Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Булышмыйча һич ярамый...

Бизнес һәм хәйриячелек: «Туган авылым» милли комплексындагы гаҗәеп җылы мохиттә редакциянең түгәрәк өстәле узды – биредә «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды. Бизнеста нәкъ менә хатын-кыз булуыгызга бәйле кыенлыклар килеп чыккаладымы? Үсешкә нәрсә комачаулый, һәм моны ничек үзгәртергә? Бизнес һәм хәйриячелек үзара яраша аламы? Татарстанның бизнес-ханымнары әнә шул һәм тагын бик күп башка нәрсәләр турында фикер алышты.

IMG_1316

«ХАТЫН-КЫЗЛАР» БИЗНЕСЫ

– Бизнеста бары тик хатын-кызларга гына хас өлкәләр бармы, хатын-кызлар эшкуарлыгы кебек күренеш турында сөйләшү урынлымы?

чулпан в центре
Гүзәл Галиева, «СкинМед» клиникасы директоры:
– Минемчә, бизнес, ахыр чиктә, бизнес-процесстан гыйбарәт ул. Аның гендерлыгы юк. Хәер, әлбәттә, бизнесны хатын-кызларча алып бару хакында сөйләп була торгандыр. Хатын-кызлар күпчелек очракта эмпатия хисеннән чыгып эш итә – үзләренә ошаган кеше белән генә эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга, үз бизнесын шулар белән көйләргә тырыша.
Тик шулай да еш кына без бизнесның аеруча файда китерерлек, эксклюзив продукт җитештерерлек юнәлешен сайлаган булып чыгабыз. Менә ул ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленергә мөмкин. Косметология өлкәсендә эшләгәнгә күрә, ышандырып әйтә алам: бу тармактагы бизнес белән нигездә хатын-кызлар шөгыльләнә, ирләр бик аз. Пациентлар белән дә шул ук хәл. Әмма инде ир‑ат пациент безгә килгән икән, аңардан үзгә бер энергетика бөркелә.
оксана
Оксана Савинова, бизәү һәм яшелләндерү студиясе җитәкчесе:
– Мин бик матур бизнес – чәчәкләр белән шөгыльләнәм. Күп еллар буе бу минем хобби гына иде, ә аннары ничектер гаиләнең өстәмә табыш чыганагына әйләнде. Һәм бу бик шәп тә.
Ниндидер тармакта хатын-кызлар ирләрдән яхшырак булдыра, дип әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, флористикада. Стильне тою, креативлык, гаҗәпләндерә белү сәләте, минемчә, ирләрдә көчлерәк чагыла – ихтимал, бу безнең бер үк нәрсәгә төрлечә каравыбыздан шулай килеп чыгадыр. Шул исәптән чәчәкләргә дә.
IMG_1298
Лилия Муллахмәтова, «Аль-Варис» клиникасы җитәкчесе, косметолог:
– Шулай да хатын-кызлар бизнесы ирләрнекеннән аерыла. Әйе, ул чыннан да күбрәк эмпатиягә һәм хис-тойгыларга нигезләнә. Минемчә, бүгенге көн – социаль кызыксынулар һәм команда туплау вакыты ул. Хәтта менә биредә чәй эчеп, нәрсәдер турында гәпләшеп утырганда да, без берләшәбез. Бер баш яхшы, ә инде ун баш берьюлы уйлаганда, без теләсә нинди бурычны хәл итәргә сәләтле. Чөнки бөтен нәрсә белән безнең энергиябез идарә итә. Хатын‑кыз – иң әүвәл энергия ул.
Аниса
Әнисә Сәламова, финанс консультанты:
– Мин үз вакытында базарда яңа гына пәйда була башлаган пластик тәрәзәләр белән шөгыльләндем. Бу турыда башта бернәрсә дә белми идем. Бөтенесен иң вак техник деталенә кадәр өйрәндем. Бервакыт минем яныма Казандагы бер зур төзелеш компаниясе директоры килде, исәбе – коттеджына пластик тәрәзәләр куйдыру. Мин аңа тәрәзәләрне күрсәтәм, менә мондыйлары бар, башка төрлеләре бар, дим. Һәм аның мине бөтенләй аңламавын күрәм. Макет куям, тагын бер кат аңлатам, бу юлы инде бөтен техник вагы‑төяге белән төшендерәм. Ярты сәгатьтән соң ул: «Ничә еллар төзелештә эшләп тә, мондый нечкәлекләрне белми идем, ә сез миңа барысын да аңлаттыгыз. Әйдәгез, заказны кабул итегез», – диде.
Мөгаен, бизнеска килгән һәр хатын‑кыз аны тәртиптә һәм баланста тотуны максат итеп куядыр. Ирешелгәннәрне саклау гына түгел, арттыру да – хатын-кызга хас бу сыйфат белем алуга да кагыла. Еш кына ир-ат көндәшләрдән бер башка югарырак булырга туры килә.
лиана
Лиана Баһавиева, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ТТИО президенты:
– Мин төрле дәрәҗәдәге бизнеста, аның төрле тармакларында эшләүче эшкуар хатын-кызларны берләштерәм. Күп еллар буе шундый стереотип яшәп килде: янәсе, хатын‑кыз гаилә, балалар, матурлык, мәгариф белән генә бәйле була ала... Чынлыкта исә бүген җитәкче вазыйфаларда да, кече һәм урта эшкуарлык белән беррәттән, эре бизнеста да Татарстан һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган хатын-кызларыбыз шактый. Хатын-кызлар үзләрен бизнеста таныткач, ирләр, теләсәтеләмәсәләр дә, аларның казанышлары белән килешергә мәҗбүр була. Ә икенче яктан караганда, күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үзен ничек хис итүеннән тора. Әгәр ул үз эшенең остасы икән, аңардан тынычлык һәм ышаныч сирпелә.
IMG_1325
Резеда Сәлимҗанова, «Пища жизни» ТХИО юристы:
– Эшкуар хатын-кызларыбызга чыннан да хас булган хислелек, эмпатия ниндидер тискәре нәрсәдер, дип әйтә алмыйм. Шәхсән минем өчен – эчтән бәреп чыккан ниндидер бер талпыну бу. Моны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү вазгыяте ачык күрсәтте. Никадәр хатын‑кыз мәчет һәм чиркәүләрдә маскировка ятьмәләре үрә, кемдер шәм ясый, кемдер оекбаш бәйли, сабын һәм башка кирәк-ярак, азык‑төлек җыя. Һәм моны беркем дә кемнеңдер әмере буенча эшләми. Хатынкызлар ихлас күңелләреннән шулай булыша.

МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫЙК!


– Сезнең бизнестагы абруегыз өчен социаль җаваплылык никадәр мөһим? Адреслы ярдәмнең әһәмияте нигә шулкадәр зур?

Резеда Сәлимҗанова, «Пища жизни» ТХИО юристы:
– Мин бу сорауга ике яктан – «Пища жизни» хәйриячелек оешмасының барлык юридик эшләрен алып баручы юрист буларак һәм шул оешманың бәрәңге, яшелчә чистартучы, ризык салып бирүче (без Россиянең 36 төбәге урамнарындагы мохтаҗларны бушлай ашатабыз) волонтёры буларак җавап бирә алам.
Безнең мең волонтёрыбыз былтыр Донбасста гына да 896 469 кешене ашатты. Дөрес, безне башта анда кертмәделәр. Без качакларны ашаттык һәм балаларга ашамлыклар тараттык. Ә хәзер исә анда безнең кыр кухнясы тора. Икмәк пешерүне көйләдек, үзебез пешереп, икмәк һәм кайнар ризыкны бушлай таратабыз.
Компанияләрнең социаль җаваплылыгы сыйфатындагы хәйриячелек соңгы вакытта җәмгыятебездә тормышка бөтенләй башка төрле мөнәсәбәт формалаштыра. Һәм бу күркәм күренеш. Эшкуарлар хәйриячелеккә йөз тота. Күп акчалар сарыф итәләр, һәм моның өчен ниндидер ташламалар каралганга гына да түгел. Барысы да аларның күңел халәтенә бәйле – чөнки мохтаҗларга булышу игелекле һәм дөрес гамәл ул.
Мәрхәмәтле булырга кирәк. Кайчакта без моны онытып җибәрәбез, табыш артыннан куабыз. Ә инде күңел өчен, үзеңнең эчке дөньяң өчен, һичшиксез, хәйриячелек тә кирәк. Бу сафландыра.
IMG_1380
Чулпан Йосыпова, «Метаскан» ҖЧҖ җитәкчесе:
– Безнең металл детекторлар җитештерә торган предприятиебез, МХО зонасында эшләү өчен, волонтёрларга 300 прибор җибәрде. Моны бездән беркем дә таләп итмәде. Минем фикеремне ирем – предприятиебезнең баш конструкторы Алексей Фоминых та хуплап алды.
Бу мизгелдә синең мохтаҗларга ярдәм кулы сузуың мөһим, чөнки бик кирәк. Бары шул гына...
Бераз гына темадан читкә китәм. Гомумән, бизнес-абруйның мөһимлеге хакында да әйтәсем килә. Бизнесның бөтен шәхси бренды хәзер шул нигездә төзелә.
Эшкуарларга теге яки бу брендны рекламалау тәкъдиме белән килүчеләр дә байтак. Әйе, бу табышлы нәрсә, әмма иң мөһиме абруй булуын беркайчан да онытмаска кирәк. Үзен җәмгыятьтә, гаиләдә, танышлары-дуслары каршында тәртипле тотучы кеше белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру да ышанычлырак. Бүген абруе шикле булган кешене бер генә базарга да кертмәячәкләр. Димәк, абруй – капитал ул.
Якындагы планнардан. Без дә хәйрия фонды ачуга гариза бирдек. Аның эшчәнлеге инженерия белән шөгыльләнүче яшьләр һәм студентларга ярдәм итүгә тәгаенләнәчәк.
Оксана Савинова, бизәү һәм яшелләндерү студиясе җитәкчесе:
– Өлкән яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәт минем өчен хәйриячелектә мөһим аспект булып тора. Без ел саен «Добрые истории» пансионатларында флористика буенча осталык дәресләре үткәрәбез. Андагы әби-бабайлар инде безне көтеп тора: «Оксана, әйдә җырлыйбыз», – диләр. Менә шулай итеп җырлый-җырлый чәчәк композицияләре төзибез. Җәй көне пансионатларга территорияләрен төзекләндерергә һәм яшелләндерергә булышабыз, аларга чәчәкләр илтәбез.
Безнең компания өчен социаль җаваплылык – өлкән яшьтәге кешеләрне шундый катлаулы булмаган процессларга җәлеп итү ул. Игелекле эшләр, беренче чиратта, безнең үзебезгә дәрт өсти бит.
Гүзәл Галиева, «СкинМед» клиникасы директоры:
– Бу табында безнең дус кызларыбыз җыелган. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, һәм безнең уртак хәйрия проектларыбыз шактый. Моннан тыш, мин Эшкуар мөселманнар ассоциациясендә дә торам. Андагы хәйрия фондына без даими ярдәм күрсәтәбез.
Күптән түгел шуны искәрдем әле: хәйриячелеккә бүлгән акчам буенча мин үземнең никадәр яхшы эшләвемне бәялим икән. Ул арткан саен, мин дә, сабый бала кебек, чын күңелдән куанам һәм горурланам!

Төп миссиясе – үзебезнең кем һәм кайдан икәнлегебезне искә төшерү


«Туган авылым» милли комплексындагы «Тегермән» һөнәрләр үзәге проекты авторы һәм җитәкчесе Фәридә Бибарс идеянең миссиягә әверелүе һәм, кунакларны Казанга гашыйк итеп, бәхетле кешегә әйләнү серләре турында фикер йөртә.
диплом мельница
– Костюмнар – тулысынча минем идеям. Мин милли программа һәм проектлар булдыру белән 2011 елдан бирле шөгыльләнәм. Театрлаштыру, һөнәрләр һәм милли уеннар белән беренче тәҗрибә 2012 елда инвестор ярдәмендә оештырылган иде. Әмма, кызганычка, ул озакка бармады.
Мин исә идеямне үстерүне дәвам иттем һәм 2016 елда «Тегермән» милли һөнәрләр үзәге» проектын гамәлгә ашырдым, ул костюмнарга һәм һөнәрләргә багышланган осталык дәресләреннән гыйбарәт иде.
Миңа костюм буенча төрле рәссам һәм дизайнерлар булышты: Лариса Смирнова, Мәдинә Мәхмүтова, Эльмира Митрофанова, Анастасия Юсупова, шулай ук ТР Милли музеендагы тукыма реставраторлары.
Бөтен коллекция – җете стильләштерү ул, һич тә реконструкция түгел, шул ук вакытта силуэтлар XV–XVI һәм XIX гасырларда яшәгән Казан татарлары киемнәре өслүбендә эшләнгән.
Минемчә, костюмнарым бик уңайлы: киң, матур камзол һәм япмалар, киң чалбар – болар барысы да гәүдә кимчелекләрен күрсәтми һәм хәрәкәт иркенлеген чикләми.
Бай хатыны өчен бәйрәм вариантына килгәндә исә, монда үзенең кыенлыклары бар: бизәнү әйберләренең, япмаларның авырлыгы шактый... Әмма иманым камил: хәзерге заман чибәркәйләренең күбесе үз гардеробында фирүзә һәм тәңкәләр белән бизәлгән шундый милли кием булуын телидер.
Үз тупланмамны ел саен тулыландырырга тырышам, әмма бу шактый катлаулы, чөнки һәм костюм бик кыйммәткә төшә бит. Бүген минем коллекциямдә 60 тан артык кием бар, быел аны кимендә унга арттыру хакында хыялланам.
Минем өч яраткан костюмым бар: болгар амазонкалары темасына фантазия булган амазонка киеме, XIX гасырда Казан шәһәрендә яшәгән татарлар костюмы, алъяпкычлы һәм яулыклы авыл киеме. Бу – өч төрле холык, гүзәллек һәм тарихның өч төрле юнәлеше.
Мин үземне амазонка итеп тоям. Мин ирек, хәрәкәт, бәйсезлек яратам. Әмма безнең татар калфаклары, изүләре, камзолларының матурлыгы да хозурландыра.
Әйе, без бердәнбер түгел. Россиядә моңа охшаш проектлар бар, чөнки милли костюм һәрвакытта да игътибарны җәлеп итә бит. Әмма мондый проектларның һәркайсы шәхси, үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия.
«Бибарс» костюмнар салоны «Татаватар» проекты белән дуслыкта хезмәттәшлек итә, бу үзләрен гадәти булмаган образда мәңгеләштерергә теләүче Казан халкы һәм кунаклары өчен бик яхшы тәкъдим булып тора.
Моннан тыш, һәр кунак милли кием, бизәк, көнкүреш тарихыннан кызыклы фактлар белән таныша, һөнәрләр буенча осталык дәресләрендә катнаша ала. Бу проектны бик күпкырлы итә.
Ышанып шуны әйтә алам: костюмнар салонында булган кунаклар үзләренең киемен төрләндерү турында уйланмый калмый, милли киемгә әйләнеп кайту, аның элементларын өстәү бәрабәренә төс-кыяфәтләрендәге шәхси үзенчәлекләренә басым ясарга тели.
Нәкъ менә шул проектның төп миссиясе һәм идеясе булып тора да инде – үзебезнең кем, кайдан булуыбызны искә төшерү, хәзерге җәмгыятьтә үз халкыбызның үзенчәлекләрен ничек күрсәтә алуыбыз турында уйланырга өндәү.
Мин бәхетле кеше, үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнә һәм башкаларны да Казанга һәм безнең мәдәниятебезгә гашыйк итә алам.
Фото: Алсу Шакирова

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: