан да көч белән яулап ала алмаган. Һәм беркем дә аңа үз ихтыярын көчләп тага алмый. Чистай белән килешергә-сөйләшергә кирәк. Хезмәт сөючән, бик куәтле кала, шуңа күрә шәһәр белән үзара аңлашу юк икән, берни дә барып чыкмаячак. Чистайның җаны бар, һәм сез, мөгаен, бүген моңа үзегез дә инангансыздыр.
АҺ ИТЕП КИТӘРЛЕК
– Ә әлегә тормышка ашмаган хыялыгыз бармы?
– Мин дөнья чемпионы булырга хыялландым һәм булдым да. Хәзерге шәхси хыялларыма килгәндә, алар инде бөтенләй үк шәхси дә түгел. Әйтик, бүген шәһәрне туристлар өчен уңайлы итү өчен зур акчалар кирәк. Чистайга ел саен 60 мең турист килә, безгә теплоходлар йөри, димәк, елга вокзалын тулысынча яңарту сорала. Шәһәребездә нибары ике кунакханә эшли. Өч көнгә генә булса да килсен өчен, турист кешегә яхшы шартлар тудыру зарур. Шуңа күрә хәзерге хыялым шундый: кешеләр, Чистайны килеп күреп, аһ итеп китәрлек булсын!
БАРЫСЫ ДА ЧЕМПИОННАРЧА БУЛСЫН!
Шәһәр буйлап соклана-соклана сәяхәт иткәндә, игелекле һәм хөр чистайлылардан үз башлыклары тарафына әйтелгән бик күп җылы сүзләр һәм рәхмәтләр ишеттек.
– Без Дмитрий Алексеевичка уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәтле, – ди Кама торба изоляциясе заводы директоры Дмитрий Бобков. – Дус кеше буларак, Дмитрий Ивановка көч, сәламәтлек һәм алга таба да югары үрләр яулавын телим. Ул безнең дөнья чемпионы бит – аның тормышында барысы да чемпионнарча булсын!
***
– «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты кысаларында район башлыгы һәм Татарстан компетенцияләре төбәк үзәге ярдәме белән бездәге «Новые технологии» ширкәтендә җитештерү процессларын оптимальләштерү эше алып барыла, – дип сөйли предприятие җитәкчесе Евгений Игнатов. – Дмитрий Алексеевичка барлык хыялларының чынга ашуын, теләкләренең үтәлүен телисе килә. Һәм, әлбәттә инде, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге! Эшләрегез һәрвакыттагыча шулай уңышлы барсын!
***
– Районда алып барылган сәясәт һәм Чистай районы башлыгы ярдәме белән «Квест» компаниясе (яктылык диодлы яктырту җиһазлары һәм автоматлаштырылган идарә системаларын җитештерә) трансформаторлар һәм электр компонентлары җитештерүне күздә тоткан импортны алыштыру проектын башлап җибәрергә ниятли, – дип сөйли «Квест» ҖЧҖ директоры Радик Ислямов. – Дмитрий Алексеевичны юбилее белән котлап, аның һәрвакыт шулай бар өлкәдә компетентлы, теләсә кайсы проблеманы үзенеке сыман кабул итүче, һәр эшне бик яхшы итеп башкарырга омтылучы шәхес булып калуын телим. Сезгә бәхет, уңышлар насыйп булсын һәм эшегез һәрвакыт бүгенгедәй мавыктырсын!
Татьяна Вафина
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: