Бер гимнның ике юбилее
Татарстан гимны быел икеләтә юбилеен билгеләп үтә: композитор Рөстәм Яхин 1970 елда ук Рамазан Байтимеровның «Туган ягым» шигыренә язган көй 30 ел элек гимн итеп раслана. Һәм тагын 20 елдан соң гына «Туган ягым» шигыренең сүзләре музыкага рәсми кушыла һәм республика гимны текстына әйләнә. Менә шундый кызыклы тарих.
Аннары исә Гөлшат Рамазан кызы әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
БАЛАЧАГЫ ТУРЫНДА
– Апрельдә әтинең тууына йөз ел булачак. Әмма ул, кызганыч ки, 66 яшендә үк бакыйлыкка күчте, – дип хатирәләр йомгагын сүтә башлады Гөлшат Рамазан кызы. – Ул Башкортостанда, Исмәгыйль авылында туган. Гаиләдә бишенче бала булган. Аңа изге рамазан аенда туганга, шундый исем кушканнар. Авылда башлангыч мәктәп кенә булган, аннары күрше авылга йөреп укырга туры килгән... Булачак шагыйрь математиканы яраткан һәм бик шук булган. Мәктәптә тәртип бозган өчен аны еш кына почмакка бастырганнар – совет мәктәпләрендә сугышка кадәрге чорда «хулиганнарга» шундый «кырыс җәза» бирелгән. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, белем эстәргә Үзбәкстанга чыгып киткән.
– Апасы янында Кәттәкурганда яшәгән, Сәмәркандка поезд түбәсендә бара торган булган, чөнки билетка акчасы җитмәгән, – дип дәвам итә Гөлшат Рамазан кызы. – Ташкентта укытучылар курсын тәмамлаган, һәм шул вакытта сугыш башланган.
Рамазан Байтимеров.
Исмәгыйль авылында.
Гөлшат Рамазанова Үлемсез полк составында. 2019 ел.
СУГЫШ ТУРЫНДА
– 1941 елның көзендә аны инде Кызыл армиягә алганнар. Шәхси билетында «1941 ел. Ашхабад–Иран» дигән язу бар. Иранда ничек хезмәт иткәндер, белмим, әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Әмма аннары Мәскәү янындагы 620 нче укчы полкка эләгүе, десантчылар мәктәбендә укуы хакында беләм. Парашюттан йөз тапкырлап сикергәнен искә ала иде – бер дә курыкмаган, күрәсең, шук балачагы, вагон түбәсендә үткән чая яшьлеге аны кыю, тәвәккәл иткәндер.
1943 елда инде ул 2 нче Балтыйк буе фронты составындагы радиотелеграфчылар төркеме командиры була. Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша… Әтием өенә 1945 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. Сугыш әле бик озак еллар дәвамында төшенә кереп җәфалады, төннәрен ыңгырашып чыга, кычкырып уяна иде...
Шигърият кичәсендә.
ШИГЫРЬЛӘР ТУРЫНДА
– Математика белән мавыгу, шаян‑ шук балачак, парашюттан сикерү, сугыш һәм кинәт... шигырьләр. Күпчелеге лирик, табигатькә, туган якка, тормышка мәхәббәт белән сугарылган шигъри юллар, – дип, фикерләре белән уртаклашуын дәвам итә Гөлшат Рамазан кызы. Һәм әтисенең үзен Язучылар берлегенә алмауларына бик борчылуын исенә төшерә.
– Шигырьләре газеталарда басылган, ләкин берлеккә кабул итмәгәннәр... Хәзер генә ул кайгырмасаң да була: алмыйлар икән – бигайбә. Интернет, төрле грантлар аша иҗатың белән таныштыру мөмкинле‑ ге бихисап. Ә ул чакта, Язучылар берлеге әгъзасы булмасаң, сине шагыйрьгә дә са‑ намаганнар, күрәсең. Ул үзенең борчылуын күрсәтмәскә тырышса да, 39 яшендә бе‑ ренче инфаркт тикмәгә генә булмагандыр инде.
Аннары фотога төшерү белән мавыкты, колхозлар буйлап йөрде, алдынгыларны сурәткә төшерде, мәкаләләр язды.
1970 елда, ТАССР ның 50 еллыгына, аның «Туган ягым» шигыре белән илһамлан‑ ган Рөстәм Яхин музыка язгач һәм әлеге җыр патриотик конкурста җиңгәч, бик го‑ рурланды. Җырны күренекле артистлар башкаруында телевизордан күрсәткәндә, тавышын көчәйтеп куя иде...
Ә безнең өйдәге архивта әтинең кул‑ дан язган һәм картонны без белән тишеп тышлап куйган шигырьләр китабы хәзергә кадәр саклана.
АЛМАГАЧ ТУРЫНДА
Рамазан Байтимеров үз шигыренең гимн сүзләренә әйләнгәнен белмичә бакыйлык‑ ка күчә. Ә менә алмагачына бу мәгълүм. Һәм бу тагын бер гаҗәеп тарих.
– Вафатына бик аз вакыт кала, әти без‑ нең кишәрлеккә (ул чакта бөтен кешегә дүртәр сутый җир бүлеп бирәләр иде) алмагач утыртты, – дип сүзен дәвам итә Гөлшат Рамазан кызы. – Ул утырткан алмагачлар күп иде, әмма бусы – өй янындагысы – нигәдер корыды. Тик аны кисеп ташларга беркемнең дә кулы күтәрелмәде – әти истәлеге бит.
Редакциядә эшләгән чор.
Һәм менә күпме ел‑ лар үткәч, ул кинәт шау чәчәккә күмелде! Без моны яхшыга юрадык. Нәкъ шул вакыт‑ та мин аның «Туган ягым» җыры сүзләрен псевдоним астында конкурска җибәргән идем – Татарстан гимны текстын сайладылар ул чакта. Һәм менә мин 2013 елның 21 февралендә Салих Сәйдәшев исемендәге Концертлар залында гимнның рәсми яңгырашы тантанасында утырам. Миңа бу төш кебек тоелса да, өн иде ул. Сладковский җитәкчелегендәге оркестр уйный, хор һәм солистлар шулкадәр тантаналы итеп, рухланып җырлый ки, минем күземнән яшь ага. Гимн башта татарча, аннары русча яңгырый. Кайбер сүзләре үзгәртелгән, шагыйрь Гәрәй Рәхим тарафыннан иҗади эшкәртелгән, тик бу барыбер минем әтием – Рамазан Байтимеров сүзләре! Русчага исә бик талантлы шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә иткән.
Менә ни өчен чәчәк аткан икән безнең алмагачыбыз!
Татарстанның Дәүләт гимнын кабул итү. 2013 ел.
ҖЫРЛАРДА ОЧРАШУ ТУРЫНДА
– Кабат кайту мөмкин булмаса да
Яшьли узган ерак елларга.
Үлсәк тә без, очрашырбыз әле,
Очрашырбыз әле җырларда! – дип язган әтием үзенең композитор Рөстәм Яхинга багышланган «Җырларда очрашу» шигырендә. Аның бу шигырен Филипп Пираев рус теленә дә тәрҗемә итте, – дип төгәлләде үзенең хатирәләрен Гөлшат Рамазан кызы. – Шулай булып чыкта да. Алар икәү күп җыр язган. Алар арасында «Жиңү җыры», «Йөрәк җыры», «Романтика», «Әнкәй», «Каен суы», «Төнбоек», «Шәhәрләрнең гүзәле син» һәм башкалар әле дә халык күңелендә яши.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ГИМНЫ
Рөстәм Яхин музыкасы
Рамазан Байтимеров сүзләре
Русчага Филипп Пираев тәрҗемәсендә
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!
Добавить комментарий