Данис Зарипов: Өстенлек –хоккейга
Хоккей йолдызы боздагы һәм «Инстаграм»дагы җиңүләре хакында
07 октября 2019
– Дөресен генә әйткәндә, бу пьедесталга ирешүемә гаҗәпләнәм дә, чынлыкта мин бу аккаунтны үстерү белән әллә ни шөгыльләнмим дә. Һәр адымымны төшереп барырга, тормышым белән уртаклашырга яратмыйм. Вакыт‑вакыт мин, әлбәттә, анда фотолар куйгалыйм. Сәхифәмдә күңелле атмосфера сакларга тырышам. Әмма исемемнең бу конкурста яңгыравына бик шатмын, җиңү яулавы бик күңелле. Бәлки, бу җиңүдән соң «Инстаграм» сәхифәмә җитдирәк карый башлармын.
– Алканың шешә капкачына эләгүенә караганда да җитдирәкме? Сезнең бу темага челленджыгыз, караучылар саны буенча фикер йөрткәндә, шаккаткыч булып чыкты…
– Мин үзем дә гаҗәпләндем, бу эшкә ярты көн китәр инде дип уйлаган идем, җиденче тапкырында бугай, килде дә чыкты.
– 70 мең язылучыгыз бар, яхшы сан. Безнең шәһәр спортка якын һәм күп спортчылар үз аккаунтын актив алып барырга тырыша, ләкин сезнең хоккей сәхифәгез баскетболчылар, футболчылар, волейболчыларныкының гомуми массасыннан аерылып тора... Шул исәптән юмор хисе белән дә. Ул сезгә язылучылар армиясен арттырырга булышамы?
– Ничек атала әле? Сүзен оныттым... Ә-ә, «накрутка»! Менә! Миңа күпләр әнә шул «накрутка» белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Тик мин мондый алымнар яклы түгел. Мине башкалар кебек язылучылар саны артыннан куу кызыксындырмый. Андый теләгем бөтенләй юк. Күпме бар, шуның кадәр булсын. Барысына да шатмын.
– Сезнеңчә ничек: сез спортта күбрәк танылганмы, әллә «Инстаграм»дамы?
– Әлбәттә, «Инстаграм»да.
Фото «Ак Барс» хоккей клубының рәсми сайтыннан алынды
– Әмма спорт бүләкләрен сез анда җыймадыгыз бит. Реаль карьерагыз таң калдыра! Дөнья чемпионаты, КХЛ... Шундый атаклы өчлектә уйнадыгыз: Зарипов –Морозов – Зиновьев... Җанатарлар мондый уеннан чын рухи ләззәт ала иде. Телефонда утырып, андый нәрсәләр ясап булмый. Моны ничек булдырдыгыз?
– Хәзер менә бу сүзләрегездән соң сагынып җибәрдем. Уеннарга керткән өлешемне, хезмәтемне һәм җиңүләремне онытмавыгыз һәм бәяләвегез өчен рәхмәт. Мин җиде яшьлек чагымда хоккейда ясаган беренче адымнарым бушка китмәгәнгә бик шат. Бөтен хезмәтем, беренче чиратта, үземне тәрбияләү эше, шул җиңүләр белән бүләкләнде. Бу минутларда, бу сезоннарда минем белән бергә бозда, командада булган барлык партнерларыма да бик рәхмәтле
мен. Ачыктан-ачык әйтәм, хоккейның бер уенчыныкы гына түгел, ә команда уены икәнен һәркем яхшы аңлый, партнерларсыз берни дә эшли һәм бернигә дә ирешә алмыйсың.
– Әниегез ягыннан тамырлар Алабуга районының Татар Дөм‑Дөме авылына тоташа, һәм сез анда һәрвакыт Гагарин кубогын алып киләсез. Әлеге кечкенә авылдагы малайларның да сезнең кебек танылган хоккейчы булу мөмкинлеге бармы?
– Һәркайсының форсаты бар, тик мөмкинлекләр генә күпкә азрак. Шуңа күрә ярдәм итәргә тырышабыз да. Туган-тумача, егетләр ярдәме белән без авылда хоккей белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырдык, хәтта ишегалды хоккее өчен булса да. Берничә ел дәвамында минем исемдәге турнир үткәрелде, Дөм‑Дөм малайлары хоккейга бик күп вакыт бирә иде. Әмма, кызганычка, заманалар үзгәрә, һәм күп кенә ата-аналар балалары белән зур шәһәрләргә күчәргә тырыша. Шәһәр җирендә балаларны спорт (һәм ул гына да түгел) белән шөгыльләндерү мөмкинлекләре күбрәк. Хәзер анда ниндидер команда ясардай дәрәҗәдә хоккей белән җитди кызыксынучы балалар калмады диярлек. Әлегә ниндидер тынычлык, сүлпәнлек күзәтелә. Мин бу юнәлешне ташларга җыенмыйм, ярдәм итәчәкмен һәм үстерәчәкмен, булдыра алганның барысын да эшләячәкмен. Күрше авыллар да бар бит. Балалар бөтен җирдә дә спорт белән шөгыльләнергә тиеш, ә моның өчен мөмкинлекләр минималь булган төбәкләргә ярдәм итәчәкбез – шулай кирәк ул.
– Төрле авыллардан чыгып, тормышта ниндидер уңышларга ирешкән күп кенә кешеләр хәзер үзләренең туган җирләренә ярдәм итәргә тырыша. Әлеге уй ниндидер бер яшьтә килә һәм нинди дә булса файдалы эш эшләгәнче, һич китми, диләр...
– Нәкъ шулай булды да. Тугыз ел элек, 2009 елгы җиңүдән соң, миндә шундый фикер туды. Абзый белән сөйләшеп утыра идек, шулчак ул күп балаларның хоккей белән янып, кызыксынып йөрүен әйтте. Авыл үзе әллә ни зур түгел, тик анда барысы да хоккей карый. «Зарипов, Морозов һәм Зиновьев өчен җан аталар», – диде абзый. Ул идея әнә шулай туды – малайларны хоккейга өйрәтеп карарга, турнирлар үткәрергә карар кылдык. Ул вакытта барысы да бик яхшы барды. Хәзер хоккей уйнау теләге югалганмы, әллә кызлар малайларга караганда күбрәк була башладымы... Гомумән алганда, Дөм‑Дөмдә хоккей дәрте бераз сүрелде.
– Ә сезнең үз уен стилегез яшь белән бергә үзгәрәме? Бу хакта үзегез ни уйлыйсыз?
– Барысы да тренер кушканга, тактикага бәйле. Нинди генә стилең булмасын, барыбер кайдадыр җайлашасың, киңәшләшәсең, командада булырга кирәк, ул – бердәм, бер организм.
– Әгәр сез спорт министры булсагыз, беренче эш итеп нишләр идегез?..
– Бу хакта уйлап та караганым юк. Быел минем өчен бик җитди сезон. Әүвәлгеләре җитди булмаган кебек килеп чыкты бу сүзләр... Шулай да быелгысы үзенчәлекле – егерме еллык һөнәри карьерамда беренче тапкыр мине сезон башыннан ук капитан итеп куйдылар. Моңа бик җаваплы карыйм. Егетләрнең барысының да миңа ышанычын сизәм, команданы үз артымнан алып барырга кирәклеген тоям. Һәркем арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашсын, коллектив бердәм булсын, каршылык-бәхәсләр килеп чыкмасын, нәтиҗәгә комачауларлык һичнәрсә калмасын өчен, командада уңай мохит булдырырга тырышам. Әлбәттә, җиңүләр өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышырбыз, ә килеп чыкмаса, тренировкаларны үзгәртербез. Башымда шундый уйлар гына. Шуңа күрә башка нәрсә турында – әйтик, бизнес турында (бу хакта күпләр кызыксына), берни дә әйтәсем, алдан фаразлыйсым килми. Барысы турында да бер үк вакытта кайгыртып йөреп булмый. Югыйсә, хоккей шунда ук аска тәгәрәячәк. Әлегә булдыра алуымны тойганда, теләгем булганда, сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә, хоккейга үземне тагын берничә ел тулысынча багышларга телим. Карьера тәмамлангач, вакыт күпкә иркенрәк булачак, анда инде бөтенләй башка юнәлешне тулы куәткә үстерергә мөмкин. Ә әлегә өстенлек – хоккейга.
Добавить комментарий