Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Чишмә суына – Чувашстанга

«Татарстан»ның татарлар күпләп яшәгән урыннарга сәяхәте

«Татарстан»ның татарлар күпләп яшәгән күрше республика һәм өлкәләр буйлап экспедициясе дәвам итә. Бу юлы журналистлар Чувашстанның Козловка районына юл тотты – халкының 98 проценты татар булган Янгилде авылына. Алар үзләре авылларын Кармыш дип тә атый.
Бер авылның нигә ике исемле булуын безгә Янгилде Мәдәният йорты мөдире Лилия Галиева аңлатты:
– Авылга нигез салучы Кармыш исемле булган, диләр. Риваятьтә сөйләнгәнчә, Явыз Иван хакимлек иткән чорда ул, чукындыру­дан качып, Тәтеш авылыннан бирегә, хәзер Янгилде авылы урнашкан җиргә килеп ур­нашкан. Әлеге легенданы Каюм Насыйриның этнографик хезмәтләре дә раслый, галим Янгилде авылы халкын борынгы Тәтеш нәсе­ленә тоташа, дип санаган.
«Чишмә» вокаль коллективына йөрүчеләр милли татар киемендәге фотосессия өчен авыл Мәдәният йорты сәхнәсе артында бизәнгән-ясанган арада, Лилия Галиева без­не авыл тарихы белән таныштыруын дәвам итә:
– Кармыш үз гаиләсе өчен уңайлы урынны шактый озак эзләгән, диләр. Ул төпләнергә ниятләгән урыннарында йоклап караган. Тик бөтен җирдә куркыныч төшләр кергән, бастырылган. Ә менә татарлар белән чуваш­лар яшәгән Әлмән һәм Семенчино авыллары янына килеп җиткәч, таныш түгел бер чишмә буенда бик тыныч йокыга талган. Төшендә умарта күче һәм бик күп көмеш тәңкә күргән. Әлеге төшен ул болай юраган: көмеш тәңкәләр – байлык-муллыкка, умарта күче – үрчемле нәселгә...
Һәм ул нәкъ шул чишмә янында төплә­нергә карар кылган. Бу кизләүне шул вакыт­тан бирле «Тәңкә чишмәсе» дип йөртәләр. Кармышның ике улы булган. Янгилде исем­лесе белән авылга нигез салган. Шуңа күрә аларның икесенең дә исеме – Кармыш та, Янгилде дә – авылга берегеп калган.
– Ә бит Кармышка мондый күрәзә төш тикмәгә генә кермәгән, ул чынга аш­кан, – дип елмаеп сүзгә кушыла авыл китап­ханәчесе Резеда Төхфәтуллина. – Һәрхәлдә, байлык-муллыкка караган өлеше. Янгилде үз вакытында Чабаксар өязендәге иң зур та­тар авылы, сәүдә һәм мәгариф үзәге булган. Авыл бөтен әйләнә-тирәне көн дә кирәкле товарлар белән тәэмин иткән, биредән Рос­сиянең төрле төбәкләренә йомырка, тире җибәрелгән. Биредә күн заводлары һәм буяу мануфактурасы гөрләп эшләгән, ә өч мә­четтә өч указлы мулла балаларга һәм бөтен авыл халкына дин сабагы биргән...
ЯНГИЛДЕ – ЧИШМӘЛӘР ҮЗӘНЕ
Безне мәдәният йортында ук бәлешләр белән чәй эчәргә утырткан сөйкемле ихлас ханымнар фикеренчә, нәкъ менә дин һәм гореф-гадәтләргә тугрылык биредә бүген дә туган телне һәм мәдәниятне саклау мөм­кинлеген бирә. Һәм тагын... чишмәләр.
Мөгаен, йөзләрчә ел элек авыл урынын сайлаганда Кармыш аның географиясенә дә игътибар иткәндер. Авылларындагы чишмәләрнең санын ачыкларга маташканда, хатын-кызлар төгәл генә җавап бирә ал­мый – әллә җиде, әллә сигез шунда. Нәтиҗә мондый:
– Безнең Янгилде – чишмәләр өчен оҗмах ул.
Янгилде чишмәләренең матурлыгы һәм суының тәме белән рәхәтләнеп хозур­ланыр өчен, бирегә җәен килергә кирәк икән. Иң яхшысы – августта. Дания Саби­рова әйтүенчә, «Бәйрәш» чишмәсе көне шул айда үткәрелә:
– Ел саен бу бәйрәмгә без генә түгел, Ян­гилдедән күптән чыгып китүчеләр һәм тирә‑күрше авыл халкы да җыела. Безгә терәлеп диярлек чувашларның Семенчино авылы урнашкан – чишмәләр үзәне генә аерып тора. Менә шулай янәшә яшәп ятабыз инде – мөселманнар, православие динендәгеләр һәм мәҗүси-чувашлар. Мәчет, кәшәнә һәм «Юпа» йола баганасы биредә һәркемгә
таныш. Барлык милли бәйрәмнәрне бергә бил­геләп үтәбез. Безнең Сабан туена Семенчино күршеләребез килә. Көн авышкач, чувашлар­ның кичке уеннары «Вайа»га без барабыз. Га­сырлар буе янәшә яшәгәч, гореф-гадәтләребез дә охшаш, бер-берсеннән бик аз гына аерыла.
Тау битеннән бәреп чыккан салкын чишмәләр турында күптәннән мәгълүм. Мон­нан берничә ел элек Янгилде һәм Семенчи­но халкы бергәләп аларны төзекләндерергә ниятләгән. «Бәйрәш», «Тәңкә инеш», «Урта инеш», «Шанчас» кизләүләрен чистартканнар да инде. Татарлар һәм чувашлар бергәләп тө­зекләндергән ял зонасы пәйда булган. Чатыр, мангал төзегәннәр, янәшәсенә утын да өеп куйганнар – алай‑болай кунакларга кирәксә, бар нәрсә әзер.
 
Праздник в парке
Төзекләндерелгән чишмәләр, парклар, авыл бәйрәмнәре, Бөек Ватан сугышында катнашкан Янгилде каһарманнары­на һәйкәлләр һәм истәлек такталары – боларның барысы да якташлар тырышлыгы белән булдырыла һәм саклана.
 
chuv5
«Чишмә» вокаль коллективы.
 
Зайтуна Гисматуллина1 в центре
Зәйтүнә Абдулбарый кызы Гыйсмәтуллина (уртада).
 
Доска памяти
Бөек Ватан сугышына Янгилдедән 262 кеше киткән. Нибары 45е генә әйләнеп кайткан. Алар арасында Советлар Союзы Герое, генерал- лейтенант Мидхәт Сали­хов та бар, мәктәп аның исемен йөртә. Авыл паркы Дан орденының тулы кавалеры Ярхәм Бикчәнтәев исеме белән аталган.
 
ТЫЛДАГЫ БАТЫРЛЫК
Янгилдедән җиденче сыйныф укучы­сы Зәйтүнә Гыйсмәтуллина әти‑әнисе белән таштай каты җирне казый. Көрәк һәм кәйләдән башка кораллары юк. Ни­чек тә эшне җиңеләйтмәкче булып, башта җир өстен учак ягып җылыталар, аннары тагын чокыйлар. 1941 елда Сыры (Сүрә) сак­лану сызыгы шулай казыла.
Зәйтүнә Габделбарый кызына 4 майда 97 яшь тула, әмма әлеге авыр вакытларны ул әле хәзер дә бик яхшы хәтерли:
– Безнең авылдан бик күп кешене окоп казырга җибәрделәр. Мине исә мәктәптә дәрестә утырган җиремнән алып киттеләр. Кая, нигә икәнен аңламый да калдым. Барып җиткәч, нишләргә кирәклекне күрсәттеләр. Киңлеге 4–5 метрлы, тирәнлеге 3 метрлы окоплар казырга кирәк иде. Бертуктамый коеп яңгыр ява, пычрак, аннары кырык градуслы суыклар башланды. Эшкә иртән­ге 6 да китеп, кичке 5 тә генә кайта идек. Бик авыр булды. Мине тагын берничә ха­тын‑кыз белән Баланово авылында Анна Теренкова өенә урнаштырдылар. Хуҗабикә бик игелекле булып чыкты, кайткан җире­безгә борчаклы аш пешереп куя иде. Чаба­там тишелгәч, мине кызганып, ул миңа яңа, бик калын оекбашлар бирде – шулай аягым­ны өшүдән саклап калды...
Чувашстаннан 100 меңнән артык кеше 45 көн эчендә мөмкин булмаганны эшли – 380 чакрым арада саклану конструкциялә­рен төзи. 1942 елның 21 гыйнварында эчке эшләр халык комиссары Лаврентий Берия исеменә телеграмма җибәрелә: Казанга, Куйбышев һәм Ульяновскига бару юлларын­да гитлерчыларның гаскәрләрен тоткарлау өчен саклану сызыгының төзелеп бетүен хәбәр итәләр...
КАН АВАЗЫ
Фәнзия Хәйруллина Янгилдедә туып- үскән. Ул, татарлар Чувашстанда бик рәхәт яши, дип саный, аларның традицияләре һәм теле нигездә локаль яшәү урыны хиса­бына саклана:
– Гаиләләребездә без татарча сөйләшәбез, дини бәйрәмнәрне һәм гореф-гадәтләрне саклап калдык. Хәтта атеистик совет зама­нында да кача‑поса намаз укыганнар. Бүген исә үзеңнең дини, мәдәни һәм рухи мәнфә­гатьләреңне канәгатьләндерү өчен гомумән бернинди кыенлык та юк. Милли тради­цияләргә мәхәббәтне ниндидер проектлар белән генә уятып булмый, ул балага ана сөте белән күчә. Бу – кан авазы... Без үзебезнең ата-бабаларыбыз горефләрен онытмыйбыз. Менә «Чишмә» вокаль коллективын алыйк. Ул нәкъ менә шуның өчен оештырылды да.
ДАЧА УРЫНЫНА
– Элегрәк авылларда, язылмаган закон буенча, төпчек малай һәрвакыт әти‑әнисе белән калган. Шунлыктан һәр йортта тор­
мыш кайнаган, ташландык өйләр булмаган, – дип дәвам итә дустының хикәятен Фәния Төхфәтуллина. – Ә хәзер карагыз инде, авыл­ларда кем яши? Безнең кебек пенсионерлар гына. Күп йортлар дача урынына калды – ху­җалары ял вакытында гына кайта. Бездән Казан ерак түгел, һәм авылда үз йортың булу бик уңайлы. Яшьләр китә, чөнки эш юк. Мәктәптә балалар да аз калды, киләсе елга япмасыннар иде инде, дип борчылабыз. Менә бу авылның зур әрнүе…
chuv3
ЯНГИЛДЕ ПОЛИГЛОТЛАРЫ
Калфак кигән кызлар, түбәтәйле малайлар, янәшәләрендәге укытучылары да милли киемнән. Барысы да, елмаеп, Габдулла Ту­кайның һәр татар өчен бик якын, бик кадер­ле булган җырын суза:
– И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәм­нең теле!
Янгилде тугызъеллык мәктәбенең инглиз һәм немец телләре укытучысы Равилә Хә­кимова, үзенең бер социаль челтәрдәге сә­хифәсен күрсәтеп, сөенеп сөйли:
– Менә биредә без Туган тел көнен үткәрә­без. Балаларга да, безгә дә бик ошады. Без­нең укучыларны чын полиглот дип әйтергә була. Күз алдына китерә аласызмы, күп дә­рестә без дүрт телдә – рус, татар, чуваш, инглиз телләрендә аралашабыз. Хәзер әле не­мец теле дә өстәлде.
Янгилде мәктәбендә якын‑тирә авыллар­дан 24 бала укый, шулардан унысы – татар. Мәктәпнең икенче катындагы фойеда татар йортындагы көнкүрешкә багышланган экс­позиция урнашкан, икенче якта исә чуваш хуҗалыгын тасвирлаган шундый ук күргәзмә бар. Экспонатларны карап йөргәндә, укыту­чылар белән сөйләшәбез. Алар балаларның аз булуына хафалана һәм бер‑ике елдан мәктәпнең ябылуыннан курка. Аннары укырга Түрлемәгә йөрергә туры киләчәк:
– Мәктәбебез зур, якты, чиста, ә иң мөһиме, укыту өчен бөтен кирәк‑ярак бар. Экраннар, китапханә, ашханә, күптән түгел спорт залын ремонтладылар. Балалар гына юк...
Мәктәп китапханәсендәге күргәзмәдә татар һәм чуваш телендәге әдәбият янәшә киштәләрдә тора.
– Без һәрвакыт бергә яшәдек, укыдык, эшлибез. Бездә: «Син чуваш, ә син – татар», дип бүлү юк, – дип аңлата рус теле һәм әдә­бияты, шулай ук татар теле укытучысы Ха­лидә Мөхәммәтҗанова. – Биредә без барыбыз да өч телдә: ана телебездә, чуваш һәм рус телләрендә аралашабыз. Көнкүрештә кул­ланыла торган чуваш телен җирле татарлар гел белгән, чувашлар да алар белән татарча сөйләшкән. Көн саен аралашканда телне өйрәнү җиңел ул.
– Безнең балалар үзенә бертөрле мохиттә яши. Һәм аларга башка тел шартларына ярак­лашу җиңел булачак, – дип, коллегасының сүзен җөпли чуваш теле укытучысы Ирина Борисова. – Мин үзем күрше Семенчино авы­лыныкы, әмма бу мәктәптә укыдым, хәзер инде күп еллар буе биредә укытам. Бергәлә­шеп чувашча да, татарча да спектакльләр куябыз. Хәтта балалар өчен спорт уеннарын да милли колорит белән үткәрәбез.
Күрәсең, көнкүрештәге мондый симбиоз янгилделеләрнең теленә дә йогынты яса­гандыр. Биредә хәтта үзләренең диалекты да формалашкан:
Киек – тычкан
Тустыган – чүмеч
Әнчек – эт
Ләүш – пирог
Апай – апа
Бармалы-кайтмалы – барырга кирәк-кай­тырга кирәк
P.S. Янгилде татарларына башка милләт вәкилләре белән тату яшәр өчен сәяси кор­ректлылыкка өйрәнергә кирәкми. Бу алар­ның канына сеңгән. Дин, гореф-гадәтләр, мәдәният төрле булырга мөмкин, әмма имин күршелек һәм дуслык теле һәркемгә дә сүзсез аңлашыла.
 
chuv2
Кайчандыр Кармышта өч мәчет булган. Бүгенге мәчеттәге өч манара шул турыда искәртеп тора. Имам-хатыйбы – Әхмәт хәзрәт Мифта­хетдинов. Каникулда шәһәрдән әби-бабалары янына кайткан балалар өчен ел саен җәен мә­четтә мөселман лагере оештырыла.
 
Алсу Троицкая
 
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: