Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Бәрәңгене җырлап өяләр!

Халкыбызның телен әйтәм, бигрәк матур һәм төрле. Менә бәрәңгене генә алыйк: аны өяләр, яралар, күтәрәләр... Эш кораллары да төрле бит: кул сукасы, ат сукасы, китмән... Һәм болар барысы да бәрәңге төбен туфрак белән күмү өчен кирәк. Бүген менә шул иске яңа шөгыль турында сөйләшергә булдык.

ЧЫБЫРКЫ НИГӘ КИРӘК?

Һаман да кул сукасы белән эш иткән яклар бар. Лаеш районының кайбер авылларында хатын-кызлар үзләре бәрәңгене шулай күтәрә икән: икесе алдан тартып бара, артка янә бер кеше баса. Питрәч районының Шәле авылында да әлеге борынгы шөгыльне онытмаганнар булып чыкты. Биредә яшәүче Зәйтүнә апа Гыйльмиева безне кул сукасы белән эшләргә дә өйрәтте, аның кызыклы тарихын да сөйләде.

Тимер суканы ничек хатын-кызлар сөйрәп йөри икән дип аптыраган идек, ул авыр түгел икән. Аның белән бер генә хатын‑кыз да эшли ала. Тик суканы алдан тартып баручы булса җайлырак.

Иң беренче эш коралы турында сорашабыз:

– Бу күрше Әмир абый ясаган сука, – диде Зәйтүнә апа. – Ул бик оста тимерче иде, мәрхүм булды инде.

Әмир абый мондый сукаларны күп ясаган. Үзе дә шундый эш коралы белән эшләп үскәнгә, аның бөтен нечкәлекләрен белгән. Кул сукасы атныкыннан кечкенәлеге белән генә аерыла: шулай ук ике яклап тотасың, уртада ергычы бар. Сука башына беркетеп куелган кечкенә чыбыркы игътибарны җәлеп итте.

– Ә бу ни өчен кирәк? – дибез.

– Алдан барган кеше тизлекне арттырсын өчен, – дип көлде Зәйтүнә апа.– Бу чыбыркыга йөз ел бар инде, бабайлардан калган. Күргәнебезчә, кыска ул, кул сукасында шулай йөргән.

– Чынлап та алдан барган кешегә сукканнармы? – дибез гаҗәпләнеп.

– Юктыр инде. Фасон өчен генә куелгандыр. Ә бәлки сугып та куйганнардыр, кем белгән. Элек бит һәр өйдә тал чыбыгы да торган. Тыңламаган балаларга хәзер берне тамызып алганнар. Шулай булгач бик мөмкин. Сука белән бәрәңгене утыртып, өеп була. Бик җайлы эш коралы ул. Мактанып әйтмим, мин аны үзем генә дә башкарам.

«ӘТИНЕ КАРЫЙБЫЗ...»

Зәйтүнә апа арттырмый: бәрәңге сызарга, тагын әллә ниләр эшләргә мөмкин ул. Алтмыш биш яшь дигәч, аптырап киткән идек. Яшәү дәрте ташып тора торган ханымга үз яшен биреп булмый. Кырык елдан артык җәмәгать туклану системасында хезмәт иткән: гади пешекчедән башлап хуҗалык эшләре мөдире, ашханә җитәкчесенә кадәр үскән. Соңгы җиде елын туган авылы Шәледә яшиләр икән.

– Әтиебезгә сигез айдан 100 яшь тула, – диде Зәйтүнә апа. – Бөек Ватан сугышы ветераны ул. Әни күптән вафат инде. Әти ялгызы яши алмый башлагач, хәләл җефетем белән күченеп кайттык. Аллаһка шөкер, әти үз аягында, тик быел урамга чыгып йөрми инде. Картайды. Бу төп нигезебез. Җәен әнә шулай бакча үстерәбез, рәхәт. Менә кышларны авыррак кичерәм – шәһәр ыгы-зыгысы җитми миңа.

Өйдә генә тормас өчен, Зәйтүнә апа җанына шифа тапкан – Шәленең «Зөбәрҗәт» халык фольклор ансамбленә йөри. Репетицияләргә барырга ашкынып тора. Ансамбль белән кайларда гына чыгыш ясамаганнар!

– Гомерем буе артист булырга хыялландым, – ди хуҗабикә. – Җыр-моңны, шигъриятне яратам. Тугызынчы сыйныфтан соң Казан театр училищесына укырга да кереп кайткан идем, әти рөхсәт итмәде. Аның сүзенә каршы килмәдем...

Зәйтүнә апа бәрәңгене дә җырлап кына сызды. Ике яктан суканы тотты да шаулап үсеп утырган бәрәңге буразнасы арасына кереп китте. Бер кат шулай күтәргән булган инде. Безгә күрсәтер өчен Зәйтүнә апа янә кулына сука алды.

Инде әйтелгәнчә, сука белән эш иткәндә өч яки ике кеше булса җайлырак. Алдан тартып барсалар, арттагы кешегә җиңелрәк икән. Шуның өчен дә Зәйтүнә апа кызларны алга бастырды. Суканың ергычы янына ике аркан бәйләнгән. Әнә шул арканнардан тартып барасың икән.

Читтән карап торырга бик күңелле! Иң мөһиме – тиз. Ярты сәгать дигәндә биш сутый бәрәңге бакчасын сызып чыктылар. (Мисал өчен, безнең Апас якларында әле дә бәрәңгене китмән белән күтәрәләр. Бер генә кеше булса, әллә ничә көнгә сузыла торган эш.)

– Бик рәхәт булды сезнең белән, – дип көлде Зәйтүнә апа. – Балачакка кайтып килдем. Әнә шулай бертуганнарым белән бәрәңге сыза идек. Сука бөтен кешедә булмый – йорттан йортка йөрде. Хуҗа кешедән алдан ук сорап куясың. Ул чакта бәрәңге күп утырта иде халык. Хәзер генә берничә сутыйга калды. Без дә хәзер бакчага күп итеп кабак чәчәбез. Кыш буе ашыйбыз, кош-кортларга бирергә дә яхшы.

...Шәле – республикабызның иң зур авылларыннан берсе. Казаннан кырык чакрым ераклыкта урнашкан. Аның уңган халкы турында казанлылар яхшы белә – Шәле халкы гомергә катык, сөт, корт, яшелчә, ит сатарга шәһәргә килгән. (Зәйтүнә апаның мәрхүм әнисе дә җитмеш яшенә кадәр шулай Казан юлын таптаган.) Бүген дә халык зур тырышлык белән яши биредә. Мал да тоталар, яшелчәсен дә үстерәләр. Тик аннан бигрәк, Шәленең яңа урамнары, ике катлы йортлары сокландырды безне. Кайчандыр бәрәңге бакчалары булган кырда бүген берсеннәнберсе матур йортлар калкып чыккан. Казан якын булгач, шәһәргә йөреп эшләүчеләр күп икән. Үз эшләрен башлаучылар да байтак. Ни әйтсәң дә, мондагы халыкның тырышлыгы канда шул... 

     


Руфия Фазылова
Фото: Илмир Хәбибуллин

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: