«Бу кечкенә кешеләр - дөнья циркының киләчәге»
2026 елның 4 сентябрендә Казан циркы каршында эшләп килгән Балалар цирк мәктәбе 30 яшьлек юбилеен «Вверх» дип исемләнгән һәм махсус әзерләнгән спектакль белән билгеләп узды.
05 сентябрь 2026
Бу кичтә манежга иң нәниләрдән башлап инде Цирк мәктәбенең легендар номерларын башкаручылар да чыкты. Илья Салмов шикелле Cirque du Soleil да һәм дөньяның башка атаклы цирк коллективларында эшләгән артистлар үзләрен тәрбияләгән, чын профессионал итеп үстергән мәктәпләрен, тәрбиячеләрен экраннан котлады, видеоэлемтәгә чыкты. Без кайсы елларда мәктәпнең нинди дөньякүләм бүләкләргә ия булуын, үткән юлын, көндәлек яшәешен дә күрдек.
Ә сәхнәне бер-бер артлы алмашка килгән балалар һәм үсмерләр алыштырып торды. Болар: Зәмирә Әмирова, Гайшә Агаева, Азалия Гайсина, Платон Гадиятов, Диана Гарифуллина, Әминә Гыймаева, Злата Гусева, Валерия Зайцева, Кирилл Зеленихин, Элина Кашапова, Герман Клевин, Ярослав Краснов, Иван Лапшин, Кира Мөхәммәтҗанова, Мия Мусихина, Данияр Низамов, Варвара Никитина, Владимир Серов, Ксения Семёнова, Марк Романов, Елизавета Демидова, Елизавета Улыбина, Диана Тургунова, Азалия Хаҗиева, Аделина Хәбибуллина, Адель Хәлиуллин, Милана Шәрәфетдинова, Лев Яицких һ.б.
Гадәттә, без цирк командасындагы профессиональ артистларның да исем-фамилияләрен белмибез диярлек. Шуңа да бу алмаш булып үсеп килгән балаларны атап китәргә булдык. Киләчәктә аларның һәрберсе дә цирк йолдызы булмас, бәлки, әмма арада инде бүген үк бик мәртәбәле фестиваль-бәйгеләрнең җиңүчеләре, призерлары - җитәрлек.
"Вверх" спектакле премьерасын күрергә һәм юбилей белән тәбрикләргә Цветной бульвардагы циркның генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Максим Никулин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтенроссия "Дорога в цирк" проекты җитәкчесе, "Цирк и милосердие" хәйрия фонды директоры Ирина Зайцева килгәннәр иде.
Татарстанның мәдәният министры Казан циркын һәм аның каршындагы балалар мәктәбен "булачак йолдызларны тәрбияли торган инкубатор" дип атады. Максим Никулин исә сүзен болай башлады: "Мин сезгә карата көнләшү хисләре кичерәм, чөнки сездә миндә булмаган нәрсә бар. Кечкенә кешеләрне циркка өйрәтә торган мәктәп. Моның хакына яшәргә дә була..." Алга таба ул Казан цирк мәктәбенең дөньякүләм әһәмияте, биргән кадрлары турында сөйләде, бу нигезнең ныклыгына соклануын белдерде.
"Циркларга килгән артистлар - алар бит һавадан барлыкка килми. Алар нәкъ менә шушылай еллар буена формалаша. Россиядә сезнекенә тиң мәктәпләр юк. Сез - илдәге иң яхшы цирк мәктәбе", - дип җөпләде ул котлау сүзләрен.
Ирина Зайцева, үз чиратында, котлау белдерде, ә аннары Юрий Никулинның 1951 һәм 1971 елларда Казанда булуын теркәп куйган көндәлек язмаларын Казан циркы музеена экспонат итеп тапшырды. Бу кадерле бүләкне цирк директоры Эльмира Булатова бик рәхәтләнеп кабул итеп алды.
Казан циркы каршындагы легендар мәктәп 1996 елда ачыла һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе булып шушы елга кадәр Илдар Игумнов тора. Бу 30 еллык юбилей кичәсендә ул тантаналы рәвештә үзенең постын кызына - балетмейстер һәм куючы Светлана Шәраповага тапшырды.
Хәзерге вакытта Казан цирк мәктәбендә 150 бала бушлай һөнәр үзләштерә. Әлеге балалар даими рәвештә Казан циркының программаларында катнаша, зур сәхнәгә чыга. Әйтик, җитәкчелекне үз кулына алганнан соң, Эльмира Булатова тормышка ашырган "Мирас" тамашасында да цирк мәктәбе балалары үзләрен соклангыч итеп күрсәткән иде.
"Мин бик таләпчән һәм һөнәри күз белән карыйм. Әлегә барысы да барып чыкмый, әмма без көн дә тырышабыз һәм даими үсәбез", - дигән фикердә тора цирк җитәкчесе.
Спектакль 3 көн дәвам итәчәк. Бу юбилей спектакле циркның бер йодрык һәм организм булып эшләвенә, яшәвенә дәлил буларак кабул ителде. Казан тамашачысы да, кунаклары да тамашадан хушланып таралышты. Урамда әле фейерверк та көтә иде.
Луиза Янсуар
Фотолар Казан циркы матбугат хезмәтеннән алынды.
Добавить комментарий