Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бәхетле яшь

Бәхетле яшь

Алтын чор. Өлкәннәрнең ни өчен пенсиягә китәселәре килми

07 сентября 2018

Бәхетле пенсионерларның барысы да бертөсле бәхетле. Безнең каһарманнар гамәлдә шуны исбатлый да: аларның өлкән яшьтә булуы – яңа мөмкинлекләр, казанышлар һәм үз иркендә өчен көндәшлек ресурсы, дигән сүз. Һөнәри яктан да шулай.
 
Алтын чорга кергәндә...
Күренекле кешеләр портретларыннан тулы бер га­лерея – Россиядә танылган сынчы, Татарстан Респуб­ликасының халык рәссамы Мәхмүт Гасыймовның остаханәсе сәнгать музеен хәтерләтә. Киштәләрдә, идәндә – һәркайда сыннар, скульптура эскизлары, коеп ясалган әйберләр, булачак эшләрнең караламалары.
1-1
– Менә бу эшем тыл хезмәтчәннәренә багышланган Бөтенроссия һәйкәлләр бәйгесендә җиңеп чыкты, – дип сөйли яңа танышым, мавыгып. – Казанның Җиңү паркына 2010 елда ук куярга дип планлаштырылган иде. Бер караганда, идеясе дә гап-гади, үзе дә тыйнак кына! Ләкин әлегә кадәр шушы проектны тормышка ашырырлык акча табылганы юк. Җиңүнең 70 еллыгын да билгеләдек инде... – дип көрсенә сынчы. – Аңлый­сыздыр, шәт: мин хак эш эшләсәң, һичшиксез ул өстен чыга, дип ышана торган буыннан.
Проектны гамәлгә ашырыр өчен Гасыймовка нык­лыгы һәм үз дигәнендә торучанлык кебек сыйфаты ярдәм итәр, ахыр чиктә, аның моны башкарып чыгарга көче җитәр, дип ышанам.
Бүген сынчының татарстанлыларга таныш эшләре арасында Казанда Бакый Урманче, Салих Сәйдәшев, Гавриил Державин, Владимир Бехтеревка куелган һәйкәлләр, Әлмәттә Габдулла Тукайга багышланган «Илһам» декоратив композициясе, Алабугада Ибраһим I нең атлы сыны бар...
Мәхмүт Маталит улы – совет сынчылар мәктәбе вәкиле, портрет остасы, Аллаһ талантны аңа мулдан биргән. Күп еллар элек, бала вакытында, балчыктан Ленин яки Сталин фигураларын ясап, әти-әнисен телсез калдыра торган була – бик тә охшаган була ул сыннар.
– Портретчы Гасыймов әнә шулай барлыкка килгән­дер инде, – дип көлә Мәхмүт ага.
Бүген дә аның беренче һәм төп «имтихан алучыла­ры» булып якыннары – балалары һәм хатыны кала:
– Миңа аларның фикере, читләрнекенә караганда мөһимрәк. Алар гап‑гади итеп «ошый», «ошамый» дип кенә бәяли. Ышандырамы, юкмы. Кызыклы композицияме, юкмы. Моның өчен академик белем алырга кирәкми.
Өлкән яшькә җитеп, ул иҗат ирегенә ирешкәнме? Әнә шул сорау кызыксындыра.
– «Ирек» сүзенә дәгъвам юк, – ди тыныч кына сын­чы. – Совет хакимияте чорында да үземне ирекле хис итә идем, хәзер дә. Бернинди партиягә дә кермә­дем, гәрчә үгетләделәр. Мин кулым белгән эшне җи­ренә җиткереп эшли алам. Шуның белән бетте! Ке­шеләргә синең эшләрең ошый икән, шул ирек хисе бирә дә инде. Мин шуңа канәгать.
 
 
 
«Яшәр өчен эшлим»
Дуслары аңа еш кына: «Нишләп һаман эшләп йөри­сең? Синең депутат пенсиясе белән күптән инде ялга китәргә була. 70 яшь ерак түгел...» – ди икән. Әнвәр Мөхәммәтзакиров исә каршы төшә:
– Өйдә нишләрмен соң? Бакчаны ял көннәрендә дә карап була аны…
1-3
Соңгы берничә елда ул – «Союзхипромпроект» проект институты директорының куркынычсызлык буенча урынбасары. Озак еллар идарә эшендә хезмәт куйган кеше өчен бөтенләй башка өлкә кебек. Әмма «Кадыйрович» (институтта аны шулай дип йөртәләр) моның белән катгый рәвештә килешми:
– Әйе, мин проектлаучы түгел, бөтенләй башка өлкәдән – җитештерүдән килдем. Бәлки, шуңадыр да эшләп бетерәсе нәрсәләр күземә яхшырак кү­ренәдер. Ә яшь һәм тәҗрибә теләсә кайсы өлкәдә ярдәм генә итә. Мин шуны беләм: хәл итеп булмастай проблемалар юк, түземлек кенә кирәк. Тәҗрибә – абы­на‑абына алган җәрәхәтләрнең суммасы ул, дип бик дөрес әйтәләр. Җитәкчелек эшенә иртәрәк керешкән саен, тәҗрибә дә тизрәк килә.
Әнвәр Мөхәммәтзакиров – «Радиоприбор»да ра­диоаппаратура көйләүчедән эре заводның директо­рына кадәр хезмәт юлы үткән шәхес. 9 ел директор булып эшләү дәверендә аның 245 көн алынмаган ял көннәре җыелган.
– Ул вакытларның теләсә кайсы җитәкчесе ничек эшләгәнебезне сөйләп бирә ала. Беренче оператив­ка иртәнге 7дә, кичкесе – 23 сәгатьтә. Хәзер алай эшләмиләр инде, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Киресенчә, бүген яшәр өчен эшлиләр. Мин дә – шул исәптән.
Мин ни өчен әлегә кадәр эшлимме? Чөнки миңа ошый, миңа авыр түгел. Һәм иң мөһиме: кирәкле­геңне тоясың. Ул хис югалса, менә, ялга китәрмен. Ә әлегә институтыбызга файда китерә алуымны күрәм һәм эшли бирәм.
 
 
 
Гомерлек балалар
Үз гомереңдә предмет кына өйрәтеп калмыйча, игелекле, гадел булырга да өйрәтә торган укытучыны очрату олы бәхет ул. Андый укытучыларны гадәттә онытмыйлар.
1-4
Светлана Александровна Клочкова да шундый укытучы булган. Ни өчен булган, дибезме? Чөнки лаеклы ялга чыкканнан соң 12 ел эшләгән, хәзер бераз гына ял алырга уйлаган. Күп вакытта дачасында яши, оныкларын карый, иренә бакча эшләрендә ярдәм итә. Мәктәп турында, балалар турында сөйли башласа, күзләре яна: ул күзләргә карап, узып баручы елның аның укытучылык гомерендә соңгысы түгеллеген аңлыйсың. Өстәвенә, тәкъдимнәр дә элеккечә күп.
Кунак бүлмәсендәге чәчәк гөлләмәсе хуҗабикәнең үзенә охшаган – шундый ук ачык һәм кыю. Ни дисәң дә, 15 ел элек укытып чыгарган укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесенең холкын яхшы белә.
– Әйе, шушы көннәрдә генә әле безнең дачада чын мәгънәсендә «Мамай һөҗүме» иде, – дип көлә Светлана Александровна. – Укучыларым үзләренең хатыннары, ирләре, балалары белән килде. Ифрат күңелле булды!
Ул Казан дәүләт университеты каршындагы Ака­демик колледжда биология укыткан, соңыннан ул, беләбез, КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей итеп үзгәртелде. Аннан соң инде СОлНЦега әверелде – махсус олимпиада-фәнни үзәге.
– СОлНЦе ул – укытуның бөтенләй башка прин­циплары, дигән сүз. Минем өчен укучы – барыннан да элек, кеше, һәм мин аны ихтирам итәргә тиеш! – ди Светлана ханым. – Билгеле, миңа күбрәк ошый торган укучылар да була. Беренчедән, мин моны беркайчан да сиздермим. Икенчедән, «яратканнар» исәбенә кергәнсең икән – бу дәрәҗәле исемне күтәрә дә бел, башкаларга караганда күбрәк укы, эшлә.
Ул укытып чыгарган укучылар арасында бүген профессиональ биологларның һәм олимпиадаларда җиңүчеләрнең күп булуына карап хөкем йөртсәң, «яратканнар» шактый булган. Шуларның берсе – Никита Алкин – 2015 елда Биология буенча халыкара олимпиада җиңүчесе.
Балалар белән Светлана Александровна һәрва­кытта да яхшы мөнәсәбәт урнаштыра белгән, дөрес, ул мәктәптә иң кырыс укытучылардан санала.
– Мин балаларга башта ук әйтеп куям: билгене сез үзегез сайлап аласыз. Минем бурыч – аны факт­ка карап кую. Һәркем нинди билгегә лаек, шуны ала. Ихтирам – мөгаллимлек итүнең нигезе шушы. Мин «педагог» дигән сүзне яратмыйм. Борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә, ул кол кебек, белемле тәрбияче дигәнне аңлата. Укытучы исә – әйбәт сүз, үзебезнеке. Мин – укытучы.
Димәк, Светлана Александровна, дәвамы була­чак әле?
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: