Бер ояда – унбиш бала
Балтач районынында аларны белмәгән кеше юк. Әлбәттә, 15 бала табып үстереп кара әле! Ничек белмәсеннәр!..
16 октября 2021
Хәбир һәм Алсу Мөхәрләмовлар Балтач районың Пыжмара авылында яши. Гаилә корганнарына 35 ел булган. Алар турында авылдашлары: «Бик тырыш кешеләр», – диде.
Мөхәрләмовлар ике катлы йортта яши. Аны 2008 елда дәүләт ярдәме белән салып чыкканнар. Гаилә башлыгы гомере буе диярлек тракторда эшләгән. 2019 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булган. Бүген дә – шул хезмәттә. Ә Алсу апа гомере буе... бала тапкан, үстергән. Бүген инде лаеклы ялда.
– Унбиш бала! Хатын‑кыз сәламәтлеге өчен куркыныч түгелме ул? – дип төпчендем үзеннән.
– Куркыныч инде. Унбишенчесен – төпчек кызымны тапканда, табиблар көчкә коткарып калды. Бала тудыру йортында, уенын‑чынын бергә кушып: «Апа, бүтән бала тапмагыз», – дип әйттеләр.
– Күп балалы ана булу максат идеме? – дим, һаман да аптырап.
– Юк, максат түгел иде, Аллаһы Тәгалә үзе бирде. Туасы җан диләр бит әле, шулай булгандыр. Ул-кызларыбыз – безнең иң зур байлыгыбыз. Бу коры сүзләр генә түгел. Яшьлектә әле моны аңлап та бетермисең икән. Ә менә олыгая-олыгая ныграк төшенәсең...
Алсу апа сабыр кеше. Җөмләләрен уйлап кына әйтә, ашыкмый-кабаланмый гына сөйли.
– Сез балаларыгыз белән дә шулай сабырмы? – дим.
– Әйе, сабыр. Шар ярып кычкырганымны хәтерләмим. Безнең балалар бик тәртипле булды, әйтергә дә куркам. Зурраклары кечкенәләрен карашырга ярдәм итте. Элегрәк кием‑салым да бер-берсеннән кала иде. Хәзер инде һәркайсына яңасын алабыз. Ни өчен дигәндә, беренчедән, тормышлар җайланды, икенчедән, киемнәрнең сыйфаты начар, тиз туза.
Мөхәрләмовлар миңа кош оясын хәтерләтте: үсә баралар, оядан чыгып оча торалар: бүген яннарында унбиш баланың дүртесе генә калган, алар – мәктәп укучылары, тагын өчесе – студент. Калганнары, зурраклары, инде үз гаиләләре белән яши.
Бу йорттан беркайчан бала‑чага тавышы өзелми. Хәзер инде оныклар кайтып тула икән. Алсу апа алардан тую түгел, рәтләп күрми дә кала дияргә була:
– Балалы өйдә гайбәт булмый, диләр. Бу чынлап та шулай. Безнең кеше сөйләргә вакытыбыз юк. Башта ул-кызларыбызны мәктәпкә озатам, аннан йорт эшләренә керешәм. Көн дәвамында берничә тапкыр телефон шалтырый – балалар хәл белешә. Аннан мәктәп укучыларым кайтып җитә. Кайнар ризык әзерләп көтеп торам. Өстәл артында сөйләшәбез, серләшәбез. Бер ата-анадан булсалар да, балаларның холыклары төрле.
Мөхәрләмовлар турында авыл кешеләреннән сорашсаң, барысы да бер фикер әйтә: «Ничек шулай балаларын тәрбияли алганнардыр? Ник бер баласы эчеп, тәртипсезләнеп йөрсен. Укып бетереп, һөнәр үзләштерәләр дә гаилә коралар. Аннан йорт салалар, фатир алалар».
Моның серен ата кешедән сорадым. Хәбир абый йомшак кына болай дип җавап бирде:
– Без балаларны иркәләмәдек тә, типкәләмәдек тә. Хезмәт белән тормыш алып барганлыкны күреп үстеләр. Алар өчен йөзем кызарганны хәтерләмим. Алга таба да шулай булсын. Берәр гаепләре булса, абый-апалары акылга утыртып куя иде. Күп очракта без соңыннан гына белдек. Әниләренә рәхмәт, мин көне‑төне эштә булдым. «Өйгә кайт», – дип аптыратмады. Күп итеп мал да карады, кайнар аш та гел өстәлдә булды. Аллаһы Тәгалә бала хәсрәте күрсәтмәсен, шуны гына телим.
...Бала безне аңламый, үсмер чоры, кризис-фәлән, дип, ата-аналар бүген психологларга, тагын әллә кемнәргә йөгерә. Ә Мөхәрләмовларга андый белгечләр кирәк түгел. Берәр проблемаң булса, әнә, абыең, апаң бар. Кирәк икән, сүз белән, ә кайчакта кул белән дә акыл биреп алалар...
Фото Мөхәрләмовларның гаилә архивыннан
Добавить комментарий