
“Артек” һаман исемдә!
Татарстанның Мамадыш районында борынгы тарихка ия Урта Кирмән авылы бар. Искиткеч гүзәл табигатьле бу авыл эшлекле һәм күркәм кешеләре белән дә дан тота. Алар арасында Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Алсу Спиридонова (Хәсәнова) да бар.
19 июня 2025
Алсу бәләкәйдән кызыксынучан, зиһенле, өлгер бала була. Укырга кергәч тә, гел "5"ле билгеләренә генә укый, үрнәк тәртибе белән аерылып тора.Шуңа күрә яхшы укучы бу кызны төрле фәннәр буенча район, республика олимпиадаларына җибәрәләр. Ул сынатмый – аларда да җиңү яулап кайта. Мәктәптә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, спорт белән дә шөгыльләнә...
- Бишенче сыйныфта мәкалә язу белән мавыга башладым. "Коммунистик хезмәт өчен" дип аталган район газетасының, "Яшь ленинчы” газетасыныңактив хәбәрчесенә әйләндем. Ә алтынчы сыйныфны тәмамлагач, 1977 елның җәендә, мине “Артек” пионер лагерена юллама белән бүләкләделәр! – дип сөйләде безгә Алсу ханым.
Миллионлаган совет баласының иң зур хыялы булган “Артек” бөтенсоюз лагерена! СССР составына кергән бөтен союздаш республикалардан иң булдыклы, иң алдынгы балалар җыела анда.
- Безнең "Кипарисный" лагеренда да төрлемилләт балалары бар иде. Иртүк быргы тавышына уянып, сукмак буйлап бергәләшеп диңгез буена зарядкага йөгереп төшүләр; фирүзәдәй диңгездә су коенулар; анда йөзгән ак җилкәнле корабларны карап утырулар; көнозын барган мавыктыргыч укулар, ярышлар, аралашулар, очрашулар; Севастополь, Симферополь, Алупка, Алушта, Ялта шәһәрләренә сәяхәтләр; төнге учакянында гитара белән җырлашып утырулар... Бу романтик күренешләр мине гомерем буе озата барды... – дип дәвам итә сүзен Алсу Спиридонова. - Безне анда "Балалар - иң мөһим кешеләр!", "Ил уңышы син ирешкән уңышлардан гыйбарәт!" дигән төшенчәләрнеңасылын аңларга, максатларга таба кыю атлый, авырлыкларга беркайчан да бирешми торган чын пионер булырга, үзара дус, тату яшәргә өйрәттеләр!
Кырымда, Кара диңгез буенда, Аю-Даг тавы итәгендә урнашкан могҗизалар иле булып мәңгелеккә уелып кала бу легендар лагерьТатарстаннан килгән кызчыкның күңеленә...
- Быел бәхетле балачак иле - “Артек” лагере оешканга 100 ел!
Күренекле татар шагыйре Мәхмүт Хөсәеннең:
“ Артек, Артек!
Еллар узган саен
Нигә гыйшкым һаман арта соң?
Аю-Дагта әллә магнит бармы?
Ник бу тикле күңелем тартасың?!” -
дигән шигъри юлларын әле дә бүген дә күңелемнән генә кабатлап йөрим! – диде Алсу ханым, җылы истәлекләргә бирелеп.
Әңгәмәдәш - Раушания Исхакова.
Фотолар Алсу Спиридонованың шәхси архивыннан.
Добавить комментарий