«Авылның үз мохите, үз рәхәте аның...»
Гадәттә әңгәмә геройларын редакциягә чакырабыз. Бу юлы традицияне үзгәрттек – героебыз янына үзебез бардык. Әле кая: Мөслим кадәр Мөслимгә! Ләкин мондый әңгәмәдәшләр янына барганда кышкы озын юл да киртә түгел... Сүзебез Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев турында.
17 март 2026
Кайчандыр шагыйрь Зөлфәт аның хакында: «Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул», – дигән. Ә инде кешелеклелек сыйфатларына килгәндә, беренче чиратта аның зыялы, эчкерсез булуы күзгә ташланды.
Әллә үзе гомер буе авылда яшәгәнгәме, Фоат абый туган ягын, аның кешеләрен аеруча яратып сурәтли. Геройлары да үзе кебек җылы, тирән фикерле, әдәпле... «Бәхетсезләр бәхете», «Таң җиле», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Рәхмәт, әтием!», «Адәм әүлиясе», «Тургай» кебек роман-повестьлары, драма әсәрләре аша яхшы таныш булган Фоат Садриевны бүген язучы һәм кеше буларак ачабыз.
– Фоат абый, кәефләр ничек? Сез әле егетләр кебек, күз тимәсен...
– Рәхмәт. Егет үк булмасам да, аякта йөрим, иҗат итәм (көлә). Дөресен генә әйткәндә, бу кадәр озак яшәрмен дип уйламый идем. Ни өчен дигәндә, шактый гына чирләр белән очрашырга туры килде.
– Сез 1941 елда туган бала. Сугыш чорын хәтерлисезме?
– Юк. Хәтта сугыш беткән көн дә алай аермачык истә калмаган. Ләкин әнкәйләрнең басуда урак урганнарын яхшы хәтерлим. Без, бер төркем балалар, шунда уйнап йөри идек. Өйдә кешесе булмаган хатын-кызлар күкрәк балаларын да басуга алып барган чор бит. Әти белән әни бер генә ел яшәп калган. Әти трактор, комбайнда эшләгән, шуңа күрә аны соңрак, 1942 елның маенда гына сугышка алалар. Башта бронь биргән булганнар.
Әти шул китүдән Сталинград сугышында ятып калган, әнә шулай итеп әнкәй белән генә үскән бала мин. Тормышта иң зур үкенечем – бертуганнарым булмады. Һәм монда үземне дә гаепле сизәм. Бәләкәй идем әле, әни, яныма утырып: «Улым, сиңа әти кирәкме?» – диде. Соңрак белдем, әнкәйнең кулын сорап килүче ирләр булган икән. Әнкәй бик эшчән, тәртипле иде минем. Шулчакта күзләрем яшьләнеп: «Юк, әнкәй», – дидем. Әлбәттә, балалык белән әле ул чакта тормышның бөтен нечкәлекләрен аңламаганмын. Балачак турында сүз чыккач, авылдашларга рәхмәт әйтәсем килә. Бервакытта да безгә караңгы чырай күрсәтмәделәр. Әнкәй көне буе эштә. Өйдә үзем генә калганда, алар миңа да күз‑колак булды. Үз балаларын ашатканда, миңа да өлеш чыгардылар. Дөрес, безгә кайтып та шулай тамак ялгый идек. Бары бергә, югы уртак – әнә шулай үстек без.

– Әнине белүчеләр хәзер дә сокланып сөйли – чын эш кешесе иде. Кулына балта тотса, теләсә нинди агач эшен башкарды.
– Әниегез олыгайган көндә ялгызы яшәдеме?
– Әйе, күпме чакырып та безнең янга күченеп килмәде ул. Әнкәй матур картлык кичерде: аны авылдашлар бик ярата иде. Кергән кешене беркайчан да сыйламыйча чыгарып җибәрмәде. Сиксән биш яшендә, бозда таеп, аягын сындырды. Шуннан соң инде аны үзебезгә алып килдек. Җиде ай яшәп бакыйлыкка күчте. Ничек кенә дәвалап карамадык, ләкин әҗәлне җиңеп булмый шул...
Әнине белүчеләр хәзер дә сокланып сөйли – чын эш кешесе иде. Кулына балта тотса, теләсә нинди агач эшен башкарды. Тире дә иләде. Итек басарга да үзлегеннән өйрәнде, мине дә өйрәтте. Хәтта итек басарга калыпны да үзе ясады. Чалгыны чүкеп бир әле, дип хәтта ирләр дә керә иде. Кыскасы, белмәгән бер эше дә юк, гаҗәп кеше иде. Тормышта нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, монда әнкәйнең өлеше әйтеп бетергесез зур.
– Фоат абый, язучылыкка ничек кереп киттегез?
– Беренчедән, кечкенәдән бик күп әдәби китап укыдым, аның файдасы зур булгандыр. Икенчедән, балачактан ук кеше көлдерергә һәвәс идем. Әни белән икәү генә яшәгәч, хатыннар безгә кич утырырга керә. Ә мин, кызык ясап, аларны көлдерәм. Алар миңа төрле сораулар бирә, мин кызык итеп җавап бирәм. Әнә шулай авыл апаларының күңелен күрәм дип, торган саен иҗатка якынайдым. Һич онытмыйм: бервакыт күрше абзыйларның коесы янына җыелыштык. Шунда күрше Фаиз абый бармак юанлыгы торба тотып килгән. Торбаның бер башын минем колакка терәде дә икенче башыннан такмак кебек бер әйбер сөйләде. Эч катканчы көлдем. «Фаиз абый, тагын сөйлә әле», – дим. Тагын сөйләде. Шуннан үзем дә кызыклар сөйләп йөри башладым. И, көләләр миннән. Берсендә шулай сайлау көнне концерт куйганда, берәр кызык сөйлә дип, укытучы Рәхилә апа мине дә сәхнәгә чыгарга дәртләндерде. Башлангычта укыган чак бу. Кара йонлы тиредән сакал‑мыек ясап, аны биткә җеп белән тарттырып бәйләдем дә, сәхнәгә чыктым. Халык дәррәү кул чапты. Шунда колхоз рәисе Дәүләтша абый торып басты да: «Әйдәгез әле, җәмәгать, Гыйздиямал малаен тагын бер сөйләтик, кызык бит», – диде. Рәхилә апа тагын сәхнәгә чакырды.
Шулай итеп «сәхнә кешесе»нә әйләндем, спектакльләрдә катнаша башладым. Иҗат дөньясына шуның кадәр кереп киттем ки, 4 класста, Габдрахман Әпсәләмовның хикәясенә нигезләнеп, бер дәфтәр тутырып поэма яздым. Тик ул каты тәнкыйтькә дучар булды. Шуннан соң кайттым да поэмамны мичкә яктым... Ләкин драма түгәрәгенә йөрүемне дәвам иттем. Труппабыз бик көчле иде. Сигезенче класста укыганда, мине авылдагы драма түгәрәгенең җитәкчесе иттеләр. 10 классны тәмамлагач, район газетасы игълан иткән конкурска «Алар җиңелделәр» дигән хикәя яздым. Ул беренче урынны алды. Бу миңа иҗат канаты куйды. Шуннан соң бер пәрдәлек пьесалар да яза башладым, аларны сәхнәдә куйдык. Мин Язучылар берлегенә дә драматург буларак кабул ителдем. 1976 елда Әлмәт дәүләт театрында беренче комедиям куелды, аннары ике ел саен диярлек берәр әсәрем чыгып барды. Әлмәт театрының да гөрләгән чагы иде ул, минем дә уңышлы чорым булды. Ләкин прозаны да беркайчан ташламадым, хикәяләр яздым, аннан повестьлар яза башладым. Аннан романга тотынырга тәвәккәлләдем.

Бер төркем татар зыялылары белән.
– Сез гомер буе авылда яшәп иҗат иткән татар язучысы. Халык язучысы исемен, Тукай премиясен алгансыз. Үз мисалыгызда шәһәрдә генә танылырга, ниндидер үрләр яуларга мөмкин дигән фикернең киресен раслагансыз кебек...
– Мине берничә тапкыр шәһәргә чакырып карадылар. Чаллы шәһәре матбугат үзәгенә, Әлмәт язучылар бүлеген җитәкләргә дә бик кыстадылар. Әмма баш тарттым. Һәм моңа беркайчан үкенмәдем. Җаным‑тәнем белән авылны, аның халкын яратучы кеше мин. Менә хәзер авылда ничек кеше калдырырга дип баш ваталар. Моның төп сәбәбе билгеле: авыл биргән игенчелек, терлекчелек продуктлары бик түбән хакка сатып алына. Шунлыктан аларны җитештерүчеләр тормыш көтәрлек акча эшләүдән мәхрүм. Нәтиҗәдә, яшьләр шәһәргә китә, картлар авылны алга сөйри алмый.
Элек авылда бер гаилә булып яшәдек – андагы кызыклар, бер-береңә ярдәм итү, кайчакта сугышып та алу һәм башкасы. Ничек син шушы коллективны ташлап, каядыр чыгып китәсең, ди?! Миңа бүген миллион доллар бирәм, Америкага кил, хезмәтчеләрең дә булачак дисәләр дә, китмим, чөнки мин монда коллектив эчендә. Монда мине барысы да белә, якын итеп әллә кайдан исәнләшәбез. Авылның үз мохите, үз рәхәте аның.
Авылда бүген яшьләр кала алмый. Әйе, без калдык, әйткәнемчә, бер гаилә идек. Үзебез цирк артисты да булдык, гармунсыз җырладык та, җигелеп эшләдек тә. Бүген авылда шушы кыйммәтләр бетә, кыйбла үзгәрде, яшьләр болай яшәүдән тәм таба алмый. Һәм алар хаклы.

– Җәмәгатем Сәйденур һәр эшемдә фикердәш иде.
– Бүгенге чор әдәбиятка, сәнгатькә нинди бәя бирер идегез?
– Хәзерге әдәбиятны начар димәс идем, матур‑матур әсәрләр дә чыгып тора. Бүгенге әдәбиятта прозаиклар да бар, драматурглар да, шагыйрьләр дә җитәрлек. Ә менә тәрҗемә бөтенләй диярлек бетте. Югыйсә безнең әдәбият рус аренасына чыгарлык, тик тәрҗемәчеләр юк.
Әдәбиятка яшьләр бик килми башлады. Моның сәбәбен каләм хакының түбән булуында күрәм. Без бит аның шунысына да кызыга идек. Бер китап чыгарып, шуның гонорарына икешәр ел яши идек.
Сәнгатькә килгәндә, идеология булмау борчый мине. Эстрада үз көнен үзе күрә, дәүләт катнашмый. Сәхнәне чүп басты, җыр текстларында һаман бер шаблон сүзләр кабатлана. Андый йогышсыз кылануларны мин татарның күркәм гореф-гадәтләренә кизәнү дип бәялим. Әхлак, намус, вөҗдан – бу һәр заманда сакланырга тиеш, ул дәүләтнең байлыгы. Шуның өчен халык алдындагы чыгышларга сәнгати, әхлакый контроль булырга тиеш, дип саныйм.
– Фоат абый, Мөслим чиста татар районы. Әмма сездә дә балалар үзара русча аралаша башлаган икән. Хәтта милләтебезгә Габдулла Тукайны биргән Арчада да бу проблема бар. Казан, башка шәһәрләр турында әйтмим дә. Сезне бу борчыймы?
– Ничек кенә борчый әле! Бердәм дәүләт имтиханын тапшырасы бар, татар телен укып нигә вакыт әрәм итәргә?! Хәтта ата-аналар да шулай фикер йөртә хәзер. Менә бу хәлне үзгәртсәк кенә, туган телебезгә мөнәсәбәт яхшырачак, дип уйлыйм.
Аннары телгә мәхәббәт китаплар аша да күчә. Мәсәлән, мин мәктәп китапханәсендәге китапларны укып бетергәч, авылныкына күчтем. Ә бүген балалар өйгә кайтып керүгә телефонга ябыша. Бу – безнең фаҗига. Гомумән, китап укымаган кеше рухи яктан гарип була, дип саныйм. Бүген интернет белән көрәш бара, һәм ул җиңә, чөнки кызык. Ә китап уку ул – хезмәт.
Россия буенча да шул ук хәл, дөнья әдәбиятында да шулай, укучылар кими. Әдәбият бит ул эмоциональ тәҗрибә бирә. Турыдан әйтеп тукыган әйбер башка, күңелгә керми, ә бу хис-кичерешләр йөрәккә үтә. Олег Кошевой, Зоя Космодемьянская турында хикәяләрне йөрәк аша үткәреп укыйсың. Хәзер әлеге геройларны тагын да күтәрергә кирәк, тәрбияви чара бит бу.
Грециядә нинди генә мифлар юк, сакланалар бит. Шуларга нигезләнеп пьесалар языла. Халык дулкынлана, димәк, йөрәгенә тәэсир итә, күңеленә керә. Әдәбият һәм сәнгать тәрбия чарасы булды һәм булачак. Фильмнарны, спектакльләрне елый‑елый яки көлә-көлә, ышанып карау, китапны да шулай инанып ихластан уку зур тәрбия бирә.

Г. Тукай премиясен тапшыру тантанасында. 2010 ел.
– Фоат абый, иҗат итәргә вакыт, теләк каламы?
– Төрле вакыт була, үзеңне мәҗбүри өстәл янына утырткан чаклар да бар. Бүгенге көндә бер роман яза башладым. Ул сугыш елларында әнкәйләрнең газаплы һәм данлы яшәүләре турында булачак. Мин аңа гомерем буе әзерләндем. Бу минем өчен гаять җаваплы, изге бурыч. Язмышның тагын ни әзерләгәнен белеп булмый.
– Сез бит дару үләннәре белән дәвалану яклы, аларны җыясыз да. Болай яшь калуның серен дару үләннәрендә дә күрәсезме?
– Яшь көе калу дигән дәртләндергеч метафорагыз өчен рәхмәт, әлбәттә. Мин бары сәламәт яшәү таләпләренең зарурлыгын аңлаучы, шуңа иярергә омтылучы гади кеше генә. Без бала чактан ук кычыткан ашап үскән буын. Кузгалак, юа, балтырган кебек үсемлекләр безне ачлыктан, чирдән коткаргандыр. Җиләк‑җимеш турында сүз дә юк: балан, шомырт, карлыган, чияләрне әнкәйләр җыеп, кышка әзерли иде. Шуларны җыярга дип, хатын-кызлар биш‑алты чакрым ераклыктагы Шуган, Ивановка дигән рус авылларына әрәмәгә баралар иде.
Бүген дә үләннәр җыярга тырышам. Әйтик, йөрәк өчен камырлык бик файдалы. Аны матур итеп киптереп, караңгы урында саклап, аннан инде дөрес итеп куллансаң, кан басымнарын да көйли. Камырлыкның файдасын рәсми медицина да раслады инде. Мин аны даими кулланам.
Аннары көн саен гимнастика да ясыйм. Көнлек энергия бирә ул.
– Бүген кем белән яшисез?
– Кызымның гаиләсе белән яшим. Ни аяныч, гомер иткән хатыным бакыйлыкка күчте. Балалар булгач, ялгызлыкны тоймыйм, шөкер. Төрле очрашуларга да чакыралар. Әнә шулай йөреп торырга язсын иде. 10 мартта, Алла боерса, сиксән биш яшь тулачак. Бу сүзләрне бик кычкырып әйтергә дә куркыта. Әти-әниләр алдындагы алда әйтелгән изге бурычымны үтәп чыга алсам, бу дөньяда иң бәхетле кеше булыр идем.
Добавить комментарий