Асыл улларның асыл аналары
1. Әни һәрвакыт хаклы… 2. Мин кайчан ялгышканмын… 3. Ана һәм улның иң бәхетле мизгеле… «Татарстан» журналының республикабызның иң булдыклы улларын тәрбияләгән һәм тәрбияләүче, үстергән һәм үстерүче иң уңган аналарын берләштергән махсус проекты. Барлык геройларыбыз да өч сорауга җавап бирде, аларның җавабы Татарстанның асыл ир затларын хатын-кызларча ничек дөрес тәрбияләргә кирәклеген күрсәтә.
24 марта 2022
Гөлнара Габдрахманова, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе, һәм уллары Тимур белән Инил.
1) Инил:
– Беркайчан да бирешергә ярамый, дип өйрәтеп, әнием хаклы булган, дип саныйм. Тормышта сыйфатлы яхшы белем алу кирәклегендә дә, теләсә нинди хәлләрдә дә кеше булып калырга өндәгәндә дә хаклы ул.
Тимур:
– Мин һәрвакыт әнием киңәшләренә колак салам. Теләсә кайсы мәсьәләне аның белән уртага салып тикшерәм. Һәм, минем фикерне исәпкә алып, карарны бергәләп кабул итәбез.
2) Гөлнара:
– Үкенерлек мизгелләр булмады, дип уйлыйм. Мин педагог, бәлки, шуңа да минем барлык тәрбия чараларым уйланган булгандыр... Хәтта ниндидер җәза биргәндә дә, улларыма мин ни өчен икәнен аңлата идем. Һәм хәзер алар безгә – әти-әниләренә – моның өчен рәхмәт әйтә. Мактанасым килми, әмма без аларны тәрбияләү белән җитди шөгыльләндек. Түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөртеп кенә калмадык, кайдадыр үзебезнең үрнәк белән, кайдадыр сүзебез белән тәрбияләдек. Күптән түгел ресторанда 23 февральне бәйрәм иттек. Тормышта нәрсәне үзгәртер идек, шул турыда сөйләштек... Барлык сәфәрләребезне, балык тотуларны, төнге чәй эчүләрне, укуларын, кино-концертларга бергәләп йөрүләрне искә төшердек... Һәм барыбыз да бер фикергә килдек – мөмкин булса, бернәрсәне дә үзгәртмичә, тагын бер тапкыр нәкъ шулай яшәр идек.
3) ИҢ БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ…
Гөлнара:
– …Улларымны тәүге тапкыр кулыма алган мизгелләр – иң бәхетлесе. Үзеңнең Әни булуыңны аңлау иң зур бәхет ул! Минем өчен улларым һәрвакыт беренче урында. Минем теләсә кайчан ярдәм итәсен алар яхшы белә. Алар минем алтыннарым.
Инил:
– …Бәхетле мизгелләрем балачак белән бәйле: әни белән Казанга аквапаркка, аттракционнар паркына килүләребез, шәһәр буйлап йөрүләребез...
Тимур:
– …Миңа операция ясаганда, әнинең ишек артында уйлары, күңеле белән миңа көч биреп торуын сизеп яттым. Наркоздан соң беренче аны күрдем һәм тынычландым. Минем ӘНИЕМ!
Гөлчәчәк Шәйхетдинова, «Лизингстроймаш ТК» ҖЧҖ баш бухгалтеры урынбасары, һәм Сәйяр Сираҗетдинов, табиб травматолог-ортопед, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең (МКДЦ) травматология бүлеге мөдире, «Кызыл зона» медигы.
1) Сәйяр:
– Мине табиб булырга үгетләп, әнием дөрес эшләгән. Мәктәптә укыганда, мин физика белән мавыктым, киләчәгемне шуның белән бәйләргә, МФТИга укырга керергә җыендым. Ә әнием һәм бабам безнең табиб булуыбызны теләде. Әнием бик озак үгетләгәч, мин медицина университетына керергә ризалаштым. Һәм моңа бер дә үкенмим. Киресенчә, әлеге һөнәрне сайлавыма бик шатмын. Бу бик кирәкле һөнәр, бигрәк тә хәзер.
2) Гөлчәчәк:
– Сәйярне тәрбияләүдә һәм үзара мөнәсәбәтләребездә мин бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Минем хыялымны тормышка ашырып, табиб һөнәрен сайлавы өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул бик яхшы белгеч, мин моны әнисе буларак кына түгел, аның пациенты буларак әйтәм. Студент чагында ук Сәйяр минем каты авырган әтиемә бик булышты. Ул аның гомерен озайтты. Аннары миңа операция ясады, соңыннан да бик ярдәм итте. Мин Сәйярне игелекле, ярдәмчел, җаваплы, тәвәккәл булуы өчен хөрмәт итәм. Без барыбыз да аның белән горурланабыз.
3) ИҢ БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ…
Гөлчәчәк:
–…Балаларым белән үткәргән һәр мизгел бәхетле. Балачактан ук алар бик акыллы, тыңлаучан булды. Сеңлесе Сабрина тугач, Сәйяр аны карашты, тәрбияләүдә катнашты. Хәзер дә Сабрина һәрвакыт абыйсының кайгыртуын тоеп яши. Мин үзебезнең шундый шәп балалар үстерүебезгә бик сөенәм.
Сәйяр:
– …Бу минем 131 нче лицейга укырга кергән көнем. Мин анда 6 нчы сыйныфтан соң керергә әзерләндем. Шактый авыр имтиханнар бирергә кирәк иде. Әнием һәр имтихан алдыннан бик борчылды. Ниһаять, укырга керүчеләрнең исемлеге эленер көн җитте. Әнием белән икәү киттек. Анда минем фамилиямне күргәч, әнием сөенечтән елап җибәрде.
Сәвия Шәйдуллина (Әлмәт районы Кәләй авылында балалар бакчасы мөдире булып эшләгән) һәм Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе.
1) Марсель:
- ӘНИЕМ ҺӘРВАКЫТ ХАКЛЫ! Һәм мин һәрвакыт аның киңәшләренә колак салырга тырыштым. Дөрес, бер тапкыр тыңламадым. Әнинең мине медицина институтына укырга кертәсе килде, табиблар һәрвакыт кирәк, дип үгетләде. Әмма мин әтием юлыннан киттем һәм ветеринар булдым.
2) Сәвия:
– Улымның табиб булуын теләп һәм аны медицина институтына кертмәкче булып, МӨГАЕН, МИН ЯЛГЫШКАНМЫНДЫР. Ул башка һөнәр сайлады – «ветеринария табибы» белгечлеге буенча Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлады. Һәм әлеге һөнәре аңа алдагы тормышында бик кирәкле булып чыкты. Һөнәр сайлаганда, балаларга үзләренә ирек бирергә кирәктер, дип уйлыйм хәзер, бигрәк тә Марсель кебек үзенә нәрсә кирәген яхшы белүчеләргә.
3) ИҢ БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ…
Марсель:
– …Мин беренче сыйныфка укырга барам, мин инде дәү үстем, бакча баласы түгел! Әнием янәшәдә, үзе яныннан җибәрәсе килмәсә дә (ул балалар бакчасы мөдире иде), ул да бик шат һәм мине инде зур һәм мөстәкыйль булуым өчен мактый, җәй буена 20 сантиметрга үсүемә мин бик сөенәм. Минем өстә – өр‑яңа мәктәп формасы, аркамда – менә дигән букча, кулымда букет, янәшәмдә әни – шәп егеткә бәхет өчен тагын нәрсә кирәк булсын!!!
Сәвия:
– …Кайвакыт улыма карап сокланам – нинди олы, җаваплы инде ул, җилкәсендә – тулы бер район бит, барысы да яхшы, минем ярдәмем кирәк түгел – үзе булыша. Әмма ул гел яныма килә, шалтырата, киңәш сорый – һәм мин аның шундый әйбәт булуына бик бәхетлемен. Үземнең шундый ул әнисе булуына көн саен сөенәм.
Наилә Гәрәева, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, һәм Фәрит Бикчәнтәев, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе.
1) Фәрит:
– Әни хаклы булган икән! Мин аны бүген дә шулай дип саныйм. Шуңа күрә кайсыдыр очракны аерып әйтә дә алмыйм – әни минем өчен гел хаклы! Бу язылмаган закон кебек...
2) Наилә:
– Хәлдән килгәннең барысын да өйрәттем кебек. Ләкин бу сорауга җавап биргәндә бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк – кызганычка, Фәрит әтисез үскән бала. Шуңа күрә ана ничек кенә тырышса да, ата тәрбиясе бирә алмый, бу мөмкин түгел! Бала әти белән дә үсәргә тиеш. Фәриткә әтисе җитмәвен гел сизеп яшәдем. Хәтта улым өйләнгәндә дә: «Эх, әтисе янында булса иде», – дип уйладым.
3) ИҢ БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ…
Наилә:
– …Фәритнең 1991 елда ГИТИСны тәмамлап, Камал театрына эшкә кайтуы. Бу минем хыял түгел, ә бик зур теләк иде. Улымның әтисе юлыннан китүен бик теләдем. Һәм бу шулай булды да. Фәритнең театр дөньясында кайнавын табигый дип кабул иттем, ул кечкенәдән сәхнә артында, сәхнәдә үскән малай. Аның менә оста режиссер булуы, монысы минем өчен мәртәбә.
Фәрит:
– Биш яшемдә әни мине укырга өйрәтте. Бүгенгедәй күз алдымда – әни ризык әзерли, ә мин аңа кычкырып китап укыйм. Әни мактый, ә минем сөенечем эчемә сыймый... Булдырдым бит, тәки булдырдым!
Светлана Измайлова, ТР Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары, һәм Бәхтияр Измайлов, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының дисциплинаара тикшеренүләр бүлеге мөдире.
1) Бәхтияр:
- ӘНИЕМ ҺӘРВАКЫТ ХАКЛЫ! Ул һәрвакытта да нишләргә кирәген төгәл белә һәм теләсә нинди хәлдә дә югалып калмый торган кеше. Әхлакый ориентир һәм абруйлы үрнәк. Мәсәлән, әнием һәрчак, үзеңә ошаган юлдан гына барырга кирәк, ди иде. Әйе, гел җиңел булмаячак, әмма әкренләп бу уңыш китерәчәк. Шулай булып чыкты да.
2) Светлана:
– Искиткеч улларым булуга мин бик бәхетле. Бәхтияр – олысы. Без ирем белән икебез дә галим, һәм аңа үзенчәлекле исем сайладык. Фарсы теленнән ул «бәхет өчен туган» дип тәрҗемә ителә. Бәхтияр – «студент чак» бала‑ сы, ул туганда, ирем – университетның бишенче курсында, мин әле өченче курсында гына укый идек. Ул яшь галимнәр даирәсендә, кызыклы аралашу һәм иҗат мохитендә үсте. Мондый балачак улларыбызга ошагандыр, дип уй‑ лыйм – икесе дә гаилә традициясен дәвам итте, тарихчы галим юлын сайла‑ ды һәм уңышка иреште. Димәк, барысын да дөрес эшләгәнбез! Әмма бер нәрсәне үзгәртер идем. Минем олы улым – үтә дә җаваплы. Эшеннән канәгатьлек кенә алсын өчен, әлеге сыйфатны бераз гына киметү яхшы булыр иде.
3) ИҢ БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ…
Светлана:
– …Бервакыт ирем белән бик каты бәхәсләшә башладык. Инде шактый соң иде, балалар үз бүлмәләрендә йоклый. Кинәт ишектә кыңгырау чылтырады. Ачсам – Бәхтияр басып тора! Балконга чыгып, икенче каттан төшкән дә, баскычтан менгән. Безнең бәхәсне туктатыр өчен! Дөрес уйлаган булып чыкты. Без шаккаттык. Бәхәсне дәвам итәсе килмәде инде шуннан соң.
Бәхтияр:
– …Балачактан хәтердә кадерләп сакланган бер истәлек бар – шуннан һаман көләбез әле. Мәктәптә әти‑әнием турында инша язарга кирәк иде. Һәм мин: «Минем әтием бик шаян, әнием исә үз эшен бик ярата һәм өйгә соң гына кайта», – дип язганмын. Күп еллар үтте, әмма әнием үзгәрмәде: ул үз эшен һаман да шулай ук ярата һәм һаман кичкә кадәр тоткарлана әле.
Ләйлә Сафина, SIGN URBAN («Сыйфат фабрикасы» ҖЧҖ) компаниясенең генераль директоры һәм оештыручыларыннан берсе, улы Данат белән.
1) Данат:
– Мине йөзүгә биреп, әнием дөрес эшләде. Ә менә музыка мәктәбенә гитара классына бирүе дөрес түгел. Мин гитарада уйнарга яратмыйм, әмма әнием, өйрәнгәч, әле үзенә рәхмәт тә әйтәчәкмен, ди. Укыйм инде анда да, баш тартып булмый бит!
2) Ләйлә:
– Данатны хоккейга биреп, мөгаен, мин ялгышканмындыр. Өч ел буе шөгыльләнсә дә, спортның әлеге төре аның холкына бер дә килешми иде, шунлыктан барыбер ташларга туры килде. Әмма тискәре тәҗрибәнең дә файдасы булды. Хәзерге акылым булса, мин аны баштан ук йөзүгә бирер идем дә бит. Ул анда зур уңышларга ирешә, дөнья чемпионы Яна Мартынова белән шөгыльләнә.
3) ИҢ БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ…
Ләйлә:
– … Иң бәхетле мизгел – Данат улым туган көн.
Данат:
– … Әнием белән икәү Америкада тау аттракционында шуганда. Бик куркыныч та, бик рәхәт тә булды. Мин шулчакта үземне бик бәхетле итеп сиздем.
Фото: Александр Ефремов, гаилә архивыннан
Добавить комментарий