Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Чабагач: хәтер сандыгындагы эш коралы

Елның иң тыгыз вакыты кайчан? Әлбәттә, көз: өлгергән уңышны җыеп алырга, урнаштырырга кирәк. Авыл кешесе өчен бу чор иң җаваплы вакыт булган. Әйе, бүген тормыш бик күпкә җиңелләште. Хәзер кырларда урып‑җыю барганын белмибез дә: заманча комбайннар санаулы көн эчендә эшне төгәлли. Ә бит безнең әби-бабаларыбыз барысын да кул көче белән башкарган. Бүген әнә шул шөгыльләрнең берсе – чабагач белән иген сугу турында сөйләшәбез

«БЕЗНЕҢ ЧОРГА ТУРЫ КИЛМӘДЕ»

Чабагач ярдәмендә башак сугар өчен Апас районының Каратун бистәсенә юнәлдек. Әллә анда бүгенгәчә шулай чабагач белән эшлиләрме дигән сорау туарга мөмкин. Юк, әлбәттә. Биредә «Өммегөлсем» исемле фольклор ансамбле бар. Менә шунда йөрүче апалар бу шөгыльнең бөтен нечкәлекләрен белә булып чыкты. Без алар ярдәмендә басуга барып иген суктык. Аннан исә, ашъяулык җәеп, йомырка ашадык, сөт эчтек. Соңыннан җыр суздык. Кыскасы, чын мәгънәсендә шул елларга кайтып килдек.

Иң беренче шуны әйтим: кайчандыр чабагач белән эшләгән апаа, әбиләрне табып булмады. Ни өчен дигәндә, әлеге эш коралы күп җирләрдә колхозлашу чоры башлангач кулланылыштан төшеп калган. (Аерым хуҗалык басулары берләшкәч, игенчелек эшенә дә күп кенә үзгәрешләр керә, авылларга заманы өчен яхшы саналган техника кайта башлый).

Каратунда яшәүче Гөлбану апа Фәезова да балачагында да, үсмер елларында да чабагач белән эшләмәгән. Аның каравы, туксаннан узган апасы сөйләве буенча әлеге эш коралы турында белә икән.

– Әниләргә ияреп, басуга җиде яшьтә бара идек, – диде Гөлбану апа. – Алар нәрсә эшләсә, без шуны кабатладык. Тик менә чабагач безнең чорга туры килмәде. Ә менә безнең әти-әниләр башта җирне сука белән эшкәртеп, аннан кул белән чәчеп, урып-сугып, ашлыкны он итеп тартып, ипи пешереп ашаганнар. Һәм боларның берсен дә техника башкармаган. Гадәттә, уракка таң белән барганнар – эссе сукмасын өчен дип. Июль, август айлары бик эссе була бит. Төш вакытында өйләренә кайтып килгәннәр. Азрак сулу алып, тамак ялгап та алганнар. Уракчылар игеннәрне урып, башакларны көлтәләргә салып, аннан чүмәләгә өеп киптергәннәр. Аннан исә кулга чабагач алганнар. Менә шуның белән шап‑шоп итеп игенне башакларыннан төшергәннәр.

Чабагач дигәне кызык кына эш коралы булып чыкты. Таякка (көрәк сабы дип күз алдына китерергә мөмкин) тагын бер юанрак кыска таяк беркетелгән. Анысы бәрмә өлеш дип атала. Шуның белән башакка сугасың икән.

– Чабагач карап торырга гади генә эш коралы кебек, – дип дәвам итте Гөлбану апа. – Ләкин аның хикмәте бар – әгәр сабына беркетелгән бәрмә өлеш дөрес ясалмаган булса, ул ашлыкны вата. Ә киңрәк агачтан ясасаң, авырлык тигез төшә, нәтиҗәдә иген бөртекләре имгәнми һәм башактан арыш, бодай бөртекләре дә күп коела.

   

КҮМӘК КӨЧ ТАУ КҮЧЕРӘ...

Берничә ел элек, Яшел Үзән районына баргач, йөзьяшәр бер әби белән танышкан идем. Менә алар чабагач белән эшләгән буын булган. «Безнең бәрәңге бакчасы уртасында бабайлардан калган ашлык суга торган урын бар иде. Басудагы ашлыкларны көзен көлтәләп алып кайтып, шунда кибәнгә өя идек. Кышын ашлык сугасы урынны чиләк-көянтә белән су ташып туңдырып, туган-тумача, күрше‑тирә берләшеп, өмә ясап, чабагач белән иген суга идек. Ул урынны сугыштан соң сукалап, бәрәңге бакчасы иттек», – дип сөйләгән иде. Ягъни бу эшне күмәкләп башкарганнар. Аннан исә сугылган ашлыкны тегермән ташы ярдәмендә он итеп тарттырганнар. (Бу турыда журналның «Әбидә кунакта» проекты кысаларында сөйләгән идек).

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык җиңел сулап куя. Җиңү шатлыгы белән бергә ил азмы‑күпме хәл ала. Озакламый аның нәтиҗәсен авыл кешеләре дә күрә башлый – колхозларга заманына күрә яхшы техника кайта. Гөлбану апа Фәезова әнә шул чакларны яхшы хәтерли.

– Мин үзем Сарман районында туыпүстем, – диде әбекәй. – Каратунга килен булып төштем. Монда килгәч, басуга иген урырга чыкмадык. Ә менә чөгендер утадык, кул белән алдык. Безнең яклардан аермалы буларак, Апас районында гектар-гектар чөгендер бүлеп бирәләр иде. Кара көзгә кадәр кырда буласың. Ә Сарман ягындагы су тегермәннәрен, кул белән әйләндерә торган ашлык чистарту машиналарын хәтерлим. Без алар белән эшләмәдек, кечкенә булганбыз, шулай да күз алдында тора. Вакыт белән бергә игенчелек кораллары да үзгәрә. Урган иген көлтәләрен басуда аерым урыннарга кибән итеп өеп, шунда суга башлыйлар. Катлаулы сугу машинасы дигән техника чыга. Ул машиналарны тәгәрмәчле тракторлар эшләткән. Әлеге машиналарны, чиратлап колхозларга биреп, көне‑төне туктатмаганнар. Узган гасырның алтмышынчы елларында авылларга тагылмалы ашлык суктыру комбайннары кайта: «Коммунар», «Сталинец», «РСМ-8». «Коммунар» комбайнының ашлык җыя торган бункеры булмый, аерым кешеләр, ашлыкны капчыкка тутырып, басуга ташлап барганнар. Аннан үзйөрешле, бензин белән эшли торган «С-4» комбайны чыга... Иң сөенечлесе шул: бу техника гел камилләшә барып, халыкны кул көче белән эшләүдән азат иткән. Бүгенге компьютерлаштырылган комбайн, тракторлар белән чагыштырганда, әлбәттә, алар бик күпкә уңайсыз булган. Тик... гомер буе кул көче белән җир сукалаган, иген иккән авыл кешесе өчен ул гаҗәеп дәрәҗәдә җиңеллек саналган.

...Каратунда ике меңнән артык кеше яши, Апас районының иң зур бистәсе ул. Тимер юл станциясе буларак 1942 елда оешкан Каратун санаулы еллар эчендә тирә‑як авылларның бик күп кешеләрен үзенә җыйган. Биредә мәдәни чаралар да зурлап үткәрелә. Әйткәнемчә, «Өммегөлсем» исемле фольклор ансамбльләре бар. Нинди чара үткәрсәләр дә, тиз генә җыелып алалар икән. Безнең өчен дә шулай күмәкләшеп кырга чыктылар. Җор телле, сөйкемле бу апаларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Ансамбльгә иҗат уңышлары, тагын яңа үрләр яуларга насыйп булсын, дип телибез. 

Искәндәр Минһаҗев, Апас районы Борнаш авылы музее җитәкчесе:

– Безнең музейда йөз ел элек ясалган чын чабагач бар. Аңа бик сак карыйбыз. Катырак суксаң, өзелергә мөмкин, чөнки ике таякны хайван тиресе – күн ярдәмендә тоташтырганнар. Белгәнебезчә, ул вакытта хәзерге кебек каешлар булмаган. Әлеге чабагач безнең өчен кадерле экспонат. Балалар бик кызыксынгач, чабагачны үзем ясадым. Аның белән рәхәтләнеп иген сугарга мөмкин. Музейга килгән өлкәннәр дә эшләп карый. Чабагачны шулай ук төрле чараларга дип, райондашлар да алып китә. 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: