Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Батырлык эзеннән

45 ел элек, 1981 елның августында, Казан университеты тарих-филология факультетының «Кар десанты» эзтабарлар отряды Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы тирәсендә барган бәрелешләр урынына, чолганышта калган Икенче Удар армия сугышкан Үлем үзәненә бара. Фронтның бу урынында политрук, «Отвага» хәрби газетасы хәбәрчесе Муса Җәлил яраланган һәм әсирлеккә төшкән.

ҮЛЕМ ҮЗӘНЕНДӘ

«Кояш нурын каплап, бомба шартлый,
Гөл урынына – сөрем, кан исе».


Бу юллар – Муса Җәлилнең Мясной Бор тирәсендә барган рәхимсез бәрелешләр тәэсирендә туган фронт шигыреннән. 45 ел элек Мясной Борга барган эзтабарларның берсе Татарстан Республикасы «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов булган. «Үлем үзәненә Җәлил эзләре буйлап үтәр өчен бардык. Ә килеп җиткәч, шул аңлашылды: монда йөзләгән мең совет сугышчысы күмелмичә ята, алай гына да түгел, аларга нахак яла ягылган. Икенче Удар армияне «Власов армиясе» дип атыйлар, Власов армияне саткан, димәк, солдатлар да сатлыкҗаннар, дип исәпләнә иде. Без бөтен Советлар Союзына армиянең үз бурычын үтәве, дошман дивизияләренә Ленинградка үтеп керергә бирмәве турында сөйләдек. Берәү дә ватанын сатмаган, сугышчыларның күбесе Волхов сазлыкларында ятып калган», – дип искә ала ул.

Шуннан бирле Казан эзтабарлары Мясной Борга ел да бара. Җәсәдләре күмелмичә дистә еллар буе Волхов сазлыкларында яткан йөзләгән мең сугышчыны эзләү һәм җирләү Черепановның намус эшенә әйләнә. Бу җирләрдә совет хәрбиләренең сөякләрен эзләү һаман да дәвам итә.

«ҖИТДИ ҺӘМ ДӘРТЛЕ ЖУРНАЛИСТ»

Казан эзтабарларының эше турындагы язмалар «Комсомольская правда» битләрендә басыла башлагач (бу үзгәртеп коруның беренче елларында була), бу урынга 1942 елның җәендә чолганыштан чыгу, ә аннары Җиңү көнен дә күрү насыйп булган Икенче Удар армия ветераннары да килә. Алар ярдәмендә Михаил Черепанов «Отвага» газетасының элеккеге җаваплы сәркатибе Виктор Кузнецов белән таныша. Ул Җәлил турында хатирәләре белән уртаклаша. Менә, мәсәлән, 1942 елның 16 апрелендә Кузнецов көндәлегенә болай дип язган: «Шушы көннәрдә безнең редакция коллективына тагын бер яңа хезмәткәр – танылган татар шагыйре Муса Җәлил килеп кушылачак, ул җитди һәм дәртле журналистка охшаган».

Җәлил газетага һәлак булган хезмәткәр – совет шагыйре Эдуард Багрицкийның улы Всеволод Багрицкий урынына килгән. Бу Муса өчен бик зур әһәмияткә ия була: кайчандыр өлкән Багрицкий аның иҗади башлангычларын хуплап каршы алган, беренче шигырьләренең берсен тәрҗемә иткән.

Кузнецов истәлекләре буенча, Җәлил «бик тыйнак, эмоцияләрен тышка чыгармый торган кеше, коллективның яхшы әгъзасы булган, нинди генә шартларда да аек акылын һәм мәрхәмәтлелеген саклап кала алган».

Армия бик авыр хәлдә булуга карамастан, фронт газетасы көн саен чыккан. «Мин алгы сызыктагы частьлар буенча көненә уртача 25-30 километр узам. Алгы сызыкта гына каһарманнарны күрергә, бәрелешләрне күзәтергә мөмкин, ә аларсыз газета оператив һәм хәрби була алмый», – дигән Җәлил чолганыштан язган хатларының берсендә.

Ә менә шигырьләре газетада басылмаган диярлек. Кузнецов сөйләвенчә, шигырьләрне тәрҗемә итүче булмаган, ә политрук Җәлилов русча язмаган. Бер тапкыр гына, 1942 елның 19 апрелендә, «Отвага»да Муса Җәлилнең «Гитлерның язгы резервлары» шигырен бастырганнар.

«Отвага»га соңгы язмасын Җәлил 24 июньдә әзерләгән. Аны җыярга тапшырырга өлгермәгәннәр, редакция торган урынга немец автоматчылары үтеп кергән. Виктор Кузнецов – чолганыштан чыга алган бик сирәкләрнең берсе. Ул Җәлилнең бу язмасын да, соңгы, басылмый калган санның гранкаларын да үзе белән алып чыккан.

Чолганыштан 30 дан артык редакция хезмәткәренең җидесе генә чыга алган. Күпмедер вакыт Кузнецов Муса Җәлил дә котылган дип уйлап йөргән. Шактый вакыт узгач кына, аның әсирлеккә төшкәнен белгән.

«Әсирлеккә төшәр алдыннан Җәлилнең ярасын бәйләгән шәфкать туташын таптык, – дип сөйли Михаил Черепанов. – Җәлил яралана, ярасын бәйләү өчен, шәфкать туташы мундирын салдыра, аның җиңенә политрук йолдызы тегелгән була. Әгәр ул мундирдан булса, немецлар Җәлилне шунда ук атып үтерерләр иде – алар политрукларны шунда ук юк иткән».

Экспедицияләрнең берсендә Казан эзтабарлары «Отвага» редакциясе урнашкан урынны казып чыгарган, хәреф басу машинкасын һәм янган кәгазьләр тулы сейф тапканнар. Хәзер бу раритетлар ТР Милли музеенда саклана.

ТР Милли музеенда Муса Җәлилне искә алу чарасы. Чарада Муса Җәлилнең кызы һәм оныгы катнаша. Михаил Черепанов каһарман шагыйрьнең хәрби биографиясендә ачыкланган яңа фактлар белән бүлешә.

Михаил Черепанов Виктор Кузнецов белән.

«Отвага» редакциясенең язу машинкасы.

Камалыштан чыккач, Виктор Кузнецов исән калган һәм һәлак булган коллегаларының исемлеген төзи. Политрук Җәлилов баштарак шулай ук камалыштан чыкканнар исемлегенә кертелгән була (сул баганада урнашкан фамилиясе соңрак сызып ташлана).

«Кар десанты» сугышчылары Үлем Үзәненә беренче мәртәбә баруларының 45 еллыгын искә алырга җыелган.

 

 

Елена Добровольская

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы