Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бәхетлеләрнең бәхет мемуарлары

Бәхетлеләрнең бәхет мемуарлары

Әбиләр белән оныклар бер-берсен ни өчен яхшырак аңлый.

21 марта 2016

Рәссам Рәмзия Илһамовнаның бер генә тормыш ситуациясен дә: «Минем әбием әйткәнчә...» – дип шәрехләми калганы юк. Йә булмаса: «Минем оныгым әйткәнчә...» – дип.
– Ә ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Чөнки бер буын аша булган бәйләнешләр ныграк, – ди Рәмзия Әсхәтовна. – Әбиләр белән оныклар бер-берсен «аталар белән балалар»га караганда яхшырак аңлый. Бу – табигать кануны.
3-1

ӘБИЛӘР ҺӘМ ОНЫКЛАР ТУРЫНДА


– Миндә бар да – әбиемнән. Чөнки мин аның белән үстем. Әти-әниләрнең бит еш кына балаларына вакыты җитми – көндәлек мәшәкатьләр, эш, дигәндәй. Балалар белән нигездә әби-бабайлар шөгыльләнә. Тормыш тәҗрибәсе, зирәклек әнә шулай күчә. Әбием әйтә иде: «Нинди дә булса сүз әйткәнче, бик яхшылап уйла, хәтта шаяртканда да!» Шул вакыттан бирле мин кешегә каты бәрелә – дорфа сүз әйтә, мыскыллый алмыйм.


ТУПАСЛАР ҺӘМ ӘДӘПЛЕЛӘР ТУРЫНДА


– Ачыктан-ачык оятсызлык һәм тупаслык белән очрашсам, югалып калам. Гомер итә-итә аңладым: тәрбиясез, тупас кешеләрне артык якын китермәскә, һәм үзеңә дә алардан ераграк йөрергә кирәк икән.


Соңгы ун ел эчендә үземә ошый торган кешеләр белән генә аралашам. Калганнар орбитамда озакка калмый. Мин яхшы кешеләрне рәсем сәнгатенә өйрәтәм. Һәм алар миңа: «Бернинди ял да, спортзал да сезнең дәресләрегезне алыштыра алмый», – диләр. Үзем өчен дә шулай – яхшы кешеләр белән аралашуны берни дә алыштыра алмый.


ДУСЛАР ҺӘМ ҖИДЕ ЯТЛАР ТУРЫНДА


– Дусларым һәрчак күп булды.Әмма кызым бик каты чирләгәч, кемнең чынлап та дус, кемнең юк икәнлегенә төшенергә туры килде. Дәвалау өчен акча бирә алмаучылар дус булудан туктады түгел. Кайчак гади генә җылы сүз дә –зур ярдәм. Әмма бер якын дустым миңа болай дип җикерде: «Ә син аларны (сүз игезәк кызларым турында бара) ник таптың соң?! Әйттем ич мин сиңа тапма, дип!»


...Шул сүзләрдән соң, аның белән мөнәсәбәтләрне дәвам итә алмадым. Ул вакытта миңа җиде ят кеше ярдәмгә килде – олы кызымның дус кызының ире. Ул: «Бу балаларны ник таптың?» – дип сорап тормады, тотты да Германиядә дәваланыр өчен акча күчерде. Әйе, ул эшкуар. Гаиләсенә муллык килеп торсын өчен, акчаны ничек санарга һәм күбәйтергә икәнен яхшы белә. Әмма бала авырый дигән хәбәрне ишетүгә, ярдәмгә ашыкты. Чөнки аның өчен – үзенекеләрме, түгелме – «бала» төшенчәсе изге. Мин аның алдында гомергә бурычлы. Андый кешеләрнең тормышта очравы, гомумән булуы – үзе бүләк түгелмени?


ТЫЛСЫМЛЫ КӨЧ ҺӘМ МОГҖИЗАЛЫ ШӘҺӘР ТУРЫНДА


– Миңа гел уңыш елмаеп торды. Казан туфрагына аяк баскан көнемнән, әйтерсең, ниндидер тылсымлы көч үзе йөртә. Теләкләрем – кабул булып, могҗизалар чынга ашып тора. Мин бу шәһәргә 10 яшемдә гашыйк булдым. Безне – Лениногорскидан килгән бер төркем мәктәп укучысын – Сәнгать музеена Фешин күргәзмәсенә алып килгән иделәр. Нәкъ шул чакта үземә киртләп куйдым: рәссам булачакмын һәм бу калада яшәячәкмен. Вакыты җиткәч, Сәнгать училищесына укырга кердем. Ул әбиемне тыңламаган бердәнбер очрак булды. Әбием, рәссам һөнәрен һөнәргә санамыйча, товаровед булуымны теләгән иде.


ДОРФАЛЫК ҺӘМ ТОРМЫШ ТӘМЕ ТУРЫНДА


– Әбием тумышы белән 1916 нчы елгы. Ул чакта бик күпләр укый-яза белмәгән, минем әби олы кешеләрне грамотага өйрәткән. Мин хәзер олы кешеләрне рәсем ясарга өйрәтәм. Нигә безнең дәресләр өлкәннәрне шулай җәлеп итә соң? Мин үзем болай уйлыйм: рәсем ясаганда, кеше мәшәкать-борчуларын онытып тора, кабат балачагына кайткандай була.


Мастер-класслар уза торган бүлмәбездә – кечкенә урындыклар, балалар мольбертлары, уенчыклар... Кайчак кешеләр агрессив кәеф белән килә дә, миңа аларның ничек тынычлануын, хәтта ки эреп китүләрен күзәтергә туры килә. Балалар кебек, буяуга батып бетеп, рәсем ясыйлар. Мин аларны тормыштан тәм табарга өйрәтәм.


ХЫЯЛЛАР ҺӘМ МАКСАТЛАР ТУРЫНДА


Хыялым – Швейцариягә бару иде. Анда алып барып чыгарга мөмкин эш тә таптым. Хыялым чынга ашты. Һәркемнең дә хыялы чынга ашарга мөмкин – бары бик тырышып хыялланырга гына кирәк. Һәм алдыңа куйган максатлар да гел иң югары булырга тиеш.


Мәктәптә укыганда чаңгыда начар йөри идем. Әбием гел әйтә килде: «Яхшырак йөрүчеләр белән янәшә бассаң, аларга карап, син дә өйрәнәчәксең. Һәр эштә дә иң яхшылар белән бул – шул чакта гына иң шәп нәтиҗәгә ирешерсең». Шунысы да бар: син ирешергә теләгән максат рухи булырга тиеш. Акчасы үзе килеп керә аның. Әбиемнең тагын бер сүзе хәтердә: «Аллаһ кемгә күпме биреләсен маңгаена язып куйган була». Мин менә бик тә үз йортым булуын телим. Әмма Илаһ миңа аны әлегә насыйп итми. Һәм ник бирмәгәнен дә беләм – чөнки үт куыгымдагы ташлардан котылырга үземдә көч таба алмыйм. Куркам. Мондый сәламәтлек белән кая миңа ул йортны тәртиптә тоту, ә анда бит эш фатирдагыдан күбрәк булачак! Әгәр сезгә нәрсәдер бирелми икән, димәк сез әле аңарга әзер түгелсез.

Аллаһның мине яратуын беләм. Булышуын да. Шулай бервакыт «Хәзинә» галереясына күргәзмәгә эләктем. Һәм үз укучыларымның аерым күргәзмәсен оештырырга теләк туды. Аллаһ юлыма кирәкле кешеләрне үзе чыгарып куйды – һич тә уйламаганда, «Казан Ратуша»сының ул чактагы директоры Анна Нифантьевна Романова белән очраштым. Аңа укучыларым турында сөйләдем, аларның эшләрен күрсәттем. Һәм ярты айдан «Хәзинә»дә безнең күргәзмә ачылды. Кабатлап әйтәм, максат югары булырга тиеш: барырга икән – шунда ук Швейцариягә, күргәзмә уздырырга икән – бары тик Кремльдә.


ТЫШКЫ МАТУРЛЫК ҺӘМ ЭЧКЕ МАТУРЛЫК ТУРЫНДА


– Швейцариядә миңа хәтта кыен булып китте. Кеше бик яхшы яши анда! Нәрсәгә омтылырга икәнен белми башлыйсың. Күңелсез. Анда мин тормышта иң мөһиме – үзең һәм омтылышларың икәнен аңладым. Тирә-ягыңда нинди генә матурлык, нинди генә имин шартлар булмасын, эчке гармониягә ирешмичә, барыбер яшәүдән ямь тапмаячаксың. Матурлыкны кеше үзе тудырырга тиеш. Эшләгән эшең дә канәгатьлек китерсә генә рәхәт була. Акча белән кайтмый икән, ул сине илһам белән, яхшы кешеләр белән баетырга мөмкин. Мин үземә үзем уйлап тапкан шөгыльдән бик канәгать. Кешеләрне иҗат итәргә өйрәтәм. Дөресрәге, иҗат итәр өчен яратылган булуларын кабат исләренә төшерәм.


Минем мастер-классларга төрле кешеләр килә. Кайберләре каты авырый, кайберләре, якын кешеләрен югалтканнан соң, төшенкелек халәтендә. Безгә килгәч, хәлләре җиңеләя, күңелләре күтәрелә. Менә шулай кеше язмышы белән бербөтен булып әвереләсең, ул синең тормышыңда кала, авыр вакытта иңен куярдай дустыңа да әверелә хәтта. Кешеләр арасындагы кешеләрчә мөнәсәбәтләрнең әле гамәлдән чыкканы юк!


ТОРМЫШ ДӘРЕСЛӘРЕ...


– Яшәргә көчең калмаса, синең юлыңда һичшиксез алга таба нишләргә икәнен әйтеп җибәрүче кеше пәйда булачак. Аны шунда ук танымаска да мөмкинсең. Әмма соңыннан аңлыйсың – бу ул.


Бервакыт кызларым үзара сүзгә килештеләр, акча юк, азык-төлек юк... Зарланалар, елашалар, бер нәрсәдән дә разый түгелләр. Шулай бичаралар, бәхетсезләр булып, кибеткә азык-төлек алырга чыгып киттек – «Мазда»да... Һәм күрәбез: шул ук кибет янына картлар йортыннан «Газель» килеп туктады. Машинадан терсәкләренә таянып инвалид-егет килеп чыкты. Таягы да бар, гәүдәсен сөйри-сөйри кибеткә керде дә азык-төлек сайлый башлады. Көлә, шаярта, ә кыяфәтен күрсәгез – әйтерсең, Гайсә үзе! – балкып торган яп-якты күзләр, озын чәчләр, сакал. Аңардан нур бөркелеп тора – үзеннән дә гарибрәк кешеләргә файдасы тия алганга сөенүдән. Мин бу очрашуны күз яшьләрсез искә төшерә алмыйм һаман да.


– Имансызлар! – дидем мин шул чакта кызларыма. – Карагыз бу егеткә, бүтән шыңшыйсы булмагыз! Зарланганыгызны да ишетмим! Без бит тормышның нинди матур булуын онытканга шушылай кыланабыз. Ә аны күрегез, исән булуына шатланып бетә алмый кеше!


Без егеткә сатып алган азык-төлеген «Газель»гә төяргә булыштык. Һәм бу безгә гомерлек сабак булды.


...ҺӘМ УКЫТУЧЫЛАР ТУРЫНДА


Бервакыт Кисловодскида гаҗәеп ханым белән таныштык. Вероника Константиновна исемле иде ул, һөнәре буенча – табиб. 84 яшьтә иде ул чакта. 28 яшендә аңарда 4 нче дәрәҗәдәге яман шеш авыруын табалар. Нурланыш белән дәвалаудан баш тартып, Кисловодскига яшәргә күченә Вероника Константиновна. Көн дә 25әр километр йөгерә, салкын сулы елгада коена башлый, өенә чак үз аягында кайтып егыла торган була. Ел дәвамында үзен шулай «җәфалый», ә чираттагы тикшеренү вакытында табиблар тел шартлата: шеш юкка чыккан.


Ул хәзер дә актив тормыш алып бара. Безне дә иртәнге алтыда уята иде, кызларым белән, аңа ияреп, йөгерергә чыгабыз, йөзәбез, саф һава сулыйбыз. Башта ухылдый-ухылдый гына иярә идек, тора-бара үзебез үк ияләшеп киттек. «Иң мөһиме, – дип кабатлый иде Вероника ханым, – кислород, таулар һәм яратып ашаган ризык. Моннан сау-сәламәт булып кайтып китәчәксез!» Шулай булды да.


ҮЗ НАСЫЙБЫҢ ҺӘМ ХЫЯНӘТЛӘР ТУРЫНДА


– Очрашырга тиешле кешеләр һичшиксез очраша. Шул ук Вероника Константиновна сүзләрен китерәм: «Ир-атларның хыянәте өчен хәсрәтләнергә кирәкми. Табиб буларак әйтәм: алар гаепле түгел, чөнки табигатьләре шундый, мөмкин кадәр күбрәк нәсел калдырыр өчен яратылганнар. Акыл белән уйлап җиткергәнче, җенси дәртләре алданрак уяна да, борын-борыннан килгән бурычын башкарып та өлгерәләр. Ярата икән – синең белән булачак. Китәргә ниятләсә – артыннан ишекне яп та: «Аллаһу әкбәр!» – диген. Китсен үз юлы белән. Димәк, ул синеке түгел».


Бер генә нәрсә өсти алам: әгәр үзең Ходай биргән иреңнән канәгатьсез була башлагансың, аңарга чыдар чамаң калмаган икән, аны сиңа кем сайлаганын исеңә төшер. Әйе, үзең. Шулай булгач, кемгә зарлана аласың?


«Чиләгенә күрә капкачы табыла», – ди иде минем әби. – Чәйнеккә кәстрүл капкачы тәтемәячәк. Һәркемнең – үз насыйбы. Хатын-кыз ире алдында дулкынлану кичереп, аның сүзенә колак салып яшәргә тиеш. Шул чакта гына гаиләдә гармония була ала».
3-2
ОНЫГЫМНЫҢ ХИКМӘТЛӘРЕ
– Оныгым Камилла белән минем арадагы бәйләнеш биккөчле– нәкъ әбием белән үземнекедәй. Кайчак аның акылына хәйран калам. Улмине дәилһамландыра. Шундый итеп әйтеп куя, кечкенә генә бала башына улуйлар каян килә икән, дипшаккатасың.
Мәктәптән «ике»ле алып кайтты.
– Ник куйдылар «ике»лене? – дип сорыйм.
– Әйдә, бу турыда сөйләшмик, – ди оныгым. – Бу бит – вакытлы нәрсә. Әллә ни әһәмияткә ия түгел. Нигә сиңа кәефеңне төшерергә?

***


Лена әби белән Камилла озак күрешми торганнар иде. Күрешкәч, ул Камилладан үзенә «сез» дип түгел, ә «син» дип дәшүен сорады.
– Мин сезне җитәрлек дәрәҗәдә белеп бетермим әле, – диде Камилла. – Менә белә башлагач, «син»гә күчәрмен.

***


Ә инде Лена әбине җитәрлек дәрәҗәдә белә башлагач, болай диде:
– Мин сиңа әби дип эндәшә алмыйм, моның өчен син артык күркәм. Мин сиңа Лена дип дәшәрмен, ярыймы?

***


Берзаман Камилла яраткан китабының авторы белән очрашты.
– Әйдә, ул сиңа китабын язып бүләк итсен, – дим. – Ә нәрсә язуын телисең – алдан ук үзең уйлап куй.
– Мин бернәрсә дә уйлап куярга җыенмыйм, – диде Камилла. – Язучы ул китабында нәрсә язарга теләгән, барысын да язган инде.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: