Бертуган Горшковлар. Natura* шундый!
Корычтай дуслык. Тыюлыклы урманнарны кемнәр саклый
![1-2](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-2-19-960x640.jpg)
– Көрткә чумасымы? Кар бабай ясыйсымы? Кар бәреп уйныйсымы? – дип көләләр фотосессиябез геройлары. Без исә алар тормышында болай да экстрим җитәрлек дип саныйбыз.
Быел безнең редакция беренче карны Идел‑Кама тыюлыгында танылган экологлар – бертуган Юрий һәм Михаил Горшковлар белән бергә каршы алды.
ТАБИГАТЬ ӨЧЕН КӨРӘШ
Идел-Кама тыюлыгы директоры Юрий Горшковның кабинеты үзенең зурлыгы белән дә, җиһазлары белән дә әллә ни тәэсирләндерми. Тәрәзә пәрдәләре юк (теләгән кеше карый ала!), бүлмә почмак-ларында – китаплар һәм карталар. Менә киштәдәге грамоталар һәм бүләкләргә күзем төшә, ә алар арасында – иң кызыклыларына. Халыкара Эндрю Сейбин премиясе һәм Россиянең Экологик сәясәт үзәге дипломы «акыллы» техника яисә затлы җиһазларга караганда ныграк тәэсирләндерергә сәләтледер. «Россиянең биологик төрлелеген саклауга керткән зур өлеш һәм кыргый хайваннарны саклауда күрсәткән шәхси батырлык өчен».
Ә вакыйга ерак 1995 елда була. Юрий Александровичның ул чакта директор кәнәфиенә ияләшеп кенә килә торган чагы. Хәер, кәнәфи бик еш буш тора, чөнки Горшков – кабинет саклый торган җитәкче түгел. Һәм менә ул көздә дә директор коллегалары белән бергә Түбән Кама сусаклагычына экспедициягә китә.
– Кама‑Ык тугае – җанварлар өчен чын эльдорадо иде! – дип искә ала ул көннәрне Михаил Александрович. – Яшьтән үк таныш урын – анда Фәннәр академиясенең биология полигоны урнашкан иде. Без ул вакытта Юра белән тыюлыкта эшли генә башладык. Өстәвенә, ул әле тагын диссертациясе өчен материал да җыя иде.
![1-6](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-6-12-480x720.jpg)
Беренче ату тавышлары яңгыраганда, команда инде йокларга җыенып йөри торган була. Бра-коньерларның поши ауларга чыгуларын шундук аңлап алалар. Җинаятьчеләрнең эзенә тиз төшәләр. Алар пошиларны трактордан атып торалар – берсе, капотка утырып, куакларны прожектор уты белән яктырта.
– Без аларның юлларына аркылы төшәргә омтылдык, – дип сөйли Горшковларның кечесе. – Юра шунда ук тракторга ташланды, капотта утырганын сөйрәп төшерергә тырышты.
Әлеге бәрелештә алар җиңә. Браконьерларны тоткарлыйлар. Әмма нәрсә бәрабәренә! Юрий Горшковка бер мизгел җитми кала – трактор йөртүче газга басып өлгерә һәм тыюлык директоры трактор астында кала. Алынган җәрәхәтләр бик җитди була – сынган, тайган, имгәнгән урыннар бихисап. Иң якын хастаханәгә, Минзәләгә иптәшләре аны көймәдә, су буйлап алып баралар. Алда гаять авыр операция, тернәкләнү узулар...
УРМАНДА ДА, СУДА ДА – ЭШ КЫРЫНДА
Алар табигатькә мәхәббәт безнең геннардан килә, дип раслыйлар. Әтиләре биофак тәмамлаган, ә әниләре – фән кандидаты, Татарстан авыл хуҗалыгы ФТИ хезмәткәре – үсемлекчелек эшенә җаны‑тәне белән бирелгән белгеч. Юра белән Миша хәтта ки бөтен җәйге каникулларын кырда үткәрергә мәҗбүр булалар. Нина Наумовна арышның яңа сортларын чыгару өстендә эшли, ә малайлар беренче класстан башлап, арыш басуларын чүп үләннәреннән арындыралар.
– Алны‑ялны белми эшләргә туры килә иде. Кызуда, тузанда! – дип искә ала ул көннәрне Михаил Александрович. – Әти-әниләребез безне хезмәткә өйрәтте, дөрес, бакчачылыкка, җиргә тартылуны без мәңгелеккә җуйдык. Аның каравы, миндә суга мәхәббәт уянды! Юра тыюлык эше белән мавыгып китте – бу эш белән озак еллар бергә шөгыльләндек. Ә аннан соң ихтиология барыбер өстенлек алды, һәм мин тулысынча үземнең һөнәри кәсебемә бирелдем.
Әмма шулай да «кыр» төшенчәсе алар тормышыннан беркайчан да китми, чөнки аның мәгънәсе җир дигәннән күпкә киңрәк. Хәер, әйтеп тә торасы юк, бертуганнар бүген еш кына «кыр»да югалалар! Ягъни экспедициядә – хәтта ки ул суда оештырылса да. Беренче булып экспедицияләргә Юрий йөри башлый – өлкәнрәк. Мөмкинлек булганда кечкенәдән үк үзе белән ияртеп йөргән энесен дә ала. Шундый сәяхәтләрнең берсе – 1978 елгысы – хәтергә бигрәк уелып кала.
Ул бүген генә Татарстанда беркемне дә ысылдавык аккош күрдем дип шаккатырып булмый. Ә ул чакта Алексеевск районында сирәк кошлар парын күргәннәр дигән хәбәр биологлар арасында ыгы‑зыгы уята. Гаҗәп бит: соңгы тапкыр ысылдавыклар бу якларда 19 гасырда күренгән булганнар.
![1-3](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-3-17-960x640.jpg)
Горшковлар бу турыда таныш аучыдан ишетәләр. Барырга кирәк, дип карар кылалар. Моторлы көймәдә чыгарга туры килә. Урынга килеп җитәләр: кечкенә генә уентык, күрәләр: аккошлар оя гына кормаганнар, балалар чыгарырга да өлгергәннәр. Максат – фотога төшерү. Юрий ул чакта диссертациясе өстендә эшли – фән өчен ул фотосурәтләр бик кирәк була. Бер тәүлектә әйләнеп кайтырбыз, дип уйлыйлар, кая анда! Бер көн урынына дүрт тәүлек тоткарланырга туры килә. Ашамлык запасы күптән бетә, икесенә бер чабак балыгы (вобла) кала, ә алар һаман да әрәмәлектә, ишкәк һәм дә фотомылтык белән.
– Ул вакыйга минем хәтеремә нык уелып калды. Ләкин авыр булганга түгел, бәлки үзебезнең ачыш ясауда катнашуыбызны тойгангадыр. Бу фотолар Татарстанда күренгән ысылдавык аккошларның беренче сурәтләре иде! – дип искә төшерә Михаил Горшков.
Бертуганнар тормышында андый хәлләр шактый була, чөнки алар кабинетларда, лабораторияләрдә генә утыручы галимнәр түгел.
– Без – станок артындагылар, – ди үзе Михаил Александрович. – Безнең цех – әйләнә-тирә дөнья. Һәм менә нәрсә кызык: яшь баруына да карамастан, ару-талуның әсәре дә юк! Бер экспедияциядән кайтып кына керәсең, бер‑ике көн ял итеп алгач, тагын каядыр ашкынасың: «Боз әле катмаган кебек – бәлки, тагын берәр тапкыр барып килергә өлгерербез?» «Кырга» тарта!
МАХСУС САК АСТЫНДА
Юрий Александровичның директор кәнәфие янәшәсендә значоклар коллекциясе урын алган. Аерым тематикалы. Алар барысы да төрле тыюлыкларны һәм милли паркларны чагылдыра. Бертөрлеләр юк. Барысы да тормыштагыча, дип раслый Юрий Горшков: ил күләмендә 103 тыюлык исәпләнә һәм һәркайсы үзенчә уникаль. Идел‑Кама тыюлыгы да – үзенчәлекле.
![1-4](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-4-16-480x720.jpg)
– Аның составына Көнчыгыш Европаның беркайчан киселмәгән иң борынгы урманнарының берсе керә, – дип сөйли Юрий Горшков. – Кайчандыр биредә чирмешләрнең изге агачлыклары урнашкан була. Ә аннан соң өч йөз елга якын әлеге урыннар Раифа монастыре монахлары сагы астында була. Татарстанда мондый урманнарны башка табып булмый.
Юрий Александрович директорлык иткән чорда Идел‑Кама тыюлыгына ЮНЕСКОның биосфералы территориясе статусы бирелә, бу аны аерым сакланыла торган халыкара әһәмияттәге табигать объекты итә. Ә Горшков үзе исә – Россиядә бердәнбер! – ЮНЕСКОның Мишель Батисс исемендәге «Биосфералы территория белән нәтиҗәле идарә иткән өчен» дип аталган гаять абруйлы премиясенә лаек була.
– Бүген тыюлык җитәкчесенә егерме ел элек белән чагыштырганда кыенракмы? – дип сорыйм аңардан.
– Чагыштыргысыз! Иртәдән кичкә кадәр – циркулярлар, исәп-хисаплар, төрледән-төрле формалар тутыру... Без кәгазь боткасына баттык. Бу безгә төп эшебез белән шөгыльләнергә комачаулый.
Нәкъ менә төп эш өчен көенә дә директор. Шәһәр көннән-көн тыюлыкка якыная. Экосистемага актив булмаган антропоген йогынтыны киметү өчен төзелгән буфер зонасы бүген девелоперлар өчен гаять кызыктыргыч калҗа булып тора.
– Тыюлыкта эшләү – аның мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгыртып тору, – ди Юрий Горшков. –Алай итмәгәндә вакытлар үтү белән әлеге уникаль урынның язмышы Мәскәү янындагы «Лосиный остров» милли паркын хәтерләтәчәк – аны периметры буенча тулысынча төзелеш уратып алган. Ә бу кыргый табигать өчен зарарлы нәтиҗәләргә китерәчәк. Шуңа әле климатның җылына баруын, ландшафтның коруын, үсемлек һәм җәнлекләрнең тайга төрләре югалуын һ.б.ларны өстәгез.
Бәхеткә, бүген Идел‑Кама тыюлыгы тагын әле җәнлек һәм кошларның тыгыз урнашуы белән аерылып тора. Сак хезмәтенең эше нәтиҗәсендә аның чикләре бикле. Намуссызлар табыла, ләкин аларны чикләп торалар. 250ләп беркетмә – еллык хокук бозулар статистикасы шундый.
– Җирле халык арасында чыршы кисүчеләрне тотарга туры киләме? – дип, «яңа ел» соравы бирәм Горшковка.
– Юк! Алар өчен дендрарийда махсус плантация бар.
БОРЫНГЫ ДӘРТ
– Кар яуды – «түбә» китте, – дип көлә Горшковлар. Кар – ауга чыгарга сигнал ул, дип аңлаталар алар, ә ау – аларны берләштергән тагын бер мавыгу.
– Әле бер гасыр элек язучы Ефим Пермитин «ау – кешеләрне тарту көче ягыннан бары тик мәхәббәт белән генә чагыштырып була торган гаять көчле борынгы дәрт ул» дигән, – дип сөйли миңа тыюлыкка бару юлында Михаил Горшков. Ярты сәгать үттеме-юкмы, шул ук сүзләрне миңа аның абыйсы да кабатлый.
Беренче булып ау белән Юрий мавыгып китә – КДУның табигатьне саклау кафедрасында укыган вакытында. Энесе бераз соңрак кушыла, яше җиткәнче, мылтыктан башка гына йөри ул ауга.
– Бер яктан караганда, биолог-экологлар, икенче яктан – аучылар. Шулай да була аламыни? – дип сорыйм Горшковлардан.
– Ау – табыш кына түгел – ул күзәтү, тормышның үзе! – дип җавап бирә Юрий Александрович. – Бары тик чын аучы гына әйләнә-тирәдәге табигать халәтен тирәнтен аңлый. Урманда ничек ориентлашырга, елга аша ничек дөрес чыгарга, төнлә дулкын вакытында көймәне ничек алып барырга, машинада сазлыкны ничек кичәргә... Хәтта сынган куак яисә кош тавышы аучыга күп нәрсә турында сөйли. Бу натуралистка хас тулы бер күнекмә һәм карашлар җыелмасы, болар барысы да табигатьне саклау эшендә ярдәм итә.
Үз вакытында аларның бригадалары да булган – җәнлек мехы җитештерү буенча республика буенча беренче урыннарны биләгәннәр. Шул ук вакытта Юрий җәнлек кенә ауламый, диссертациясе өчен материал да туплый. Һәм тиздән ул кыргый булмаган шартларда ондатра үрчетү методын эшли.
Проект инде гамәлгә кертү стадиясендә була: җәнлекләрнең баш саны меңгә җитә һәм иң мөһиме – алар инде нәсел бирә башлый! Ләкин эш шуннан да алга китә алмый кала. Советлар Союзы җимерелгәннән соң, җәнлекчелек тармагы да таркала. Бүген җәнлек мехына ихтыяҗ алай югары түгел, дип саный бертуганнар. Кышлар җылы килә, машиналы кешеләр күп, ә мехларны әкренләп пуховиклар алыштыра.
БАЛЫКЛЫ ЭШ БИТ!
Бер минутка гына күз алдына китерегез. Кара көз. Фәнни-тикшеренү судносы палубасын кар баскан. Ачы җил. Һәм беркая да качып булмый, салкын белән өретелгән дулкыннан да котылу юк! Түбән өлеше Жигули диңгезе дип йөртелгән Куйбышев сусаклагычы плотинасы янындагы киң урында аның биеклеге өч метрга кадәр җитә!
– Кайчак иртән уянып китәсең – судно бозда, – дип сөйли Михаил Горшков. – Җил атналар буе исә, дулкынны куалый. Кайберәүләрдә диңгез авыруы башлана, ләкин бу эшне туктату өчен сәбәп була алмый. Суның температурасы – дүрт градус. Сине дулкын каплап ала – бер мәртәбә, ике… Көн дәвамында мондый «һөҗүмнән» бернинди гидрокостюм да саклый алмый. Дөресен әйткәндә, моңа һәр кеше дә чыдый алмый. Ләкин без – команда! Яшьләребез дә искиткеч кыюлар. Кызлар магистратураны тәмамлап кына килә, ә күнекмәләре оста морякларныкына тиң.
Чебешләрне көзен саныйлар диләр. «Балыкны да!», – дип көлә Михаил Горшков. Республикада балыкчылык перспективасына бәя бирү өчен, рейска сентябрьдән дә иртә чыгарга ярамый, кайчак, гомумән, ноябрьләрдә генә. Дәүләт күл һәм елга балыгы хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татарстан бүлеге хезмәткәрләренең бурычы – балык запасларының торышын, аларны рациональ куллану перспективаларын һәм балыклар өчен азык ресурсларын бәяләү. Ел саен мондый экспедицияләрне оештыру – аларның катгый бурычы. Алай итмәгәндә, трендлар югала, күзәтүләр динамикасы өзелә. Михаил Горшков үзенең коллегалары белән чираттагы рейстан кайтып кына кергән иде: Кама буенча Удмуртиядәге Каракулино авылына кадәр менгәннәр, кире кайтканда Идел киң җирендә тикшеренүләр үткәргәннәр. Ул арада инде салкыннар килеп өлгергән…
– Сез табигатегез белән балыкчымы? – дип сорыйм саубуллашканда.
– Сез дөрес сүз сайладыгыз, чөнки әле балык тотучылар да бар, – дип елмая ул. – Әйе, мин балыкчы! Башка балыкчы-профессионаллар да бар, әйтик, студент елларыннан ук бергә булган якын дусларым. Укытучыларым – Казан университеты профессорлары миндә әлеге эшкә кызыксыну уяттылар – промысел белгечләре белән эшләргә һәм тыгыз аралашырга этәргеч бирделәр. Мин үзем дә алардан кайбер нәрсәләргә өйрәндем…
![1-7](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-7-12-480x720.jpg)
Михаил Горшков – республиканың атказанган экологы, Юрий – Россиянеке. Икесенә бер эшме? Юк – тугызына! Династияләренә шуның кадәр фикердәш тупланган. Хатыннары – шулай ук алар арасында. Яшь буын арасында да дәвамчылары бар: Юрий Александровичның олы улы Дмитрийга атаклы Сихотэ-Алинск тыюлыгын җитәкләү кебек зур җаваплылык тапшырылган.
* Табигать – инглиз теленнән тәрҗемә.
Добавить комментарий