Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Шәймиев – минем өчен үрнәк шәхес

1993 елда мине Биектау муниципаль районы башлыгы итеп куйдылар. Минем Минтимер Шәрип улы Шәймиев командасында эшем нәкъ менә шул вакыттан башланды.

 
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:
Минтимер Шәймиев инде ул чакта ук ил күләмендә абруйлы һәм сүзе үтә торган шәхес буларак танылды. Ул дәвердә Татарстанның яңа тарихы язылды, республика белән кызыксынучылар бихисап, безнең турыда күп сөйлиләр иде. Һәм без барыбыз да – Минтимер Шәрип улы командасында эшләүчеләр – үзебезгә йөкләнгән гаять зур җаваплылыкны яхшы тоя идек.
Минтимер Шәрип улы белән эшләү миңа нәрсә бирдеме? Бу – иң шәп университетта укуга тиң сабак. Бик күп яңа белем, тәҗрибә алдым, гаять зур практика үттем. Өстәвенә, аның республика белән җитәкчелек итүе шактый катлаулы елларга туры килде.
Шәймиев төбәкне илебез өчен сәяси һәм икътисадый яктан катлаулы вакытта җитәкли башлады. Минемчә, ул һәрвакыт республика, тулаем ил мәнфәгатьләрендәге проблемаларны хәл итүнең иң нәтиҗәле юлларын таба белде. Һәм ул кабул иткән карарлар һәрчак бик урынлы да, нәтиҗәле дә була иде.
Мин инде берничә тапкыр искә алып сөйләгәнем бар. Әлеге хәл 1990 нчы еллар азагында, мин республиканың финанс министры чагында булды. Ихтимал, бу икътисад җәһәтеннән иң кыен чор булгандыр, чөнки озак вакытка нәрсәдер планлаштыру бөтенләй мөмкин түгел иде. Һәм нәкъ менә шул чакта Минтимер Шәрип улы Казанда метро төзергә карар кылды. Яшермим, миңа бу артык кыю карар булып тоелды. Әмма Президент фәрманын үтәү мәҗбүри, баш тарта алмыйсың. Без искиткеч зур төзелешне башладык. Һәм әгәр ул чакта без моңа керешмәгән булсак, алга таба нәрсә булачагын миңа бүген күз алдына китерүе дә кыен. Казан метрополитенын төзү карары башкалабызда тулаем транспорт челтәрен үстерүгә этәргеч булды. Һәм без бүген дә бу эшне дәвам итәбез.
Ә республиканы тулысынча газлаштыру, тузган торакны бетерү кебек ифрат мөһим программалар? Шәймиев – киләчәкне күздә тотып гамәл кылучы кеше. Бүген илдә газлаштыру һәм тузган торактан күчерү юлы белән халыкның торак шартларын яхшырту мәсьәләләре иң өстенлеклеләр арасында. Шәймиев исә бу эшне беренчеләрдән булып башлады.
Күптән түгел гамәлгә ашырылган үрнәк мисаллардан берсе – «Адымнар» полилингваль комплекслары челтәрен булдыру. Әйе, без барыбыз да, ата‑ана өчен иң кадерлесе бала, дип әйтергә яратабыз. Ә Минтимер Шәрип улы исә, үзенә генә хас сизгерлек белән, балаларга өч телдә лаеклы белем алу мөмкинлеген бирәчәк проектны тормышка ашырырга алынды. Киләчәккә карап эш йөртү – Шәймиев принципларыннан берсе шул!
Ул хәзерге Россияне үстерү өчен күп хезмәт куйды, ватанына ихластан бирелгән милләтпәрвәр дә. Үзенең хезмәте кешеләргә сөенеч китерүен күрү аны чын-чынлап куандыра кебек тоела миңа.
1. ALEX5019
Минтимер Шәрип улы бүген дә сафта. Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды мөселман дине, православие дине ядкәрләрен саклауны кайгырта. Әлбәттә инде, бу гамәлләр кешеләр йөрәгендә бары тик уңай хисләр генә тудыра. Минтимер Шәрип улы үзе дә бу хакта еш сөйли – Татарстанда халыклар арасында үзара дуслык һәм хөрмәт сакланып калу аның иң мөһим казанышларыннан берсе булып тора.
Шәймиевле булу, аның энергиясе, ә иң мөһиме – карарлар кабул итү һәм җаваплылыкны үз өстенә алу кыюлыгы республикабызны иң алдынгы төбәкләрнең берсенә әйләндерде. Ул – гасырлар чигендә республикада тотрыклылыкны сак - лап кала алган олпат шәхесләрдән берсе. Һәм бүген дә армый-талмый эшләвен, яңадан-яңа идеяләрен, грандиоз проектларын тормышка ашыруын дәвам итә.
Минтимер Шәрип улының ярат - кан гыйбарәсе – «Без булдыра - быз!» – гади сүзләр генә түгел, ул чыннан да шулай яши.
Мин Шәймиев командасында эшләвем белән бәхетле. Аның бүген дә безнең белән бергә, иңгә ‑иң то - рып, республикабыз халкы мәнфә - гатьләрендә хезмәт куюы өчен яз - мышыма рәхмәтле.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: