«Безнең әти белән әни бик бәхетле»
Ветераннарыбыз Хатирә һәм Мөбәрәкҗан Салиховлар турында
29 мая 2020
– Юкны сөйләмә, аякта йөрибез, колак ишетә, күз күрә, – дип шелтәләгән итте кызын Хатирә апа.
Асия апа, колакка пышылдап кына:
– Безнең әни гомергә ут булды, шуңа да үзен бер дә карт итеп күрсәтәсе килми, – диде.
Хатирә апа ипләп кенә тормыш иптәше янына барып утырды да:
– Менә бабаем гына өлкәнәйде, – дип, Мөбәрәкҗан аганың иңбашыннан какты.
Ирексездән барыбыз да елмаеп куйдык. Суслонгерда булып, сугышны кичкән бу ике ветеранның күргәннәрен ишеткәч, чәчләр үрә тора. Шул ук вакытта бу икәүнең 65 ел бергә иңгә‑иң куеп, тигез гомер итүләрен, тәрбиядә яшәүләрен күргәч: «Яшьлекләрендә күргән михнәтләре өчен Аллаһы Тәгалә шундый гомер насыйп иткәндер», – диясең.
Салиховлар Кукмара районының Өлге (Люга) авылында яши. Мөбәрәкҗан агага 93 яшь, Хатирә апага июнь аенда 97 тула. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Асия гел яннарында булган – күрше егетенә кияүгә чыккан. Ә төпчек кызлары Әлфия Казанда яши, шәфкать туташы булып эшли.
– Әти белән әнигә көн дә төшке ашка яңа ризык кертәм, – диде Асия апа. – Әлегә кадәр әни үзе пешерә иде. Соңгы бер елда ун тапкыр нурланыш алды. Шуңа да хәзер элеккеге кебек йөрми инде.
Ул да түгел, сүзгә Хатирә апа кушыла:
– И, кызым, әле өйләрне җыештырам, чәй куеп эчәбез, Аллага шөкер бит.
– Шулай, әни, – дип, елмаеп куя Асия апа. – Мин инде сине элеккеге чагың белән чагыштырып әйтәм. Бер генә дә тик тора торган кеше түгел идең бит. Өйне ялт итеп җыеп куя, шул арада тәмле итеп ризыгын әзерли...
– Әтиегез дә чисталыкны бик яратты, – диде Хатирә апа. – Ишек алдында бер чүп тотмады. Ипле кеше булды, рәхмәт. Бер тавыш чыгарганын белмим.
Мөбәрәкҗан ага үзе турында сүз барганын аңлап, елмаеп куйды. Бабайның колаклары начар ишетә икән. Ирләргә хас булганча, күп сөйләргә яратмый ул. Бу гаиләдә Хатирә апа күз өстендәге каш булган. Мәктәп балалары белән очрашуларга, клубта чыгыш ясарга гел ул йөргән. Ә Мөбәрәкҗан ага ирләрчә юл куйган:
– Хатирә сөйләргә ярата, ул барсын, – дигән. Сугыш кичкән ханым исә ире өчен дә, үзе өчен дә сөйләгән.
Бу юлы да шулайрак булды, күбрәк Хатирә апа җавап бирде.
– Без икебез дә Өлге авылы кешеләре. Мөбәрәкҗан белән күрше урамнарда яшәдек. Бер-беребезне кечкенәдән белсәк тә, шактый соң кушылдык. Утыз тулгач кына кияүгә чыктым.
Мөбәрәкҗан ага 1943 елның ноябрендә фронтка чакыру кәгазе ала. Алты ай Суслонгерда үлем белән көрәшә. Аннан аны Калининград фронтына җибәрәләр. Укчылар полкына пулеметчы итеп билгелиләр. Тик зур тәҗрибәсе булмаган егет, минага эләгә. Нәтиҗәдә, ике аягы да җәрәхәтләнә. Һәм берничә ай госпитальдә дәвалана. Туган ягына ул 1945 елның октябрь аенда гына әйләнеп кайта.
Хатирә апа исә фронтка унтугыз яшендә китә. Тизләтелгән хәрби әзерлек узганнан соң, кызны Ленинград өлкәсенә – Киров заводына җибәрәләр. Бер төркем кызлар заводны саклый.
– Дошман самолетыннан җибәрелгән бомбалар бик күп кызларыбызны юк итте. Әле сугыш бетеп, күп еллар үткәч тә, самолет өстебезгә килә икән, дип төшләр күрә идем, – дип сөйләде Хатирә апа.
Әйе, барысы да артта калган, инде күбесе онытылган да. Бары күкрәкләрендәге медальләре генә ветераннарга ул дәһшәтле елларны хәтерләтә.
– Әле әти, сугыштан кайткач та, аягындагы мина кыйпылчыкларын чүпләп ала торган булган, – диде Асия апа.
Мөбәрәкҗан ага барысына да нәтиҗә ясагандай:
– Аллаһы Тәгалә матур тормыш насыйп иткән миңа, – диде. – Кызлардан уңдык. Әлфия атна саен диярлек кайтып йөри. Асияне әйткән дә юк, гел безнең белән. Кияүгә дә рәхмәт, улыбыз кебек булды. Оныклар, оныкчыклар күрергә дә насыйп итте. Тагын ни кирәк?! Калган гомеребезне дә Хатирә белән тигезлектә яшәп бетерергә язсын. Дәүләт тарафыннан да ихтирам зур, мин бик канәгать.
Ихтирам дигәннән, Хатирә апа быел, 8 март бәйрәме уңаеннан, Президент Рөстәм Миңнеханов янына очрашуга барган. Бик тәэсирләнеп кайткан ул аннан. Республика башлыгы ветеранга ак тун бүләк иткән.
– Кышларын шушы тунны киеп, очрашуларга барасым, кеше арасында йөрисем килә, – диде безгә ветеран.
Амин, шулай булсын...
Фото «Хезмәт даны» (Кукмара районы) газетасыннан алынды
Добавить комментарий