Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Безнең кадерле бухгалтер

– Һәр зур эш кулай җитәкче эзләүдән башлана. Шуңа күрә, Казанда метро төзергә карар кылгач, бу гаять зур һәм безнең яклар өчен бөтенләй яңа төзелешне җитәкләргә сәләтле кеше эзли башладылар, – дип искә ала «Казметрострой» АҖ баш бухгалтеры Дина Семеновна Ткач. – Ул вакытта мондый төр транспорт турында бернәрсә дә белмибез диярлек, кунакка баргач, Мәскәү метросында йөреп кайтудан башка бер тәҗрибәбез дә юк иде бит.

БЕЗНЕҢ ЯШЬЛЕК КОМАНДАСЫ

– Дина Семёновна, ә кулай җитәкчене ничек таптылар соң?

– «Казметрострой»ның булачак директоры Рәхимовны БАМда тапканнар. Кемдер менә БАМда уникаль Северомуйск тоннеленең 22 нче тоннель отряды башлыгы Марат Рәхимов бар, дигән. Ул элегрәк Ташкент метрополитенын төзүдә дә катнашкан, ягъни аның тәҗрибәсе зур. Рәхимов бу эшкә үз командасын алып килү шарты белән ризалаша. Һәм менә бу команда Казанга килә – шул вакыттан метро төзелеше башланып китә.

Башта өч‑дүрт бүлмәле фатирларда бергә яшиләр – һәр гаиләгә, коммуналкадагы кебек, берәр бүлмә бирелә. 1997, 98, 99 нчы еллар… Иң авыр вакыт иде. Ләкин, кысанлыкка карамастан, бик тату яшиләр – алар бит БАМда чыныкканнар!

Хәзер инде Марат Муллахмәт улы – Россиянең атказанган төзүчесе, Казанның мактаулы гражданы, ә ул чакта, мин эшләгән «Гидроспецстрой» КМИ оешмасына килеп, «Казметрострой» МУП бухгалтеры вазифасына чакырганда, әле япь‑яшь иде, мин дә яшь идем.

Дөресен генә әйткәндә, менә дигән эш урыным бар, бөтен нәрсәне белеп эшлим, яхшы хезмәт хакы алам һәм, иң мөһиме, аны тоткарламыйлар – ә бу туксанынчы елларда бик актуаль иде. Һәм кинәт әлегә берни дә аңлашылмый торган яңа оешмага, яңа коллективка күчәргә тәкъдим итәләр. Анда исә үзең өчен дә, башкалар өчен дә эшләргә кирәк. Җитмәсә, метроның нәрсә икәнен һәм аны ничек төзүләрен БАМнан килгәннәрдән башка беркем дә аңламый.

Яшьләрне җыйдылар. Барыбызны да өйрәтергә кирәк иде.

Кыскасы, алда билгесезлек көтә... Мондый адымга яшьлек кенә сәләтле, ә мин яшь идем. Шуңа тәвәккәлләдем дә. Һәм моңа беркайчан да үкенмәдем.

Эшләү авыр, ниндидер дәрәҗәдә куркыныч, әмма бик кызык иде.

СЕЗГӘ ИКЕ МИЛЛИАРДНЫ КАЯ КҮЧЕРЕРГӘ?

– Ә мондый хәлдә сез бүген теге яшь Динага хәзерге тәҗрибәле Дина Семёновнадан нинди киңәш җиткерер идегез?

– Яңа эшкә алынырга кирәк. Яңалыкка өйрәнергә, күнекмәләрне үзләштерергә зарур. Башкаларны да өйрәтергә кирәк. Вазгыять өметсез түгел иде бит, ул бары яңа гына. Хәер, ул вакытта барысы да яңа иде. Тирә‑якта барысы да үзгәрде. Кануннар да, салымнар да... Һәрвакыт нәрсәдер уйлап табылып торды.

«Метрострой»га килгәч, БАМнан килүчеләрне каршыма утырттым да: миңа белгәннәрегез турында барысын да тәфсилләп сөйләгез, дидем. Нәрсәдән башлана һәм нәрсә белән тәмамлана. Миңа исәп-хисапны җайга салу һәм барлык бухгалтерлык документларын, балансны дөрес төзи алу өчен барысын да аңларга кирәк иде... Менә алар миңа җентекләп сөйлиләр, төшендерәләр, минем сорауларым бетми: ә ни өчен шулай, ә нигә болай түгел?

Чөнки система бөтенләй башка. БАМда алар бары тик җитештерү белән генә шөгыльләнгән. Материаллар, комплектлау детальләрен – барысын да биргәннәр. Бер елга план төзегәннәр: ничә кубометр шартлатырга, ничә метр үтәргә кирәк – барысы да алдан билгеле. Тиешле араны үтәләр дә акча алалар. Һәм бернинди хисаплар да, баланс-финанслар да юк.

Анда төзүчеләр 20 мең кешелек бистәдә яшәгән. Рәхимов үзе җитәкче дә, хуҗа да булган. Ә монда – Россия, зур шәһәр, Татарстан, башка менталитет. Өстәвенә, Советлар Союзы таркалган, барлык законнар үзгәргән чак. Анда бар нәрсә дә баштанаяк үзгәрде бит.

Ягъни алар табыш турында да, салымнар турында да белмәгән. Һәм менә миңа яңа әйберләрне өйрәтергә туры килде. Шул рәвешле, алар – мине, мин – аларны өйрәттем, үзара тәҗрибә уртаклашу килеп чыкты.

Аларга минем белән авыр булды, бик төпченүчән, бөтен нәрсәгә бәйләнә, дигән сүзләр дә йөрде. Ә миңа алар белән ничек авыр булганын белсәгез! Мин аларга әллә нинди кушаматлар тага идем, кайберләрен һаман да онытмыйлар!

Әмма башта кайсы эштә дә җиңел түгел бит. Әкренләп барысы да җайга салына. Аннары эш майлагандай бара башлый...

Финанслау башта бик начар иде, аннары федераль бюджет пәйда булды, Казанның меңьеллыгына бүлеп бирделәр. Һәм нәкъ менә шул вакытта акчалар, ниһаять, килә башлады. 2001 елда. Меңьеллыкка өлгертү һәм беренче биш станцияне эшләтеп җибәрү өчен безгә ике миллиард кредит бүлеп бирделәр. Хәтерлим, миңа Россия Саклык банкыннан шалтыраталар: «Сезгә ике миллиард сум бирәбез, кая күчерик?» – диләр. Күз алдына китерәсезме?
Хәзер моны телефон мошенникларының чираттагы мәкере дип уйларлар иде, ә ул вакытта андый алдакчылар да юк иде әле.

Ике миллиард бирделәр. Һәм без барысына да өлгердек.

ЫШАНЫП, АКЧА БИРДЕЛӘР

– Бу миллиардлар биш станциягә дә җиттеме?

– Барысына да түгел. Финанслар җитмәгәнгә, кредит алдык. Кредитлар, процентлар, процентлар... Хезмәт хакы тоткарлану, салымнар тоткарлану. Прокуратурага, салым инспекциясенә, хезмәт министрлыгына чакыралар – кая гына барырга туры килмәде! Ни өчен хезмәт хакы түләнми? Ә ул шундый вакыт – акча юк. Предприятиеләрдә хезмәт хакын әйберләтә – макарон белән дә, киез итек белән дә бирделәр. Тик без бит макарон фабрикасы түгел. Шуңа күрә кредитлар җыйдык – халыкка хезмәт хакы түләр өчен. Метро төзүчеләр буларак, беренче рәсми хезмәт хакын без 2008 елның мартында гына алдык бит.

Ләкин БАМ төзүчеләр шундый дус, үз эшләренең осталары – беркем дә беркайчан да сынатмады. Барысы да эшләде. Берәү дә зарланмады. Алар бүген дә эшли. Күбесе инде пенсиядә, хәзер метроны аларның балалары төзи. Династияләре белән шул хезмәткә тугрылар.

Бер хәлне хәтерлим. 2002 елның марты, метро төзелеше башланганга биш ел үтте. «Ничек тә хезмәт хакын түләргә кирәк, бетте-китте!» – диде Рәхимов.

Акча табылды, ләкин бит әле аны алырга һәм халыкка таратырга да кирәк. Ул чагында акчалата бирәләр иде. Карточкалар юк.

Менә миңа җаваплы миссия йөкләнде – объектлар буенча йөрергә һәм акча таратырга. Коточкыч хәл. Бернинди инкассаторлар да, бернинди сакчылар да юк ул чакта, берьялгызым бер олау акча белән! Җаваплылык бик зур иде.

Безгә акча бүлеп бирелде-бирелүен, әмма алар счетка килмәде. Ә бездә бәйрәм – халык акча көтә. Мин банк белән килештем: әлегә акча  исәп‑хисап счетына килмәсә дә, алар миңа биреп торачак. Һәм, минем сүземә ышанып, акча бирделәр! Сез күз алдына китерәсезме? Менә бит нинди зур ышаныч булган!

Кыскасы, акчаны бирделәр. Халык заводка бәйрәм итәргә җыелды. Мин дә заводка барам, вакыт инде кичке алты. Кинәт миңа банк департаменты башлыгы шалтырата: «Дина Семёновна, акча әлегә кадәр юк бит!» – ди.

Нишләргә инде хәзер? Акчаны премия иттереп, һәркемгә конвертка салдык бит. Тиешле боерык та бар. Конвертлар миндә. Рәхимов шалтырата, ашыктыра: «Син кайда? Тизрәк кайт!» – ди.

Мин исә бу пакетлар белән машинада утырам, беркая да бара алмыйм. Заводка барып, акчаны таратыргамы, әллә банкка кире тапшырыргамы? Аптырадым. Банк хезмәткәре Гүзәлгә хәлне аңлатам.

Ул: «Син, Дина Семёновна, заводка бар, аннан соң минем янга банкка кил. Счётка акча кергәнче, заложниклар кебек бергә утырырбыз!» – ди. Әлбәттә, аны мондый хәл өчен эштән дә куарга, судка да бирергә мөмкиннәр. Чөнки мондый хәлнең әлегә кадәр булганы юк – счётка акча күчмәгән килеш кулга акча бирү. Ул чакта нинди хәлдә калуымны, нәрсәләр кичерүемне беркайчан да онытмаячакмын!

Кыскасы, бәйрәмнән соң, сәгать унда банкка киттем. Инде төн, мине кертмиләр. Гүзәл шалтыраткач, керттеләр тагын. Икәүләп гасабиланып утырабыз. Эчебездә җан юк. Бөтен җиргә шалтыратабыз. Тик моның файдасы юк. Шалтырат-шалтыратма, соң, эштә беркем дә юк. Акча да юк. Инде куркудан йөрәгебез шартлар хәлгә җитте.

Һәм менә төнге 23.45 тә счетка акча килеп төште. Ура, менә бәхет!

Без, тынычланып, өйләребезгә таралыштык. Гүзәлне хәзергә кадәр искә төшерәм. Аңа «Метрострой» нәрсәгә иде инде?! Безнең өчен үзен шулай куркыныч астына куярга кирәк бит! Ул безгә бик күп яхшылык эшләде. Түләү кәгазьләрен безнең сүзгә ышанып үткәреп җибәрә иде. Метро төзелеше, казу эшләре туктамасын өчен, ашыгыч рәвештә ниндидер материалларга түләргә кирәк бит, һәрвакыт хәлебезгә керде.

ТАБЫШСЫЗ ЗАВОД

Тагын бер хатирәне яңартыйк. 1999 елда без ТБЭ заводын кабул итеп алдык. Ул йортлар  төзү өчен панельләр чыгара. Үзгәртеп корудан соң аның бурычы бик күп җыелган. Шул бурычлары өчен бу заводны безгә бирделәр.

Без завод эшен белеп бетермибез, әмма барысын да санап чыгарга, инвентаризация үткәрергә, барлык номерларны күчереп язарга кирәк, миңа хәтта канализациягә дә төшәргә туры киде... Анда шундый тәртипсезлек-таркаулык, чөнки завод инде эшләми, ташландык хәлдә. Барысын да башка җиһазлар өчен үзгәртергә, бетон боҗралар чыгаруны җайга салырга куштылар. Реконструкция ясау өчен акча бүлеп бирделәр.

Ә завод исә табышлы түгел. Бу бөтенләй коммерцияле булмаган предприятие. Әмма моны берәү дә аңларга тырышмый, нигә ашыкмыйсыз, әкрен кыймылдыйсыз, дип аптыраталар. Болай буласын белсәк, заводны сезгә бирмәс идек, диләр…

Завод кына түгел әле, аннары бездә транспорт юнәлеше пәйда булды. Мин, баш бухгалтер буларак, каршы идем. Күпме техниканы карап тотарга кирәк булачак бит! Бульдозер, экскаватор, күтәрү краннарын читтән китереп эшләтү арзангарак төшә... Ә алар БАМда шулай эшләргә күнеккән – барысы да, Советлар Союзындагы кебек, үзеңнеке булырга тиеш.

Гомумән, төрле очраклар күп булды. Аннары әкренләп барысы да җайланды, көйләнде, тотрыкланды.

ГАИЛӘМ

Метро төзелешен бизнес дип атап булмый. Безнең коллектив та бизнесменнардан түгел, күбрәк энтузиастлардан тора иде. Чит кешеләр эшкә карата булган мондый мөнәсәбәтебезне аңламый. Күп кенә предприятиеләрдә үзара мөнәсәбәтләр бөтенләй башка бит. Коммерцияле. Танышларым миңа да: «Ни өчен шулкадәр борчыласың? Үзеңнеке өчен хафаланган сыман? Бу бит синеке түгел!» – дия иде.

Ничек инде минеке түгел?! Бу бит минем дә казанышым! Биредә озак эшләүчеләрнең күбесе метроны үз казанышы дип саный. Чөнки аны юктан үз кулларыбыз белән булдырдык.

Әмма хәзер инде тирә‑якта бөтенләй башка тормыш.

Мин «Казметрострой»да 25 ел эшләдем. Якыннарым эш һәм хезмәткәрләр өчен хәзергә кадәр ут йотканымны, аларны туганнарымны кайгырткандай кайгыртуым белән инде күптән килеште. Минем җомга кичем яки шимбә иртәм: «Дина Семёновна, безгә бетон бирмиләр!», «Дина Семёновна, берәр нәрсә эшләгез инде! Туктарга ярамый бит!» – дип шалтыратулардан торырга мөмкин. Һәм бу гел шулай, берөзлексез. Кичем – кич, ялым – ял түгел.

Һәм мин бер тапкыр да җавап бирми калмадым. Метро – өзлексез җитештерү процессы ул. Бу объектта сигез сәгать эшләгәннән соң, өйгә кайтып китеп булмый. Кешеләр җир астында эшли. Һәм һәрвакыт уяу булырга кирәк – төрле хәл килеп чыгарга мөмкин бит. Мин ихластан ышанам: «Казметрострой» – гаилә ул. Минем гаиләм.

КАЙЧАК ЭШ КҮП, Ә КАЙЧАК – ЮК

Бездә ничек була? Кайвакыт эш бик күп, ә кайчагында бөтенләй юк. Метро файдалануга тапшырылды. Меңьеллыкны бәйрәм иткәннән соң, эш тә юк, финанслау да юк. Ярый әле 2006‑2007 елларда безне Самарага чакырдылар. Анда бер тоннель казыдык. Бу безгә зур файда булды. Аннары тагын эшсезлек. Алга таба «Җиңү проспекты» расланды – тагын эш ишелде. Беркайчан да онытмаячакмын: Яңа елны каршылыйбыз, әмма Рәхимов һәм башка бик күпләр юк – алар объектта. Без алардан башка бәйрәм итә башладык. Ярты сәгатькә генә килеп киттеләр. Барыбыз да шуны яхшы белә: казу эше башланган икән, аны бер генә минутка туктатырга да, озакка игътибарсыз калдырырга да ярамый.

КЕМДЕР ШИКЛӘНӘ, КЕМДЕР ТӨЗИ

– Элек күпләр Казанда метро булачагына ышанмады. Ә сез үзегез аның булачагына ышана идегезме соң?

– Ышанмасак, без монда эшләргә килмәс идек, әлбәттә, ышандык. Без аның булачагына шикләнмәдек тә. Мин монда килгәндә, метро төзелеше турында бөтенләй берни белми идем. Финанслау, проект турында да, беренче станциянең кайсы елда тапшырылырга тиешлеге хакында да.

Бары тик 2000 нче елларда гына хәл бераз ачыкланды, вазгыять тотрыклана башлады. Тик минем метро булачагына барыбер беркайчан да шигем булмады.

Кемдер шикләнде, ә кемдер төзеде. Һәм менә без төзеп бетердек инде, ә бу шикләнүчеләр хәзер кайда?

Заказчының да әллә ни белгечләре юк иде бит. Яңа төзелеш, яңа процесс. Миңа хәтта еш кына Мәскәүгә шалтыратырга, бухгалтер буларак киңәшләшергә туры килде. Норматив документлар юк, методика үзгәрде, һәм моны ничек эшләргә, ничек рәсмиләштерергә, дигән сорауларга хәтта Финанс министрлыгында да җавап бирерлек кеше табылмый иде кайчак. Киресенчә, кайвакыт минем белән: «Дина Семёновна, ә бу ничек?» – дип киңәшләштеләр. Чөнки законнар әле эшләнмәгән иде.

Без заказчыны судка да бирдек әле. Казанның меңьеллыгын бәйрәм иттек, объектны тапшырдык, ә заказ бирүче безгә миллиард ярым бурычлы калды. Акча да, хәтта вәгъдә дә юк. Салымнар түләргә, хезмәт хакы бирергә, материаллар сатып алырга кирәк. Башта судка бирергә курыктык, тик мин үз сүземдә нык тордым. Моның безнең өчен ничек тәмамланасын беркем дә белми иде.

Суд ел буе барды. Бу турыда хәбәр Президентка барып җиткәч, мәсьәлә хәл ителде. Әгәр бу адымга барырга батырчылык итмәсәк, безне банкрот дип игълан итәрләр иде. Без юкка чыгар идек.

ҺӘР ТИЕН ИСӘПТӘ

Атна саен Рәхимовка, Казан мэры Камил Исхаковка күрсәтергә дип, эшебез турында таблицалар төзи идем. Баштарак, мэр бу таблицаларны аңлыймы икән соң, дип уйлый идем. Әмма Исхаков һәр тиеннең кая киткәнен белә иде.

Бервакыт өйдә утырам, кичке тугыз. Кинәт миңа шалтыраталар: «Эшкә кил!» – диләр. «Нәрсә булды?» «Исхаковка синең таблицаң ошамады». Иртәнге дүртенче яртыга кадәр мин шул таблицаны үзгәртеп утырдым.

ЫШАНМАСАК, БЕЗ МОНДА ЭШЛӘРГӘ КИЛМӘС ИДЕК, ӘЛБӘТТӘ, ЫШАНДЫК. БЕЗ МЕТРОНЫҢ БУЛАЧАГЫНА ШИКЛӘНМӘДЕК ТӘ!

Камил Шамил улы безне контрольдә тотты, акчаның кая, күпме һәм нәрсәгә киткәнен белеп торды. Һәм безнең өчен акча эзләде.

Тагын бер очрак. Безгә ике миллиард биргәндә, Исхаков мине консультациягә чакырды. Һәм сорау артыннан сорау яудырды: «Салымга күпме? Күпме түләргә кирәк? Табыш нинди булачак?»

Мин аңа барысын да ничек бар шулай сөйләдем. Бу бит әле вазгыятькә дә бәйле. Һәм әллә ничә төрле вариант бар.

Аның белән озак сөйләшеп утырдык, болай да, тегеләй дә чамалап карадык.

ЧЫН ЭНТУЗИАСТЛАР

Безнең предприятиенең уникальлеге – башыннан алып бүгенге көнгә кадәр эшли торган кешеләр ул. Марат Муллахмәт улы биредә булганда, халык аның артыннан барачак, беркем дә хыянәт итмәячәк, барысын да эшләячәк. Өстәвенә, иң авырын – формалашу чорын - без инде барыбыз бергә кичердек.

Бу искиткеч коллектив, чын энтузиастлар – андыйларны мин башка беркайда да очратмадым.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы