Без БАМнан килдек
Төзелеш участогы җитәкчесе Николай Мошка – Казанда метро төзелеше башында торган шәхес. БАМны төзүче. Ул бу зур төзелешнең ничек башлануы, эшчеләрнең нинди кыенлыкларны җиңеп чыгуы һәм проектның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
БУРЫЧ – МЕТРО ТӨЗҮ
– Метро төзүгә ничек карадык, дисезме? Нәрсәгә тотынуыбызны аңлап эшли башладык, – дип искә ала Николай Иванович. – Без аны үзебезнең бурыч дип кабул иттек. Хәзер генә ул метро төзелә торган бөтен җирдә борылырга да урын юк, ә ул чакта иркен чиста кырдан башланды – бер вагон, бер шахта казый торган машина, зур чокыр, күпчелеге (һәм шул исәптән мин дә) БАМ төзелешеннән килгән алты кеше идек.
Башта эшкә субподряд оешмалары – «Мосметрострой», «Комос» һәм башкалар җәлеп ителде, әмма процесс барышында без үзебез дә бөтен нечкәлекләргә төшендек. Акрынлап кешеләр арта башлады: югары класслы белгечләр дә, электрослесарьлар да, тоннель казу комплексының берничә машинисты да кушылды. Бер өлеше, минем кебек үк, Байкал-Амур магистраленнән килде. Әлбәттә, безнең комплекслар БАМдагыдан аерыла, әмма үзенчәлеге шул ук иде, шуңа күрә барысына да тиз өйрәндек
Төзелеш вакытында ниндидер экстремаль хәлләрне хәтерләмим, гадәти эш – һәрвакыттагыча кыска сроклар һәм кадрларга ихтыяҗ. Әмма кешеләр табыла һәм барысына да өйрәнә торды. Башта без тәүлегенә, ким дигәндә, 12 сәгать эшләдек, бригадалар – тәүлек буе. Әйе, без оешкан вакытта беренче ел иң катлаулысы булды, аннары исә коллектив тупланды, берләште.
Канадада эшләнгән, нәкъ менә безнең гидрогеологик шартларга тәгаенләнгән махсус техниканы сатып алганнан соң, метроның беренче тоннельләрен үз көчебез белән казыдык.
Беренче чорда тоннель боҗрасын тышлау күп вакытны ала иде. Бу эш югары төгәллек һәм ныклык таләп итә. Аны ясауда французлар, немецлар, канадалылар катнашты. Эш шунда ки, бездә тоннель боҗрасы – чөйсыман. Технология ягыннан аңлатсак, болай: безнең машиналарда навигация тора, һәм һәр үткән метрдан соң компьютер боҗраның ничек басарга тиешлеген күрсәтә, ә аның 22 борылышы бар. Ягъни боҗра һәр метр саен әйләнү һәм чөйләнү хисабына кысыла, шуңа күрә тоннель тотрыклы килеп чыга.
МАШИНА «ЧУМДЫ» ДА, «КАЛЫКТЫ» ДА
Беренче машина 1999 елда сатып алынды. Икенчесе бераз соңрак – NFM, Франциядән. Өченчесен дә – шулай ук NFM – алырга туры килде, чөнки метро казучылар артыннан өлгерешми башладык. Дүртенчесен – «Хитачи»ны 2011 елдан 2018 елга кадәр Мәскәү метрополитенының яңа станцияләрен төзүдә катнашканда башкала өчен сатып алдык. Аларның барысын да һәрвакыт төзек тотарга тырышабыз, хәзер ике машина эшли.
Нигездә, барысы да яхшы бара. Хәер, бик каты тырышырга туры килгән чаклар да була, әлбәттә. Бу җәһәттән, мәсәлән, Кремль станциясеннән Тукай мәйданына кадәр эшләнгән участокның соңгы өлеше истә калды. Ул җәяүлеләр кичүе астыннан үтте. Өстәвенә, кичүдән тагын ике метр тирәнлектә яңгыр сулары коллекторы урнашкан. Машиналарга аска «чумарга» һәм аннары өскә «калкып чыгарга» туры килде. Башта беренче тоннельне Кремль урамына таба казыдык, аннары Тукай станциясенә таба борылып кире килдек. Тагын бер катлаулы участок – станциядән җир асты кичүенә таба төзелгән кичү астында. Безгә тоннельне җәяүлеләр кичүе плитәсеннән ярты метрга гына аскарак казырга кирәк иде – бернәрсәгә дә кагылырга, тияргә ярамый. Ярыклар хасил булмасын өчен, бик каты төгәллек таләп ителде. Монда, шәһәрдә, үз үзенчәлекләре – коммуникацияләр бик күп. Безнең өстәге һәр тоннельдә – йә суүткәргеч, йә газ торбалары, йә кабельләр. Сукно бистәсеннән Тукайга кадәр – көчле гидростатикалы дымлы көпшәк ком. Кремль ягына таба геология үзгәрә: Тукайдан Профсоюз урамына кадәр йомшак токымнар ята, ә Профсоюз урамы астында инде доломитлар китә. Шул чакта тагын бер проблема пәйда булды – безнең машиналар ныклыгы 4 баллга кадәр булган токымнарга исәпләнгән, ә монда 8 тирәсе иде. Машиналар, су белән суытылуга карамастан, роторның каты токымнарга ышкылуыннан 50 градуска кадәр кызды.
Әмма, тулаем алганда, бу шәһәр метро төзелеше өчен гадәти эш мизгелләре. Машиналар да Казан геологиясе өчен махсус сатып алынды – максималь тотрыксыз һәм нык дымлы токымнар өчен. Алар тулысынча герметик, һәм без алда ниләр булганын күрмибез – конвейерда эшкәртелгән токым гына кала. Төзелештә һәрвакыт ниндидер көтелмәгән хәлләр була инде ул, әмма эш тәмамлангач, кыенлыклар әллә ни мөһим булып тоелмый.
КӨТЕЛМӘГӘН ТАБЫЛДЫКЛАР
Сукно бистәсендә һәм Тукайда станцияләр төзегәндә 8 метр чамасы тирәнлектә иске буралар – яфраклы агач токымнарыннан буралган кечкенә корылмалар очрады. Ленин дамбасына хәтле иске күпернең терәкләренә дә тап булдык – бер тапкыр хәтта ротор да туктап калды. Аннары архивлардан ачыклап шуны белдек: без нәкъ менә шәһәрнең беренче трамвае өчен салынган агач күпер астыннан узганбыз икән. Бассейн янында, Тукай станциясе тирәсендә, ниндидер иске коллекторларга юлыктык – мөгаен, дренаж системаларыдыр. Безнең өчен шунысы да гаҗәп булды: Кремльгә якынайган саен, «Кремль» станциясе тирәсендә, искитәрлек бернәрсә дә табылмады.
Сүз уңаеннан, әлеге станция турында – башта аны нәкъ Кремль каршында төзергә планлаштыралар. Ләкин аннары мәйдан ягыннан Кремльгә таба күренешне бозмас өчен, бераз күчерергә булалар. Беренчел проект буенча ул чиркәү янәшәсендәрәк урнашырга тиеш була.
Төзелеш вакытында безнең юлда нәрсә очрарга мөмкинлеген аңлау өчен архивларны даими өйрәнергә туры килде. Мәсәлән, Кремль ягында, Болак Казансу белән кушылган урында, табылдыклар күп булыр, дип уйладык, чөнки анда урман белән сату итә торган биржа булган, баржалар кереп туктаган. Архитектурасы да үзенчәлекле – Болак буенда сәүдәгәрләр яшәгән. Без – БАМ төзүчеләр. Кемдер тайгадан, кемдер Ташкенттан, Новосибирскидан, Киевтан. Күп нәрсә кызык булды безнең өчен. «Тукай» станциясен төзи башлагач, безгә: «Станция биредә булачак, койма тотыгыз», – диделәр. Ә анда – колонналы иске агач йортлар – ике катлы, бер катлы. Боларның барысын да җимерергә туры килде. Сукно бистәсендә дә шул ук хәл кабатланды.
Әмәткә кадәр тоннель казыганда, Горки ягына таба участокта бигрәк тә кыен булды. Янәшәдә бакчачылар ширкәте – хосусый территорияләр, элеккеге дачалар. Җирле халыкның ризасызлыгын күп ишетергә туры килде – алар астан юл казуыбызны сизеп торды. Банк янында – Бауман һәм Профсоюз урамнары чатында урнашкан Казанның беренче даруханәсе белән булган хәл истә калды. Тоннель казыганда, бу бер гасырлык архитектура һәйкәле булган 2,5 метр икәнлеге ачыкланды. Бинаны саклап калу өчен бик сак эшләргә туры килде.
ЭШТӘН ТУЙМЫЙБЫЗ
Бу юнәлештә инде күп еллар эшлим. Арыганлык та була, әмма бездә эштән туярга өлгермисең. Технологияләр элеккечә калса да, төзелеш урыннары даими үзгәрә. Башта шәһәр үзәгендә эшләдек, хәзер монда, Сахаров урамында, аннары Республика балалар клиник хастаханәсе районындагы каенлыкка күчәбез. Без бер урында озак тормыйбыз. Бүген Сахаров урамында булсак, бер елдан инде яңа мәйданчыкта эшли башлаячакбыз. Шулай күченеп йөрибез, Миль урамында урнашкан базабызга кайтып йөрмәскә тырышабыз, чөнки һәр күченү – өстәмә кыенлыклар ул.
Һәр станцияне төзү ике ел ярымга якын вакытны ала. Әгәр 3–4 станциядән торган тулы бер линияне алсак, үзегез исәпләп карагыз. Илебезгә хас кыенлыклар бездә дә чагылыш таба. Төп проблема – эшчеләр җитмәү, яшьләр хәзер механик эшне яратмый, курьер булып эшләүне өстенрәк күрә. Киләләр, әлбәттә, әмма кадрлар кытлыгы барыбер үзен сиздерә. Бу бигрәк тә субподрядчылар буенча – без бит монолит эшләрен үзебез алып бармыйбыз, башка оешмаларны җәлеп итәбез.
Кешеләр яхшы яшәргә тели – бу норма, әмма һәрвакытта да лаеклы шартлар тудырып булмый, хезмәт хакы буенча дәүләт предприятиеләре хосусый эшмәкәрләр белән көндәшлек итә алмый. Тирә-ягыгызга карагыз әле – дүрт ел эчендә биредә тулы бер квартал үсеп чыкты, ишегаллары машиналар белән тулды, фатирлар кыйммәт... Ә эшче куллар җитми.
МЕТРО КАЙДА, ЦИВИЛИЗАЦИЯ ДӘ ШУНДА
Баштан ук әйттек: иң мөһиме – башлау, аннары туктап булмаячак. Һәм шулай булып чыкты да. Мәскәүгә карагыз – анда метроны инде 100 елга якын, 1936 елдан бирле төзиләр һәм туктый алмыйлар: бер боҗра, икенчесе, радиуслар. Без Мәскәүдә станцияләр төзергә ярдәм иткәндә, берсе МКАД артында урнашкан иде. Кыр уртасында төзелеш башладык, шул арада янәшәдә ике зур микрорайон үсеп чыкты – берсе 20 мең кешелек, икенчесе 30 мең кешелек. Метро кайда, цивилизация дә шунда.
Безнең Казанда да шулай – тормыш бер урында тормый. Статистика укыдым: бер ел эчендә генә дә безнең метро 40 миллионга якын пассажирны күчерә. Күз алдына китереп карагыз, бу кешеләр метродан башка – такси, троллейбус, трамвайларда ничек хәрәкәт итәр иде? Бөкеләр коточкыч булыр иде, бигрәк тә үзәктә.
Перспектив планнарны да күрдем – линияләрне Иннополиска, Юдинога кадәр озайтырга тәкъдим ителә. Даими үсештәге шәһәр өчен бу бик кирәк.
Без инде төп тоннельләрне казыдык һәм Дубравная белән Фучик урамнары чатындагы гамәлдәге тоннельләр астындагы техник яктан катлаулы ике өлешне төгәлләп киләбез. Якын киләчәктә без техниканы РКБ янындагы участокларны төзүгә күчерәчәкбез. Анда инде әзерлек эшләре (шул исәптән инженер эзләнүләре һәм проектлауны да кертеп) алып барыла.
Беренчел план буенча бу участокларда өч яңа станция төзеләчәк: «Буревестник», «ДРКБ», «Каенлык». Шулай ук әлеге аерымланган тармакка хезмәт күрсәтәчәк яңа электр депосын төзү планлаштырыла. Дубравная һәм Фучик урамнары арасында 360 метр озынлыктагы тоташтыру тоннеле составларны метро линияләре арасында күчереп йөртү өчен мөһим элемент булачак.
2040 елга кадәр шәһәрне үстерү планы буенча челтәрне шактый киңәйтү күздә тотыла. Озак вакытны күздә тоткан планнар да бар. Әгәр без «Каенлык»ка кадәр барып җитсәк, кире әйләнеп кайтачакбыз. Мөгаен, линия «Комп- рессорная» станциясеннән Сахаров урамына кадәр барыр, анда тагын бер станция планлаштырыла. Аннан соң бу тармак шәһәр үзәгенә юнәләчәк. Станцияләрнең урнашу урыны әлегә тикшерелә, Ямашев һәм Чуйков урамнарындагы вариантлар карала. Алга таба линия «Декабристлар» станциясендәге беренче тармак белән тоташачак, моның өчен аны төзегәндә махсус камера калдырылган булган.
Добавить комментарий