Арча – заманга яраклашу
Арчаны республикабызның милли-мәдәни мәркәзе дип атыйбыз. Әйе, бу шулай. Арча – татар әдәбиятына, татар театры сәнгатенә чын даһилар биргән төбәк. Ләкин шуның белән бергә, монда авыл хуҗалыгы тармагы да игътибар үзәгендә, дөресрәге, үсештә. Май азагында биредә авыл кешесенең эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча республика зона семинар-киңәшмәсе узды. Һәм юкка гына Арча сайланмаган – районда авыл хуҗалыгы тармагы төрле яктан үсеш алган.

ЯЗГЫ ЧӘЧҮ ТӘМАМ, ЯХШЫ УҢЫШКА ӨМЕТ ЗУР
Семинарда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Иң беренче шуны әйтергә кирәк: мондый семинарлар зоналарга бүленеп уза. Чараның максаты – тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны уртага салып сөйләшү. Арчага исә Азнакай, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары Җитәкчеләре, авыл Җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооператив Җитәкчеләре Җыелды.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча, арчалылар, 204 мең тоннадан артык ашлык Җыеп, республикада өченче урында тора. Шулай ук бәрәңге үстерү буенча икенче урында – 61 мең тоннага якын. Районда 31 мең баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 10 меңнән артыгы – савым сыеры. Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, икътисади күрсәткечләрне үстерү өчен, Арчада кече бизнеска зур игътибар бирелә:
– Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүген 12,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2025 елда районда 11 миниферма төзелде. Республика ярдәме белән 9,5 млн сумга якын субсидия алынды. Район территориясендә 18 эре предприятие һәм 40 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, агросәнәгать комплексында мең ярымга якын кеше эшли.
Арча районында язгы чәчүне уңышлы гына тәмамлаганнар. Районның чәчүлек мәйданнары 122 мең гектарны били. Барлыгы 37 мең гектар мәйданга язгы бөртекле культуралар чәчелгән. Шул исәптән: арпа – 17 000, язгы бодай – 12 500, солы – 2000, борчак – 2 500 һәм бөртеккә кукуруз 1 814 гектар мәйданда утыртылган. Моннан тыш, азык культуралары – 36 мең гектар тирәсе, техник культуралар – 8000, бәрәңге – 1 590 гектар һәм яшелчәләр 383 гектар тәшкил итә. Быел район хуҗалыкларына 155 миллион сумлык техника сатып алынган.
Арча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Җитәкчесе Айдар Рамазанов белән язгы чәчү турында сөйләшеп алдык:
– Безнең Арча районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә республиканың иң зур һәм алдынгы төбәкләренең берсе. Уңышка ирешүдә барлык хуҗалыкларның да бердәм тырышлыгы зур роль уйный. Кайбер алдынгы хуҗалыкларда, мәсәлән, «Игенче АФ» ҖЧҖ, «Северный АХП» ҖЧҖ, «Кишет» ҖЧҖ, «Кырлай АФ» ҖЧҖ һәм «Ак Барс АСК» ҖЧҖндә ике сменалы эш оештырылды. Бу алым чәчү темпларын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде. Техника һәм кадрлар белән тәэмин итү буенча да тоткарлыклар булмады, барлык ресурслар да вакытында тупланды. Ләкин игенче өчен саннар гына түгел, ә сыйфат та мөһим. Шуңа күрә чәчү сыйфатына аерым игътибар бирелде. Комиссия тарафыннан эшнең торышы һәрдаим тикшерелеп торылды. Киләчәктә яхшы уңыш Җыеп алу өчен ныклы нигез салынды. Бу эшкә хезмәте кергән һәр кешегә зур рәхмәтле без.

СӘНӘГАТЬ ПАРКЫ – ЗАМАН БЕЛӘН БЕРГӘ АТЛАУ
Республикада сәнәгать парклары артканнан-арта бара. Тукай туган төбәктә дә булдырганнар аны. «Арча» сәнәгать паркы 2019 елда эшли башлый. Бүген монда 21 гектар мәйданда 16 резидент үз эшен оештырган, инвестицияләр күләме 3,5 млрд сум тәшкил иткән. Барлыгы 550 эш урыны булдырылган. Идарәче компания һәм резидентлар, ТР Икътисад министрлыгы грантларын һәм Эшкуарлыкны яклау фондының ташламалы займнарын да кертеп, дәүләт ярдәменнән актив файдаланалар.
Район кунаклары сәнәгать паркының иң эре резидентлары күргәзмәсе белән танышты. Шуларның берсе – «Идел буе премикслар, ясалма сөт һәм катнаш азык Җитештерү заводы» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы. Оешма 2019 елда 42 миллион сум күләмендә грант алган булган. Завод бозаулар өчен ясалма сөт, мөгезле эре терлек һәм кош-кортлар өчен премикслар, шулай ук мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар өчен катнаш азык Җитештерә.
Сәнәгать паркында шулай ук «ТехноАрск» Җаваплылыгы чикләнгән Җәмгыять тә зур эш алып бара. Оешма үз эшен 500 метр квадрат мәйданда биш хезмәткәр белән башлаган булса, хәзер һәркайсы 1300 метр квадрат булган заманча ике цех булдырган. Предприятие эретеп ябыштыручы роботларны эшкә актив кертә, процессларны оптимальләштерү һәм сыйфатны күтәрү өчен өр-яңа Җиһазлар куллана.
Сәнәгать паркының иң зур резидентларыннан берсе – кондитер ризыклары Җитештерүче «Ихлас» компаниясе. 2023 елда эшмәкәр Руслан Гайнетдинов башлап Җибәргән эш өч ел эчендә республика дәрәҗәсендә танылырга өлгерде. «Ихлас»та бүген 90 төрле торт Җитештерәләр, чәкчәк, башка тәм-томнар пешерәләр. Көн саен 15 меңгә якын татлы ризык эшләп чыгаралар.
– Авыл хуҗалыгын – авыл кешеләре яшәешенең нигезе, дип әйтәбез, – диде сәнәгать паркы белән танышканнан соң Марат Әхмәтов. – Авылларыбызның киләчәге дә, бүгенге язмышы да нәкъ менә аларга бәйле! Арчага аерым тукталсак: ул безнең зур территорияле район, биредә эш активлыгы да сизелә. Без «Арча» сәнәгать паркын карадык, ул инде тулган. Һәм алар яңадан 18 гектарга киңәю юнәлешендә эшлиләр. Шул ук вакытта Арчаның отышлы ягы – Казанга якын булуы. Бу төбәкнең, авыл халкы активлыгын бик уңай, дип бәялибез.

Руфия Фазылова
Добавить комментарий