Бакчачы блогер ханым
Анна Ессина көннәрдән бер көнне тормышын тамырдан үзгәртергә карар кыла: шәһәрдән авылга күченә һәм күзе төшкән бөтен нәрсәне үстерергә керешә. Хаталана-ялгыша-сыный-өйрәнә торгач, зур тәҗрибә туплый һәм бакчачылык-яшелчәчелек өлкәсендә алдынгы карашлы белгеч кенә түгел, шәп блогерга да әйләнә.
20 апреля 2023
НЮШАНЫ – ТӘХЕТКӘ!
– Без чын шәһәр кешесе идек, – дип сүзен башлый Анна. – Дача, бакча һәм шәһәрдән читтә яшәүнең рәхәтлекләрен безнең гаилә бөтенләй аңламый, моны үзеңне җәфалауга, интектерүгә саный иде. Әмма бервакыт барыбыз бергә җыелгач, Папулис (соцчелтәрләрдә әтиләренең исеме. – Ред.иск.) белән икебез берьюлы «Нюшаны – патшалыкка!» (Нюша исә минем челтәрдәге кыскартылган исемем) дип әйткәнебезне сизми дә калдык. Ипотека богауларыннан котылырга вакыт!
Шулай итеп алар шәһәрдәге кыйбатлы күчемсез милекләрен сатып, авылда йорт алалар. Столбище Аннаның үз авылына әйләнә. Ни өченме?
– Мин теоретик булсам, Папулис – математик акылга ия практик, – дип аңлата Анна. – Чакрымнарны, бензин бәясен санап, ул шәһәрдән 10–15 километр ераклыкта урнашырга кирәклеген исәпләп чыгарды. Һәм бу Столбище авылы булып чыкты.
ҮГЕЗБОЗАУМЫ, ӘЛЛӘ ТРАКТОРМЫ?
Авыл тормышына тиз кереп китәләр – түтәлләр, теплица, газон, чүп утау, кар көрәү һ.б.лар. Боларның барысына да ничек өлгерергә?
– Йолдызлык буенча мин Үгезбозау, холкым буенча – трактор, үзем дә эшсез утыра алмыйм, башкаларны да тик тотмыйм, – дип аңлата Анна. – Шунлыктан мин ул чактагы «рәхәт эшсезлек чорында» бер даһи фикергә килеп, «Огороднутая садистка» блогын ачып җибәрдем.
БЛОГ ХӘБӘРЛӘРЕ
– Минем блогта нәрсәләр бармы? – дип, Анна‑ Нюша бармакларын бөгә‑бөгә санап китә:
«Ызгыш-талаш. Интрига-мәкер. Тикшерү.
Теплица хәбәрләре. Үсентеләр хакында имешмимешләр. Бакчадан репортажлар.
Гөблә. Күршеләр. Фитофтора.
Акыл сатам. Киңәш бирәм. Өйрәтәм».
Мондый җитди темаларны шундый юмор белән яктыртырга кемнең хәленнән килсен тагын?!
Бастинда белән Таисия – Анна төшерә торган «сериалның» алыштыргысыз геройлары.
ЮМОР НӘСЕЛДӘН КИЛӘ
– Юмор белән үзирония миңа табиб әниемнән килә, – ди Анна. – 23 нче хромосомада геннар дәрәҗәсендә күчкән ул. Минем бурычым исә әлеге сәләтне квадратка, кубка, параллелепипедка арттыру иде. Әлегә шактый оста килеп чыга кебек.
Блогны хәзер Ессиннар бөтен гаиләләре белән бергә алып бара икән. Ире Алексейның, кызы Алисаның гына түгел, хәтта Бастинда белән Таисия кушаматлы усал этләренең дә популярлыкка исләре китми икән: видеога төшерүне дә тыныч кабул итәләр, йолдыз чиреннән дә интекмиләр.
– Без шау-шу куптарыр дәрәҗәдә популяр түгел бит, йолдыз чире беребездә дә юк. Дөрес, кайвакыт язылучыларымның бергә фотога төшәргә теләве кыен хәлгә куйгалый – чәчне‑башны туздырып, аякка галош элеп, бакчада эшләгән киемнәрдән генә кибеткә ипи алырга барган чакта очрасалар бигрәк тә.
Блогым «брендларыннан» берсе булган Папулис та ниһаять моның котылгысызлыгын аңлады. Киңәшләр биреп кенә калмыйча, яраткан хатыны үтенгәндә камера каршында биеп тә күрсәтергә мөмкин.
ТОРМЫШ ТУРЫНДА СЕРИАЛ
Бакчада казынганда, розаларны кышка әзерләгәндә, үлән бете һәм пәрәвез талпаны кебек бакча «җанварлары» белән көрәшкәндә, Анна үзе уйлап тапкан персонажы – «Огороднутая садистка» роленә шулкадәр кереп китә ки, аның эфирга чыгуын халык мавыктыргыч бакча сериалының чираттагы сериясе кебек кабул итә – аларда җәнҗаллар да, мәкер-коткылар да, тикшерүләр дә җитәрлек була. Мөгаен, үз эшеңнең, үзең катнашкан реалити-шоуның мондый «сериалында» күп акча да эшләп була торгандыр.
– Блогта күп акча эшләү өчен хәзер модага кергән һөнәр иясе – инфочегән булырга кирәк, – дип елмая Анна. – Марафоннар үткәрү, нәрсәнедер үстерү һәм үрчетү курсларын сату таләп ителә. Мин исә боларны бушлай эшлим. Миңа кызык.
Дүрт ел яшәгәннән соң, авыл тормышының уңай һәм тискәре якларын аңларга була инде. Анна Ессина да аңлаган:
– Тискәре яклары юк, чөнки аларны эзләргә вакыт та, сәбәп тә юк. Юлыбызны, язмышыбызны һәм яшәү урыныбызны без барыбыз да үзебез сайлыйбыз бит.
– Йолдызлык буенча мин Үгезбозау, холкым буенча – трактор, үзем дә эшсез утыра алмыйм, башкаларны да тик тотмыйм, – ди Анна.
Фото: Анна Ессина архивыннан һәм Алсу Шакирова
Добавить комментарий