Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Аш бар җирдә бәрәкәт бар

Аш бар җирдә бәрәкәт бар

Мобилизацияләнгән татарстанлыларны «Полигон» хәрби часте территориясендә атна саен төш вакытында төрле милли тәм-томнар һәм, өстәвенә, еш кына концерт белән дә сыйлыйлар. Ватанны саклаучылар өчен «милли кухня» инициаторлары – Татарстан халыклары ассамблеясе, Дуслык йорты һәм республикадагы милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре. Удмурт, үзбәк, таҗик, азәрбайҗан җәмгыятьләре вәкилләре мобилизацияләнгән ир-егетләрне милли ризыклар белән сыйлаган инде.

21 декабря 2022

-Барысы да ТР Иҗтимагый палатасы һәм «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиеваның телефоннан шалтыратуыннан башланды, – ди Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов. – Зилә ханым мобилизацияләнүчеләрнең Казан янындагы җыелу урынына барганнан соң алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алар татар милли ашлары, бүләкләр алып барган, концерт программасы да күрсәткән. Шундый җылы очрашудан соң, аның янына Удмурт Республикасыннан чакырылган хәрбиләр килеп, Татарстандагы милләттәшләре белән очрашу оештырып, аларның да милли ашларын китертеп булмыймы икән, дип сорашкан. Мин Татарстан удмуртлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Герасимов белән сөйләштем, һәм ул, шундук «Печь-перепеч» мобиль удмурт кухнясына заказ биреп, акчасын да түләде, көнен дә билгеләде. Шул ук көнне берничә казан пылаулары белән Абдуманоб Абдусаттаров җитәкчелегендә үзбәк ашчылары да килде.
68be4d6c-b242-441c-8bf4-c318a3ed4a11
Мобилизацияләнүчеләргә Казандагы ике мәйданчыкта ике меңләп порция пылау таратылган. Акциядә Казан һәм Әлмәтнең азәрбайҗан җәмгыятьләре, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчелеге катнашкан.
photo_5211001537709588399_y
«Печь-перепеч» мобиль удмурт кухнясы килешенгән көнне, безнең хәрбиләр янына килеп, пәрәпәч пешергән.
IMG_3877
Чеченнар җәмгыяте кыр шартларында ризык әзерләү өчен казанлы мичләр ясаган.
66b93a19-b752-4f9b-a1c0-d5038a39778f
Пылау Таҗикстанның традицион рецептлары буенча учакта пешерелгән.
Мобилизацияләнүчеләр арасында Чувашия һәм Мари Элдан килүчеләр дә күп булып чыкты. Бу турыда Татарстан халыклары ассамблеясендә сөйләгәч, безгә башка иҗтимагый оешмалар да кушылды. Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев әлеге хәрәкәтне туктаусыз агымга әйләндерә алды: милли оешмалар вәкилләре үзләренең милли аш-сулары һәм музыкаль номерлары, җылы кием‑салым һәм хәрбиләрнең көнкүрешендә кирәкле предметлар белән атнасына берничә тапкыр хәрби частькә килә башлады. Нәтиҗәдә хәрбиләр белән очрашуда Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская да, таҗиклар җәмгыяте җитәкчесе Сабриддин Тоиров та булып кайтты, ә азәрбайҗан җәмгыяте бөтенләй рекорд куйды – алар 2000 порция пылау әзерләде! Чеченнар җәмгыяте дистәдән артык мобиль мич комплекты ясады, казаннар сатып алды. Ассамблея башкарма комитеты хезмәткәрләре, Дуслык йорты белгечләре, милли берләшмәләр активистлары җылы кием‑салым алу өчен акча җыюда катнашты.
Мондый очрашулар вакытында бик күп тәэсирле мизгелләр дә була, хәрбиләр үзләренең яраткан артистлары белән очраша, танышлары белән күрешә...
«Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм» акциясендә катнашучылар:
1. «ТР ҮЗБӘКЛӘРЕ МММ» ТИО
2. «ТР ТАҖИКЛАРЫ МММ» ТИО
3. ТР АЗӘРБАЙҖАННАРЫ ТИО
4. «ВАЙНАХ» ТР ЧЕЧЕННАРЫ МММ» ТИО
5. «ТР РУСЛАРЫ МММ» ТИО
6. «МАНТ» ТИО  (Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе)
7. «ТР ЧУВАШЛАРЫ МММ» ТИО
8. «АНАДОЛУ» ТР ТӨРЕКЛӘРЕ МММ» ТИО
9. «ҖИЛӘК-ҖИМЕШ-ЯШЕЛЧӘ БАЗАСЫ» ҖЧҖ
10. «ДОАНКЕТ» ТР ВЬЕТНАМНАРЫ ҖӘМГЫЯТЕ» ТИО
11. «ТР БАШКОРТЛАРЫ МММ – БАШКОРТ КОРЫЛТАЕ» ТИО
12. «ДАГЫСТАН» ТР ДАГЫСТАН ХАЛЫКЛАРЫ БЕРЛӘШМӘСЕ» ТИО
13. «ДЕМОС» ТР ГРЕКЛАРЫ МММ» ТИО
14. «КАЗАН ШӘҺӘРЕ КОРЕЯЛЕЛӘРЕ МММ» ҖИО
15. «ТР ЯКУТЛАРЫ МММ» ТИО
16. «СПАДЧИНА» КАЗАН ШӘҺӘРЕ БЕЛОРУСЛАРЫ» ҖИО
17. «ТАТАРСТАН НЕМЕЦЛАРЫ МММ» ТИО
18. «ТР КЕРӘШЕННӘРЕ» ИО
19. Татарстан халыклары ассамблеясе
20. Татарстан халыклары Дуслык йорты
Фото: addnt.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: