Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Атланмай ясау

Атланмай ясау

«Татарстан» журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Яшь буын да колагына киртләп куйсын. Оныткан булсак, яңартыйк! Бу юлы гөбедә май яздык – нәкъ элеккечә, әби-бабайлар ясаганча.

11 марта 2021

P1250053
ГӨБЕ
Әйе, бүген гөбедә май ясамыйлар инде. Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылының ак әбие – Гөлсинә Галләмова бу эшкә безгә күрсәтер өчен генә алынды. Әбекәй улы Нуртдин, килене Фәния белән яши. Ки­лен-каенана булып, бер түбә астында гомер итүләренә 38 ел булган.
– Мин сугыш чоры баласы – 1939 елда туганмын, – дип сүзен башлады Гөлсинә апа. – Безнең әти сугыш­тан кайтмады, мин аны хәтерләмим дә дияргә була. Әби белән үстек. Әни көне буе колхоз эшендә булганда, без өч баланы ашатты, тәрбияләде ул. Кечкенәдән май ачлаганны хәтерлим. Селкенмәсен дип, энем белән гөбене тотып тора идек. Ә әби, пешкәк белән лап‑лоп итеп, май ясый иде. Соңрак инде үзебез дә пешкәкне кулга алдык...
Иң беренче шуны әйтим: майны ясауны төрле районда төрлечә атыйлар. Кайбер якларда аны «яза­лар», «атлыйлар» (атланмай сүзе дә шуннан ясалган), ә менә Апас, Яшел Үзән якларында «ачлыйлар». Шулай булгач, Ачасырда без атланмайны ачладык.
Галләмовлар гомер буе сыер асраган. Бүген дә ка­ралтыларында сөтлебикә бар. Әле икешәр, өчәр сыер асраган чаклары да булган.
– Хәзер маллар янына чыкканым юк инде, – диде Гөлсинә апа.
Без килгәнче, әбекәйнең килене Фәния апа сөт өстен җыеп, каймакны әзерләп куйган иде. Гөбе дә юылып, киптереп куелган. Монысын Гөлсинә апа үзе эшләгән.
– Чисталыкны яратам, – диде ул. – Әллә ничә еллар эшсез торып, гөбе тузанга баткан иде. Аның белән соңгы тапкыр кайчан кулланганымны хәтерләмим дә.
– Балалар үстергәндә атланмайны шунда ясый идегезме? – дим.
– Юк, ул чакта бит сепаратлар (сепараторлар – авт. иск.) чыкты. Гөбедә май ачлау бик күп вакытны ала, көне буена бара дисәм дә була. Ә сепарат белән җайлы, тиз.
Бисмилласын әйтеп, Гөлсинә апа каймакны гөбегә салды. (Литр ярым чамасы булгандыр). Һәм әкрен генә агач пешкәкне төшерде. Шуннан каймакны «төя» башлады.
– Бу гөбе сезгә кайдан килгән? – дим Гөлсинә апага.
– Дөресен генә әйткәндә, белмим. Әлеге нигезгә 1958 елны килен булып төштем. Ул чакта бар иде инде. Берәр балта остасы ясаган булгандыр, дип уйлыйм.
– Авылыгызда гөбе ясаучы бар идеме соң?
– Әйтә алмыйм, бәлки, булгандыр да. Ул бик четерек­ле эш. Юкә агачын балта белән юнып, үзәген алалар, менә шундый куыш барлыкка килә. Агач диаметрында түгәрәк такта юнып, каймак агып чыкмаслык итеп, булачак гөбе - куыш юкәнең бер башын томалыйлар.
Гөбегә күз салам: бик шомартып эшләнгән. Моның өчен чынлап та балта остасы булу кирәктер. Әле бит пешкәк тә, гөбедән аз гына кечерәк итеп, дөрес ясалырга тиеш. Зур булса, гөбегә керми яки терәлеп кала, ә кечкенә икән, каймак кырыйларга чәчри икән.
«КОМУ КИСЛЫЙ МОЛОКА?»
Гөлсинә Галләмова Олы Ачысырда туып-үскән. Авылда 3–4 мең кеше яшәгән чакларны да хәтерли ул. Әбекәебез бар ихласлыгы белән эшкә алынды – сүзгә бик бүленәсе дә килмәде.
 
– Яшегез бар, ял итеп алыгыз, – дидек үзенә.
– Бала чакта май ачлаган чаклар искә төшеп кит­те, – дип елмайды ул. – Әбиле, ачлы‑туклы чаклар. И‑и хәзерге дөньяның рәхәтлекләре. Бер эш юк бит: мич якмыйбыз, су ташымыйбыз, кер юмыйбыз... Без черек бәрәңге крахмалын ашап үскән буын.
– Крахмалны ничек ашый идегез? – дим.
– Әниләр аннан кабартма сыман әйбер пешерде. Ул чакта черек бәрәңге коры булып кибә, ап‑ак крах­малы барлыкка килә иде. Өлкәннәр шуңа су белән он кушып, камыр әвәли иде.
Гөлсинә апа ял иткән вакытта без дә пешкәк белән каймакны «төеп» карадык. Авыр түгел үзе, тик көне буе шулай утырсаң, әлбәттә, куллар арый. Шуңа да йорттагы бөтен кешегә җитте ул. Тик май төшәргә уйламады...
Гөбе кулдан-кулга йөргән арада Гөлсинә ападан сөт, катык сату турында сораштым. Ачасыр гомер-гомергә шул кәсеп белән көн итеп, дан казанган авыл бит. Хәтта чиләк-көянтә асып поездга килеп кергән хатын-кызлар турында төрле мәзәкләр дә йөргән.
– И, сөтне күп саттык инде, – дип сөйләде Гөлсинә апа. – Без күбрәк Яшел Үзән шәһәрендә сату иттек. Анда ике катлы бараклар күп иде. Шунда фатирдан фатирга кереп: «Кому кислый молока?!» – дип кыч­кырып йөрдек.
– «Кислое молоко» – әчегән сөтме ул?
– Юк, катык. Руслар аны шулай дип атыйлар иде.
– Ә атланмай, каймак сатмый идегезме?
– Бик сатмый идек. Сорау булмадымы икән, хә­терләмим дә. Менә катыкны яратып алалар иде. Безнең якта аны бик тәмле дә ясыйлар бит.
...Ике сәгатьләп вакыт үтте, тик каймагыбыз куе­рырга уйламый да. Кичкә кадәр Олы Ачасырда уты­расы була ахрысы дип, кот очты...
Әбинең килене Фәния апа безне коткарды – ки­ченнән атланмай ясап куйган икән!
– Мин аның шулай көн буена барасын белдем инде, – дип елмайды хуҗабикә. – Сөт өстеннән май озак ясала. Кичә сепараттан сөт аерттым да шул каймакны табакка салып болгаттым. Куе каймактан май бик тиз ясала, болай азапланып утырасы түгел.
Фәния апа өстәлгә бер йомарлак май китереп куйды. Кош тоткандай сөенештек!
– Ул чакта сепаратлар булмаган. Шуңа да майны гөбедә ясаганнар, – дип куйды Гөлсинә апа. – Әйтәм бит, хәзер дөнья рәхәте инде. И, безнең әбиләр, әниләр бигрәк зур хезмәт куеп яшәгән инде.
Дөрес сүзгә җавап юк, барыбыз да әбекәй белән килештек. Бер йомарлак май алу өчен, көне буе агач төеп утыр инде! Без хәзер тиз ритмда эшләргә, яшәргә өйрәндек бит.
Гөбедәге каймак онытылды. Иң мөһиме – эш рәтен аңладык, күрдек. Калганы...
– Кичкә кадәр вакыт бар, бергәләп ачлап бете­рербез, – дип, Фәния апа гөбене читкә алып куйды.
Ә без майны авыз итәргә өстәл янына җыелыштык. Башта төсенә игътибар иттем: каймак, сөт диярсең, ак төстә.
– Кышкы сөттән ясалган май шулай ак төстә була, – диде Гөлсинә апа. – Ә менә җәйге сөтнеке сарырак була.
– Ни өчен? – дибез.
– Кышын сыерлар коры печән, салам гына ашый, яшеллек күрми. Шуңа да ак була.
– Безнең халыкта: «Көзге катык кызым белән кияүгә, язгы катык улым белән киленгә», дигән гыйбарә бар. Ни өчен әбиләр шулай дип әйткән? – дим.
– Әйе, андый гыйбарә бар. Янәсе, кыз белән кияү якынрак. Чынлыкта да шулай, көзге катык, димәк, сөт тә, майлырак, тәмлерәк була.
Ниһаять, майдан авыз итәбез... Нәкъ каймак. Тәм­лелеге! Кибеттә мондый май сатмыйлар. Авызда эреп китә!
– Чын май шундый була инде ул, – диде Гөлсинә апа. – Авызда эрергә тиеш.
– Ә сез болай каймактан атланмай еш ясыйсыз­мы? – дим.
– Фәния ясый. Сепаратта аерта ул. Оныклар кайта, күчтәнәчкә биреп җибәрә. Алты онык, алты оныкчыгым бар минем. Әйе, сыер булгач, рәхәт инде. Катыгын, кортын да ясыйсың. Авыл җирендә сыер тотмаучыларга аптырыйм.
Катык дигәннән, биредә без катыктан да авыз иттек. Куе, тәмле иде ул. Моның сере бар икән:
– Сепараттан чыккан сөттән ясасаң, катык куе була, – диде Фәния апа. – Ә ашаганда каймак саласың. Безнең катыкка бик ис китми, ә әни ярата.
Фәния апа бер мөһим нечкәлек турында искәрт­те: май ясалгач та, салкын суга салып юасы икән. Шул рәвешле майны сары суыннан – әйрәннән аерып алырга кирәк. Баксаң, элек ул әйрәнне эчкәннәр.
– Ярып бәрәңге пешерәсең дә, әйрән белән ашый­сың. Аннан да тәмле әйбер булмый иде, – диде әбекәй.
...Гөлсинә апа тормыш дилбегәсен улы белән киле­не кулына тапшырса да, бу йортта аның киңәшеннән башка эш башламыйлар. (Фәния апа да каенанасы кебек зирәк.) Бездән теләк: әлеге гаиләнең тормышы алга таба да майлангандай барсын.
ЭШ БАРЫШЫ:

  1. Сөт өстен җыябыз;

  2. гөбегә салабыз;

  3. пешкәк белән «төябез»;

  4. май төшкәннән соң, әйрәненнән аерып алабыз;

  5. юабыз;

  6. атланмайны түгәрәклибез.


P1250008
mai2
P1250018
P1120887
mai3
 
 
 
 
Руфия Фазылова
 
Фото: Лилиана Вәлитова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: