Безнең монда барысы да шәһәрдәгечә
Кече Елгадан шәһәрдән читтә Суфия һәм Таһир Ибәтуллиннар
20 апреля 2023
- Миңа 59 яшь, Пәрәү авылы кызы мин, 21 яшькә кадәр шунда яшәдем, ә соңгы 38 елда Кече Елгада гомер итәм. Күченгәннән бирле үзебезнең ФАПта фельдшер булып эшлим, – дип сөйли Суфия Габдрахман кызы. – Ирем Таһир Нәзир улына – 61 яшь, ул шушы авылда туып үскән. Хәзер мәктәптә каравылчы булып эшли, ә элек механизатор булып хезмәт куйды, ул чакта авыл «Җиңү» колхозына керә иде.
Кече Елгада барысы да шәһәрдәгечә, күләм ягыннан гына кечерәк. Балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, кибетләрне әйткән дә юк. Мәдәният йорты гөрләп тора, үзешчәннәр тарафыннан спектакльләр дә куела. Кешегә тагын нәрсә кирәк?
Ике кызыбыз да Казанда яши, гаиләле, өчәр бала үстерәләр. Алар, әлбәттә, безгә ешрак кайта, үзебез дә кунакка баргалыйбыз. Балык Бистәсеннән Үзәк автовокзалга кадәр 592 нче маршрут автобусы йөрсә дә, машина белән йөрибез. Үз машинабыз белән җайлырак, автобусны көтәргә кирәк, шәһәргә кадәр ике сәгатьтән артык бара, ә машинада – сәгатьтән артыклык юл.
Без гомер буе авылда яшәдек, табигатебез буенча да авыл кешеләре. Бәлки, кайчан да булса Казанга күчеп китәрбез, чөнки анда да фатирыбыз бар. Ләкин хәзергә бу мөмкин хәл түгел, чөнки безнең кайгыртуга һәм тәрбиягә мохтаҗ әтиәниебез алдындагы бурычыбыз бар.
Үземнең авылдагы тормышымнан канәгать. Ләкин җаным туган авыл өчен сызлана – яшьләр шәһәргә китә, авылда кеше калмый. Беләсезме, бүген мәктәптә бер генә беренче сыйныф укучысы да юк! Хәзер авылда 700дән артык кеше яши. Ә бит кайчандыр авылыбыз алдынгылар рәтендә булган, колхоз сөт саву һәм терлеклекчелек күрсәткечләре буенча дан тоткан. Тирә-якта, хуҗасын көтеп, эшкәртелми яткан күпме авыл хуҗалыгы җирләре ята, әмма яшьләр хәзер басуда эшләргә теләми. Бу хәлләр кайчан да булса үзгәрер дип өметләнәм.
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий