Бол-гёрлз: фифаның яшерен коралы
Олы футболның яшь туташлары.Әгерҗе кызлары Россия җыелмасына ни рәвешле ярдәм итте
МЕНӘ ШУНДЫЙ КЫЗЛАР ФУТБОЛЫ
«Кадетлар» кызлар футбол командасының тренировкасын залга күчергәннәр. Моңа җәйнең күңелсез башлануы «гаепле» – тышта биш градустан да югарырак түгел. Ә биредә, залда, тупка тибү тоташ канонадага әверелә – ирексездән колакларымны каплыйм да күзләремне йомам. Кызлар көлә генә – бу алар өчен гадәти күнегүләр. Капкада Валерия Шмелёва – ул кырыс һәм җитди.
Футболчы кызлар удар, финт һәм пасларны кабатлаган арада, команданың тренеры Илдар Идиятов белән сөйләшергә тырышабыз.
– Футбол ни өчендер бары тик ирләр спорты булып кына санала. Килешмим. Әйе, ирләр футболы ярсурак, югары тизлектәрәк, аның каравы, хатын‑кыз уенының башка үзенчәлекләре бар. Ул шулай ук тамашачыларны кызыксындырудан туктамый. Хатын‑кыз футболы бары тик ирләрнекеннән үзгә, шул гына. Безнең кызлар хәзер нәкъ менә фубол сыйфатларын үстерү өчен иң отышлы яшьтә – 15-16да, – тренер үзенең сүзен безнең якка туп очып килгән мәлдә төгәлләп өлгерә. Процесска кушылып китеп, Илдар Рәмисович тупны кызларга кайтара да, сүзен дәвам итә:
– Футболчы кызлар ия булырга тиешле төп сыйфатлар – җитезлек, тизлеккә чыдамлык, тактик күнекмәләр, ихтыяр көче. «Кадетлар»да боларның барысы да бар. Һәм, минемчә, аларның күбесе фуболлы киләчәк өчен җитди перспективаларга ия.
БОЛ-ГЁРЛЗ. МУНДИАЛЬ ТАРИХЫНДА – БЕРЕНЧЕ
Әгерҗе кызларының спортчылар өчен бик мөһим тагын бер сыйфаты бар икән – ул да булса тәвәккәллек. Әлеге сыйфат кызларга, хыялларын тормышка ашырып, һәркем дә булырга теләгән искиткеч зур бәйрәмдә катнашу мөмкинлеген биргән. Футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 гә путевканы алар #ГотовыКПодаче! интернет-конкурсында откан. Бол‑бойз Бөтенроссия конкурсы «Күн туп» турнирында теркәлгән һәвәскәр яшьләр командалары арасында үткән. Конкурста катнашучылар ВКонтакте социаль челтәрендә рәсми төркемдә сайлау башлануы турында репост ясарга һәм үз тормышларында футболның роле турында җыйнак кына инша язарга тиеш булганнар. Жюри иң яхшы эшләрне сайлап алган. Ә җиңүчеләрне футбол буенча Россия җыелма командасы уенчылары сайлаган. Кызларны җиңүләре белән котлап, Россия җыелмасы сакчысы Фёдор Кудряшов аларның футбол буенча ФИФА Дөнья чемпионаты ачылу матчында тупларны биреп торачагын игълан иткән. Бу хәл турнир хуҗаларының Согуд Гарәбстаны командасы белән очрашуында булачак. Уенчыларга тупларны кызлар командасының бирүе – моңа кадәр мундиальдә булмаган хәл.
Күнегүләрне туктатып, Илдар Рәмисович безгә үз шәкертләре белән сөйләшү мөмкинлеге бирә.
– Мондый шанс гомергә бер генә бирелә. Без дөнья спорты йолдызлары белән янәшә торачакбыз. Моның белән бик нык горурланабыз, – дип сөенәләр кызлар, һәм шунда ук авыр сулап:
– Тик алар янына якын килергә дә, сүз әйтергә дә, автограф алырга да мөмкин булмаячак: кагыйдәләр буенча тыелган, – дип өстиләр. – Аның каравы, без шушындый дәрәҗәдәге футболны «тереләй» күрәчәкбез! Һәм үз кумирларыбыз белән янәшә үк торып күрәчәкбез.
Әмма капкачы Валерия Шмелёва барыбер беркадәр борчыла. Игорь Акинфеевтан автограф алып булмаячагына уфтана:
– Шулай да без Бол‑гёрлз эшен намус белән үтәргә вәгъдә итәбез. Хәтта безнекеләр откан чакта да тупны тоткарламаска. Монда эш принципта – барысы да гадел булырга тиеш. Бу – спорт!
«БЕЗ ФУТБОЛ БЕЛӘН ЯШИБЕЗ!»
«Кадетлар» кызлар футбол командасы – республика беренчелегенең бронза призёры, «Күн туп» ярышларының төбәк этабында көмеш медаль иясе һәм Президент ярышларының төбәк этабында җиңүчесе.
Яз көне Әгерҗенең футболчы кызлары ике дәрәҗәле турнирда уңышлы катнашкан. Башта алар мини- футбол буенча Казанда үткән «Футболга чикләр юк» Бөтенроссия ярышларында, Мәскәү кызларын 4:3 исәбе белән отып, җиңүгә ирешкәннәр. Тагын бер атнадан Алабугада «Күн туп» ярышларының төбәк этабында икенче урын алганнар. Шул ук вакытта алар бер генә уенда да бер генә голны да үткәрмәгән. Бары тик туплар аермасы гына «кадетлар» файдасына булып чыкмаган. Кызлар чын мәгънәсендә футбол белән яши, һәм үзләрен аннан башка күз алдына да китерми. Ә Мәскәүгә барачаклары турында аларга тренерлары сөйләгән.
Һөҗүмче Елизавета Мерзлякова, сөенечен яшерми:
– Башта мин малайлар белән бер командада уйнаган идем. Шуңа төгәл беләм – футбол һәркем өчен дә бер үк уен. Бары тик малайларның ул канында, ә кызларга, яхшы уйнарга өйрәнер өчен, көч түгәргә туры килә. Шуңа күрә җиңү дә рәхәтрәк. Менә бу ачылыш матчына баруыбыз – шуларның берсе. Илдар Рәмисович безне җыеп, күзләребезне йомарга кушкач, һәм безнең конкурста җиңүебез турындагы хатны укыгач, барыбыз да шаккаттык. Бик сөендек. Бу онытылмас вакыйга!
Дарья Васильева, һөҗүмче:
– Безнең футбол белән шөгыльләнүебез эксперимент кебек башланды. Башта моннан нәрсә килеп чыгачагын белү кызык иде. Һәм бу кызыксыну көннән- көн арта барды. Хәзер инде үзебезне күнегүләрдән, командадан һәм уеннан башка күз алдына да китермибез. Бу – моңа кадәр беркайчан да татып карамаган эмоцияләр...
Юлия Шустова, ярымсакчы:
– Мин футболның ирләр спорт төре булуы белән килешмим. Ә инде травмаларга килгәндә, а л а р с п о р т н ы ң һәр төрендә дә бар. Хастаханәдә дәваланып аласың да, тагын уйнарга ыргыласың! Иң мөһиме – команда һәм сугышчан рух. Менә безнең капитаныбыз Карина Батырова кырда үзенең һәр уенчысын яклый ала. Аның да травмалары күп...
«КАДЕТЛАР»НЫҢ ИНШАЛАРЫННАН...
Карина Батырева, капитан, һөҗүм итүче уенчы:
« … Б е з н е ң к о м а н д а бик тату, һәр уенчы бер- берсенең ярдәмен тоеп тора, кирәк булганда, иптәше өчен терәк була ала һәм аны кыерсыттырмый.
Без күп җиңүләргә ирештек, әмма спортта җиңелүсез буламы? Һәр оттырган уеныбыз безне көчлерәк итә һәм алга таба тагын да көчәйтелгән күнегүләр ясарга мотивация бирә. Кырга чыкканда һәрвакыт үз алдыбызга тупны оту һәм көчле эмоцияләр алу максатын куябыз. Уенга без аерым әзерлек белән көйләнәбез. Бөтен командабыз белән түгәрәкләнеп утырабыз да, уен дәвамында тупны кемнең ничек тибәчәге турында сөйләшәбез. Бу гаҗәбрәк тә тоелырга мөмкин, ә асылда көчле мотивация бирә. Нәтиҗәдә, без чыгабыз да тибәбез. Бу – футбол.
Сабина Гадршина, сакчы:
«Футбол белән мин өченче ел шөгыльләнәм инде. Бу өч ел дәвамында ул минем өчен тагын да зуррак урын алды. Ул – минем тормышымның бер өлеше, аннан башка мин инде мин булмаячакмын. Бер генә көн булса да күнегүсез яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм.
Безнең өчен боларның һәммәсенең – күнегүләрнең, уеннарның, ярышларның, керткән голлардан, команданың җиңүеннән алынган шатлыкларның никадәр әһәмиятле булуын күпләр аңламый. Сине тренер мактаганда, көннән-көн яхшыра баруыңны үзең дә аңлыйсың. Берничә көндәшеңне узып, гол керткәндә дә, менә дигән паслар тапшырганда да, һөҗүмчеләрдән тупларны эләктереп алганда да... Яратыгыз футболны һәм яшәгез аның белән!
Анастасия Смирнова, ярымсакчы:
«Киләчәктә мин үз тормышымны спорт белән бәйләргә телим, шуңа күрә ул минем өчен бик мөһим. Ә футбол минем өчен – тагын да зуррак төшенчә. Бу – азарт, көч, бу – тормыш. Мин бер генә көн булса да күнегүсез яшәүне күз алдына китермим... Мин футболны яратам. Ул минем тормышымның бер өлеше, аннан башка мин – мин түгел. Уен гына түгел, тормыш бу!
Добавить комментарий