Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бу урынны бер күрүдә яраттык

Бу урынны бер күрүдә яраттык

Сингелдән Мария һәм Александр Шагаровлар

20 апреля 2023

- Үзем дә, хатыным Мария дә Казанда туып үстек, гомер буе шунда яшәдек, – дип сөйли Александр. – 2018 елның җәендә Сингелгә, бер дустыбызга кунакка бардык. Аларның монда җәйге йортлары бар иде. Безгә бу тыныч һәм уңайлы урын бик ошады, һәм дустыбызны өен сатарга күндердек.

Аны, ашыкмыйча гына, үз җаебызга гына үзгәртеп корырга һәм киңәйтергә тотындык. Әмма 2020 елгы пандемия планнарны бозды, шәһәрдән күченеп, йортыбызны үз көчебез белән күтәрергә дигән фикергә килдек.

Безнең авыл бик кечкенә, уңайлыклардан – төзелеш һәм азык‑төлек кибетләре генә. Иң якын мәктәп Рождествено авылында, балаларны укырга мәктәп автобусы йөртә. Кечкенә генә ФАП бар. Калганнарын Казанда сатып алабыз.

Сингелдә халык бик тырыш. Сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче фер - мерлар да бар. Кемдер үз хуҗалыгын тота. Минем Казанда үз автосервисым бар, анда хатыным ярдәмчем булып эшли. Бу безнең гаилә эше.

Машинада эш урынына 50 минут барырга кирәк. Шәһәргә кадәр 509 нчы маршрут автобусы йөрсә дә, җәмәгать транспортына утырмыйбыз. Ә автобус көнгә 8 тапкыр йөри!

Буш вакытым юк диярлек: автосервистан тыш, монда кечкенә генә хуҗалыгыбыз бар – тугыз тавык, бакча. Калган буш вакытымны гаиләмә багышлыйм: хатыныма, кызларыма. Ике эт тә асрыйбыз: Одри исемле бультерьер һәм Вок исемле Стаффордширд терьеры.

Казанда да фатирыбыз бар. Анда эштән төшке ашка кайтабыз, соңга калган вакытларда кунып та калгалыйбыз.

Бу урынны мин бер күрүдә яраттым, монда тыныч, бернинди дә ыгы-зыгы сизелми. Шәһәрдә һәр адымда күзгә ташланган мәгълүмат ташкыны, элмә такталар, реклама билбордлары – берсе дә юк. Бу минем көч туплый торган үз урыным дип саныйм, монда миңа яшәргә дә, суларга да җиңелрәк.

Фото: Александр Ефремов

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: