Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе...»

«Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе...»

«Татарстан» журналы ел дәвамында ата-бабаларыбыздан килгән затлы һөнәрләрне, көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне барлады. Киләсе елга да әлеге проектны дәвам итәргә ниятлибез. Ә менә декабрь санына Яңа ел рухын кертергә булдык. Шуңа да бу юлы элеккечә итеп чыршы бизәдек. Героебыз Мәүлидә апа Шакирова белән узган гасырның илленче-алтмышынчы еллары Яңа ел бәйрәменә кайтып килдек.

24 декабря 2021

МӘКТӘП «ЁЛКАСЫ»
Мәүлидә апа Казан шәһәренең Яңа Савин районында яши. Берничә ел чыршы бизәмәгән булган, тик безгә теләктәшлек күрсәтергә рәхәтләнеп ризалашты. «Мин дә сезнең белән бергә балачакка кайтып килермен», – диде.
Мәүлидә апага гыйнвар башында җитмеш биш яшь тула. Биектау районының Зур Кавал авылы кызы ул. Дөрес, гомеренең күп өлеше Казанда узган. Сигез классны тәмамлагач, башкалага бәхет эзләп чыгып киткән. Һәм тапкан да...
– Эштән курыкмадым. Шуңа да унҗиде яшемнән Казанның ясалма күн фабрикасында, аннан 7 нче заводта эшләдем, – диде Мәүлидә апа. – Сәламәтлек өчен зарарлы эштә булганга, лаеклы ялга кырык биш яшьтән чыктым, тик барыбер 2013 елга кадәр эшләдем. Хезмәт стажым илле ике ел. Миннән олырак апалар авырый башлагач, заводтан китәргә булдым. Тормышның да матурлыгын күрергә кирәк, дип уйладым. Акрынлап дин гыйлемен өйрәндем, мәчеткә йөрдем. Аллаһка шөкер, дөньялык белән бергә ахирәт гамәлләрен дә алып барам. Анысы да бик кирәк, кызым...
Мәүлидә апа ясалма чыршыны әзерләп куйган иде. Пөхтәләп, кат‑кат пакетларга төреп куелган ул. (Гомумән, хуҗабикә бик пөхтә, өч бүлмәле фатиры ялт иткән.)
ЗАХОДНИК
– Кечкенә оныклар юк инде, үсеп җиттеләр, – диде хуҗабикә. – Бу чыршыга ничә ел икәнен төгәл белмим дә, күптәнге ул. Әнә шулай хасиятләп тоткач, сакланды. Уенчыклар исә тагын да картрак, байтагы совет чорында ясалган.
Мәүлидә апа уенчыкларны тагын да кадерләгән – һәркайсын аерым куеп, мамык белән каплаган. Ул аларга кулына яшь бала алган кебек, сак кына кагылды.
– Ә болар арасында сезнең балачактан калган уенчыклар юкмы? – дибез.
1
– Юк. Без үскәндә мондый пыяла, төсле уенчыклар бөтенләй юк иде. Бәлки шәһәр җирендә булгандыр, анысын әйтә алмыйм. Бу – балалар үскәндә алган уенчыклар. Без балачакта өйдә чыршы бизәми идек. Илленче еллар уртасы бит, тормышлар авыр. Ә менә мәктәптә Яңа ел бәйрәмен билгеләп уза идек. Укытучылар урманнан яшел чыршы кисеп алып кайта, ә без аны бизибез...
Мәүлидә апа бер вакыйганы бүген дә ачык хәтерли, чөнки балачагының иң якты истәлекләреннән берсе. Алтмышынчы еллар башында Зур Кавалның мәктәп директоры коридорга эләр өчен зур ялтыравык ука алып кайта. Ул озын, бик матур бизәкле була – мәктәпнең бер диварыннан икенчесенә кадәр җитә. Шушы гүзәллекне күреп балалар «аһ» итә!
– Безнең өчен ул ялтыравык бер могҗиза булды, моңа кадәр андый матурлыкны күргән юк иде, – дип дәвам итте Мәүлидә апа. – Бу халәтне бүгенге балаларга аңлатып булмый... Ул соклану, сөенү, аптырау да иде. Уку елы беткәнче сыйныфташлар белән шул турыда гына сөйләштек. Менә ул Яңа ел безнең өчен чынлап та зур бәйрәм булды.
Гаиләдә өч бала үсә алар, Мәүлидә апа уртанчысы. Абыйсы вафат инде, сеңлесе Биектау районының Ташлы Кавал авылында яши икән. Мәрхүм ире Илдар да Биектау районы егете була, Әсән авылыннан. Танышу тарихлары турында сорашкач, әңгәмәдәшем болай диде:
– Казанда очраштык без, шактый вакыт дуслашып йөрдек. Илдар миннән биш яшькә олы иде. Миңа егерме өч тулгач өйләнештек. Бик тырыш, булдыклы ир булды. Илдарга эшеннән бер бүлмә биргәннәр иде, башта шунда яшәдек. Төзелештә эшләде ул. Бу өч бүлмәле фатирны аның тырышлыгы белән алдык. Бик кызганыч, ирем унҗиде ел элек яман шештән вафат булды. Алтмыш өч яшендә генә иде. Оныкларны да туйганчы сөя алмады дип көрсендек. Алар әле бәләкәй иде. Илдар белән ике кыз үстердек, Гөлнара белән Алсу. Дүрт оныгыбыз бар.
КОНФЕТЫ ГЫНА ТҮГЕЛ, КӘГАЗЕ ДӘ КАДЕРЛЕ!
Бүген Яңа ел бәйрәменә олысы да, кечесе дә әзерләнә. Алдан ук бүләкләр сайлана, мул табыннар корыла. Илленче елларда исә халык Яңа ел дигән бәйрәм барлыгын белгән, әмма аннан болай зур тамаша, ыгы‑зыгы куптару бөтенләй башларына да килмәгән.
– 31 декабрь көнне радиодан җырлар яңгыраталар, бөтен бәйрәм киче шул иде, – ди Мәүлидә апа.
– Ә Кыш бабай бүләге? – дип аптырап сорап куйды кызлар.
– Безнең балачакта бүләк биреш юк иде. Аны тиеш дип тә уйламаганбыз. Ә менә балалар үскәндә конфет, алма, печенье ише әйберләрне пакетка салып бирә идек. Алар шуңа бик сөенә иде.
Тик шулай да Мәүлидә апа өчен балачактагы Яңа ел бәйрәме иң күңелле булып истә калган.
– Укытучы безгә кәгазьдән төрле матур бизәкләр ясата иде, – диде әбекәй. – Бу бик зур сөенечле вакыйга инде. Аны һәр сыйныф эшли, шунлыктан ул күп җыела. Аннан соң укытучылар уенчыкларны чыршыга элә. Балалар шул чыршы тирәсендә уйный, җырлый... Ул көннәрдә мәктәптән кайтып китәсе дә килми, гел шул чыршы янында гына әйләнәсе килә.
Мәүлидә апа безгә балачакларындагы кебек чыршы уенчыгы ясап күрсәтте. Уенчык дип... Конфет кәгазенә кәгазь яки пластилин тутырасың да, төреп куясың. Аннан соң җеп белән бәйләп чыршыга эләсең.
03
– Кызыл балчыктан төрле фигуралар ясап, аны киптереп, конфет кәгазенә дә төрә идек, – диде әбекәебез. – Без зуррак сыйныфларга җиткәч, пластилин чыга башлады. Аннан да ясый идек. Әле кайбер кешеләр, камырдан төрле формалар ясап, мич төбенә киптерергә куя иде.
02
Иң кызыгы (әллә кызганычымы), конфет кәгазе дә кадерле чак бит. Шуңа күрә аны мичкә якмыйча җыеп барганнар. Әбиләр хәтта конфет кәгазеннән оныкларына әтәч, тавык сыннарын да ясап биргән. (Заманга яраклашу инде бу!)
Мәүлидә апа иренең апасы Солтания әби белән яши. Әбекәйгә җәен туксан яшь тулган, аны яратып «Алма апа» дип йөртәләр. Солтания апаның үз гаиләсе юк икән, кияүгә чыкмаган ул. Кечкенәдән сәламәтлеге белән проблемалар булган.
4
– Безнең Алма апа тыныч, сабыр холыклы. Гомер буе хәлен белешеп, бер-беребезне якын күреп яшәдек, – диде Мәүлидә апа. – Җәй көне бергә авылга кайтабыз, көзен Казанга киләбез. Аралашырга бик ипле әби ул. Әле аш‑су әзерләгәндә ярдәм дә итә.
Солтания апа да кат‑кат рәхмәтен әйтте:«Кешене үз балалары да болай карамый, Мәүлидәнең кызлары, оныклары миңа карата бик ихтирамлы», – диде.
01
...Һәр заманның үз шатлыгы, үз мәшәкате, куанычы. Нинди генә булса да, балачак кеше гомерендә иң якты хатирәләре белән уелып кала. Мәүлидә апа да балачагын, шул исәптән Яңа ел бәйрәмен дә, фәкать җете төсләр белән генә хәтерли.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: