Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Даһиның алтын көзе

Даһиның алтын көзе

Останың тәмамланмаган картинасы. Без аны Урманченың Казандагы музеенда күреп алдык. Ул бу картинасын вафатына бик аз вакыт калганда язган: чиксез елга диңгезе фонында – хатыны, дусты, мәхәббәте Флора... Аның ике музасы – яраткан хатыны һәм елга бер картинада сурәтләнгән. Әйтерсең лә даһи үзе: «Мольберт каршында басып торган урыным – минем көч туплау урыным. Шуннан башлагыз», – дип пышылдый безгә...

17 июля 2025

Очсыз-кырыйсыз елга диңгезе – Кама Тамагы. Хатирәләр буенча, Урманче анда барырга яраткан. Безнең бурыч исә – нәкъ менә рәссам сурәтләп калдырган урынны табу. Бистә урамнары буйлап шактый йөргәннән соң (чөнки монда картинадагыга охшаш манзаралар һәр тыкрык саен диярлек очрый), елганың кечерәк кенә бер борынына килеп чыгабыз. Биредә яшел болын сиздермичә генә иксез-чиксез зәңгәр төскә күчә, офык янында исә елга гүя күк йөзе белән кушыла... Бакыйның бу күренешләрне беренче тапкыр күргән урыны, мөгаен, шулдыр: ул моны могҗизага тиңләгәндер! Һәм шунда ук кулына кылкаләмен алгандыр.

ЧУЛМАН ҺӘМ ИДЕЛ КУШЫЛГАН НОКТА…

Бакый ага үзенең Айгөлен (Флорасын ул шулай атарга яраткан) сурәтләгән пейзаж – менә ул, нәкъ безнең каршыда, Чулманның Иделгә кушылган җирендә. Уңдарак – Лобач тавы. Ул Урманченың элегрәк язылган «Иделдә (Чулмантамак, Лобач)» картинасында сурәтләнгән. Карагыз әле, Урманче картинасындагы Лобач белән безнең фотодагы Лобач бер үк урыннан мәңгеләштерелгәнгә охшаган. Ә «Кама Тамагы» картинасы? Ихтимал, рәссам аны да нәкъ менә биредә мольберт каршында басып торганда язарга уйлагандыр…

Гаҗәп, хәзер без басып торган яшел борын – аны «Урманче борыны» дип атыйсым килә – табигате рәссам яшәгән чактагы кебек үк сакланып калган бердәнбер урын кебек. Яр буендагы гап‑гади эскәмияне генә алыштырганнар – аның урынына заманчарагын ясап куйганнар…

Даһи кылкаләм остасының бирегә иртә таңнан килүен, кояш чыгу белән хозурлануын күз алдына китерергә була. Каршыда җәйрәп яткан манзарадан тын кысыла, хис-тойгыларын тыеп тора алмыйча, рәссам кайчандыр әнисеннән откан борынгы татар җырын сузып җибәрә. Җыр моңлы һәм елганың үзе кебек озын була... Аннары мольбертка тотына. Бик сәер, әмма сагыш шунда ук юкка чыга: булачак картиналарның этюдлары, аннары картиналарның үзләре дә (хәтта останың яше җитмештән узгач та) якты һәм сөенечлегә әверелә…

«Һәр иртә, һәр көн кояш чыгу – могҗиза ул. Һәм яз килүе дә шулай ук һәрвакыт могҗиза. Мин бу таң атулар һәм яз килү белән инде сиксән ел буе хозурланам, һәрвакыт аларны беренче тапкыр күргәндәй сөенәм һәм әлеге гүзәллекнең төрлелегенә, муллыгына һәм бетмәс-төкәнмәс булуына гаҗәпләнәм...», – дип аңлатып бирәчәк бу сәерлекне Урманче үзе.

Карагыз әле, Урманче картинасындагы Лобач белән безнең фотодагы Лобач бер үк урыннан мәңгеләштерелгәнгә охшаган.

ИҢ ГАЗИЗ ЙОРТ. ҮСМЕР ЧАК

«Кече Салтык авылына җыенабыз. Бу йортның бусагасыннан атлап кергәч, елаячакмын, күземнән яшь агачак. Хәзер үк елый башладым инде...», – дип язып куячак Бакый Урманче 1960 нчы еллар азагындагы август көннәренең берсендә үзенең көндәлегенә.

Соловкидагы лагерь баракларында сабырлыкка өйрәнгән рәссамның күңелен нечкәртерлек нинди Кече Салтык соң ул? Аның балачагы үткән авыл. Әти‑әнисе белән яшәгән газиз йорты. Узган гасырның 80 нче елларында Идрис мулланың алты почмаклы нык йорты әле җимерелмәгән була – Урманче аның янәшәсендә истәлеккә фотога төшә... Бәлки, безгә дә бәхет елмаер, йорт әле дә үз урынында торадыр?

Очсыз-кырыйсыз кырлар, урман утраучыклары һәм менә ул – Кече Салтык авылы! Эскәмиядәге сөйкемле әбиләр ярдәм сораганны гына көтәләр бугай!

– Урманче йортымы? Беләбез, билгеле! – арада иң өлкәне, Сания апа, барысы өчен дә җавап бирә. – Мәчеттән ерак түгел, анда медпункт та бар иде шикелле.

– Менә бу йорт ул, – дип күрсәтә безгә инде Хатирә апа. – Тик анда медпункт түгел, клуб иде.…

Фотосурәт буенча чагыштырабыз – бер дә охшамаган бит...

– Бәлки, ул да түгелдер, – ди Хатирә апа, – күпме гомер узган бит инде... Безнең яшелчә бакчасы Идрис Урманче йортына тоташкан диләр иде...

Бакчага бөтенләй башка йорт тоташкан. Ал ягында биш тәрәзә, уелган йөзлекләр. Барысы да фотографиядәге кебек. Хата булуы мөмкин түгел – шул! «Безнең рәсем сәнгатендәге Тукаебыз». Мирсәй Әмир Бакый Урманченың татар мәдәниятендәге урынына шундый кыска һәм төгәл бәя биргән. Һәм менә без Урманче үскән йорт янында, изге урында басып торабыз! Монда, шушы йортта, киләчәктә зур рәссам булачак бер малай үскән. Ничек яшәгән? Муллыкта үскәнме икән, ни дисәң дә, мулла малае бит?

Экскурсия үткәрүче булмагач, ярдәм сорап Урманченың үзенә мөрәҗәгать итәбез.

Хатирә апа безгә Урманче йортын табарга булыша.

«ИХ, БӘГЫРЕМ ИДРИС МУЛЛА...»

«1910 елда әти мине Казанга мәдрәсәгә укырга җибәрергә җыенды. Өйдә акча юк инде. Йөккә арыш төяп, Каратунга (Красновидово) киттек – анда гадәттә ашлык җыючы баржалар тора иде. Шуларның берсенә арбага утырган килеш туп‑туры барып кердек тә, бөтен ашлыкны тапшырдык та. Әтиемә шунда ук акча түләделәр, һәм ул миңа бишәр сумлык алты акча бирде – ике‑өч ай мәдрәсәдә яшәү өчен шул җитәргә тиеш иде. Аннары без кайсыдыр байның чәйханәсендә чәй эчтек бугай. Һәм карбыз сатып алдык – өйгә алып кайтырга... Их, бәгырем Идрис мулла...»

Көндәлектәге әлеге «Их, бәгырем...» сүзләренә улының әтисенә мәхәббәте дә, аны сагыну хисе дә, ачы гаделсезлек өчен дистә еллар буена үтмәгән сыкрау-әрнү дә сыйган. Биш бала атасы, хирыссыз кеше, мәгърифәтче Идрис мулланы 1930 елда кулакка чыгарып репрессиялиләр, ә Бакый Урманче хәтта үзе өчен дә бу гаепләүнең ахмаклыгын, мәгънәсезлеген гомере буе исбатларга тырышып яши.

Рәссамның көндәлегендә инкыйлабка кадәр чыккан «Ислам дөньясы» журналыннан 1913 елгы өземтәгә тукталабыз: «Казан губернасы. «Бәянелхак» газетасының 1189 нчы санында редакциягә килгән хат бастырылган: «Казан губернасының Тәтеш өязе Салтык авылы имамы мулла Идрис Урманчиев балаларыбызны яңа ысул буенча укыта. Быел имам, үз тырышлыгы белән акча җыеп, авылда 500 сумга төшкән мәктәп төзетте. Анда ул балаларыбызны яхшы программа буенча тырышып укыта. Кызларыбызны аның хөрмәтле хатыны һәм кызы шулай ук яңа метод буенча укыта. Мулла Идрис Урманчиев имам булганнан бирле безнең авыл гөрләп үсә. Шуңа күрә хөрмәтле имамга рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез. Мәхәллә кешесе М. Биккенин».

Кызык, туган авылында үз акчасына мәктәп салдырган мулла гаиләсен 1930 елда газиз йортыннан урамга куып чыгаручылар арасында мәхәллә кешесе Биккенин яки аның варислары да булдымы икән?

Ал ягында биш тәрәзә, уелган йөзлекләр. Барысы да фотографиядәге кебек. Хата булуы мөмкин түгел – шул бу, Урманче йорты!

БУЛГАННЫҢ КАДЕРЕН БЕЛМИБЕЗ

Шулай да Кече Салтык Бакый Урманче өчен чын-чынлап бәхетле урын булып кала. Урта Азиядә дә язып барган көндәлекләрендә (рәссамга, «ышанычсыз элемент» буларак, илнең 39 зур шәһәрендә яшәү тыела), туган илен сагынганда, Урманче Казанны яки Мәскәүне түгел, хәтта гомеренең беренче ун елын үткәргән Буадагы Күл Черкенен дә түгел, бәлки яраткан Салтык авылын искә ала. Ватанына кайткач язачак иң матур картиналарының берсен – «Салтыкта печән өсте»н дә шул вакытта ук ниятләп куя.

Аның үсмер чагындагы Салтыкта язын алмагачлар ак чәчәккә күмелгән. Кичләрен биредә тальян гармунга кушылып гаҗәеп моңлы татар халык көйләре агылган. Урманче исенә төшергәнчә, Карамалы елгасы буенда алар малайлар белән кысла тотар өчен тал чыбыгыннан мурда үргән. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда ул монда җәйге ялга кайткан. Иртә таңнан яшьтәшләре белән чыклы үлән өстеннән дүрт чакрымдагы Иделгә балык тотарга йөгергән. Ә әнисе нинди тәмле коймак белән сыйлаган аны!

Монда ул һәрвакыт рәхәтләнеп ял иткән. Җәй көне, бераз акча эшләр өчен, Тенеш пристаненда баржа бушатканда да, эсседә җиде тиргә батып печән чапканда да җаны тыныч булган аның. Әтисе ял вакытында да балаларының сабакларын кабатлаткан. Яраткан әтисе...

Идрис мулла йортында яшәгәннәрнең барысыннан да озаграк гомер кичергән, медпункт һәм авыл китапханәсе дә булырга өлгергән йорт – шул заманның телсез шаһиты. Бүген ул буш һәм онытылган. Ишекләре шар ачык, эчтә бер өем «Мирас» журналы һәм иске китаплар гына аунап ята…

Бу – Бакый Урманче үскән йорт, безнең мирас. Булганның кадерен белергә кайчан өйрәнербез икән инде?!

80 нче елларда биш яклы, нык сакланган Идрис мулла нигезе әле торган. Урманче, аның янында басып, истәлеккә фотога да төшкән.

КҮЛ ЧЕРКЕНЕ. БАЛА ЧАК

Сырлап бизәк уелган, төрле җете төсләргә буялган тәрәзә йөзлекләре (аларны бүген тагын кайда күрерсең әле?), чәчәккә чумган түрбакчалар, татар авылларында гына очрый торган иркен яшел тугайлар, ике мәчетнең күккә ашкан манаралары... Без Күл Черкенендә – указлы Идрис мулла гаиләсендә Габделбакый исемле сабый 1897 елда нәкъ менә биредә дөньяга килгән бит.

Мөгаен, даһи рәссам һәм скульпторның кешеләр булдыра алганча матур яшәргә тырышкан бу авылда дөньяга килүе очраклы түгелдер. Фронтоннарына бизәкләр уелган, искереп каралган, ләкин безнең көннәргә кадәр сакланган бу йортлар ун яшьлек Бакыйның яшел болын буйлап яланаяк чабып йөргәнен хәтерлидер әле. Ә менә Бакый үз гомерендә беренче «картиналарын» – атасы яздырып алган газетаны бизәгән начар иллюстрацияләрне күргән указлы мулла йортын вакыт җилләре аямаган.

Аңардан калган бердәнбер әйбер – җирле мәктәп диварындагы мемориаль такта, ул әлеге бинаның нәкъ менә Бакый Урманче туган йорт урынында төзелгәнлеген хәбәр итә. Авылда исә үзләренең бөек якташларын яхшы хәтерлиләр. Тәрәзә йөзлекләре уеп бизәлгән яңа йортта 2012 елда хәтта Бакый Урманче музеен да ачканнар.

Музей һәрвакыт ачык, аны карарга теләсәгез, аяк киемен салып керергә кирәк. Бу бик чиста авыл йортының идәненә өйдә сугылган келәмнәр җәелгән. Тыйнак экспозиция үзендә сөенеч белән фаҗигане бергә туплаган. Куанычлылары: Урманченың туу турында метрикасы, Тукай премиясе лауреаты медале. Хәсрәтлеләре: Соловки лагере тоткыны гимнастеркасы, рәссамның үлгәннән соң алынган битлеге. Һәм аның безнең барыбызга да калдырган мирасы: картиналары, рәсемнәре…

Җирле музейның караучысы Миләүшә Насыйрова останың тормышы һәм иҗаты буенча үзенең зур белгеч булмавын яшерми. Әмма аның уңган хуҗабикә булуы күренеп тора. Музейны матурайту өчен, кулдан сугылган келәмнәрнең бер өлешен монда үз йортыннан алып килгән.

Буада, Күл Черкененнән ун чакрым ераклыкта, туган якны өйрәнү музеена керәбез. Запасникларда рәссамның имән өстәле дә саклана икән. Хәзер исә Урманчега багышланган экспозициягә аның портреты, палитрасы һәм берничә картинасы (алар арасында икесе – чын) куелган…

Хәер, тиздән күп нәрсә үзгәрер дигән өмет бар. Буада менә‑менә картиналар галереясын файдалануга тапшырачаклар, анда даһи рәссамның төрле музей һәм коллекцияләрдәге картина һәм скульптураларын бер түбә астында тупларга ниятлиләр. Бәлки, монда тулы музей экспозициясе дә барлыкка килер әле...

Казанга кайтабыз, анда рәссамның иҗаты белән бәйле истәлекле урыннар бик күп.

Бакый Урманче. «Салтыкта печән өсте», 1979 ел.

Кече Салтык. Урманче яшәгән урам.

Кече Салтык авылы мәчете.

ТУКАЙ, МӘРҖАНИ ҺӘМ ИКЕНЧЕ ЯШЬЛЕК

Шиһабетдин Мәрҗани, мәшһүр мәгърифәтче, татар Геродоты... Данлыклы галимнең ак мәрмәр сыны бүген Кабан яр буен бизи. Даһи рәссамның осталыгына тагын бер тапкыр соклану өчен аның янында тукталыйк.

Әлеге һәйкәл бирегә Бакый Урманченың вафатыннан соң дистәләрчә ел узгач урнаштырылган, бу аның үз вакытында бәяләнмәгән иҗаты нәтиҗәсе. Әлеге искиткеч мәрмәр сын – гипстан ясалган Мәрҗанинең зурайтылган күчермәсе, ул озак еллар буе рәссамның остаханәсендә сакланган.

«Мин Казанга кайткач, КПСС өлкә комитетының икенче секретаре чакыртты, – дип искә ала Урманче, – планнарым белән кызыксынды… Мин хәзер мәрмәрдән Тукай сынын ясавымны, аннары Мәрҗани белән Дәрдемәндкә тотынырга ниятләвемне әйттем. «Без аларны яратмыйбыз бит», – диде. «Мин» түгел, «без», диде. Күрәсең, шул рәвешле моның партия позициясе икәнен аңлатырга теләгәндер...»

«Минем иҗатым сезне бернәрсәгә дә мәҗбүр итми бит, скульптуралар минем остаханәдә калачак, акча сорамаячаклар», – дип җавап бирә рәссам.

Берничә ел узгач, Мәрҗани белән Дәрдемәнд турында партиянең фикере үзгәрә. Һәм шул ук түрә, Урманчены очраткач: «Син ул чакта хаклы булгансың, тик кайбер галимнәребез безнең башны катырды шул», – ди. Дөрес, аның бу фикере сыннарның язмышын берничек тә үзгәртми: алар Урманче остаханәсендә кала бирә…

Рәссам үзенең күп эшенә ихтыяҗ булмавына борчылганмы соң? Менә аның көндәлегеннән тагын бер язма, 1969 елның мае бу: «Кичә күргәзмә җыелды. Бүген нәгышь һәм графиканың күбесен китерделәр. Эшләрне янә иске урыннарына куйдым. Бер яктан, күргәзмә хафасы бетеп, бераз тынычлыкка сәбәп булса да, эшләрнең янә «тоткынлыкта» калулары күңелгә ниндидер мәэюслек, моңсулык китерде. Алар музей экспозициясендә яшиләр, сулыйлар, иркен гомер сөрәләр кебек иде. Хәзер җансыз, хәлсез, авыр сырхауга дучар булган кебек, киштәләрдә ятачаклар. Кайберләрен дустларга бүләк итәргә кирәк. Берәр өйдә эленеп торсалар, яхшырак булыр».

Казан картасыннан рәссам остаханәләрен табабыз. Беренчесе 1926 елда, Урманче Мәскәүдә укып кайткач, идеяләр һәм планнар белән янып яшәгән чорында пәйда була. Бу – сәнгать училищесы бинасындагы остаханә, анда кайчандыр Николай Фешин үзе иҗат иткән (ул вакытта инде рәссам Россиядән киткән була). Урманче моны белә, ул мэтр белән 1919 елда, Казан училищесына укырга кергәндә таныша. «Без, студентлар, профессорлар белән, бер өстәлгә утырып, уку программаларын төзедек – шундый вакыт иде», – дип искә ала Урманче.

1926 елда югары иҗат рухы белән сугарылган Фешин остаханәсе, мөгаен, яшь рәссамны канатландыргандыр. Биредә ул үзенең беренче җете картиналарын – «Татар кызы», «Бикбулатов портреты», «Иделдә», «Кичү янында» әсәрләрен иҗат итә... Ә аннары 1929 елның августы килеп җитә: нахак гаеп тагылган Урманчены шул остаханәсеннән туп‑туры Черек күл төрмәсенә алып китәләр. Аннары – Соловкига…

Тагын бер адрес. Королёв – Мөхәммәдьяров урамнары чатында тыйнак кына өч катлы йорт. Монда Бакый Урманче алтын көзнең бәхетен татый. Казанга әйләнеп кайтканда, аңа инде алтмыш яшьтән артык була, күпләр бу вакытта язудан туктый. Рәссам исә яшьлеккә кайткандай кебек була. Язмыш аңа тагын утыз елга якын гомер бүләк итәчәк, шул вакыт эчендә ул үзенең күп кенә бөек әсәрләрен тудырачак. «Сагыш» һәм «Сөембикә» скульптуралары, Габдулла Тукай һәм Мария Ульянова һәйкәлләре, «Шүрәле»гә иллюстрацияләр, күренекле татарстанлыларның бюстлары, дистәләгән киндер... Болар барысы да Королёв урамындагы остаханәнең тар диварлары арасында ясалачак.…

Мөгаен, бу елларда ул яңадан чын-чынлап бәхетле булгандыр. Иртәнге сәгать дүрттә тора да, иске алъяпкычын ябып, шунда ук эшкә тотына. Бөтен дөньясын онытып, төнгә кадәр иҗат итә. Яраткан татар халык җырларын суза. Ял минутларында кулына скрипкасын ала. Тагын бер мавыгуы – үзенең сынлы сәнгатьтәге җәүһәрләренә тиң шигырьләр язу. Зирәк һәм үзәк өзгеч алар. Шул рәвешле бервакыт бу даһи юллар да пәйда булачак: «Төшемдә кабат көзне күргәч, языма әйләнеп кайттым мин...»

Кабан күле буенда Мәрҗанигә куелган һәйкәл.

Бакый Урманче. Бронза сын.

Королёв – Мөхәммәдьяров урамнары чатындагы тыйнак кына өч катлы йорт. Бакый Урманче соңгы көннәрен шунда үткәргән.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера