Бармак очлары аша күрү
Күрмәүчеләрнең күпчелеге эхолокация ярдәмендә дөрес юнәлешне таба белә, күрмәгән килеш тә төсләрне таный, үзләренең феноменаль хәтеренә таянып, шәһәр буенча үз маршрутын төзи... Бу вакытта аларның баш миендә күрүчеләр берәр нәрсәгә караганда активлаша торган өлеш җанлана, дип саный галимнәр. Әмма... «алтынчы» тойгы әлеге сиземләүне үстерергә теләгән, белемле һәм күп укыган күрмәүчеләрдә генә пәйда була.
08 октября 2021
– Әйе, нәкъ менә китап укучыларда. Сезнең белән без китапны алабыз да укыйбыз – безгә бу бик гади эш. Ә начар күрүчеләр, бигрәк тә бөтенләй күрмәүчеләр өчен исә – тулы бер вакыйга, – дип аңлата Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенең төп белгече Айсылу Вәлиева. – Бу хәл Мәскәүдә булды. Китапханәбезнең Рус география җәмгыяте белән уртак проектын тәкъдим итү кичәсенә тома сукырлар да килде. Без аларга үзебезнең рельефлы графикалы китапларыбызны күрсәттек. Фикер алышу башланды. Китаплар исә төсле. Мин сорашам, шулай төсле итеп калдыру кирәкме, дим. Күрмәүче китап битенә тотынганда җылылык яки салкынлыкны, ниндидер күңелгә ятышсыз яки, киресенчә, игелекле, яхшы нәрсәне бөтен тиресе белән тоя икән. Мәсәлән, ниндидер җетелек сизсә, бу кәгазьдәге сары, кызгылт-сары, кызыл төстәге рәсемнәр булачак. Әйе, алар ялгышырга да мөмкин. Әмма, кагыйдә буларак, төсләрне алар дөрес атый...
КИТАПХАНӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Быел сентябрьдә 85 еллыгын билгеләп үтә торган Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе торак йортның беренче катында урнашкан. Китапханә хезмәткәрләрен борчыган ике зур проблема – аның мәйданының кечкенәлеге һәм, китаплар су басудан зыян күрер, дип курку.
– Без башка китапханәләрдән үзебездә махсуслашкан фондлар булу белән аерылып торабыз, аларга зыян килсә, коточкыч булачак, – ди Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенең оештыру-методика һәм библиография эшчәнлеге бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова. – Әйе, китап уку – безнең төп бурычыбыз. Әмма моннан тыш без әле кунакларыбызның реабилитациясе һәм ялын оештыру белән дә шөгыльләнәбез. Асылда без – һәртөрле чаралар үткәрелә торган тулы кыйммәтле мәдәни-социаль үзәк тә. Нәкъ менә шуңа күрә безнең проектларыбыз укучыларыбызны төрле мәдәни кыйммәтләр, әдәби, визуаль сәнгатьләр белән таныштыруга, аларны көнкүрешкә адаптацияләүгә, иҗтимагый тормышта катнаштыруга юнәлтелгән. Хәер, хәзер инде башка китапханәләр дә нәкъ менә мәдәни-ял итү һәм хәтта гаилә үзәкләренә дә әйләнеп бара.
ТАМАШАЧЫ КҮЗЕ
«…И вот наконец одним прекрасным майским утром Эдвард с Абилин и мистер и миссис Тюлейн оказались на борту корабля. Пелегрина стояла на пристани. На голове у неё красовалась широкополая, украшенная цветами шляпа. Пелегрина не сводила с Эдварда тёмных сверкающих глаз. – До свидания, – закричала Абилин бабушке. – Я люблю тебя! Корабль отчалил. Пелегрина помахала Абилин. – До свидания, юная леди, – закричала она, – до свидания!..»
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының тамаша залында «Удивительные приключения кролика Эдварда» спектаклен гади балалар гына түгел, күрмәүче һәм начар күрүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре дә мавыгып карый. «Үзгә» тамашачыларга спектакль башланыр алдыннан колакчыннар һәм шәхси FM-радиоалгычлары таратылган, алар ләззәтләнеп тамаша тыңлый. Сәхнәдәге хәлләрне алар без китапханәдә танышкан тифлокомментатор Гөлүсә Закирова күзләре аша «күрә».
Театр спектакльләрен сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен адаптацияләү белән дә республика махсус китапханәсе шөгыльләнә, бу эш Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзгә караш» программасы кысаларында 2018 елдан бирле башкарыла. Бүген инде тифлокомментарийлы спектакльләрне Казанның берничә театрында карап була.
КУЛДАН ЭШЛӘНГӘН
Биредә сукырларның дөньяны кабул итү офыкларын китап чикләреннән күпкә ераккарак киңәйтергә тырышалар. Брайль шрифты буенча укырга өйрәтү элеккечә үк төп метод булып калса да, бүген аңа ярдәмгә өр-яңалары да пәйда була тора.
Тактиль, капшап сизелә торган китаплар – аерым бер тема. Бүген китапханә фондларында шундый 200 дән артыграк китап бар. Аларның барысын да Айсылу Вәлиева үзе кулдан теккән. Китаплар җете, йомшак, схематик, бер үк вакытта купшы да, уңайлы да. Алар күрә торган балаларның сукыр әти-әниләренә дә, яки, киресенчә, начар күрүче сабыйларга яки атааналарга да тәгаенләнә – бар очракта да мондый китап алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Ул уен ярдәмендә педагогка яки ата‑анага баланы Брайль шрифтын өйрәнүгә җәлеп итүгә булыша, укуга кызыксыну уята, баланы тормышка адаптацияләүгә үз өлешен кертә, аның сәләтләрен үстерә.
Китапханә фондларында Брайль шрифтлы басмалар күбрәк. Аудиокитаплар (биредә аларны, сөйләшә торган, дип йөртәләр), рельефлы графикалы басмалар һәм Интернет пәйда булганчы, алар күрмәүчеләр өчен дистәләрчә ел буе бердәнбер белем чыганагы булып торган.
ҮСЕШКӘ ЭТӘРГЕЧ БУЛАРАК УКУ
Күрмәүчеләр күп укый. Әмма технологияләр алга киткән саен, уку процессы да үзгәрә бара. Әгәр элегрәк укучы китапханәгә аена 3‑4 тапкыр килсә, хәзер флешкасына берьюлы 100–150 китапны тутырып китеп, ел буена «укый» ала.
– Без, әлбәттә, әдәбият сайларга булышабыз, үз китапларыбызны да бирәбез. Моның өчен ел саен үз студиябездә 50 ләп аудиокитап яздырабыз. Әмма күрмәүче мәгълүматны төрле юллар белән алырга тиеш, – дип саный Айсылу Вәлиева. – Бала чакларыннан ук Брайль шрифты буенча укырга өйрәнүчеләр белемлерәк, әлбәттә. Аларның сүз байлыгы да күбрәк, мантыйк, хәтер, тоемлау, вак моторикалары да яхшырак үсештә. Нәтиҗәдә, алар тормышка да яхшырак җайлаша. Бу исә сукыр кеше өчен иң мөһимедер, мөгаен.
Нәкъ менә шуңа күрә китапханәнең барлык проектлары да махсус белем бирү учреждениеләре, экспертлар белән дә, күзе күрә торган гади кешеләр белән дә хезмәттәшлеккә юнәлтелгән.
Китапханәләрдә ел саен апрель төнендә үтә торган чарада биредә кунакларга күзләрен бәйләп берничә гади эш башкарырга тәкъдим итәләр. Кайбер предметларны капшап тану, суны шешәдән чынаякка һәм аннары кире салу, кулдагы таяк ярдәмендә төрле каршылыкларны әйләнеп үтеп, китапханә буйлап йөрү...
БӘЛЛҮР ТРОФЕЙ
Кеше барлык белеменең якынча 80%ын күз аша ала. Сукырлар исә күз күрмәгән мәгълүматны ишетү, ис тою, капшап карау аша алырга мәҗбүр.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китапханә проектларыннан берсе шуңа «Татарстан бармак очларында» дип атала да. Ул 2014 елда Рус география җәмгыяте белән берлектә башланган да, республика географиясен, Казан Кремле, Изге Болгар, Зөя утрау-шәһәре буенча юл күрсәткечләрен үз эченә алган. Аннары анда парклар, скверлар, республиканың су саклау зоналары, аның табигый туристлык объектлары кертелгән. Әлеге проект өчен китапханә илкүләм «Бәллүр компас» һәм Рус география җәмыяте премиясенә лаек булган. Казан китапханәсе – география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге мондый бүләкләргә лаек булган илдәге бердәнбер китапханә
Алсу Троицкая
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий