Болгар: тарих бишеге
Борынгы Болгар – юкка чыккан бөек дәүләтләр – Идел буе Болгарстаны һәм Алтын Урда тарихы варисы ул. Идел белән Чулман кушылган урында урнашкан кала инде X гасырда ук әһәмиятле мәдәни һәм сәяси үзәк була.
Ак мәчеткә 88 шәрык колоннасыннан торган ике анфилада алып бара.
Дөньяда иң зур басма Коръәннең үлчәме – 1,5х2 метр. 632 биттән торган китап Шотландиядә эшләнгән югары сыйфатлы бик чыдам кәгазьдә басылган.
Истәлекле урыннар
АК МӘЧЕТ
Тарихи Болгар шәһәрлеге янында изге гыйбадәтханә – 2012 елда төзелеп беткән Ак мәчет урнашкан. Гаҗәеп матурлыгы белән ул икенче бер атаклы мәчетне – Һиндстандагы ТаҗМахалны хәтерләтә. Ак мәчеткә 88 шәрык колоннасыннан торган ике анфилада алып бара. Бөтен ансамбль кардай ак итальян мәрмәре белән тышланган. Зур намаз залы ике катлы итеп эшләнгән, беренчесендә – ирләр, икенчесендә нәфис сырлы агач пәрдә артында хатын-кызлар гыйбадәт кыла.
ДӨНЬЯДА ИҢ ЗУР КОРЪӘН
Шәһәрлек территориясендә алтын гөмбәзле ак таш бина урнашкан. Бу – Истәлек билгесе, Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә багышланган музей. Биредә дөньяда иң зур басма Коръән саклана. Аның үлчәме – 1,5х2 метр. Һәркайсы чирегешәр килограмм авырлыктагы 632 битлек китап Шотландиядә эшләнгән югары сыйфатлы бик чыдам кәгазьдә басылган. Бозау тиресеннән иләнгән күн тышлыгы алтын йөгертелгән көмеш һәм асылташлар белән бизәлгән: монда малахит пластиналары да, яшма, лазурит, циркон, топаз, аметист, мәрҗән, авантюрин да бар. Изге китапның авырлыгы 500 килограмм тәшкил итә.
РАБИГА КҮЛЕ
Шәһәрлек янәшәсендә берничә кечкенә күл бар, халык шул күлләрнең суын эчкән. Шулардан иң матуры – Рабига күле турында мондый риваять сөйлиләр: гүзәл хан кызы Рабиганың дуслары, аланга килгәч, аккошларга әверелә һәм шәһәр өстендә оча торган була. Бервакыт Рабига да сарайдан качып чыга һәм аккошка әверелә. Аудан кайтып баручы хан әлеге гүзәл аккошка җәясеннән ата. Күкрәгенә ук кадалган кызның үз баласы икәнен аңлап алган ханның ачы күз яшьләреннән әлеге күл пәйда була...
БОЛГАР ЯЗУЫ ҺӘЙКӘЛЛӘРЕ
Бу туры мәгънәсендә һәйкәлләр: Болгар дәүләтенең төрле чорларына караган язу үрнәкләре кабер ташларында эпитафияләр сыйфатында сакланып калган. Барлык плитәләр хәзер Төньяк төрбә эченә куелган. Гарәп һәм болгар телләрендәге язулар әлеге җирлектә яшәгән халыкның теле, укымышлылыгы, социаль хәле, дини юнәлешләре хакында сөйли. Мәсәлән, кабер ташына җирләнүченең исемен генә түгел, бәлки аның тугызынчы буынга кадәр шәҗәрәсен дә яза торган булганнар.
Аудан кайтып баручы хан гүзәл аккошка җәясеннән ата. Күкрәгенә ук кадалган кызның үз баласы икәнен аңлап алган ханның ачы күз яшьләреннән әлеге күл пәйда була...
Кабер ташына җирләнүченең исемен генә түгел, бәлки аның тугызынчы буынга кадәр шәҗәрәсен дә яза торган булганнар.
Үзенчәлеге
КАРА ПУЛАТ ТУРЫНДА РИВАЯТЬ
Тыюлыкның иң истәлекле урыннары – күпчелеге шул замандагыча сакланып калган урта гасыр биналары. Җәмигъ мәчетенең кояшта уңган диварлары эчендә борынгы Болгар халкының моннан 800 ел элек бирегә намазга җыелуын күзаллавы бер дә кыен түгел. Ул чакта мәчет шәһәрнең төп корылмаларыннан берсе санала һәм дәүләтнең куәтен, исламның бөеклеген күрсәтергә, кунакларны үзенең зурлыгы һәм матурлыгы белән таң калдырырга тиеш була. Ул бүген дә элеккечә үк «көч урыны», беренче чиратта рухи көч чыганагы булып тора. Нәкъ менә биредә ел саен Изге Болгар җыены үткәрелә, анда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән меңнәрчә мөселман җыела. Җәмигъ мәчетенең чордашлары – Кече манара, Хан төрбәсе, Шәрык пулаты, яки Хан мунчасы. Әлеге корылмалар урта гасырлар Болгар дәүләте тормышындагы мөһим дәвер хакында сөйли.
Тыюлыкның төрле өлешләрендә нигезләре табылган Төньяк һәм Шәрык төрбәләре, Кара пулат, Ак пулат, мунчалар, мавзолейлар XIV гасырда төзелгән. Алтын Урда ханнарының үзара сугышлары һәм күрше дәүләтләр белән дошманлыгы чоры хакында берничә риваять сакланган. Алардан берсе серле Кара пулатка бәйле. Аксак Тимернең Болгарга һөҗүме вакытында Габдулла хан гаиләсе һәм яраннары белән әлеге бинада яшеренгән, имеш. Илбасарлар корылмага ут төрткән. Кара төтен болыты таралгач, бина түбәсендә ап‑ак киемнән бик гүзәл кыз, хан кызы пәйда була. Гүзәллегенә таң калган Аксак Тимер аны хатынлыкка алмакчы була, әмма кыз баш тарта. Ярсыган әмир Габдулла ханның ике улын үтерергә боера. Хан кызы, әгәр туганнарын аяса, әмирнең хатыны булырга вәгъдә бирә. Туганнарына яхшы атлар биреп иреккә җибәрүләрен күргәч исә, хан кызы пулат түбәсеннән сикереп һәлак була.
Галимнәр, Кара пулатта нәрсә булган дип, әлегә кадәр баш вата: казый йортымы, мәчет яки мәдрәсәме, илгизәр дәрвишләр өчен ханәкә булганмы ул – билгесез.
Тәмлетамакларга
ХАННАР СЫЕҖирле тарихчылар әйтүенчә, Болгар ханына уханы махсус рецепт буенча пешергәннәр. Бә - хеткә, ул безнең көннәргә кадәр сакланган, һәм аш бүлмәсеннән чыкмыйча гына да без үзебезне бераз хан итеп тоя алабыз. Тиңе булмаган ризыкны әзерләү өчен балык (җәен, сыла, кызыл балык, чөгә балыгы – берәм‑берәм түгел, барысы да бергә), тавык, бәрәңге, кишер, суган, тоз, борыч, сөт өсте, дәфнә яфрагы кирәк. Әзерләү процессы үзе дә шәрык әкия - тен хәтерләтә. Башта тавыкны пешерәләр. Аны алгач, шулпага чистартып туралган җәен, сыла, чөгә балыкларын салалар. 10‑15 минуттан балыкны алып, шакмак - лап туралган бәрәңге, боҗралап туралган суган һәм түгәрәкләп ту - ралган кишер салалар. Яшелчәләр пешеп чыгарга җиткәч, шулпага кызыл балык кисәкләрен, кара борыч, дәфнә яфрагы өстиләр. Иң ахырда сөт өсте салына. Ул оеп төшмәсен өчен, башта бераз җылытып алырга кирәк. Телең - не йотарлык уха килеп чыга! Хан пешекчесе үз эшен яхшы белгән. Сый -хөрмәтне шундый тәмле ризыктан башлагач, лаек - лы итеп төгәлләргә дә кирәк бит инде. Табынга бал‑май куелган. Әлеге бик гади тоел - ган ризыкның да сере бар икән, аны музей -тыюлыктагы махсус мастер -класста ачалар. Гомумән, Болгарда сыйлана беләләр. Инде берничә ел буе биредә «Чәк -Чәй» фестивале уздырыла. Теләгән һәркемне төрле җитештерүчеләр пешергән чәкчәк белән сыйлый - лар, ә аннары кайсының тәмлерәк икәнен ачыклыйлар. Бер үк ва - кытта кунакларны әлеге милли тәм‑томны әзерләү серләренә дә өйрәтәләр
Кайвакыт Борынгы Болгар кунаклары өчен уханы Болгар му - зей-тыюлыгы директо - ры Рамил Җиһаншин үзе пешерә. Ул бу эш - нең чын остасы.
НИЧЕК БАРЫРГА:
Шәхси автомобильдә. Казаннан Болгарга кадәр юлга (200 км чамасы) 2,5–3 сәгать вакыт китә. Казан–Болгар автобусында. Казанның үзәк автовокзалыннан китә. 3 сәгать 40 минут бара.
КАЙДА ТУКТАЛЫРГА:
Болгарда кесәңә карап төрле урын сайларга була – 1900 сумнан 22800 сумга кадәр торган ике кешелек номерлар тәкъдим ителә.
КАЙДА СЫЙЛАНЫРГА:
Балыктан тыш, Болгарда тагын бик тәмле белен белән дә сыйланырга була – тыюлык территориясендә дә, шәһәрдә дә. Ашаганда пейзаж белән хозурланырга яратучылар исә Болгар цивилизациясе музее ярусларының берсендә урнашкан «Зөләйха» кафесын сайлый ала.
СУВЕНИРЛАР ҺӘМ КҮЧТӘНӘЧЛӘР: Болгардан нинди дә булса тәмле ризык алып китәргә кирәк. Мәсәлән, Спас пешекчеләренең атаклы рецепты буенча әзерләнгән балык, хәләл ит һәм казылык, яңа гына мичтән чыккан икмәк һәм хуш исле татлы нигъмәтләр һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.
Фото: Дмитрий Зюкалин.
Добавить комментарий