Чит балалар буламы?
Республикада балалар йортлары нигә ябыла
03 июля 2017
БУЛАЧАК АТА-АНАЛАР ӨЧЕН... МӘКТӘП
2012 елдан башлап, тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналар махсус курслар узарга тиеш. Аның өчен Казанда аерым мәктәп эшли. Рәсми исеме: «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәге». Бирегә республиканың төрле районнарыннан киләләр. Биш ел эчендә 1500ләп кеше укыган мәктәптә.
– Бала алырга теләгән кешеләр, иң беренче чиратта, үзләре яшәгән районның опека һәм попечительлек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, – дип сөйләде үзәк директоры урынбасары Татьяна Трушкова. – Закон буенча, 18 яше тулган, шул ук вакытта яшәү, эш урыны булган гражданнарга опекун булырга рөхсәт ителә. Мисал өчен, бүген бездә курсларда егерме яшьлек егет укып йөри. Танышларының 14 яшьлек улын опекунлыкка алырга җыена ул. Яшүсмер малайның әтисе юк, әнисе тәртипсез тормыш рәвеше алып бара икән. «Үсмер урам тәрбиясендә үсә, моның начар тәмамлануы бар», – ди егет, танышы өчен борчылып. Үзәктә өч юнәлештә эш алып барыла: социаль-юридик, медицина, психология. Беренчесендә документлар белән эшләү тәртипләрен өйрәтәбез, булачак ата-аналарга хокукларын аңлатабыз. Икенче бүлектә авыру балаларның сәламәтлеге, җенси тәрбия турында сөйлибез. Бу өлкә дә бик мөһим. Күп вакыт балалар йортында тәрбияләнгән бала чикләрне аңламый. Чөнки анда аларга: «Чалбарыңны төшер, укол ясыйм», «Авызыңны ач, дару каптырам», – дип боерып торалар. Баладан рөхсәт сорап, аңлатып тору юк, ул аны шулай булырга тиеш дип кабул итә. Кызганыч, балалар йортында тәрбияләнгән балаларда үзләрен җенси яктан яклау инстинкты бик булмый. Ата-ананың бурычы – балага аңлату: җенси әгъзаларыңа, эчке киемнәреңә берәү дә кагылмасын. Гомумән, өлкәннәр җитлегеп килгән баланың бүлмәсенә ишек шакымыйча керергә тиеш тә түгел. Бу – аның мәйданы, бала шуны тоеп үссен.
Өченче бүлек, сәгать саны буенча иң озыны, биредә тәрбиягә алган балалар белән нинди проблемалар туарга мөмкин булуын аңлатабыз. Күп очракта бала алырга теләгән өлкәннәр үзләрендә идеаль образ тудыра, булачак ул-кызлары менә шундый булырга тиеш, дип исәпли. Тик беркайчан да хыялдагыча гына барып чыкмый: баланың үз холкы, капризлары, омтылышлары... Ата‑ана боларны аңларга, моңа алдан әзер булырга тиеш. Психологик тренинглардан соң кайбер ата-аналар, тәрбиягә бала алу уеннан кире кайта.
Без исә шатланабыз гына, димәк, алар әзер булмаган. Әле яхшы, шуны аңлаганнар, югыйсә баланы алгач, кире китерерләр иде.
«Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәге» 2014 елның азагына кадәр балалар йорты булып саналган. Малай-кызларны гаиләләргә урнаштырып бетергәннән соң, башкаланың Киров районындагы ике катлы әлеге бина буш калган. Бүгенге көндә, үзәкнең беренче катында булачак ата-аналар дәресләр укыса, икенче катында, әти-әнисез егет-кызлар яши.
– Кызганычка каршы, балалар йортында малай-кызлар унсигез яшькәчә генә яши ала, – дип сөйләде Татьяна Трушкова. – Аннан алар үз көннәрен үзләре күрергә тиеш. Әйе, яшәү урыны булмаганнарга дәүләт тарафыннан торак бирелә. Ләкин кайбер очракларда фатир артыннан йөрү еллар буена сузыла. Яки икенче очрак: балалар йортында үскән егет-кызның рәсми рәвештә тору урыны бар, тик анда аның сәрхүш туганнары, икенче кешеләр яши. Балага анда яшәргә мөмкинчелек юк. Бу очракта ул нишләргә тиеш?! Фатир арендалап яшәргә аның акчасы җитми, берәр җирдә укыса яки эшләсә дә, торак өчен түли алмаска мөмкин. Менә шундый хәлгә тарыган егет-кызлар безнең үзәккә килеп яши. Алар биредә ашау‑эчү ягын үзләре карый, әзерли, сатып ала. Иганәчеләр чәй, шикәр комы, башкасын алып килә. Бүгенгесе көндә үзәктә алты кеше яши. Закон буенча егет-кызлар монда бер ел гына булырга тиеш. Әлбәттә, барыр урыны булмаса без аларны куып чыгармыйбыз. Тормышлары җайланганчы яшиләр.
ТӘРБИЯГӘ УН БАЛА?!
Яшерен-батырын түгел, булачак ата-аналарның күбесе сау-сәләмәт бала алырга тели. Бу аңлашыла да кебек, сүз куертып торырга кирәкми дип уйлыйм. Тәрбиягә сәламәт бала алган очракта да күпме көч кирәк, ә авыруга исә... Шулай булса да андый балаларны тәрбиягә алган кешеләр дә бар. Мисал өчен «Ярдәм» хәйрия фондын оештыручыларның берсе, бүгенге көндә аның җитәкчесе булган ханым – Мәликә Гыйльметдинова ун бала анасы. Малай-кызларның барысының да сәламәтлекләрендә кимчелекләре бар: аутист, Даун синдромы, церебраль паралич...
– Тәрбиягә алыр алдыннан бер баламны да барып карамадым, – дип сөйләде Мәликә ханым. – Аллаһы Тәгалә кемне җибәрә, шулар булсын дидем. Ә ният күптән бар иде. Үземнең балалар үсеп беткәч күңелдә булган бу уйны тормышка ашырасым килде.
Мәликә апа балаларны ялгызы гына үстерми, ярдәмчеләре бар. Ул үзе дә «без» дип сөйләшә, чөнки бу изге эшкә «Ярдәм» фонды белән берлектә алынганнар. Балалар өчен Теләче районы Иске Җөри авылында махсус зур йорт сатып алганнар. Монда барлык мөмкинлекләр дә бар: мунча, бакча, ашханә, аерым йокы бүлмәләре. Үзенә күрә бер кечкенә балалар йортын хәтерләтә ул. Балалар Мәликә Гыйльметдиновага «әни» диеп эндәшә. Бер гаиләдән булган ике, өчәр бала да бар.
– Ни өчен авыру бала алырга булдыгыз? – Мәликә апага бу сорауны бик күпләр бирә икән. Ун бала анасының җавабы гади:
– Сау-сәләмәт балаларны тәрбиягә алыр өчен чират көтәргә кирәк. Минем исә кемне дә булса шул минутта ук бәхетле итәсем килде. Өстәвенә, Теләче районында йортыбыз әзер булды, озакка сузмаска дип уйлаштык.
Мәликә Гыйльметдинова, үз тәҗрибәсенә таянып, тәрбиягә бала алган гаиләләргә психологик-педагогик киңәшләрдән торган китап та чыгарган. Педагогик, дини белемгә ия булган әлеге ханымның нәрсәләр аша узганын ишеткәч, чәчләр үрә тора:
– Башта өч баланы Менделеевскрайоныннан алып кайттык. Әниләрен алар алдында пычак белән кадап үтергәннәр. Бу сабыйларның нәрсә кичергәнен аңлау өчен психолог булырга кирәкми. Яннарыннан да китә алмыйм, калдырып китмә, дип кычкырып елыйлар. Төннәрен йокламыйлар, баштарак саклап чыга идек. Ә Яшел Үзән балалар йортыннан алган өч бертуганны әниләре капчыкка салып чүплеккә ташлаган булган. Сабыйларның исән калуы могҗизага тиң. Аларны этләр авызыннан тартып алганнар. Менә шушы балаларны кеше итү өчен никадәр җан җылысы, сабырлык, көч кирәк икәнлеген үзегез аңлагыз. Ләкин мин бу адымга еллар буе әзерләндем, барысын уйлап, аңлап эшләдем.
Мәликә апа, балалар гаиләдә үсәргә тиеш дип саный. Фикерен болай дип дәлилләде:
– Балаларыбыз күзгә күренеп үзгәрде. Кайберләре, безгә кайтканда, зур яшьтә булуга карамастан, йомышларын да йомышлый белми иделәр. Сөйләшү, тулы җөмләләр төзү турында әйтмим дә. Аларны дәвалау өчен кая гына алып бармадык. Бүген, Аллага шөкер, ике баладан инвалидлык төркемен алдылар, ул-кызларыбыз күзгә күренеп үзгәрә.
Мәликә апаның тәрбиягә алган улы белән кызы быел һөнәр училищесын тәмамлый, үзләре гаилә корырга җыеналар икән. «Менә аларга дәүләттән фатир алуны юллап йөрим», – диде. Изге күңелле бу ханым яңа уйлар, ният белән яши: балалар йортыннан тагын берничә авыру сабый алып, аларны кеше итеп олы тормышка аяк бастыру.
«АЛАР ЯКЛАНМАГАН»
Балалар йортында үскән бер танышым бар: әти‑әнисе вафат булганнан соң, дүрт бертуган калганнар. Аларның үзара җылы мөнәсәбәтен, бер-берсен кайгыртып яшәүләрен күреп, таң калабыз. Интернат-мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары белем алып, тормышта үз урынын тапкан хөрмәтле ханым ул.
– Әле ярый берәрсе тәрбиягә алмаган, – ди танышым. – Чит кешегә ата‑ана итеп мәңге карый алмас идем. Күпләр балалар йортында яшәүне начар, куркыныч итеп күзаллый. Юк, анда барыбыз да тигез булдык. Тәрбияче апалардан кыерсыту күрмәдек. Алар безне һәр эшкә өйрәттеләр. Тәрбиягә алсалар, нинди гаиләгә эләгер идек, әле туганнардан да аерсалар... Шуңа күрә мин балалар йортларын бөтенләй ябып бетерү тенденциясенә каршы.
Лаеш балалар йорты җитәкчесе Рузалия Вәлиуллина да әлеге фикерне куәтләде:
– Ни өчендер халык, балалар йортын караңгы итеп күрә. Беренчедән, шуны әйтим, урта хәлле гаиләләрдә дә балалар мондагы кебек яхшы тукланмый. Икенчедән, балалар тормышка яраклашырга өйрәнә, авырулар сауларга булыша. Кайчакта өлкәннәр арасында андый яхшы мөнәсәбәт булмый. Ә бертуганнарның бер‑берсе өчен кайгыртуларын күреп, күзгә яшьләр килә. Күп еллар бу өлкәдә эшләгәч тоемлавым бар: кайберәүләр, балаларны тәрбиягә эш итеп карап, акчасы өчен генә ала. Малай-кызлар мондый ният, максатны тиз аңлый, яхшы психолог алар. Әле бездә үскән бер балам килгән иде: «Рузалия апа, мин башка түзә алмадым. Үги әнигә: «Сез мине яратмыйсыз, кырын карашларыгыздан туйдым», – дип әйттем». Дөресен генә әйткәндә, ул гаиләдә хәлләр шулайрак тәмамланачагын чамалый идем. Бер ханым, дүрт ел элек үсмер малайны тәрбиягә алды. Үз улы да аның яшендә иде. Бергә укырлар, бергә үсәрләр дип, башта куандым. Тик кызыксына торгач, ана кеше балаларны аерганын аңладым. Хәтта үги бала белән икенче тонда сөйләшә. Моны мин генә түгел, укытучылар да күргән. Закон буенча, тәрбиягә алган баланы ата‑ана какмаса, сукмаса, ашатса, киендерсә, шул җиткән. Ә аның эчке дөньясы, күңел халәте турында уйлап торыш юк. Шуңа күрә гаиләгә киткән һәр бала да бәхетле була дигән сүз түгел әле.
Рузалия апа Вәлиуллина Лаеш балалар йортында утыз ел эшли. Аларда тәрбияләнеп, бүгенге көндә менә дигән итеп яшәп яткан бик күп егет-кызларны мисалга китерде. Миндә исә бу ханымга карата соклану, хөрмәт уянды: чын мәгънәсендә гомерен ятимнәргә багышлаган. Ул балаларның аннан соңгы тормышлары белән дә кызыксынып яши. Мәктәпне тәмамлагач, аларны Россиянең төрле шәһәрләренә укырга урнаштырырга үзе бара. Һәм студент булган үсмерләр җәйге каникулларда балалар йортына кайтып яши.
Ятимнәр дөньясын төптән аңлаган, белгән ханым тагын бер фикере белән уртаклашты:
– Балаларны гаиләдән алуга каршы мин. Кайвакыт, эшләми дип, эчкече, тәртипсез тормыш рәвеше алып бармаган ата-аналардан да балаларны алалар. Еш кына күп балалы була ул гаиләләр. Бөтен әйбер кыйммәт, ата‑ана җиткерә дә алмаска мөмкин. Ә опека идарәләренең эше җайлы: баланы алырга! Ә бәлки ул гаиләгә ярдәм итүне уйларга кирәктер. Чит баланы үстергән кешегә дәүләт 8 мең сумнан артык акча бирә, ә күп балалы гаиләгә пособие мең сум да юк...
Республика балалар йортларында бүген балалар саны аз калган, һәркайсында, күп дигәндә, 30–40 бала тәрбияләнә. Татарстанлылар балаларны тәрбиягә чират торып ала. Андый гаиләләрнең иң күбе Яшел Үзән районында яши икән.
– Тәрбиягә алынган балалар белән бәйле фаҗигаләрнең республикада булганы юк, барысы да тәртиптә, – дип тынычландырды мине ятимнәр тормышы өчен җаваплы җитәкчеләр. Берүк шулай гына була күрсен.
Бу теманы ныклап өйрәнгәч, тагын шуңа инандым: балалар йортында яшәп тә бер дигән кеше булып җитлегеп була. Киресенчә, наз күрми гаиләдә тәрбияләнеп тә ябык, дөньяга ачулы кеше булып үсү мөмкинлеге бар. Әйе, баланың кайда яшәве мөһим түгел. Иң мөһиме – юлында аны яратучы, аңлаучы, дөрес юл күрсәтүче кешесе булсын. Шул очракта ул тормышта үз урынын табып, менә дигән итеп яшәр.
Бүген Татарстанда әти‑әни назыннан мәхрүм калган 11 мең 717 бала бар, аларның 11 мең 150се гаиләләргә тапшырылган. Тәрбиягә алынган баланың алдагы тормышын җирле опека һәм попечительлек бүлекләре тикшерә, дөресрәге, бу эшне бары алар контрольдә тота.
Тәрбиягә бала түбәндәге очракларда бирелми:
– психика белән бәйле авырулары булган затларга;
– закон бозган өчен җавапка тартылучыларга;
– каты авырулары (онкология чире, гариплек) булган кешеләргә.
Зөлфия Мөсабирова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге җитәкчесе:
– 2017 ел башына республикада 0 дән 17 яшькәчә 795 мең 959 малай-кызлар исәпләнде. Ни кызганыч, балаларның 1,4 проценты ата‑ана назыннан мәхрүм ителгән. Соңгы елларда бездә тәрбиягә бала алган гаиләләр институты зур үсеш алды. Шуңа да ата-анасыз калган малай-кызларның 95 проценты гаиләләрдә тәрбияләнә. Иң беренче чиратта, үксезләрне туганнарына бирергә тырышабыз: дәү әни, дәү әтиләр, абый-апалар. Туганнарында тәрбияләнүче балалар барлык ятимнәрнең 70 процентын тәшкил итә.
Республикада ата‑ана назыннан мәхрүм ителгән балалар өчен 13 дәүләт учреждениесе бар. Аларда 485 малай‑кыз тәрбияләнә. Максат – мөмкин кадәр күбрәк баланы гаиләләргә тапшыру. Бала гаиләдә үссә, яхшырак. Моны тәҗрибә күрсәтте. Ә опека, попечительлек бүлекләренең эше – тәрбиягә бала алган гаиләләрне «энә күзеннән үткәрү». Гадәттә, бу эш җирле опека, попечительлек бүлекләренә тапшырыла, чөнки авылда, районда нәрсә булганын алардан яхшы күрүче юк. Шулай ук балалар бакчасы, мәктәпләр, фельдшер да тәрбиягә алган балаларга күз‑колак була.
Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
– Россия Көнбатыш үрнәгенә таянып эшли: анда балалар йортлары юк. Без дә акрынлап шуңа таба барабыз. Чынлап та, гаиләдә үскән бала тормышка күбрәк яраклашкан була, монысы бәхәссез.
Тәрбиягә алган балаларның хокукларын яклау дигәндә, безнең җәмгыять кирәгеннән артык уяу. Мисал өчен, мәктәпкә килгән бер баланың чалбары пычрак ди. Әгәр ул үз ата‑анасы белән яши икән, пычрак чалбарга берәүнең дә исе китмәячәк, ә тәрбиягә алынган баланыкына, әлбәттә, игътибар итәләр... Укытучылар, ата-аналар, хәтта опека бүлекләренә кадәр барып әйтергә мөмкиннәр. Әлбәттә, бер яктан караганда, бу уңай күренеш, җәмгыять үксезләргә битараф түгел. Ләкин икенче яктан, тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналарны мондый контроль куркыта да.
Без тагын шуны аңлыйбыз: гаиләдә яши алмый торган балалар була, һәм алар бар. Беркемне дә үз ата-анасы итеп кабул итә алмый ул балалар. Менә шундыйлар өчен балалар йортлары, приютлар булырга тиеш. Шуңа күрә ятимнәр йортларын бөтенләй ябу турында сүз бармый.
Добавить комментарий