Бертуганнар: Мадьяровлар
Татарстанны таныткан бертуганнар…
– Сез безне – Мадьяровларны – артык мактап җибәрмәгез, – дип кисәтә Фәрих Әхмәтович. – Эшлисе эшләр байтак әле. Күбрәк тәнкыйтьләсәгез дә була!
Дөресен әйткәндә, бу киңәшкә бик үк колак саласы килми. Алар турындагы язмаларның һәркайсы диярлек «Татарстанны бөтен дөньяга таныттылар» кебек сүзләр белән башлана. Үзегез уйлап карагыз: күренекле самбочыларның алтысы да бер үк фамилияне йөртә! Бертуган Мадьяровлар – республика гына түгел, бөтен ил горурлыгы. Хәер, келәм өстендәге искиткеч җиңүләре тормыш казанышларының бер өлеше генә әле.
Бөтенесе дә... комлыкта башлана! Фәрих Мадьяровны шунда ял итеп ятучы берәү шаярып кына бил алышырга чакыра. Ул самбо буенча Казанның беренче спорт остасы булып чыга. Николай Архиповны егетнең ныклыгы, бөтен көченә аягында басып калырга тырышуы сокландыра. Ул аны үзе йөргән «Динамо» спорт клубына чакыра. Соңрак Фәрихнең кече туганнары да, абыйларының уңышлары белән рухланып, профессиональ спортка тартыла.

Бүген аларның бүләкләре арасында «адашып» бетәргә мөмкин. Спорт казанышларының уртак сандыгында – ил генә түгел, Европа һәм дөньячемпионатларында ирешкән җиңүләре. Дүрт туган – Фәрит, Нәфикъ, Рәфикъ һәм Нәкыйп – халыкара класслы спорт осталары. Фәрит, гомумән, совет самбосының легендасы! Илнең атказанган тренеры ул, илледән артык спорт остасы, 15 Советлар Союзы чемпионы, берничә дөнья чемпионы тәрбияләп чыгарган. Үзенең кече туганнары да – шул «йолдызлар» арасында.
Бүген Фәрит Әхмәдиевич туган җиреннән еракта, Төркиядә яши һәм эшли: хатынының сәламәтлеге өчен гаиләләренә климатны алыштырырга туры килгән
ДУСЛАР ҺӘМ КӨНДӘШЛӘР
– Химиклар мәдәният сараена йөргәндә без менә шундыйларда шөгыльләнә идек! – ди Фәрих Мадьяров, сырган маталарга күрсәтеп. – Күнегүләрне тәмамлыйбыз да, җыеп, өеп куябыз – бездән соң шөгыльләнүче волейболчы егетләргә урын бушатабыз. Бөтенроссия турнирында җиңеп чыккач кына, безгә чын келәм бирделәр!
Абыйлы-энеле Мадьяровлар – Фәрих һәм Нәфикъ белән без Большие Ключи авылында очраштык. СССР чемпионатлары призеры Нәфикъ Әхмәдиевич үзенең агрофирмасын нәкъ менә биредә ачкан. Күркәләр үрчетә, Татарстанны ит белән генә түгел, ысланган ризыклар, колбасалар белән дә тәэмин итә. Уңайлы йортлар – цехлар арасында бер бина аерылыбрак тора, самбо белән шөгыльләнү өчен кечкенә генә спорт залы ул.
– Бүген бирегә авылның илле егете йөри, – дип сөйли Нәфикъ Мадьяров. – Юк‑юк та, үзем дә кайчак көрәш костюмнарын киеп куям.
Зал стенасын портретлар бизи. Аларда – самбочы Мадьяровларның яшь чаклары, әнә, күпсанлы бүләкләре белән төшкәннәре дә бүгенге яшь спортчыларга үрнәк булып торалар. Без сорагач, бүген дә ялындырып тормадылар – рәхәтләнеп көрәшеп күрсәттеләр.

Сүз уңаеннан, спорт ярышларында Мадьяровларга бер-берсенә каршы басарга да туры килгәләгән. Күнегүләр вакытында гына түгел, зур ярышларда да. Мәсәлән, 1982 елда Донецкида узган СССР Кубогы финалында Нәфикъ белән Рәфикъ бер-берсенә каршы көрәшкән. Моңа кадәр ярты ел элек Рәфикъ СССР чемпионатында җиңү яулаган, ә Нәфикъ бронза призеры булган. Ә Кубок өчен көрәштә Нәфикъ көчлерәк булып чыккан.
Бүген ул 70нче еллар азагында Дзержинскида узган ярышлар вакытында Рәфикъ белән икәүләп чак кына чып‑чын җәнҗалга юлыкмый калуларын елмаеп искә төшерә. Күз алдына китерергә дә куркыныч: утыз самбочы шулчаклы ук боксчыга каршы! Ызгыш, гадәттәгечә дип әйтикме, кызлар аркасында килеп чыккан – безнекеләр аларны якларга маташкан. Бәхеткә, каршылыкны тыныч юл белән хәл итә алганнар.
– Без Рәфикъ белән әллә ни озын буйлы түгел идек. Бервакыт трамвайда хулиганнар бәйләнде. «Җавап бирергә» туры килде инде. Икәү дүрт кешегә каршы! Ә җиңү барыбер безнең якта булды.
Бу ике туганның язмышлары да, исемнәре кебек үк, охшаш. Рәфикъ – оста эшмәкәр, электр товарлары кибете хуҗасы. Абыйсы кебек үк, яраткан спорт төрен исеннән чыгармый. Аны онытырга мөмкин дә түгел – Татарстан Республикасының самбо федерациясе вице-президенты бит ул.
ҖИҢЕЛҮЛӘР ИСТӘ КАЛА...
Әмма Мадьяровларның гаилә тарихында фаҗигале битләр дә бар. Иң кече энеләре Нәкыйп дөньядан бик иртә китә. СССР чемпионы, Европа призеры... Тагын күпме медальләр һәм кубоклар яуланмый кала... Уйламаганда килеп чыккан автоһәлакәт күпме җиңүләрнең юлын кисә...
– Нәкыйп күп тапкырлар СССР Кубогы иясе, дөнья чемпионы Евгений Есинның кабатланмас, аңа гына хас «авырттыргыч алым»ына каршы тора алган бердәнбер көрәшче иде, – дип сөйли Фәрих Әхмәтович. – Есин еш кына стойкада җиңелә иде. Шулчакта үзенең әлеге алымын кулланып өлгерә алса, көндәшен җиңде, дигән сүз. Нәкыйпне генә сындыра алмады. Без, Татарстан көрәшчеләре, нигездә, авылдан чыккан кешеләр. Нәкыйп тә кәҗә сөте эчеп үсте. Сөякләре нык, сыгылмалы иде – ярышларда бу аңа нык ярдәм итте.
Келәмдә Нәкыйпнең иң атаклы көндәше, мөгаен, Владимир Путин булгандыр. Дөрес, ул чакта Путин әллә ни билгеле кеше булмаган. 1982 елда СССР Кубогына көрәштә Мадьяров аз гына өстенлек белән аны җиңүгә ирешкән. Фәрих Әхмәтович уенча, энесе ул көрәшне, бәлки, хәтерендә калдырмагандыр да, күбрәк сине җиңгән кешеләр истә кала бит. Ә Путин кече Мадьяровны онытмаган, дип сөйлиләр. Казанга килүендә дә аны искә алган булган.
ЭШЛӘРГӘ КИРӘК!
– Нәкыйп белән Нәфикънең СССР Кубогыннан җиңүчеләр булып кайтуын хәтерлим, – дип сөйли Фәрих Әхмәтович. – Рәфикъ Париждан көмеш алып кайтты. Ә бездә – Сабантуй! Көрәшергә чыктылар да... җиңелделәр. Янәшәмдә Фикрәт Тәбиев утыра иде, гаҗәпләнде: ничек инде, Мадьяровлар – чемпионнар, ә бәйрәмдә җиңә алмыйлар?! Мин аңа болай аңлаттым: көрәш – көрәш инде, авыл татарларының канында ул. Сабантуй бәйрәмнәрендә мәйданга көчле көрәшчеләр чыга – кайчандыр безнең әти дә шулай чыга иде.
Бертуган Мадьяровлар Арча районының Байкал авылында туып-үскән. Ә ерак түгел урнашкан Яңа Кенәр – зур авыл. Байкал бүген таралып беткән диярлек, Яңа Кенәр яши әле. Аны саклап калырга кирәк – СССР чемпионы һәм самбо буенча тәҗрибәле тренер Фәрих Мадьяровның максаты шундый.
– Авыл кешеләре бетсә, көрәшчеләр дә бетә, – дип авыр сулый ул. – Юк бит хәзер андыйлар! Балалар йомшак, зәгыйфь булып үсә, күп утыралар, аз эшлиләр, аз хәрәкәтләнәләр.
Авылны ничек саклап калырга? Бу өлкәдә Фәрих Мадьяровның төгәл планы бар. Беренчедән, анда кәҗә һәм күркә фермасы ачарга, комбиазык цехы оештырырга кирәк. Эш булса, кешеләр дә читкә китмәячәк. Ә үсеп килүче буын өчен Мадьяровлар үзенең көрәш залы һәм мини-футбол кыры булган үсмерләр клубы ачачак. Хәер, мондый планнарны алар һәр районда, шулай ук Казанда да тормышка ашырырга тели, теләктәшләр генә табасы бар. Тренер итеп үзе белән бергә энекәше Рәшитне алып килергә исәпли – ул танылган көрәшче генә түгел, тәҗрибәле остаз да. Фәритнең уллары Артур белән Гадел дә – спорт осталары. Дәвамчылар бар, оештырырга гына кирәк.
– Балалар белән эшләмәсәк, самбоны күтәрә алмаячакбыз. Күпме боз сарайлары ачтылар, көрәш заллары да ачып булмыймыни? Адыгеяда андый заллар һәр авылда диярлек бар, шуңа күрә көрәшчеләре дә барлык ярышларны гөр китерә.
Фәрих Әхмәтович кайчандыр Татарстанның да самбо дөньясын шаулатып торуы, 90нчы елларда республиканың халыкара ярышларда аерым команда булып чыгыш ясавы һәм призлы урыннар яулавы турында сөйли.
– Әйе, җиңүләребез һәм медальләребез күп булды, әмма үзебездән соңгы буыннарга нәрсә калдырачагыбыз, мөгаен, мөһимрәктер, – диде Фәрих Мадьяров саубуллашканда.
Добавить комментарий