Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бер елга сузылган командировка

Бер елга сузылган командировка

Фронт сызыгына якын регионнан Казанга Фәнил Әһлиуллин* әйләнеп кайтты. Журналыбыз хәбәрчеләренә ул үзе анда командировкада булган вакытта Татарстан шефлык иткән шәһәрләр – Лисичанск белән Рубежноеның ничек үзгәрүе хакында сөйләде. Бу бер ел эчендә тормышка карашның ничек үзгәрүен дә.

12 октября 2025

ЛИСИЧАНСК СҮЗГӘ САРАНРАК, Ә РУБЕЖНОЕ АЛГА КАРАП КЕБЕК

– Одессада шулай дияләр гадәттә: Лисичанск белән Рубежное – икесе гел ике төрле. Фәнил Әнвәрович, бу шәһәрләргә килгәч тә, беренче тәэсирләрегез нинди булды?

– Әйе, иң беренче шәһәрләр төрле, дип уйладым, әмма аларда уртак сыйфатлар да җитәрлек. Икесе дә фронт сызыгына якын, икесендә дә узган соңгы елларның коточкыч җөйләре ярылып ята. Лисичанск элек-электән шахтёрлар шәһәре булган. Рельефы ягыннан катлаулы, әле биеклек, әле үзәнлек, планировкасы ягыннан да буйга сузылып урнашкан. Тарихи үзәге – 50 нче еллар совет төзелеше үрнәге, сугыштан соң торгызылган йортлар. Алар, әйтерсең, әле дә шул чорның сулышын саклый. Шәһәр шахталар тирәли төзелгән, соңыннан заводлар хисабына үсеп-ирәеп, җәелеп киткән. Нәкъ менә биредә – үзәктә, административ биналар тирәсендә зыян күргән нокталар бик күп. Карап тору да әллә нишләтә: ярасы ачык, кан саркып торган урыннар бу...

Рубежное икенче: җыйнак, яшь шәһәр. Проспектлары да киң, иркен аның. Җимерелүләр нигездә промзона тирәсендә, ә торак өлешләр чагыштырмача яхшы сакланган. Шуңа атмосфера да башкарак. Лисичанск сүзгә саран, эндәшмәүчән булып тоелса, Рубежноеда көч ташып тора, ул алга карап яши.

ТӨП МИССИЯ – ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА ЯШӘҮЧЕ КЕШЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ

– Бу шәһәрләргә татарстанлылар ни дәрәҗәдә еш килә? Нинди миссия белән?

– Һәр атна. Гуманитар колонналар агылып тора, Татарстан районнарыннан делегацияләр килә. Кемдер продуктлар белән дарулар китерә, икенчеләре – төрле җиһазлар, төзелеш материаллары. Белгечләр дә килеп эшли: инженерлар, төзүчеләр, авария бригадалары. Төп миссия – тыныч тормышта яшәүчеләрне ташламау, аларга ярдәм күрсәтү. Фронт сызыгындагы шәһәрдә калган кеше үзен ташланган итеп хис итмәскә тиеш: аны хәтерлиләр, аның турында кайгырталар, ул берьялгызы түгел.

Лисичанскида Татарстаннан өч авария бригадасы эшли. Алар җирле коммуналь хезмәт вәкилләре ярдәмендә су белән тәэмин итү челтәрләрен торгыза, торак фондны җылылык бирүгә әзерли.

СУ ҺӘМ ҖЫЛЫЛЫК

– Хәзерге көндә төп бурыч нинди?

– Лисичанскидагы иң төп һәм җитди проблема – су белән тәэмин итү. Су ул – тормыш чыганагы, су булган җирдә яшәү бар. Шәһәр дә яши ала, дигән сүз. Безнең белгечләр шәһәрнең үзәк өлешендәге су системасының авария вакытында сафтан чыккан өлешләрен төзекләндерә. КАМАЗлар, су ташу өчен махсус көйләнеп, шәһәр читендәге бистәләргә су ташый. Бу – көндәлек, җайга салынган хезмәт. Шуның белән беррәттән, йортларны кышка әзерләү бара, җылылык белән тәэмин итү. Әлбәттә, социаль объектлар да күз уңында: хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары. Алар тыныч тормыш бара икәнен раслап, күрсәтеп тора.

МӘКТӘПЛӘР, БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ, ТУКЛАНУ БЛОГЫ

– Кайсы объектларны торгыза алдыгыз?

– Рубежноеда күңелне җылыткан төп вакыйга гомуми белем бирү мәктәбен кулланылышка тапшыру булды. Аны өр-яңадан төзеп чыктылар дисәк тә була: башта түбәсен алыштырып яптылар, аннары пыяла белән тышладылар, җылылык бирү системасын эшләтеп җибәрделәр, җылылык үзәге белән инженерлык челтәрләрен җайга салдылар, шуннан соң инде капиталь ремонт башкарылды, фасадны бизәү эшләре төгәлләнде. Бүген мәктәп балаларны укырга кабул итте. Ул эчке яктан да заманча итеп җиһазландырылган, спорт инвентарьлары да бар.

Мондагы тагын бер мөһим объект – хастаханә урнашкан шәһәрчектәге туклану блогы. Ул кайнар аш белән персоналны да, пациентларны да тәэмин итә. Үз чиратында мондый система дәвалау учреждениесендәге эчке тормышны көйли.

Лисичанскида эш берничә юнәлештә алып барылды. Хәзер менә «Светлячок» балалар бакчасында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Узган елда балалар сәнгать мәктәбен тормышка кайтардык, ике урта мәктәпне тулаем комплектлап чыктык – эчке җиһазлардан башлап, медицина кабинетларына кадәр. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә төзекләндерү эшен берничә этапка бүлдек: башта объектның үзен сафка бастырдык, соңыннан подвал өлешләрен рәтләп, территориясен тәртипкә китердек. Хәзер менә ЛХР спорт министрлыгы линиясе буенча спорт җиһазлары килергә тиеш – шуларны көтәбез.

Лисичанск. Техника йорты.

ЭЛЕМТӘ ЮКЛЫК ҺӘМ ЗЫЯН КУРКЫНЫЧЫ

– Нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

– Күзгә ташланмый торган, ләкин гаять җитди кыенлык – элемтәнең юклыгы. Мобиль интернет булмау, кәрәзле телефон аша хәбәргә чыга алмау. Элемтә өчен башка юллар табарга туры килә. Ә бу бик кирәк: төзүчеләрнең эшләрен оештыру өчен дә, администрация белән авария хезмәтләрен бер йодрыкка җыеп тотар өчен дә. Шулай да җаен табарга тырышабыз.

Әлбәттә, дошман яңадан утка тотса, торгызылган объектларның зыян күрүе дә бик мөмкин, андый хәвеф бар, тик әле яңадан җимерелгән урыннар булмады диярлек. Шулай да объектлар шартлау йә дулкыны аркасында, йә ярчыклардан зыян күргәли, әмма аларын гына төзәтергә ияләштек инде.

Лисичанск белән Рубежноеда җимерелгән биналар.

КОЛАКНЫ ГЕЛ ШОМРАЙТЫП ТОРЫРГА ӨЙРӘНДЕМ

– Дошманның янәшәдә генә икәнлеге сизеләме? Ярымхәрби тормыш шартларына ничек яраклаштыгыз?

– Билгеле, сизелә. Китереп бәрүләр, шартлатулар, нигездә, эзлекле түгел, системага салып булмый аларны. Бу көндәлек имин тормышка охшамаган шартлар, шулай да ияләшенә – мин хәзер колакны гел шомрайтып тотам, ул‑бу була калмасын дип, саграк булырга тырышам. Универсаль саклану рецепты юк: тәҗрибә, аек акыл, ныклы ихтыяр көче булыша.

БАШЫҢ – САЛКЫН, ГАМӘЛЛӘРЕҢ ЭЗЛЕКЛЕ БУЛСЫН

– Иң куркыныч көн дип кайсын әйтә аласыз?

– Без мондагы көннәрне курку тойгысы белән исәпләмәскә тырышабыз. Ә кешеләр алдындагы, республика каршындагы җаваплылык белән. Менә шул безгә көч тә, егәр дә бирә. Курку – эмоция, аны без читкә этәреп торабыз. Иң мөһиме: акылың – салкын, гамәлләрең эзлекле булсын, шулай гына эш бара.

Рубежноедагы мәктәп бинасы;

Лисичанскидагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе. Фәнил Әһлиуллин һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР атказанган тренеры Ольга Павлова укучылар белән ГТО комплексы нормативларын тапшыру вакытында;

Лисичанскидагы төзекләндерелгән мәктәп;

Лисичанскидагы Балалар сәнгать мәктәбе.

ЫШАНЫЧ, ИХТИРАМ ҺӘМ РӘХМӘТ ХИСЛӘРЕ

– Татарстанга җирле халык нинди мөнәсәбәттә?

– Татарстан биредә – плюс билгесе булган бренд. Кешеләр чын ярдәмне күрә, бәяли: кемдер азык‑төлек ала, кемдер – китапханә өчен китаплар, кемдер баласын яңартылган балалар бакчасына, мәктәпкә бирү мөмкинлегенә ия була. Бу, үз чиратында, ышаныч һәм ихтирам уята, рәхмәт хисләре тудыра.

– Безнең шефлыкка куелган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең Татарстанга килергә мөмкинлеге бармы?

– Әйе, без моңа басым ясыйбыз да. Лисичанскидагы һәм Рубежноедагы 11 сыйныфны тәмамлаучылар, мәсәлән, Алабугага килеп, имтихан тапшыралар, безнең вузларга укырга керәләр. Балалар өчен җәйге лагерьлар оештырыла, әйтик, Кырымдагы «Ак Барс Сәләт» сменасы. Баскетбол, бадминтон буенча да сменалар булды. Балалар ял итеп, канатланып кайттылар.

КОМАНДА БЕЛӘН НӘТИҖӘЛЕ ЭШ ҮРНӘГЕ

– Экспромт хәл итәргә туры килгән бурычлар да булдымы?

– Даими рәвештә диярлек. Иң күзгә ташланып торган мисал – Лисичанскида су системасын эшләтеп, сафка кертеп җибәрү. Суның агып китүе генә булды, туңып каткан челтәрләрдәге дистәләгән авария очраклары ачыклана башлады. Казаннан, Яр Чаллыдан, Яшел Үзәннән тиз арада авария бригадаларын китерттек. Кризисны кичекмәстән туктатырга кирәк иде, хәзергә кадәр безгә коллегалар кул сузып, ярдәм итеп тора. Бу – чын мәгънәсендә команда белән нәтиҗәле эшнең үрнәге.

ТР Рәисе күрсәтмәсе буенча ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Рәисе администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге делегация Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәренә сәфәр кылды.

Җирле халык өчен Татарстан – плюс билгесе булган бренд ул. Чөнки кешеләр чынлап та ярдәм барлыгын күрә.

БУ ШӘҺӘРЛӘР ӘЛЕ КҮТӘРЕЛЕП КИТӘЧӘК

– Сез Лисичанск белән Рубежное шәһәрләрен бер биш елдан соң ничек итеп күрәсез?

– Су, җылылык, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары – боларның барысы да торгызылган һәм сафта итеп күрәм. Яңа гаиләләр төзелә, сабый балалар дөньяга аваз сала... Җитештерү кайта. Ә иң мөһиме – якындагы фронт сызыгы инде юк. Дошманны без тар‑мар итәчәкбез. Бу шәһәрләр әле күтәрелеп китәчәк.

Мин үзем белән эшләгән командага зур рәхмәт әйтергә телим. Янәшә, иңгә‑иң торып хезмәт күрсәткән һәркемгә: төзүчеләрме ул, инженерлармы, педагоглармы, Татарстан районнары вәкилләреме... Бу – тулы бер республиканың тырышлыгы, куәте, без бары тик бергә булып кына мондый җитди бурычларны җиренә җиткереп башкарып чыга алабыз.

Су, җылылык, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары – боларның барысы да торгызылган һәм сафта итеп күрәм. Яңа гаиләләр төзелә, сабый балалар дөньяга аваз сала... Җитештерү кайта. Ә иң мөһиме – якындагы фронт сызыгы инде юк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера