Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Чиксез мөмкинлекләр

Тауларны кем күчерә… Чикле мөмкинлекләрне чиксез итү юллары.

Регина Миңлебаева – Гадел һәм Ранель исемле ике сөйкемле игезәк малайның әнисе. Үзе дә бик мөлаем ханым. Улларына 12шәр яшь. Гадел менә дигән итеп укый, футбол белән мавыга. Ә менә Ранель... катлаулы формадагы ДЦП авыруыннан интегә. Ул да, туганы шикелле үк, шәп укый, футбол белән мавыга – әмма болар барысы да өйдә.
 1-1
 
 ЯШИСЕ КИЛҮ
Регина зур горурлык белән гаилә альбомнарын күрсәтә – анда тупыр­дап торган, алма кебек түгәрәк битле сабыйларның фотолары бихисап. Ранель белән Гадел балачакта бер-берсеннән һич кенә дә аерылма­ган – үсештә дә, килеш-килбәттә дә. ДЦП үзен бары тик сигез ай тулганда гына сиздерә. Регина бу хакта искә алырга яратмый. Әйе, кинәт кенә өйгә хәсрәт бәреп керә, күз яшьләре түгелә, дөньяның барлык төсләре җуела, «Ник моны нәкъ менә безгә бирдең? Нинди гаебебез бар?..» ши­келле әрнүле дә, мәгънәсез дә сорау­лар ява Күккә... Әмма аннары Регина үзен кулга ала: шуннан соң барысы да элеккечә яши башлыйлар. Элек­кечә кебек үк, дөресрәге.
– Минем яшәү теләгем яңадан уянды, – ди ул. – Ничек кенә бул­масын, әйбәт итеп яшәү теләге. Ру­хым, үзем ничек кенә депрессиягә бирелергә теләсәм дә, барыбер өс­тен чыкты, мине чоңгылдан тартып алды. Балаларымны яратам лабаса мин, алар мине ярата, тагын нәрсә кирәк бу тормышта?
Регинаның мәхәббәте ике улына да җитә.
– Йә, ничек яратмаска мөмкин инде аны? – дип елмая әнисе, улы Ранельне ике битеннән дә үбеп. Җавапка улы да балкып елмая, әмма бу елмаюның аңа никадәр авыр­лык белән бирелгәнен аермачык күрәбез.
АНА БӘХЕТЛЕ БУЛСА, БАЛА ДА БӘХЕТЛЕ
– Ул һәрвакыт елмая, – ди Регина улы турында. – Бу кадәр ихлас итеп һичкем дә елмая алмый! – Шулай ди дә, Ранельнең борыныннан үбеп куя. Аннан Гаделне дә үбә, әмма малай, оялып, әнисенең назыннан кача – зур бит инде ул, янәсе!
12 ел элек, Ранельнең диагнозы белән килешкәч, Регина алдына бер сорау килеп баса: бу тормыш­та һәрберебезгә дә уңайлы булсын өчен, алга таба ничек яшәргә?
– Балаларым арасындагы аер­маны күрмим дә, – ди ул. – Ышан­сагыз – ышаныгыз, ышанмаса­гыз – юк. Алар төрле – аермалары шул гына. Әйтик, кемнеңдер күзлә­ре яшел, ә кемнеңдер – кара... Була бит шулай... Аларның көннәре төрлечә уза да, функцияләрне төр­лечә үтиләр – мин моңа ияләштем, хәзер тыныч һәм табигый кабул итәм барысын да. Гадел, мәсәлән, үзе ашый, Ранельгә ярдәм итәргә кирәк – бу шулай һәм, димәк, син моны исәптә тотасың, дигән сүз. Миңа авыр түгел.Мин булма­ганда, Гадел дә туганына бик теләп ярдәм итә. Ашату, юындыру, өстен алыштыру – болар көндәлек гадәти гамәлләр. Уку белән дә – шулай ук. Кемнеңдер, мәсәлән, бер баласы йө­зүгә йөри, икенчесе – биюгә. Бездә дә хәл шундыйрак. Берсе бассейнга бара, икенчесе физзарядка белән өйдә шөгыльләнә. Берсе мәктәпкә барып укый, икенчесе – өйдә. Әмма Ранельне һәртөрле чараларга, ут­ренникларга да йөртәбез... Бары маршрутны алдан ук уйлап куяр­га да, нюансларын исәптә тотарга кирәк. Боларны алдан хәл итсәң, бер кыенлыгы да юк. Гадел һәрчак янәшә, ул ярдәм итәргә атлыгып тора. Ә иң мөһиме: мин, әниләре, бәхетле булсам, алар да бәхетле. Мин моңа ышанам.
Бәхетле балалар әлеге мизгелдә кәбестә пирогыннан авыз итәргә теләк белдерә. Гадел үз кисәген эләктерә дә компьютерга уйнарга йөгерә.
– Ранельне хәзер ашатып алам да, Гадел янына озатам – алар бер-берләре белән уртак телне һәрчак табалар. Ә сезгә ул арада бер гаҗәеп тарих сөйлим...
ГАҖӘЕП ТАРИХ
Регина сөйләгән бу тарих чыннан да таң калдырырлык. Аның каһар­маннары – Миңлебаевлар гаиләсенә бәхет елмайган, дисәк тә буладыр.
– Казанда инвалид балалар өчен бәйге уздырыла икәнен ишетеп белдем дә, катнашырга булдык, – ди Регина. – Ролик төшерергә кирәк иде, җиңүчегә бүләк – кумир-фут­болчысы сурәте төшерелгән автог­рафлы футболка. Сөендек инде, без бит футболны яратабыз... – Ре­гина артыннан стеналарга күз сир­пибез – анда футбол белән бәйле постерлар, афишалар, плакатлар эленгән. – Гариза биргән идем, миңа «сезнең улыгыз безгә туры килә тор­ган инвалид түгел – ул бит сөйләшә алмый» дигән җавап килде. – Реги­на рәнҗүен яшерергә тели, әмма үпкәсе күзләреннән күренә. Баласын гаделсезгә рәнҗеткән һәр ана шу­ларны кичерер иде. Ләкин шул ара­да ук яктырып та китә үзе, уллары турында сөйли бит.
– Шуннан соң мин без төшергән роликны Россиянең футбол сайтына җибәрдем, – дип, эчке бер горур­лык белән дәвам итә ул. – Һәм инде ике сәгатьтән безгә шалтыраттылар, кунакка чакырдылар. Безнең бары­бызны да, гаиләбез белән. Хәтта Ранельне озата йөрер өчен – әнием­не дә. Билетлар түләнгән иде, утыр да бар гына! Һәм менә без Мәскәүгә чыгып киттек. Мәңге онытылмас­лык көн булды ул! Камералардан тыш, күңелне эретә торган – та­нылган футболчылар малайларның башларыннан сыйпап уза, мәктәптә хәлләр ничек, дип сораша... Футбол­чыларның тренировкаларын ка­радык, Алан Дзагоевтан автограф алу бәхетенә ирештек. Ул – Гаделнең яраткан уенчысы. (Әйтүләре буенча, ул безнең видеоны дүрт тапкыр ка­раган һәм безне чакырулары өчен дә без нәкъ менә аңарга рәхмәтле булырга тиешбез).
Аның белән фотога да төштек, Гадел хәтта интервью алырга да өл­герде. Алан Ранельгә карата зур игъ­тибарлылык күрсәтте: фотога төшәр өчен аны хәтта кулына да алды. Һәм менә шушы колясканы бүләк итте. Казанга менә дигән күтәрен­ке кәеф һәм якты тәэсирләр белән әйләнеп кайттык.
ТАУЛАРНЫ КЕМ КҮЧЕРӘ?
Регина белән сөйләшкәндә шуңа игътибар итәсең: ул бик җиңел сөяк­ле генә түгел, ә балалары өчен таулар күчерердәй көч-куәткә ия ханым да. Чын-чынлап күчерә дә ул аларны. Шундый «тау»ларның берсе – «ин­валидлар өчен парковка» дигән билге. Регинаның максатчанлыгы һәм булдыклылыгы нәтиҗәсендә, әлеге билгене аларның ишегалдын­да Татарстанда беренчеләрдән ур­наштыралар.
– Күз алдына гына китерегез, безнең 9 катлы, күпфатирлы йорт­та миңа һәрбер фатирны шакып, сораштырып чыгарга туры килде: «Гафу итегез, минем балам инвалид, безнең ишегалдында, подъезд кар­шында «инвалидлар өчен парковка» дигән билге пәйда булса, сез каршы булмассызмы икән?» Әлбәттә, берәү дә каршы булмады, әмма миңа үте­неп ишекләр шакып йөрергә туры килде, шул гына. Култамгалар җыеп. Хәзер, шөкер, билге тора. Кайберәүләрнең, аны күрмәмешкә салышып, төбенә үк машина куюлары күңел­не тырный, әрнетә, билгеле. Алар, нишләтәсең, миңа 12 яшьлек баланы һәм аның коляскасын подъезддан чыгаруның ни бәһагә төшкәнен күзалламый.
1-3
Футбол буенча Россия җыелма командасы спортчылары белән
истәлеккә төшкән фото.
1-4
1-8
ЯШӘРГӘ ӨЙРӘТҮ ФӘНЕ
Ранель турында сөйләгәндә, Ре­гина аның сәламәтлеге белән бәйле бик күп сынаулар кичүе турында ассызыклый. Әмма ул аны мөмкин­лекләре чикле бала дип исәпләми. Киресенчә, мөмкинлекләре чиксез бала, дигән карашта тора. Ләкин,
ди, Регина, ул мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен аңа даи­ми ярдәм кирәк. Хәзер, әлбәттә, ил күләмендә дә, Татарстанда да инвалидлар өчен, 10 ел элек бул­ган вазгыятьтән аермалы буларак, күп нәрсә эшләнә. Бу өч баскыч­лы ярдәм: дәүләт, бизнес һәм әти- әниләр. Соңгылары балаларының ихтыяҗларын барыннан да яхшы­рак белә – чөнки алар шушы борчу- мәшәкатьләргә күмелеп яши. Алар әйләнә-тирәне, баласы мохтаҗлык күрмәсен өчен, аңа яраклаштырыр­га кирәк икәнлеген яхшы аңлый. Ничек яраклаштырырга кирәк икәнлеген дә. Мисал өчен, өй буенча хәрәкәт итәр өчен уңайлы коляска­лар кирәк. Урам коляскаларының булуы да зарур. Икешәр колясканы алу – күпчелек ата‑ана өчен ирешеп булмаслык нәрсә, ләкин тырышалар бит, кая барсыннар! Ярый, болары булсын да, ди, ә менә махсус лифт­лар белән нәрсә эшләргә? Пандус­лар, кануннар – боларына инде, һич­шиксез, дәүләт сәясәте ярдәмендә генә ирешеп була. Әлеге канун һәм карарларның үтәлүе дә кирәк бит: ата-ана, Регина кебек, парковка билгесе куярга рөхсәт итегезче, дип, соранып йөрергә калмасын өчен. Балалар һәм аларның ата-аналары үзләрен читкә кагылганнар итеп түгел, нормаль кешеләр итеп хис ит­сеннәр өчен. Мондый хәл һәркем­нең башына төшәргә мөмкин бит...
БАЛАЛАР МАННЫЙ БОТКАСЫН АШАУЧЫЛАРГА ҺӘМ АНЫ АШАМАУЧЫЛАРГА БҮЛЕНӘ
– Минем хәлдә иң мөһиме – тө­шенкелеккә бирелмәү. Аңа бирелә, ягъни бирешә калсаң, шунда ук уп­кынга тәгәрисең. Ә ул упкынның төбе бармы, юкмы – берәү дә бел­ми. Бәлки, син анда гомерең буена тәгәрәп тә төшеп җитә алмассың. Шулай булгач, нигә тәгәрәргә ди анда? Шушындый улларың булганда бигрәк тә?
Ә бу хәл бик мөмкин: балаңның инвалид булуын тоемлаудан түгел, юк, ә тирәдәгеләрнең реакция­сеннән. Аларның карашларыннан, ә бигрәк тә – сүзләреннән. Ранель турында ишетергә мөмкин булган сүзләрнең иң йомшагы: «яшелчә». Аны мәктәпкә урнаштырганда, ниләр ишеткәнемне үзем генә беләм: «Нәрсә, укытучыларны яшелчәгезне үстерергә бакча­чы дип белдегезме әллә? Аның бит мөмкинлекләре чикле!»
Мин болай дип җавап кайтара идем: «Әйдәгез, сезнең авыз, боры­ныгызны, кулларыгызны бәйлик тә, баш миегезне эшләргә калды­рыйк! Сез нәкъ шулай ук барысын да аңлаячаксыз, әмма кыймылдап нидер эшли генә алмаячаксыз! Ул чикләрне башка төрле юллар белән кичәргә сәләтле! Сөйләш­мичә, хәрәкәтләнмичә генә. Ә сез аның елмаюына карагыз – никадәр самими ул! Аның бит психикасы зыян күрмәгән. Ә сез менә мускул­ларыгыз эшләмәгән килеш, шул­кадәр тырышып, ихластан елмаеп карагыз!»
1-5
Менә хәзер Ранель пирог со­рады. Читтән карап торганда сез бары тик: «Аааа!» – дигәнне генә ишетәчәксез. Әмма ияләшә төшкәч, барысы да аңлашыла баш­лый: мин аның тавышыннан тоеп алам да пирог сузам. Аның бары тик үз теле – шул гына. Без бит барыбыз да ниндидер телдә сөйләшәбез: кемдер рус телендә, кемдер татар телендә, кемдер – кытайча. Ә Ранель – үзенекендә.
Йә, нинди «яшелчә» булсын ди инде ул?! Хәтерлим, шундый социаль реклама бар иде: «балалар манный боткасын ашаучыларга һәм аны ашамаучыларга бүленә». Бетте китте! Башка аерма юк!» Менә безнең Ранель да кофе яра­та, ә Гадел яратмый. Бетте! Ми­нем өчен башка аерма юк! Һәрбер әни шикелле үк, мин балаларым­ның имин үсүләрен һәм тормышта үз урынын табуларын телим. Алар белән горурланасым килә!
«ӘНИЕМ, БЕЗ – ТУНИСКА!»
– Мин шушындый ук шартларда позитивта яшәүче шактый әниләр белән таныш. Юк, елап утырмый­лар. Елмаеп яшәгәндә һәм нидер эшләгәндә генә барысы да килеп чыга бит – алар моны яхшы белә. Менә без – гадәти гаилә, кинәт кенә хыялда да мөмкин булма­ганча, атаклы футболчылар янына чыгып киттек!
Ә 10 көн элек кенә мин Ранель белән дәвалау процедураларын алып йөрдем. Шулчакта бала проце­дурада вакытта үземә нинди дә бул­са шөгыль табарга кирәк, дигән фикергә килдем. Тоттым да до­кументларымны КХТИга, читтән торып уку бүлегенә тапшырдым. «Икътисад, җитәкчелек итү һәм хокук» белгечлеге буенча икенче югары белем алырга ниятләп торам. 32 яшьлек «апа» булуга карамас­тан, япь‑яшь һәм чип‑чибәр кызлар белән имтиханнар тапшырдым – аларның әле белемнәре дә үзләре кебек, «картаймаган». Кердем бит. Хәзер ничек өлгерергә инде дип, планнар корам, менә. Өлгерәчәк­мен, билгеле! Өлгермичә ярамый!
Кыскасы, маҗара дигәндә, миңа куш! Балаларны иңгә утыртып, башка илгә чыгып китү, дисеңме. «Әнием, без – Туниска!» – дип, үзем әнине кисәтеп куям да, җилдерә­без. Курку хисе юк миндә. Менә бу «зарядник» (Регина Ранельның башыннан сыйпый – авт.) миңа һәрчак көч биреп тора. Аннан иңгән энергияне тоюга мин таулар күчерердәй көчкә ия булам. Әлегәчә ирешә алмаган бердәнбер нәрсәм – мөмкинлекләре чикле балаларны дистанцион укыту өчен җиһазлар комплектын юнәтү. Ул безгә закон тарафыннан бирелергә тиеш. 2011 елның 16 сентябрендәге 771нче номерлы карар белән «Татарстан Республикасында «Электрон Та­тарстан» (2011–2013 еллар) мәгъ­лүмати һәм коммуникацион тех­нологияләрнең үсеше һәм кулла­нылышы» озак срокка исәпләнгән максатчан программасы расланды. Программа кысаларында минем балам югарыда әйтелгән комплект белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Моңа федераль бюджеттан акчалар күчерелде.
Ләкин, ни кызганыч, әлегә ул юк! Инде күпме вариантны кулланып карадым: министр урынбасарын­да да булдым, балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдә дә, адми­нистрациягә хатлар яздым, РОНОга, түрәләргә никадәр юл таптадым... Ә бит вакыт уза. Әлеге комплект ярдәмендә Ранель хәрефләрне укый да, таный да алыр иде. Нин­ди дә булса җитешсезлекләре бул­ган баланың реакциясен билгели ул аппарат, аннары шул реакцияне күрсәтеп тә бирә. Барысы кирәгенчә җайлаштырылган. Арендага да би­релә ала, тулаем кулланылышка да.
Казанда мондый комплектны күпләр алды һәм куллана, безнең очракта исә вакытында өлгермә­дегез, диләр. Мин бусагаларны тап­таган арада вакыт уза тора, Ранель инде 5нче сыйныфны тәмамлап килә. Билгеле, нинди генә ситуа­ция булмасын, мин барыбер аннан чыгу юлын табачакмын. Бары ничек икәнен генә белмим әлегә. Әгәр алдыңда бер ишек ябылса, икенчесе, өченчесе ачылырга тора, дип юкка гына әйтмиләр бит.
МОХТАҖ БУЛАСЫМ КИЛМИ!
Карап торышка хатын-кызларча нәзберек-нәзакәтле тоелган Регина үз эчендә атом электр станциясен йөртә, диярсең. Аның барысына да ирешәчәгенә һич тә шикләнмим!
– Башта баш ватам, уйлап ка­рыйм, аннары – эшлим, нәтиҗәгә ирешәм, – дип, тормыш итү ка­гыйдәләрен аңлатырга тырыша ул безгә. – Балалар моны күреп тора, шулай ук тик утырмас­ка, нәрсәгә дә булса омтылырга өйрәнәләр. Эшне дә үземә үзем үк уйлап табам. Тугыздан алтыга кадәр офиста утырырга мөмкин­легем булмагач, фриланс рәве­шендә шөгыльләнергә мәҗбүрмен. Ирекле, бер тапкыр эшләнә торган, графигы кысаларга кертми торган эш белән, ягъни мәсәлән. Барысын да булдырам. Чөнки минем мохтаҗ булып яшисем килми!
1-6
ДЕПРЕССИЯ БЕЛӘН ТОРМЫШ УПКЫННАРЫННАН ЧЫГАР ӨЧЕН РЕГИНА МИҢЛЕБАЕВАДАН БЕРНИЧӘ СЕР:
– Һәрчак иң югары ноктада булу – мөмкин эш түгел. Очыштан, күтәрелештән соң гадәттә түбәнгә тәгәрәү булып ала. Табигый күренеш. Әмма бу әле һич кенә дә кулларыңны салындырырга кирәк, дигән сүз түгел. Хәрәкәттә булырга кирәк. Берни эшләмичә, төшенке­леккә бирелү – депрессиягә турыдан-туры юл.
Иң авыр чакларымда китап укыйм. Мин чын мәгънә­сендә китап корты. Китаплар рухландыра, канатлар куя. Элегрәк психологларга, гаилә терапиясенә йөрергә тырыша идем, имеш, заман белән алга барам. Сафсата! Китаптан да яхшырак терапия уйлап табылмаган әле!
Эчемә негатив җыймаска тырышам. Шундый ке­шеләр бар, аларны «деструктив маятниклар» дип атый­лар, синең көнеңне бер сүзе белән бозып ташларга мөмкиннәр. Әмма мин андыйларга чик куя беләм, «дураклар» дим дә игътибарымны башка нәрсәгә юнәлтәм.
Баш миен сүндереп кую да кирәк кайчак. Мәсәлән, рәсем ясарга утырып – искиткеч әйбәт техника, шунда ук тынычланасың.
Ә иң мөһиме – үзеңне ярату. Син елмаясың икән – балаларың да елмая, дигән сүз. Ана белән бала ара­сындагы бәйләнеш гаять көчле. Гаиләдә кем дә булса депрессия кичерә икән, башкаларга да бик кыен.
Яраткан дус кызымнан күңелем кайткан икән, гаиләмне сайлыйм. Чөнки аның аша минем өемдә­геләргә дә негатив үтеп керергә мөмкин.
Үземне даими үсештә тотарга тырышам. Тренажер залына йөрим – атнага ике мәртәбә. Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Бу чыннан да шулай.
Бар нәрсәдән һәм һәр кешедән ямь табам. Начар гадәтләрне яхшыларына алыштырырга тырышам. Һәр айның беренче көне нәрсәне дә булса яхшыга үзгәртер өчен сәбәп. Яки – үз җитешсезлекләреңне төзәтергә. Мисал өчен, 1 гыйнвардан бирле мин шикәр кулланмыйм. Бөтенләйгә баш тарттым. Шикәрсез чәй эчәм һәм шушы вакыт аралагында күзгә күренеп зифаландым. 1 февральдән салкын су белән коена башладым. Бу миңа бөтенләй ошамый, мин хәтта салкын бассейнны да күралмый идем. Әмма коенам. Һәм чирләми башладым. 1 марттан руль артында кае­шымны эләктереп йөри башладым. Элегрәк еш кына кирәксенми идем.
Тормыш әнә шундый вак кына җиңүләрдән тора.
Начар нәрсәләр турында уйларга вакытым юк. Кичә бер сайтта инвалидлар өчен президент гранты барлыгы турындагы мәгълүматка юлыктым. Ә минем бер проектым бар. Инде санаулы көннәр генә калган булса да, өлгерергә тиешмен. Шуның белән мәшгуль­мен, дүрт көн калып бара. Начар нәрсәләр турында уйлап утырырга вакыт кая калсын, ди!
Берәүдән дә сораганым юк. Барысын да үзем эш­лим. Үзем уйлап табам, тормышка ашырам. Бәлки, бу дөрес тә түгелдер, әмма мин бит үземнең реак­циямне беләм, ә башкаларныкын – еш кына юк. Шуңа үзең эшләүгә ни җитә!
Ни дә булса эшләргә алынсаң, җиренә җиткереп эшлә! Шул вакытта гына сине уңыш көтә.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: